«Ашыгыч ярдәм»гә кем ярдәм итәр?

«Ашыгыч ярдәм»гә кем ярдәм итәр?

Таҗлы вирус дигән куркыныч афәт әлегә чигенергә җыенмый бугай. Кемнең кем булуына карамастан, сабыйлардан башлап, олы яшьтәгеләрне дә урап узмый ул. Шул исәптән, бу чир белән аяусыз көрәштә көн саен, сәгать саен йөзгә-йөз очрашучы ак халатлы фәрештәләр – табиблар, шәфкать туташлары, авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне дә…

Редакциягә Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләүчеләр шалтыратты. «Көн саен ук булмаса да, атнага берничә тапкыр без хезмәт күрсәтә торган Аксубай һәм Әлки районы авылларыннан үпкә ялкынсынуы һәм башка төрле чир белән температурасы югары булган авырулар кабул итәбез. Кайберләрен Чистай һәм Казан сырхауханәләренә озатырга туры килә. Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән өстәмә түләүләр кертелгән иде. Шуны түләүдәге гаделсезлекләр күңелгә тия. Тикшерү органнарына мөрәҗәгать итәргә җыенуыбызны әйткәч, вак-төяк сәбәпләр табып, бәйләнәләр. Түзәр хәл калмады», – диләр. Берничә көннән хат та килеп төште: «Сезгә Әлки районы Базарлы Матак авылыннан җан авазы белән, «Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләүчеләр, үзләренең гозерләрен белдереп, хат яза. (Бу хатның күчерелмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улына, прокуратурага да юллыйбыз).

Безнең зур булмаган хезмәт коллективы күп еллардан бирле, бердәм булып, тырышып, намус белән эшлибез. Соңгы вакытларда Аксубай районы халкына да хезмәт күрсәтәбез. Күркәм нәтиҗәләребез турында Әлки районында яшәүчеләрнең район һәм республика матбугатында басылып килүче күп санлы рәхмәт хатларыннан укып белеп була. Кешелек дөньясына короновирус яный башлагач, тынычлыгыбыз югалды. Базарлы Матак хастаханәсе җитәкчеләренең безгә карата төрле гаделсезлекләргә юл куюы күңелләребездә борчу тудыра.

Короновирус тарала башлагач, бу зәһәр авыру белән эш итүче һәрбер табиб, шәфкать туташы, «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре, машина йөртүчеләр, техник хезмәткәрләргә, әлеге юнәлештә башкарган эшләренә карап, Русия Президенты В. Путин тарафыннан өстәмә түләү каралган иде. Путин бу акчаны, эш сәгатенә карап кына түгел, һәркемгә аңлашылырлык, ачык итеп, һәр айда, хәтта халык сәламәтлеге сагында торучыларның чираттагы ял вакытын да исәпкә алып түләнергә тиешлеген дә искәртте.

Безнең Әлки районында бу акча июнь аена кадәр генә, анда да «сайлап-сайлап» кына түләнде. Июль аеннан башлап түләүләр бөтенләй туктатылды. Өстәвенә, сентябрь ае хезмәт хакыннан 5әр мең сум акчаны тотып калдылар! Аның сәбәпләре турында безгә бернинди аңлатма бирелмәде. Кызыксынучыларга «Әлки районында бернинди короновирус та юк», – дип җавап бирелде.

Без бит турыдан-туры шушы эштә! Көн саен ук булмаса да, атнага берничә тапкыр Базарлы Матактан Чистай хастаханәсенә әлеге авыру билгеләре булганнарны озатабыз. Үпкәләренең күп проценты ялкынсынган авырулар арасында үлеп калучылар да булды.

Без, «Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләүчеләр, күрше районнардагы хезмәттәшләребез белән аралашып торабыз. Аларга түләнә, бездә юк!

Базарлы Матак хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина безне тыңларга да теләми. Профсоюз оешмасы рәисе Эмма Шәйхетдиновага мөрәҗәгать итеп карадык. Җавап бер: бездә короновирус белән авыру фактлары юк! Аптырагач, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә булдык.

Хәзерге катлаулы чорда табиблар, шәфкать туташлары, «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре, үзләренең тормышын куркыныч астына куеп, вакыт белән исәпләшмичә чир йоктыручыларга ярдәм итәргә тырышабыз. Пандемия вакытында халык чирләп үлгән кешеләрне күмәргә барырга курыкканда, без шуның эчендә кайныйбыз. Әйтегезче, без шундый начар мөнәсәбәткә лаекмы? Югары инстанцияләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү күңелебезгә бик авыр булса да, безне бу адымга хастаханә җитәкчелеге үзләре этәрде. Сезнең ярдәмегезгә өмет итәбез».

Әлеге хатта язылганнарга ачыклык кертү өчен, Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, баш табиб урынбасары Игорь Леонтьев, «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең өлкән фельдшеры вазыйфаларын башкаручы Роман Юдин, шәфкать туташлары Әлфия Хәйдәрова, Фәнүзә Әһлиуллина, Раилә Хәмидуллина, машина йөртүчеләр Илшат Гатауллин, Әнвәр Хәйруллин һәм башка кайбер хезмәткәрләр белән очраштык.

Үзара аралашу, сөйләшүләрдән ачыкланганча, 2020нче елның апрель аенда башланып, июнь аена кадәр кроновирус белән авыручы яисә әлеге чир билгеләре булганнарга медицина ярдәме күрсәтүдә катнашкан табиблар, «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, санитарлар һәм башка төр белгечләргә Русия Хөкүмәтенең һәр ике фәрманы нигезендә түләнгән. «Андыйлар бик зур суммада акча алды», – ди баш табиб.

Короновирус чире белән бәйле рәвештә район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә өстәмә акча Русия хөкүмәтенең 2020нче елның 2нче апрелендә чыккан 415нче һәм 12нче апрелендәге 484нче карарлары нигезендә түләнгән. Әлки муниципаль районы дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибының 21нче маенда игълан ителгән фәрманында әйтелгәнчә, медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча короновирус инфекциясе йоктырган һәм әлеге чир белән авыру билгеләре булган кешеләргә хезмәт күрсәтеп, тормышларын куркыныч астына куйган өчен бирелә.

Фәрманда күрсәтелгәнчә, лаборатория анализлары нигезендә расланган авыруларга хезмәт күрсәтүчеләрнең исемлеген төзү, һәр айның 22сендә тиешле документларны әзерләп бухгалтериягә тапшыру өчен җаваплылар билгеләнә.

– Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы белән Әлки районы үзәк хастаханәсе короновирус чорында Аксубай районы халкына да хезмәт күрсәтә. Аеруча куркыныч очракларда авыруларны Чистай хастаханәсенә озатырга туры килә, – ди Светлана Владимировна.

– Эш күләме артса да, июль аеннан башлап өстәмә түләү бөтенләй диярлек бетерелде, – ди «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре.

Баш табиб әйтүенчә, 2020нче елның 2нче апреленнән башлап, короновирус чире һәм әлеге чирнең билгеләре булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүдә катнашкан «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең 9 фельдшеры Русия Хөкүмәтенең 415нче карары нигезендә өстәмә рәвештә 89 мең сум, 484нче карары нигезендә 8 фельдшер һәм 3 машина йөртүчегә 500 мең сум акча бирелгән.

– Июль аеннан башлап сентябрьгә кадәр короновирус диагнозы белән Базарлы Матак хастаханәсеннән Чистайның махсус госпиталенә 17 кеше озатылды. Лаборатория анализлары аларның короновирус белән түгел, ә вируслы полисегментар пневмония белән чирләвен ачыклады, – ди Светлана Одушкина.

Баш табиб короновирус чире белән эш итүче медицина хезмәткәрләренә түләүнең никадәрле мәшәкатьле булуын әйтә. Авыру табибларга мөрәҗәгать итүнең беренче сәгатеннән башлап, аңа расланган диагноз куелганчы, әллә никадәр документлар язылырга тиеш икән. Диагноз федераль исәпкә кергәнче, берничә ай вакыт узарга да мөмкин, ди баш табиб.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре республиканың башка районнарында да коронавирус белән эш итүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр буенча проблемалар барлыгын яшерми. Хикмәт әлеге дә баягы «кәгазь боткасына» кайтып калмый микән, диюем.

– Коронавирус белән авыру расланса, сүз әйтүче булмас, бәлки. Ә расланмаса? Әйтик, әлеге дә баягы «полисегментар пневмония» булса? Тикшерүче органнар алдында җавап бирәсе дә бар бит, – дип шикләнә баш табиб.

Базарлы Матак үзәк хастаханәсенә Әлки һәм Аксубай районында яшәүче авыруларның кайсы нинди чир белән авырып китүләрен тиз генә ачыклау да кыендыр. Арада аеруча куркынычлы саналган коронавирус чиренең булмавы гына гаҗәп. Чир юкмы, әллә Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән РФ Хөкүмәте тарафыннан бирелә торган акча кызганычмы? Бу кадәресен тиешле оешмалар төгәлрәк ачыклар дип өметләнәбез.

…Татарстанда 588 табиб коронавирус йоктырган, 11е үлгән. Светлана Одушкина әйтүенчә, яңарак кына баш табиб урынбасарын коронавирус билгеләре белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатырга туры килгән. Табибларга рәхмәт әйтеп, тиешлесен түлисе урында, әлеге фидакарь җаннарны рәнҗетәсе түгел иде.

Камил СӘГЪДӘТШИН,

Әлки районы, Базарлы Матак

«Ашыгыч ярдәм»гә кем ярдәм итәр?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии