Сөйләсәң – сүз, сөйләмәсәң – түз

Питрәч районының Шәле сельпосында шофер булып эшләгән чагымда авылдашым Җамалетдин абый Сәләхиевның бакчасында үстергән бәрәңгесен берничә тапкыр башкалабыз базарларына алып барырга туры килде. Инде өлкән яшьтә булса да, гел шат күңелле, олпат гәүдәле шушы абыйның Казанга базарга барганда үзе белән булган чәчләр үрә торырлык бер шомлы вакыйга турында сөйләгәнен тыңлагач, күңелем нечкәрде, йөрәгем сыкрады. Артта калган теге куркыныч елларның берсендә була бу хәл.

– Ул елны өй артындагы һәм кыр бакчабыздагы бәрәңгебез бик уңды, шаккатмалы булды, – дип сөйләде ул. – Ике базыбыз да шыплап тулды. Артыгы белән Казан базарларына йөри башладым. Алтынчы тапкыр бәрәңге белән сәүдә итәргә баруым исә хәвеф белән тәмамланып, тормышымда, йөрәгемдә беркайчан да онытылмаслык, җуелмаслык яра булып калды. Шулай, гадәттәгечә бәрәңге капчыклары өстендә тәмәке көйрәтеп утыра идем. Яныма күн пәлтә, зәңгәр галәфи белән хром итекләр һәм хәрбиләр фуражкасы кигән урта яшьләрдәге бер ир-ат килеп басты.

– Авылда хәлләр ничек анда? Ниләр кырып, ниләр майтарып ятасыз? – дип сорады бу.

– Нишләсеннәр инде анда, бар җирдәге кебек, бездә дә хатыннар белән гүләйт итәләр, көчсезләрне изәләр, үлгәннәрне икенче көнне үк таптый-таптый күмәләр, – дидем.

Җамалетдин абыйның тотнаксызланып, кайбер ирләр кебек үзенчә шаяртып биргән җаваплары бик кыйммәткә төшә. Бу кеше авыл тормышын каралтып, пычратып күрсәтә, мыскыллап сөйли, авызыннан нинди әшәке сүзләр чыкканын колагы ишетми, дип, аны базардан туры төрмәгә алып китәләр.

– Ун елга хөкем иттеләр. Минутына, секундына кадәр төгәллек белән утыртып чыгардылар. Миллионлаган ватандашларның үзәк бәгырьләренә үткән, җелекләрен суырган, җәһәннәм астындагы Колыма якларын урап кайттым мин, Мансур. Аның шунысы үкенечле булды: бернинди дә җинаять кылмаган килеш, шаяртып әйткән сүз өчен ун ел тоткынлыкта утыр әле син. Күрәчәгем булгандыр инде. Кырыс режимлы ул коточкыч колониядән исән-сау туган авылыма әйләнеп кайта алганыма әле бүген дә куанып, шатланып яшим. Моның өчен Ходаема рәхмәтлемен.

– Ә теге сатылмый калган бәрәңгеңне нишләттеләр икән? – дидем.

– Кем белгән инде аны. Барлыгы сигез капчык иде ул. Кулга алынганчы яртысын сатарга өлгергән идем, калганын ат белән ашханәгә алып китәселәр иде. Соңга калдылар, килеп җитә алмадылар. Алып китәргә тиешле атчы ун-унбиш минут алданрак килгән булса да, теге күзлекле күн пәлтә белән очрашмый идем бит. Аның шунысы үкенечле, ул Алла каһәрләгән бәндә белән бәйләнешкә кермичә генә вакытыннан алда сатып бетереп, авылга кайтып китә ала идем. Бәрәңге сорап аптыратучыларга: «Ашханәгә ышандырдым шул, егет сүзе бер була, вәгъдәмне боза алмыйм, менә хәзер килеп җитәчәкләр» – дидем.

Әнә шулай итеп күрәчәккә үзең барып керәсең, дигәннәре дөрес булып чыкты. Ул калган бәрәңгегә, шәт хуҗа табылгандыр, базарда ятып калмагандыр инде.

Бер дә юктан гына әнә шундый фаҗигале язмышка дучар ителгән Җамалетдин абзый. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән җорлыгын картаеп, үлем түшәгенә егылганчы ташламады, гел уен-көлке сөйләшеп яшәде. Бернинди зинданнар да аның яшәүгә булган омтылышын көчен рухын сындыра алмады.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии