ГАРӘФӘ КӨН КИЧ БЕЛӘН

(Безнең нәселнең өзелүе)

Авылда ничә елдан бирле барган колхозлашу 1930 елда тагын да көчәйде. Колхозга керергә теләмәгән аерым хуҗалыкларны себергә куа башладылар. Исемлектә Буа өязендә озак еллар глава булып торган Камалетдинов Шиһап гаиләсе дә бар иде. дип, авылдан куарлык байлыгы да юк инде югыйсә, хезмәтче тотмый, йорт-җире дә әллә ни түгел.

Бердәнбер уллары Мостафа көн саен ялварып, колхозга керергә өнди.

– Әти, керик инде колхозга, китмик инде Себергә, балабызга 2 яшь кенә бит. Әнә колхозга керүчеләрнең йорт-җирләре дә шул килеш, – дип инәлде улы.

– Юк, ул бер бетәчәк, урыс булып үләсем килми, – дип каршы төште Шиһап карт. Аңа инде 61 яшь, ә хатыны Заһидәгә – 58. Бәлки кумаслар, күпме кешегә яхшылык иттем бит, дип, уйлады ул. Шулай да хәзерлек белән торырга кирәк, дип, сохари киптерделәр. 31 март – Корбан гаете иде. Ахшамга кадәр Зиннурның абыйсы Сираҗетдин килеп яңа хәбәр җиткерде:

– Сезне Себергә җибәрмиләр, йорт-җирегезне сүтеп, урамда калдырачаклар, бөтен мал-туарыгызны төяп алачаклар. Яшерер әйберегезне, зинһар, яшерегез. Сеңел, син сандыгыңны гына булса да безгә төшер, дөньялар тынычланганчы үзең дә бездә яшәрсең. Мостафа син кач, хәзер үк кая да булса кит, – дип сүзен тәмамлый алмады Сираҗетдин, ярсып-ярсып Полкан өрергә тотынды. Сираҗетдин белән Мостафа чоланның арт ишегеннән чыгып киттеләр. Тыштан мылтыктан аткан тавыш һәм этнең чинавы ишетелде.

Ишекне тибеп ачып Миңнебай Айсин, Сабирҗан Сөләйманов, Борһан Хөсәенов һәм Николай Жеребцов килеп керделәр. Йоклаган бала уянып елый башлады, аны юатырлык кеше табылмады. Чөнки Зиннура үзе дә үксеп елый иде. Җәелгән намазлыклар өстеннән итек белән йөреп, йорттагы әйберләргә опись төзи башладылар. 15 яшьлек Рәкыйга белән 11 яшьлек Факия кочаклашып елыйлар. Абзардагы терлекләрне, келәттәге ашлыкны – берсен дә калдырмадылар. Язылган һәр әйберне алып чыгып олауга төяргә тотындылар. Шиһап карт каршы торырга маташкан иде дә, кулларын каерып каравыл өенә илтеп яптылар, иртәгесен Буа төрмәсенә алып китәчәкләр, диделәр. Юлга дигән сохарилар, ризыклар да калмады. Заһидә карчык Миннебайга:

– Зинһар өчен, балаларга булса да ризык калдыр, гает хакы бар, – дип ялварды.

– Ачка үлсәләр, кулаклар кимрәк булыр, – диде аңа каршы Сабирҗан. Зиннураны баласы белән әниләренә озаттылар. Буш калган ызбада ике кызын кочаклап таң аттырды Заһидә карчык. Аның Карлы авылында яшәүче сеңелләрен яңа гына Себергә сөргәннәр иде, муллалыкка укып кайткан энесен төрмәгә алып киттеләр. Батыр иде Заһидә карчык, кызлары йоклап киткәч, торып, шулары булса да калсын, дип, такта, агач кебек әйберләрне күршеләренә ташыды.

Бу елны Гаеттә азан тавышы яңгырамады. Иртәгесен озын-озын арбалар таккан атлар килеп туктады. Куштаннар, өй түбәсенә менеп, түбә тактасын каера башладылар. Ике көн эчендә Тугыр (кушаматы шулай иде) Шиһап йорты урынында туфрак өеме генә калды.

Әле кайчан гына гөрләп яшәп яткан гаилә урамда калды. Халык арасында Тугыр кызлары, дип макталган, уңган, булган кызлар һәрберсе кара кайгыга батып, ни буласын көтте. Аулакта җырлана торган:

Әй тугыр тугая,

Тугыр кызлары кая?

Тугры кызлары Шапыкта

Шуңа күрә шатлык та.

Шапык – Шәфигулла кушаматы. Хафаза – Шиһапның икенче кызы. Баладан котылган гына кич булганлыктан, ишеген ача алмыйлар. Шул ук кешеләр тәрәзәсен каерып керәләр. Ире өйдә булмый. Хатын аңын югалтып егыла, баласын да белми, урын өстенә кала. Аның баласын Факия белән Рәкыйга карыйлар.

Заһидә карчык бер ташландык йортны рәтләп шунда яши. Күршеләре кертеп торган агачларын да ягып бетергән булалар. Мостафа шул китүдән юкка чыга. 3 ел төрмәдә утырып Шиһап карт кайтып төшә. Баганалыкларына тал кисеп, такталар кадаклап, эченә туфрак тутырып йорт әмәллиләр. Рәкыйганы күрше авылдан танышлары кияүгә сорыйлар. Шулай итеп кечкенә өйдә өчәү яшәп калалар. Язмышка буйсынган карчык монысына да шөкер итә. Озак та үтми Фәнүзәнең ире Кәримне төрмәгә ябалар, кулак кияве бит. Үзе күрмәгәндә арбасына башаклар салалар. Свияжский төрмәсендә шешенгәч, кеше киңәшен тыңлап тозлы су эчә һәм үлеп тә китә. Хатыны эзләп барганда аны каядыр илтеп күмгән булалар. Шулай итеп, икенче кызларының 4 баласы әтисез кала. Өченче кызлары Рабиганы Себергә китсәк, дип, хатын аерган кешегә кияүгә биргән булалар. Аның ирен сугышка алмыйлар, карт була инде. Урман кисәргә киткән җиреннән, кызы тугач, аны күрергә кайта. Тик өенә кайтып җитә алмый, аны качкын дип, төрмәгә алып китәләр. Озак тормый ул да үлеп китә. Ирләре сугышта булган гаиләләр ярдәм алып торалар, ә болар кулак кызлары, төрмәче хатыннары.

Ни генә күрми аларның башлары. Сугыш башлангач, Шиһап картны окоп казырга җибәрәләр. Озак йөри алмый ул, өстенә җылы киеме дә булмаганлыктан бер көнне бик туңып кайта һәм карчыгын, балаларын калдырып якты дөньядан китеп бара. Инде үсеп килгән кызлары Факияне дә җибәрәләр окоп казырга. Тишек чабата белән йөреп ул да бик нык салкын тидерә һәм язга чыкканда үлеп тә китә. Рәкыйга, ире сугышта үлеп калгач, әнисе янына әйләнеп кайта. Аны Тәтеш районы Монастырова авылына трактористлыкка укырга җибәрәләр. Ул шуннан Суыксуга җәяү кайтып йөри. Укып бетереп Буага тракторчы булып кайта. Аны төрле авылларга эшкә җибәрәләр, карышса, төрмәгә җибәрү белән яныйлар. Гомер буе кулак тамгасы белән яшәргә туры килә аңа да.

Шиһап карт башта ук колхозга керсә, гаиләсе сакланып калган булыр иде дә бит. Соңыннан барыбер кертәләр аны. Карты үлгәч тә Заһидә карчыкка күп авырлыклар күрергә туры килә. Ярдәм йөзеннән колхоз карчыкларына бирелә торган16 кгигенне дә бирмиләр аңа.

Сугыш беткәндә Рәкыйга Альшин авылында тракторда эшли торган була. Шунда сугыштан яраланып кайткан Насретдин исемле егеткә кияүгә чыгып, Суыксуга кайталар. Чөнки анда әнисе ялгыз була. Насретдин күпме генә тырышып эшләсә дә, халкы аны чит күрә, хәтта әби кеше дә яратмый. Рәкыйга вакыты җитми кыз бала таба. Баланы озак тормас диләр, ләкин Заһидә әби тырышлыгы белән кыз күзен ача. Көндәлек ызгышлардан туепмы, күршеләрнең «Заһидә килене», дип үртәүләренә хәтере калыпмы, Насретдин китәргә була. Киткәндә әйтә:

– Әгәр әниең янында каласың икән, кал. Мин килеп ялынып йөрмәячәкмен. Кызыңа да ярдәм итмәм, – ди.

Горур була шул ана кеше, шул ук көнне авыл советына барып, кызының фамилиясен үзенекенә күчерә, исемен дә алыштыра.

Менә, – ди ул китәргә җыенган иренә, – монда синең кызың юк, ата дигән графада сызык кына. Шулай итеп, Хөснетдинова Рузалия Насретдин кызы урынына бер көн эчендә Камалетдинова Динә дигән кыз барлыкка килә.

Бу язмам хикәя түгел, ә ачы чынбарлык. Еллар үткәч әнием Айсиннан: «Миңнебай абзый, сез район кушканны гына үтәп йөрмәдегез, бик күп кешене рәнҗеттегез бит, үкенмисезме? – дип сораган.

– Әй, Рәкыйга, булды инде, – диюдән башка сүз әйтмәгән ул.

Әни эштән бушамады. Мин гел әбием белән булдым. Бик укымышлы кеше иде, төннәр буе китап сөйләде. Үзе дә гел укыды, мине дә укытасы, зур кеше итәсе килә иде.

Минем бала чакларымны искә аласым да килми, сагынмыйм да. Юклык, ярлылык шулкадәр үзәккә үткән.

Әти сүзендә торды. Авыл аша узганда керсә дә, 10 тиен акча да бирмәде. Аллаһы ташламады, шөкер, яшәдек. Инде әниемнең гүр иясе булганына да 10 ел. Әнигә язмаган парлы тормыш миңа да насыйп булмады. Иремне югалтканга 20 ел үтеп китте. 3 балам да, шөкер, гаиләле. 6 оныгым үсә. Бүген мин бәхетле. Авылдагы өемдә шәһәр фатирындагы кебек уңайлыклар бар, улым, киленем янымда, оныклар үстерешәм. Шигырьләр, хикәяләр язам. Бабам белән әбием нәселебез өзелде, дип ятмасыннар. Рухым белән мин Камалетдинова әле. Миндә дә тугыр каны ага.

Тугыр, тугыр тугая

Тугыр кызлары кая?

Тугыр кызлары кырларда,

Макталалар җырларда.

Инде кызлары гына түгел, кызларының балалары да бик аянычлы язмышларга дучар булып китеп бардылар. Миңа да 3 апрельдә 67 яшь тула инде. Дөньялар гына тыныч булсын! Хәзер күпме халыкның нәселен бетереп, гомерен кисеп төзегән колхозны туздырдылар. Хәзерге байлар байлар ише генәме соң? Бабайларның йортын мәктәп янына күчереп салганнар иде. Шкафлары мәктәптә торды. Хәзер сүттеләр, күптән юк инде. Әни мәктәпкә килгәч, шул шкафны сыйпап, йортка карап елый иде. Үзәге өзелгәндер. Инде ул еллар кабатланмасын.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА.

Буа районы, Иске Суыксу авылы.

Комментарии