«Безнең гәҗит» туганнарны табыштыра

«Безнең гәҗит» туганнарны табыштыра

Мин «Безнең гәҗит»нең 2022нче елгы бер санында колхозларның халык милкен талап оешуы турында язган идем. Анда Бәйрәмгали бабамның өч улы, ике кызы булуы, аның колхозга бер ат белән бер сыер биреп керүен искә алдым.

Бервакыт телефоным шалтырады. «Рафаил абый, мин – Илгиз, синең туганың булам», – диде элемтәнең теге очындагы егет. Фамилиясе Сәфәргалиев, ди. Чыннан да, Бәйрәмгали бабайның олы улы Сәфәргали исемле була. Илгиз шуның оныгы икән.

Сәфәргали абыйның оныклары – Корбангали абыйның кызлары-уллары, килен-кияүләре, оныклары белән Әлдермеш авылында быелның 21нче гыйнварында очраштык. Бабайның өч улы – Сәфәргали, Солтангали, Габделгани һәм ике кызы булган. Ике кызы да Әтнә районы Бәрәскә авылына кияүгә чыккан. Әби-бабай исән вакытта килгәләп йөргәннәр. Әби Гөлҗамал исемле булып, авылыбызның данлыклы кендек әбисе булган. Бабабыз да бик эшчән, тырыш кеше булган, ике ат, өч сыер асраган. Җирләре дә күп булган. Революциягә кадәр татар авылларында җирләрне егерме елдан яңадан бүлгәннәр. Җир ир балаларга гына тигән, кызларга җир булмаган. Бабам язгы җир эшләре беткәч, Күлле Киме авылында яшәүче бер дусты белән Оренбург якларына барып, урыс байларына терлек чалып акча эшләгән. Бабам турында хатыным Гөлнурның дәү әтисе Гәрәй бабай да искә төшерә иде. Гәрәй бабайның әтисе, балалар эшкә дә, телгә дә өйрәнә торсын дип, балаларын Оренбургтагы урыс байларына малайлыкка бирә торган булган.

Бабамның кара-каршы ике йорты, ике җылы абзары, ике кар базы, мунчасы, землянкасы була. Чия һәм алмагачлары 1941-42нче елгы көчле салкыннарда өшеп бетә. Олы кешеләр шулай дип сөйли иде.

Бабам олы улы Сәфәргалине өйләндереп, башка чыгара. Ул йорт урамыбызның икенче ягында, безнең төп йортка каршы гына иде. Аның хуҗасыз калып, капка-коймасыз җимерелүен әле мин дә күреп үстем. Кызыксынып, әнидән сорасам, «Бу йорт турында кычкырып сөйләргә ярамый», – дип, авызны-башны юрган белән каплап куя иде. Аның болай дияргә сәбәпләре дә булган икән.

1930нчы еллар. Котырынышып колхозлашулар бара. Авылга авыл сукбайлары, килмешәкләр хуҗа. Власть аларга бирелә. Район үзәгеннән күн куртка киеп, билләренә корал таккан кешеләр – вәкилләр килә башлый. Бабам бер аты белән бер сыерын каядыр илтеп бирә, җирләре алына. Колхоз ашлыгын җыеп саклау өчен амбарын да алып китәләр. Сәфәргали абыйның бу вакытта инде үсеп җиткән һәм үсмер берничә баласы була. Иң олысы – Корбангали абый. Сәфәргали абый җилнең кая таба искәнен сизенә, гаиләсен алып Бурятия ягына чыгып китә. Йортка хуҗа булып олы улы Корбангали кала. Ул бу вакытта кайдадыр укытучылыкка укып, Мәрьям исемле кыз белән гаилә дә корып җибәрә. Илдә укытучылар кайда да бик кирәк. Авылыбыздан 4-5 чакрымдагы Күәм авылында укытучы булып эшли ул. Бервакыт район үзәге Әтнәдән бер күн курткалы вәкил килеп чыга. Корбангали абый шул кеше белән сүзгә килә. Якалашып та алалар. Моның ахыры начар булып бетүен чамалап, Корбангали абый гаиләсен алып шул ук төнне авылдан билгесез тарафка чыгып китә. Ул инде авылдан бер гаепсез ике кешене алып китүләрен үз күзе белән күргән була. Теге ике абзый шул китүдән авылыбызга башкача әйләнеп кайтмый. Соңыннан аларны Казанда атып үтерүләре билгеле була. Еллар йомшаргач, балалары архивка кереп, ул «кара кәгазь»не үз куллары белән тотып карыйлар. Өч кеше кул куйган була анда. Берсе – Күәм авылыннан килеп, авыл советы рәисе булган килмешәк хатын-кыз, икесе авыл сукбайлары. Ул хатын-кыз картлыгын ялгызлыкта үткәреп, бик авыртып бакыйлыкка күчте. Ә теге ике сукбай «Хәтер китабы»на да кертелмәгән.

Чынлап та, Корбангали абый артыннан ул төнне берничә тапкыр киләләр. Ул инде бу йортка башка әйләнеп кайтмый. Сугыштан исән-сау кайтып, килеп йөргәне минем хәтеремдә. Сугыш башлангач ул йортта качаклар яшәде. Аннан соң Харис абый үги әнисе Мәйсәрә апа белән бик озак кына шул йортта көн күрде. Җиләк-җимеш бакчасына землянка казып, анда колхозның умарталарын кышлаттылар. Җәй көне умарта кортлары шул бакчада яшәде.

Корбангали абый юкка чыкмый. Әтнә районының Төрекләр авылына килеп төпләнә. Мәктәптә балалар укыта. Сугышның ахырына кадәр еракка ата торган артиллериядә хезмәт итә. Сугыштан соң тагын мәктәптә эшли. Рус телен белүе һәм аек акыллы булуы белән озын гомерле була. Мәрьям апа белән биш бала үстерәләр. Олы кызы Динә ире Илдар белән Олы Кавал авылында яшиләр. Фәрит исемле улы хатыны Минзилә белән Кукмарада. Илгиз хатыны Илсөяр белән менә без очрашкан шушы йортның хуҗасы, Әлдермештә гомер итә.

Бу очрашуны оештыручы кеше дә Илсөяр. Ул «Безнең гәҗит»не җентекләп укып бара. Минем мәкаләм чыккач: «Илгиз, Рафаил абый синең туганың булырга тиеш», – дип әйтә.

Менә мин Корбангали абыйның өе ни өчен хуҗасыз җимерелүенең серен белдем. Әгәр ул шул төнне чыгып качмаса, безнең бу очрашу да булмас иде.

1950нче елларда, мин әле башлангыч классларда укый идем, Сәфәргали абыйның Мөршидә исемле кызы бер таза гәүдәле егет белән кунакка кайтканы исемдә. Мөршидә апа, май заводы директоры булып эшлим, дип сөйләгән иде.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии