Бер темага ике фикер

Бер темага ике фикер

Татарның бәгыренә тигән көнчелек мәсьәләсен уртага салып сөйләшү мине дә кузгатып җибәрде. Гасырлар буе татар халкының үсеш дәрәҗәсенә аяк чалган мәсьәлә бу. Иделнең урта өлешендә урнашкан Болгар-татар дәүләтенә кемнәр генә һөҗүм итмәгән?! Бер үк телдә аралашкан төрки хазарлар, ислам идеологиясе белән коралланган, шулай ук төрки кавемнән булган Аксак Тимер тарафдарлары, үзен татар дип санаган Туктамыш хан гаскәрләре, ниһаять, бер кавем саналган Касыйм ханлыгы. Шул хөсетлек-көнчелек нәтиҗәсендә әлеге халыклар үзләре дә тормышта урын таба алмадылар.

Язучы Рөстәм Зарипов татар әдәби элитасы арасында барган ызгыш-төртешкә күптәннән үзенең ризасызлыгын белдерә. Шуңа карамастан, кайберәүләргә карата булган ясалма өстенлекне күпертү, даһилык элементлары өстәү дәвам итә килә.

Шәхсән мин үзем әлеге күренешне дини һәм дәүләти идеология нәтиҗәсеннән күрәм. Урысларда да бар бу күренеш. Нобель премиясе лауреаты Солженицынны ничек кенә талкымыйлар. Имеш, Солженицын сугышта мылтык тотып йөрмәгән, хәтта хатыны белән дә очрашып торган. Дөрес, ул окоп казып, анда утырмаган, ә менә иң кирәкле вазыйфаны – сугыш барышын анализлап, математик исәпләүләр белән җиңүгә өлеш керткән.

Сталин тарафдарлары, партия идеологлары күпме урыс язучыларын, фикер ияләрен юк иттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, шовинистик идеологлар башка халыкларга да үзләренең мәкерле тырнакларын батырды. Менә йөз елдан артык инде татар белән башкорт арасына таяк тыгалар. Казахстанда тәртип урнаштыру өчен әрмәннәрне чакырдылар. Грузия белән Абхазия арасына таяк тыгып, «тынычлык» урнаштыралар.

Заманында «социалистик реализм» дигән иҗат методы уйлап чыгарып, күпме акыллы башлар юк ителде. Язучы Шамил Усманов үзенең тормышында «сукыр булуын» гомерен югалту белән раслады. Дөньяда «алдынгы» коммунистик идеологияне пропагандалау нәтиҗәсендә хөсетлек тәэсирен дә кулланып, татар халкының асыл затлары Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Сүнчәләй, Шамил Усманов, Мәхмүт Галәү, Кәрим Тинчурин, Галимҗан Нигъмәти һәм башка бик күпләр бер гөнаһсызга һәлак булдылар.

Татар сәнгатенең башында торган Бакый Урманче, язучы Ибраһим Сәлахов, яшүсмер язучы Гарәфи Хәсәновның да башыннан үтте ул ГУЛАГ язмышы. Исән кайткач та аямады язмыш әлеге шәхесләрне. Гарәфи Хәсәнов, торыр урыны булмагач, бакчачылык ширкәтенә каравылчы булып урнашты.

Без укыган чорда, сугыштан соң тынычлык булып алганда да бетмәде ул хөсетлек гадәте. Яшьләрне редакция тирәсенә якын җибәрергә тырышмадылар. Журнал битләрен сугыштан исән кайтканнар яулап алды. Разил Вәлиев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмовлар баш күтәрүгә кадәр барып җиттеләр. Дөм ятим калып, детдомда үсеп, бер әби ышыгында калган Мөдәррис Әгъләмовка университетта укыганда да тынычлык булмады. Дәресләргә йөрми дигән булып, башка сәбәпләр табып, аны укудан китәргә мәҗбүр иттеләр. Аның дөрләгән таланты барыбер үзенекен итте. Бу очракта да аны күрә алмадылар. Язучылар союзының бер җыелышында Аккош күле буендагы ял йорты хакында бәхәс була. Мөдәррис Әгъләмов белән бер чорда укыган бер шагыйрь торып баса да: «Мөдәррис үзенә бирелгән йортны файдалана белми, баскыч төбендә әрем үсеп утыра, ул йортны миңа бирегез», – ди. Габит Фәрхетдинов язганча («Б.Г.» № 45, 16 ноябрь, 2022 ел) иптәшеңне кайнаган суга төртеп төшерү бит инде бу. Әлеге очракта Рөстәм Зариповның Саҗидә Сөләйманова турында җан ачысы белән язуы бер дә гаҗәп түгел («Б.Г.» № 44, 9 ноябрь, 2022 ел). Бүгенге көндә дә физик яктан куәтле «даһилар» Флера Гыйззәтуллина, Дәниф Шәрипов иҗатларына кара күзлек аша карап, үзләрен типкәләү рәвешендә йөртәләр.

Хөсетлек турында үзенең язмасын Габит Фәрхетдинов болайрак төгәлли: «...аны фәһемләп татарларыбызга төшендерүне һәм савыгу юлларын күрсәтүне фән әһелләребезгә калдырыйк». Ялгышасың, Габит әфәнде, үзеңне дә ярык тагарак алдында калдыручы шул ук фән әһелләре бит. Университетта укыган яшьләрне әзерләүчеләр дә шул фән әһелләре иде. Алай гына булса ярар. Мөхәммәт Мәһдиевкә докторлык дәрәҗәсе алырга шул галимнәрнең берсе теше-тырнагы белән каршы чыкты. Мин диплом яклаганда С. Сүнчәләй иҗатына багышланган хезмәтемне Х. Госман белән Альберт Яхин туздырып ташладылар. Рәхмәт Резеда апа Ганиевага, минем өчен җаны-тәне белән ул көрәште (бу язмам рухына дога булсын). Ә бит журналга басарга бирергә кирәк дигән сүз дә булды. Галимнәр арасында хөсетлек, бер-берсен күрә алмау булуына мин шул чакта инандым. Мин укып бетергәч, берничә елдан соң диплом җитәкчем – фән докторы, Тукай бүләге иясе Ибраһим Нуруллинны кафедрадан кудылар. Аның урынына обкомда эшләп фән кандидаты булган Альберт Яхин кереп утырды. Мәкерле планны шундый итеп кордылар, башта җитәкчесе И. Нуруллин булган аспирант Риф Якуповны талкыдылар, аны аспирантлыктан алып ташладылар. Риф минем яшьтәшем, Мари Иленең Бәрәңге районындагы кечкенә генә бер татар авылында туып-үсеп, татар телендә белем алып, университетка килгән егет иде. Ул Габдулла Тукайның фәнни биографиясен булдыру өстендә эшләде. Аңа кадәр Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең кайда күмелгәне дә билгеле түгел иде. Риф Якупов аның Балтач районы Сосна пучинкәсе дигән авыл зиратыннан каберен эзләп тапты.

Хөсетлек, мин-минлек әдәбият, фән өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә булды һәм бар. Юридик фәннәр докторы Зөфәр Фәхретдинов Казанда үзенә эш таба алмады. Аңа яраклы эш Мәскәүдә, Президент Ельцинның үзендә булган икән.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии