Үзгәртүләр уңай булсын

Үзгәртүләр уңай булсын

Безнең тормышта үзгәртүләр нык гадәткә керде. Закон-карарлар чыгаруда, идарә итүдә дә, хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәләрендә дә еш-еш, бер-бер артлы үзгәрешләр булып тора. Бу күренеш совет чорында да бар иде, әмма соңгы елларда ул аеруча модага кереп бара. Үзгәртеп корулар белән мавыгу һәрвакытта да үзен аклыймы, тормышны яхшыртуга китерәме икән? Теге яки бу өлкәдәге үзгәрешләр китергән нәтиҗәләргә анализ ясап карасаң, һәр үзгәртүнең дә файдалы булмавын, кайберләренең, киресенчә, зыянлы да булып чыгуын күрәсең. Үзгәрешне гамәлгә кертү инициаторлары бу эшкә тормышның кайсыдыр тармагын, яшәүнең, эшләүнең гадәти тәртибен үзгәртүгә зур ихтыяҗ булганда гына, аның файдалы булачагына инанганнан соң гына керешергә тиешләр. Бу очракта халыкның «Җиде кат үлчә, бер кат кис» дигән гыйбрәтле сүзләрен истә тотып эш итү муафыйк булыр иде.

Үзгәртеп кору авторларына бу гамәлнең бик җитди эш булуын, кешеләрнең ияләнгән, күнеккән яшәү, эшләү рәвешен үзгәртүнең гадәти уңай күренешне, хәлне, чыгырыннан чыгарып, какшатып, җимереп, тискәре нәтиҗәләргә китерү ихтималын истә тотып эш итү зарур. Алар, үзгәртү чарасына керешкәнче, моңарчы гамәлдә булган нәрсәне булдырган, корган кешеләрнең аны ни өчен шундый итеп ясап кулланылышка керткәнлекләрен, алар моны кирәк, файдалы булганлыктан эшләгән булганнардыр, бәлки, дип уйларга тиеш. Ягъни нәрсәнедер үзгәртү, үзгәртеп кору бу гамәлне һәрьяклап, бик нык уйлап, күмәк фикер йөртеп хәл иткәндә генә уңышлы булырга мөмкин. Безнең чынбарлыкта кайбер җитәкчеләрнең, күренекле урында утырган, үз фикерләрен генә алга сөрергә күнеккән рәсми затларның, белгечләр белән киңәшләшмичә, аларның нигезле дәлилләренә колак салмыйча, ашык-пошык кабул иткән карарлары белән башкарылган үзгәртүләр уңай нәтиҗәләргә китерми генә түгел, хәтта, киресенчә, үзгәрешкә кадәр булганнарыннан да начаррак нәтиҗәләр китереп чыгара. Аяныч, соңгы 20-30 елда, уйлап җиткермичә башкарылган үзгәртүләр аркасында, безнең ил шактый бәла-казаларга тарды инде. Аларның кайберләрен генә искә төшереп китү дә гыйбрәтле булыр.

Узган гасырның 90нчы елларыннан илебездә башланган социаль-сәяси вакыйгалар нәтиҗәсендә икътисадта, промышленностьта, авыл хуҗалыгында зур үзгәртеп корулар булды. Әмма аларның күбесе акыллы уйлап эшләнмәде һәм шунлыктан уңай нәтиҗәләргә китермәде, киресенчә, Русиянең икътисадына, халык тормышына ифрат зур зыян салды. Ил буенча күп меңнәрчә куәтле завод-фабрикалар юкка чыгарылды. Безнең Казанда гына да дистәләрчә халык өчен кирәкле кулланылыш товарлары җитештерелә торган предприятиеләр бетерелде. Янәсе, нефтькә, газга бәяләр нык күтәрелгәч, аларны чит илләргә долларга сатып, шуңа импорт товарлары алып, җиңел генә яшәргә була. Моның акылсыз сәясәт икәнлеген зиһенле кеше аңламый калмас. Табигать байлыкларын сатып, җитештерү белән шөгыльләнмичә генә яшәүнең перспективасы юк икәнлеге һәркемгә мәгълүм булырга тиеш иде лабаса.

Авыл җирендә кинәт кенә колхоз-совхозларны бетереп ташладылар, ләкин хакимият алар урынына алдынгы фермер хуҗалыкларын булдыру чараларын күрмәде, авыл хуҗалыгының бу югары җитештерүчән формасын үстерүгә ярдәм итмәде генә түгел, киресенчә, үз хуҗалыгын булдырырга омтылган крестьяннарга төрлечә комачаулап, аларның җирләрен алдау юлы белән олигархларның тартып алуына юл куеп, крестьян тормышын пыран-заран китереп бетерде. Авыл халкы эшсез калды, шул ук вакытта Русиядә әлегә кадәр миллионлаган гектар уңдырышлы җирләр эшкәртелмичә ята.

Медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә никадәр кыенлыклар китереп чыгардылар. Авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктларын, участок больницаларын бетереп, кешеләрне, табибка күренү өчен, дистәләрчә километр юл йөрергә мәҗбүр итәләр. Шәһәрләрдәге медицина учреждениеләрендә дә халыкны дәвалау эшендә проблемалар күп.

Мәгариф өлкәсендә үзгәртүләр берөзлексез булып тора. Чит илләрдәге укыту системасының үзенчәлекләрен безнең мәгарифкә механик рәвештә күчереп кую аркасында, хәзер белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты түбәнәйде. Соңгы 20-30 елда бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) кертү, бакалавриатурага, магистратурага бүлеп укыту, тәрбия эшенә таләпләрне киметү һәм совет елларында хөкем сөргән балаларга белем һәм тәрбия бирүнең тотрыклы системасыннан баш тартып, үзгәрешләр кертү мәктәп эшендә уңай нәтиҗәләргә китерде дип әйтеп булмый. Абруйлы күп белгечләрнең фикеренчә, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укучыларның белем дәрәҗәсе түбәнәя, балаларга тәрбия бирүдә дә җитешсезлекләр арта бара.

Руслардан башка милләт балаларын укыту системасына керткән үзгәрешләр аеруча зур тискәре нәтиҗәләргә китерде. Белем бирүнең дәүләт стандартларыннан милли компонентны алып ташлау, милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшыру тәртибен кертү, милли телне укытуга атнасына ике сәгать кенә вакыт бирү һәм Конституциягә каршы килә торган башка төрле чикләүләр кертү аркасында, руслардан башка милләт укучылары үз телләрен кирәгенчә үзләштерүдән, мәдәниятләрен, тарихларын өйрәнүдән мәхрүм ителә.

Милли сәнгатебезне саклап үстерүгә зыян китерерлек үзгәрешләр дә бар. Шундыйларның берсе – янәсе, безнең татар эстрадасына интернациональ рух биреп, аны халыкара мәйданга чыгару максаты белән үзгәртергә омтылыш ясау. Шушы максатны гамәлгә ашыру йөзеннән инде берничә мәртәбә Мәскәү оркестрын һәм артистларын чакырып, Казанда «Үзгәреш җиле» дигән исемдәге концертлар куйдылар. Бу моның өчен җаваплы татар кешеләренең һәм оештыручыларының талымсызлыгы, милли горурлыгы булмавы мисалы. Республикабызда яхшы сыйфатлы, югары профессиональ дәрәҗәдәге оркестрларыбыз, ансамбльләребез, сәнгать учреждениеләре, абруйлы артистларыбыз була торып, ни өчен читтән оркестр, татарча начар белгән яки бөтенләй белми торган җырчылар чакырып, алардан татар җырларын җырлатырга? Халык җырларын һәм композиторларның музыкаль әсәрләрен үзгәртергә, дөресен әйткәндә, бозарга беркемнең дә хакы юк. Халык җырлары – безнең кыйммәтле җәүһәрләребез, тел белмәгән, чын татар рухы, моңы булмаган бәндәләр аларга кагылмасын.

Хәзер көн тәртибенә татар сәнгатенең халыкка иң якын, җитди өлкәсенә караган Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрының бинасын үзгәртү – аңа икенче урында яңа бина төзү мәсьәләсе куелды. Һичшиксез бу татар театры тарихында җитди үзгәреш булачак. Шунлыктан әлеге мөһим мәсьәләне һәрьяклап, ныклап уйлап, белгечләр һәм тамашачылар белән киңәшеп хәл итәргә кирәк. Югыйсә, бу бик җитди мәсьәләне театр өлкәсеннән, татар сәнгатеннән ерак торган берничә кеше ашык-пошык кына хәл итеп куйса, төзәтелмәслек зур хата ясап куярга мөмкин. Шулай булып чыкмагае дип хафаланырлык сәбәпләр күренә дә инде.

Беренчедән, татар академия театрын Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары кисешендәге урында төзергә планлаштыруның ныклап уйланылган, нигезле карар булуында шигем бар. Ул, хәзергесе кебек, Казанның тарихи үзәгендә – Иске татар бистәсе дип йөртелгән җирдә булырга тиеш. Бу татар халкының символлы урын. Бик тырышканда, аны театрның хәзерге бинасы янында яки шуның тирәсендә урнаштырырга мөмкин һәм кирәк тә.

Театрга урын сайлаганда шуны истә тоту мәгъкуль: проект авторлары теләгәнчә, бу театрны зур мәйдан биләп торган күңел ачу (димәк, анда сәүдә дә булыр инде) үзәге итәргә кирәкми. Театр ул – күңелне сафландыру, тәрбия, рухи азык алу үзәге. Аны хәзерге кебек күңел ачу үзәге белән берләштерсәң, анда чын татар театрына урын калмаячак. Бездә күңел ачу үзәкләре аннан башка дә җитәрлек. Димәк, булачак театр бинасына, бик зур урын кирәкми. Гомумән бу тамаша бинасын күп миллиардлаган суммалар исраф итәрлек итеп планлаштыру ярамыйдыр: хәзер илнең, шул исәптән Татарстанның да, икътисадый хәле авырая бара, шуның өстенә, безнең республиканың федераль үзәккә миллиардларча кредит бурычын түлисе барлыгын онытырга ярамый.

Икенчедән, минем үземә булачак бинаның шушы көннәрдә үткәрелгән жюри утырышында кабул ителгән проекты ошамады. Интернеттагы социаль челтәр хәбәрләреннән күренгәнчә, ул проект күп кешеләргә ошамый. Алар аның матурлыгын да, татар халкының нинди дә булса милли үзенчәлеген чагылдыра торган сыйфатларын да күрми. Чыннан да проект авторлары, тамашачыларны шаккаттыру максаты белән, кирәгеннән артык тырышып җибәргәннәр, күрәсең. Рәсеменә караганда, бинаның нәрсә өчен, ягъни нинди максатка хезмәт итәргә тиеш икәнлеген аңлау кыен. Архитекторларның булачак театр бинасының очлы уксыман катлы-катлы түбәсе белән аерылып торуын татарларда укның максатчанлык символы дип аңлатырга тырышулары белән килешеп булмый, бу аларның үз фантазияләредер дип әйтәсе килә. Гомумән ук кебек сугыш коралларын алгы планга чыгару кирәкме икән? Аннан килеп, авторларның – «бина Камал театры янәшәсендәге Кабан күле өстен каплаган бозлы чәчкәләрне хәтерләтәчәк» диюләре дә сәер. «Бозлы чәчкәләр»не кайда, кайчан күрделәр икән проектчылар?

Кыскасы, проект авторлары, әллә ниләр уйлап чыгарып җәфаланганчы, илебездә һәм чит илләрдә гамәлдә булган матур театр биналары үрнәкләренә ияреп, борынгы греклардан һәм римлылардан килгән классик театр биналары традицияләрен дә исәпкә алып, гадирәк, аңлаешлырак итеп эшләсәләр, уңган булырлар иде. Кайчакта русларның «Гениальное – это самое простое» дигән әйтемнәрен исәпкә алырга да ярыйдыр.

Гомумән, безнең хакимият ияләренең татар театрының архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурс игълан итүләре сәерсендерә. Ни өчен әле без милли мәсьәләләребезне хәл итүне чит ил кешеләренә тапшырырга ашкынып торабыз? Бу үзебезне түбәнсетү, кадерсезләү була түгелме? Безнең бай тарихлы Казан төзелеш-архитектура университеты бар бит. Ул юньле архитекторлар әзерләмиме әллә? 7 миллионлы (бәлки күбрәктер дә әле) татар халкының күренекле архитекторлары юкмы? Бар алар. Аларны, барлап, җәлеп итәргә генә кирәк. Безнең академия театрының хәзерге бинасының да проектын Мәскәү архитекторлар бюросы эшләгән булган. Бу уңайдан шуны да искә төшерү урынлы булыр: безнең зур абруйлы опера һәм балет театрының проектын эшләгән ике архитекторның берсе татар кешесе – Исмәгыйль Гайнетдинов.

Милли сәнгать корылмаларын төзү белән, нигездә, татар кешеләре шөгыльләнсә, нәтиҗә уңай булыр. Чөнки, гадәттә, татар мохитендә туып үскән кеше генә чын милли рух белән сугарылган була. Хәзер сүз барган театр бинасын проектлаштыручыларның, үзләре әйткәнчә, татар халкының үзенчәлекләрен бик яхшылап өйрәнүләре генә аларга татар халкының милли рухын сеңдереп бетерә алуы бик шикле.

Кыскасы, Татар академия театры Казан халкы өчен иң әһәмиятле мәдәният учакларының берсе булганлыктан, яңа бинаның проекты һәм урыны мәсьәләсен, ашыкмыйча, ныклап уйлап хәл итәргә кирәк. Бездә җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә, халык белән, бу очракта тамашачыларның үзләре белән киңәшләшү гадәте юк. Халык арасында акыллы, төпле фикерле кешеләр, шул исәптән төзүче, бизәүче һөнәрләренең осталары да күп. Бу җитди мәсьәләне хәл итү буенча фикер алышуга мәгълүмат чаралары аша аларны да җәлеп итү әйбәт булыр иде. Чит илләрдә җитди мәсьәләләрне референдум юлы белән хәл итү тәҗрибәсе бар.

Язмабызны шундый теләк белән тәмамлыйбыз: Казанның элекке Татар бистәсендә Кабан күле тирәсендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының колонналы, матур бизәкле, мәһабәт бинасы татарларның, башка халык вәкилләренең дә күңелләренә хуш килеп торсын иде.

Академик Рүзәл ЮСУПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии