Нурлар шаһы

Нурлар шаһы

Ша-һи-нур, дип, пышылдыйм мин үз-үземә, аның ачык йөзен, мәһабәт гәүдәсен күз алдыма китереп. Ничек тиз уза бу гомер! Шаһинурның безнең арада булмавына да бер ел тулды.

Әйе, нәкъ шигырьдәгечә:

Без килгәнбез җиргә, бер китәсе…

Табигатьнең катгый кануны.

Табу өчен җирдә үз-үзеңне

Кешеләргә биргән януны…

Шаһинур янып яшәде, дөрләп яшәде. Аның эзләнүләрен, куйган хезмәтләрен, язган әсәрләрен күз алдыма китерәм дә сокланып туя алмыйм. Минем Шаһинур белән танышуым да нәкъ менә эзләнүләргә багышланган вакыйгалардан башланып китте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгын каршылауга әзерлек чоры. Мин ул чакта «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») гәҗите редакциясендә эшлим. Шушы уңай белән гәҗитебез битләрендә Александр Матросов батырлыгын кабатлаган (Матросовның чын исеме Шакирҗан Мөхәммәтҗанов. Авт.) Татарстан егетләре турында язмалар әзерләргә ниятләдек. Ул елларда безгә Александр Матросов белән Газинур Гафиятуллинның гына тормыш юллары билгеле иде. Баксаң, бу батырлыкны кылган геройлар шактый күп икән. Араларында Татарстанда туып-үскәннәре да җитәрлек.

Татарстан Матросовчылары турында язарга ниятләдек тә ниятләвен… Ә эшне ничек башларга соң? Шушы сорауга җавап эзләгәндә Шаһинур Мостафин исемле талантлы журналист, язучының шушы юнәлештә эзләнүләр алып баруын ишеттем. Туп-туры аның янына киттем. Шаһинур гаҗәеп белемле, мәгълүматлы, кешелекле автор булып чыкты. Ул сөйли, мин тын да алмый тыңлап утырам. Ул Арсений Карташов, Афанасий Панарин күрсәткән батырлыклар турында сөйләп мине таң калдырды. Аннары Мамадыш районының Акташ авылы егете Әхмәтсафа турында сөйләргә кереште. Ул сөйли, минем ике күземне, керфегемне дымландырган чыклар томалый. Күңелемдә үзеннән-үзе шигырь юллары үрелә…

1943ел. Псков өлкәсе. Каты сугышлар бара.

Каршыдагы калкулыкта фашист

Урнашкан да җайлы урынга,

Үлем уты сибә.

Әхмәтсафа, тешен кысып,

Граната алды кулына.

Бер мизгелдә узды күз алдыннан

Туган авылы, инеш буйлары…

Әтисенең моңлы карашлары,

Әнисенең үксеп елавы.

Шул бер мизгел:

Зәңгәр күкләр шаһит,

Әхмәтсафа алга атлады…

Нәфрәт белән очкан граната

Пулеметка төшеп шартлады.

Тып-тын калды дөнья, тынып калды…

Ут давылы кинәт тукталды…

Тынды фашист. Тик артыннан

Кара күмер, сыкрап ут калды…

Күмерләнгән кара җир астыннан сыңар кулы гына күренеп калган егетне мәетләр арасына китереп салалар. Әмма ул терелә. Алты ай госпитальдә ятканнан соң, дөм сукыр Әхмәтсафаны Акташка кайтарып куялар. 1948нче елны аның улы туа. Шушы көнне аның томаланган күзләре ачылып, яктылык нуры сибелә. «Шаһинур!» – ди ул. Улына нурлар шаһы, яктылык патшасы мәгънәсендәге исемне куша.

Шаһинурның исеменә кагылышлы бу вакыйганы мин 2011нче елда гына белдем. Бу юлы мине телсез калдырганы, сокландырганы Шаһинурның тыйнаклыгы булды.

Моңа кадәр аның беркайчан да әтисе Әхмәтсафа икәнен әйткәне булмады. Мактану, масаю ише сыйфатлар аңа ят иде шул. Шаһинурның бар хезмәте, кылган гамәлләре, кешеләргә булган мөнәсәбәте, дөньяга карашы гаҗәеп якты, нурлы балкыш сыман иде. Бу балкыш аның якыннары, дуслары, каләмдәшләре күңелендә мәңге сакланыр. Ә әсәрләрендәге кешелеклелек, тугрылык, туган илгә булган мәхәббәт үрнәкләре киләчәк буыннар күңеленә якты нур булып керер.

Сәйдә ЗЫЯЛЫ,

Казан шәһәре

Комментарии