Европаны коллыктан коткарган кешене сүкмәгез!

«Безнең гәҗит»нең 10нчы ноябрь санында (№44, 2021 ел) Зәй районы Аксар авылыннан Салих Зиннәтовның «Үч итеп язмадым» дигән язмасы басылды. Ул анда башка укучыларның да фикерләрен беләсе килүе турында белдергән.

Әлеге язманы ул газетаның 27нче октябрь санында (№42, 2021 ел) Рәфкать Ибраһимовның «Бәхәсле тема» дигән мәкаләсендәге «Бөек Ватан сугышында 40 миллион совет солдаты һәлак була» дигән сүзләрне укыгач язарга булган. «Советская энциклопедия» сүзлегендә 20 миллион гына дип күрсәтелгән», – дип яза Салих Зиннәтов.

1949-1953нче елларда Мамадыш педагогика училищесында укыганда «40 миллион» дигәнне еш ишетә идек. Рәфкать Ибраһимов «Сталин заманында татарча укулар тыелган» дип яза. Чөнки Верховный Совет ул вакытта 2 палатадан тора иде. Берсе – Союз Советы, икенчесе – Милләтләр Советыннан. Милләтләр Советы Сталин тарафыннан тәкъдим ителгән, дип сөйлиләр иде безнең укытучылар.

Мин газеталардан Сталин турындагы язмаларны күп укыдым. «Безнең гәҗит»тә дә Сталин шәхесе турында бәхәсле язмалар чыккалап тора. Кайсы Сталинны мактый, кайсылары яманлый. Сталинга тиран дигән билгеләмә дә тактылар. Җиңү көннәрен билгеләп үткәндә дә Сталин һәм Жуков турында бер сүз әйтелми.

Мин – сугыш чоры баласы. Сугыш чорында, 8-9 яшьләремдә ачка үлмәс өчен кычыткан, ат кузгалагы яфраклары ашап, бабайлар белән муенга тубал асып, чәчү чәчтек. Әниләргә кушылып, кәкре урак белән урак урдык. Урак урганда көндез 36-40 градус эсселәр була торган иде. Кечкенәдән җир күтәрә алмаслык хезмәт батырлыклары күрсәттек. Безнең балачак булмады. Шундый авырлыклар күреп яшәсәк тә, Сталинны сүкмәдек. Ул – совет халкын үлемнән, Европаны коллыктан саклап калган кеше. Соңгы елларда кайберәүләр, Германия җиңсә, яхшырак булыр иде, дигән сүзләр әйтә. Бу шаккаткыч сүз. Минем дә дүрт абыем сугыштан кайтмады. 2014нче елның 26нчы гыйнварында Путин Беренче телеканалдан: «Мондый кешеләр ялгыша, Германия җиңсә, Гитлер Русияне дә юк итә иде», – диде. Әйе, тиран түгел, әллә кем булырсың: Гитлер сугыш машинасы белән Европаның шәһәр-авылларын яндырып, халкын кырып Мәскәүгә килеп җиткәндә эчке дошманнар армиядә таркату эшләре алып барса. Суслонгердагы хәлләрне генә дә искә төшерү җитә моның өчен. Әнием Маһибәдәрнең энесе Суслонгерга эләккәч, әни Миннәхмәт абый Зәйнуллин янына ярты капчык ашлык алып барган, ләкин аны абыйга бирмәгәннәр. Сугышка китәсе солдатларны ачтан интектереп, коры сөяккә калдырганнар. Соңыннан Ворошилов килеп, мондагы хәрби җитәкчеләрне кулга алгач кына Миннәхмәт абый сугышка китә. Днепрны иң беренчеләрдән булып кичеп чыгып, фашистлар ягында плацдарм ясаганы өчен I дәрәҗәдәге Александр Невский ордены белән бүләкләнә. Башка төрле бүләкләре дә күп иде.

Власовның дүрт миллионлы гаскәрен немецларга әсирлеккә тапшыруы да коточкыч хәл бит. Бәлки, менә шулар Сталинның холкына тәэсир ясагандыр да.

Сталин культын партиядәге Сәхипгәрәй Сәетгәлиев кебек кешеләр, ягъни партиядәге куштаннар, ялагайлар барлыкка китерде. Бер генә мисал. 1943нче елда – 9 яшемдә мин үзебезнең Мамадыш районы (ул чорда Тәкәнеш районы иде) Ишки авылының «1 Май» исемендәге колхозында 4нче бригадада кадровый эшче булып эшли башладым. Авылның зур клубында алма төшәр урын да юк. Тәкәнештән район вәкилләре килгән. Көн тәртибендә – хөрмәтле иптәш Сталинга хат язу. Тотындылар Сталинны мактарга, хөрмәтлебез, юлбашчыбыз, безгә бәхетле рәхәт тормыш биргәнең өчен рәхмәт, дигән сүзләр яңгырап кына тора. Ә залдагы ач-ялангач халык нәрсә әйтергә белмичә, тыңлап утыра. Ялгыш кына бер сүз әйтсәң дә, бетте инде. Ишек төбендә кулыңа богау салырга ике милиционер баскан.

Уйлап кына карагыз әле, Власов 4 миллионлы армияне юри, ясалма рәвештә немецларга пленга төшерде. Европаның 14 иле белән азатлык сугышы алып барырга кирәк. Каты куллы кеше булмаса, СССРны Германия юк итә иде. Бер чыгышында Владимир Путин да шул сүзләрне әйтте.

1946-1947нче елларда авыл халкы көтүләр кайтып, барлы-юклы ризыгын ашагач, кич белән капка төбенә җыелыша иде. Сугыш ветераннарын кызыксынып тыңлыйбыз. Менә шунда да сугышны үз күзләре белән күргән кешеләр бу хәлгә бик гаҗәпләнүләрен белдереп сөйлиләр иде.

Германия җиңсә, яхшы булыр иде, дип әйтүчеләр бар бүген. Власовны Русиянең милли герое итеп санаучылар да юк түгел. «Изсестие iz.ru» каналыннан сөйләделәр: Пермьдә узган үлемсез полк йөрешенә берәү Власовның портретын күтәреп чыккан. Менә бит, халык арасында кемнәр генә юк. Ул сугышта минем дә 4 абыем һәлак булды, апам да илгә әйләнеп кайтмады. Әтием Гайнуллин Морзахан да гомеренең 14 елын сугышларда йөреп, ватылып, изелеп кайтып үлде. Аларны хәзер кем генә искә ала?

Мин – сугыш чоры баласы, нинди генә нужалар күрмәдек! 1945нче елның язында авылдан 50 чакрымдагы элеватордан язгы пычракны ерып, аркага асып чәчүлек орлык ташыдык. Шунда күпер ватылып, ташу суына агып киттек. Аркада авыр капчык бит әле. Шул килеш, юеш киемнәрдән, юешләнеп ике тапкырга авырайган капчыкны сөйрәп, тагын 25 километр кайтасы да бар иде. Татарстан безнең бу авыр хезмәтне бер дә бәяләмәде. Татарстанны дөньяга танытабыз, без булдырабыз, дип кенә, гади халыкның хәле яхшырмый бит әле.

Безнең Ишки авылы Мамадыш-Казан юлында урнашкан. Кышын моннан бары тик атлы юлчылар гына йөри иде. Җәен дә машиналар бик сирәк йөрде ул заманнарда. Кышлар бик салкын була иде бит элек. Кичен авылыбызга атлы юлчылар килеп тула, кунып чыгарга фатир эзлиләр. Безнең өй зур, атларны куярга ишегалдыбыз да иркен, лапас-сарайлар да нык иде. Кыш буе безгә актанышлылар ияләште. Аларның атларына ашатырга бакча башындагы ат абзарыннан саламын да, печәнен дә алып төшеп куя идек. И яраталар иде безне актанышлылар. Шуларның берсен генә хәзер күр идең! Исән түгелдер инде алар.

2019нчы елда Минтимер Шәриповичтан ярдәм сорап өч хат яздым. Берсенә дә җавап бирмәде. Ә менә миңа 86 яшь тулуны искә алып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановтан котлау хатлары, кыйммәтле бүләкләр килде. Ул бүләкләрне күреп, егылып китә яздым. Нинди хәл булды бу, дип, әле дә баш ватам.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии