Ятимнәрнең башыннан булса да сыйпагыз

Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган яисә хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары турында «Безнең гәҗит»тә гел язып торасыз. Сугыш ятимнәренә теләктәшлек күрсәткәнегез өчен, сезгә мең рәхмәт. Гәҗит битләрендә басылган ул хатлар үзе бер тарих бит. Бөек Ватан сугышы еллары инде еракта калды, әмма йөрәктәге яралар һаман төзәлеп бетмичә, сыкрап тора әле. 1941нче елны Гитлер башлаган сугыш миллионлаган балалар белән беррәттән, мине дә ятим калдырды. 19 яше дә тулмаган әтием Вәлиев Габделхәй Габделхәер улы 1942нче елны фронтка китә һәм ярты елдан хәбәрсез югала. Алар әнием Тәскирә белән нибары бер ел гына торып калалар. Мин әти сугышка киткәч туганмын. Сугыш афәте әтине – мине күрү шатлыгыннан, мине исә, әти, дип әйтү бәхетеннән мәхрүм итте. Бала чагымда сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан әтиле малайлардан көнләшеп, әнидән еш сорый идем: «Башка малайларның әтиләре бар, ник минеке юк? Нигә безне калдырып сугышка китте? Башкаларныкы кайткач, нигә минеке кайтмады? Кайчан әтиемне күрәчәкмен?» Әни исә минем башымнан сыйпап: «Әй, улым, бәләкәчем, кечкенә шул әле син, шуңа күрә бик күп нәрсәләрне аңламыйсың. Шулай да безнең дә бармак башы кадәр генә булса да өметебез бар әле: дәү әтиең Габделхәер бер чегәнгә зур каз биреп, карта ачтырган булган. Хәбәрсез югалган әтиең исән-сау, ди, улым, тиздән кайтып җитәчәк, ди. Мөфлиха дәү әниең әтиең кайтышка Югары Ырга янындагы урманнан бер капчык чикләвек җыеп алып кайткан. Аны әтиең кайткач, бергә утырып ашарбыз, яме?» – дип, җилкәмнән сөя. Әтиемнең, сугыштан кайткач киярмен, дип стенадагы чөйгә элеп калдырган зәңгәр төстәге ефәк эчле костюмы минем өчен галәмәт зур, җиңнәре һәм итәге җиргә тия торган булса да, көнозын өстемнән салмыйм. Шуны өстемә киеп, көн саен тыкрыктан уза торган юлны күзәтәм. Шул олы юлдан җилкәсенә солдат капчыгы аскан, кулына миңа дип алган бүләкләрен салган чемодан тоткан әтием кайтыр һәм кәчтүменнән мине танып алыр кебек тоела. Көннәр, атналар, айлар, еллар уза торды, әмма мин түземсезләнеп көткән әтием кире әйләнеп кайтмады. Дәү әтигә карта ачкан чегәннең юраганы дөрес булмады.

Үз әтисе Мирзахәсән бабай 55 яшендә йөрәге авыртудан кинәт вафат булгач, кайнанасы, кайнатасының ризалыгын алып, ызандаш Нептун (Никкүчтем дип тә йөртәләр) авылына килен булып төшкән әни Шәмсебанат әбинең кара кайгысын уртаклашыр, хәсрәтен җиңеләйтер өчен, вакытлыча Шәлегә – туып-үскән йортына кайта. Ә киләчәктә бу йортта, бу авылда инде башка беркайчан да яшәмәячәге күз алдына да килми. Аның кайтуын бик тиз күреп алалар. Бигрәк тә колхоз рәисе Муса абый Сәгъдиев шатланып бетә алмый. Чөнки бик тә авыр сугыш арты вакыты. Колхозда эшләр өчен әни кебек яшь, нык көчләрнең иң кирәкле чагы. Ул заманда районда иң зур авылларның берсе булган Шәле өч колхозга бүленгән иде.

Бераз үсеп, кул арасына керерлек булгач, әни мине дә ияртеп, Г. Тукай исемендәге колхозның ашлык амбарына эшкә алып барды. Без дәүләткә тапшырыласы ашлыкны капчыкларга тутырдык. Безнең белән бергә эшләүче амбар мөдире Әминә апа Бәйрәмова: «Сөбханаллаһ, әле япь-яшь кенә, кулы, зурларныкы кебек, эшкә ябышып тора», – дип мактагач, әнинең ничек куанганын күрсәгез! Әбәт вакыты җиткәч, Әминә апа мине черек бәрәңге күмәче белән сыйлады. Әнинең моңа да бик күңеле булды. Чөнки соңгы арада ашау ягы бик такыланган иде. Дүрт җан иясе ич без. Һәркайсыбызның ашыйсы килә. Карап торган сыерыбыз эченә кан савып үлеп китте. Башка сыер алырлык акча юк. Аның өстенә заем, налог түлисе… Хуҗалыгыңда терлек-туарың бармы, юкмы, дәүләткә 50 кг ит, 300 литр сөт яисә 15 кг май, 200 данә йомырка һәм тагын башка төрле азык-төлек тапшырасың. Кайчаннан бирле инде авыл халкына эшләгән өчен икмәк бирмиләр. Урып-җыю башлануга, район түрәләре бар булган ашлыкны дәүләткә тапшырттыра. Ярый әле Аллаһы Тәгалә безне ачка үлүдән саклап тора. Язга чыгуга, пычракка батып, черек бәрәңге җыябыз, җәй көне кузгалак, юа, уксын, кычыткан, балтырган, акбаш, җиләк ашыйбыз. Көзгә таба балан, миләш белән тукланабыз. Менә шулар бик күпләрне ачлыктан саклап калды да инде.

Үземнең беренче эш көнемне мин әнә шул Г. Тукай исемендәге колхозның ашлык амбарында башлап җибәрдем дип саныйм. Сугыштан соңгы бик тә-бик тә авыр елларда минем кебек әле иңнәре дә ныгып өлгермәгән япь-яшь малайлар да, ярым ач килеш, өлкәннәр белән беррәттән, тәмам көчсезләнгән колхоз хуҗалыгын аякка бастырыр өчен үзләреннән өлеш керттеләр. Сыер-сарык көттеләр, Мишә елгасыннан су ташып, яшелчә үстерделәр, чүп утадылар, кибәнгә өелгән ашлык көлтәләрен ашлык суга торган комбайнга биреп тордылар, ашлык амбарларында эшләделәр. Хәлемнән килсә, мин ул чор балаларына авылыбызның иң күркәм урынына ерактан ук күренеп тора торган итеп мәһабәт һәйкәл куяр идем. Бу хезмәтне җитәкчеләр нигәдер күрергә, бәяләргә теләми. Минем яшьтәшләрнең кайсыннан гына сорасаң да, рәнҗеп: «Балачагыбыз сугыш елларына туры килде. Бәхетсез буын булдык без. Хәзер дә берәүгә дә кирәкмибез, пенсияләребез дә хәер акчасына гына җитәрлек», – диләр.

Дәһшәтле елларда бик яшьли тормыш арбасына җигелгән, яшәгән урыннарында хуҗалык тоткасына әйләнгән, үз гомерләрендә бер тапкыр да, әти, дип әйтә алмаган яшьтиләрне, чынлап та, бүген бөтенләй оныттылар, кирәксез кешеләр итеп саный башладылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы җитте. «Шул хөрмәттән сугыш һәм тыл ветераннары белән беррәттән безне дә искә алырлар», – дип хыялланган идем. Тот капчыгыңны! Бер дә кирәкмәгәнгә хыялланганмын икән. Безгә ике бармак арасыннан кукиш кына күрсәттеләр. Сугыш чоры балалары турындагы закон проекты федераль дәрәҗәдә кабул ителмәгән икән.

«Безнең гәҗит»нең 6нчы санында (12 февраль, 2020 ел) Русиянең 21 төбәгендә сугыш чоры ятимнәренә ниндидер ташламалар булуы турында язылган. Әмма ул исемлектә Татарстан юк. Мөмкинлекләре чиксез булган республикада сугыш чоры ятимнәренә утка, газга булса да, берникадәр күләмдә ташлама ясасалар була бит инде. Без инде өлкән яшьтә, гомер чигенә якынлашып киләбез. Сафларыбыз күзгә күренеп сирәгәя. Бер телем чын ипи ашарга тилмереп, ярым ач булып үскән, сугыш һәм аннан соңгы еллардагы авырлыкларны кичкән, илебезне торгызуда катнашкан сугыш ятимнәре игътибардан читтә калды. Югыйсә, Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.), ятимнәрнең башларыннан булса гына да сыйпа, дигән бит.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии