«Әтине өйдән куганым юк»

«Әтине өйдән куганым юк»

«Безнең гәҗит»нең 10 февраль санындаКазан шәһәренең Урман аръягы бистәсендә яшәүче Вәкил абый турында «Кешечә яшисем килә!»дигән язма басылып чыкты. Берничә баласын җирләгәч, бердәнбер кызы белән яшәп калганлыгы, тик җанына тынгы таба алмавы турында иде ул. Дөресрәге, Вәкил абый үзе: «Матур гына яшәп ятканда, хатыным шикәр авыруыннан үлеп китте. Зур йортта ялгызым гына нишлим инде, үз янымда яшәгез, дип, кызымны һәм кияүне дә чакырдым. Бергә яши башлагач, балаларның мөнәсәбәте бик үзгәрде. Хатынымның үлгәненә – өч ел. Шуннан бирле үземне артык кашык итеп тоям. Кызым: «Бар, чыгып кит», – дип өйдән куа», – дип сөйләгән иде. Үзенең насыйп ярын табарга теләве турында әйтеп, игълан да калдырды әле ул.

Вәкил абый турындагы язма чыкканнан соң аралашып, тормыш иптәше табу-тапмавы белән кызыксынып тордык. Ул үзе исә шалтыратуларның бик күп булуы турында гына әйтеп чикләнә иде. Шулай да без язмабыз героеның үз насыйбын табачагына ышандык.

Шундый ышаныч белән яшәгән көннәрнең берсендә редакциягә Вәкил абыйның… кызы шалтыратты. «Әтине өйдән куганым юк минем. Нәрсә сөйләгәндер ул сезгә, анысын белмим, әмма аның нинди яхшы шартларда яшәгәнен үз күзләрегез белән килеп күрә аласыз», – диде ул.

«ХАТЫН-КЫЗЛАР ЯРАТТЫ»

Урман аръягы бистәсенең чиксез күп йортлары арасыннан нәкъ менә Вәкил абый яшәгәнен эзләп таптым. Ике катлы бу йортта әтиле-кызлы икәүнең урын бүлешә алмавы керә-керешкә сәер кебек тоелды, чөнки ишек төбеннән үк гаиләнең җитеш тормышта яшәвен, йорттагы бүлмәләр санының да шактый булуын чамаларга мөмкин. Чиста итеп җыештырылган өй, һәр нәрсәнең үз урынында ятуы биредә яшәүче хуҗабикәнең тырыш һәм пөхтә булуына ишарәли. «Мин сезгә хәзер барысын да сөйлим. Язманы укыгач, әтигә үпкәм зур булды. Ике көн буе тоташ еласам да, аңа карата яхшы мөнәсәбәтемне үзгәртмәдем. Нинди булса да, ул беренче чиратта әти бит», – дип, Миләүшә ханым (узган язмада исемен үзгәртү сәбәпле, чын исемен күрсәтмәскә булдык. – А.З.) мине түр якка дәште.

– Мин әтинең үземә карата шундый начарлык эшләвенә әле дә ышанып бетә алмыйм, – диде Миләүшә ханым, сүзен кайдан башларга белмичә, – шулай да ахырда сез барысын да үзегез аңларсыз. Аның хатын-кызлар белән танышырга теләве минем өчен гаҗәп түгел, ул гомере буе аларны яратты, гомер буе әни өстеннән йөрде, һәм моның турында без генә түгел, күршеләребез дә белеп торды. Без Казанның бер урамындагы күп катлы йортта 4нче фатирда яшәдек. Кечкенә вакыттан ук күзәтә идем – кайбер вакытларда таныш түгел ирләр килеп, әтигә бәйләнә башлый. Башта ник икәнен аңламадым. Ул аларның хатыннары белән шаярган икән. Бервакыт мәктәптән кайтсам, безнең фатир ишегенә кемдер китереп типкән дә аяк эзләре калган. 1нче фатирда яшәүче ирнең хатынын тоткалаган булган икән әти, шуңа бу ханымның ире шулай итеп үч алган. 5нче йортта Миша абый яши иде. Шуның хатыны белән шаярганы өчен, бервакыт әти хәтта күгәргән күз белән өйгә кайтты. Ә иң истә калган һәм беркайчан да онытылмаслык вакыйга мин 5нче сыйныфта укыганда булды. 3нче фатирда Фәридә апалар яши иде. Шуларга кунакка кердек. Бераз утырдык та, әни: «Әйдә чыгыйк», – дип мине ияртеп, үзебезнең фатирга таба юнәлде. Әти бу вакытта күршеләргә килгән бер ханым белән өйдә үбешеп басып тора иде. Ишекне бикләргә оныткан булган. Әни минем алда йөзенә чабып җибәргән иде шунда. Бик күп күрдек без аның белән…

Вәкил абый безгә, үз язмышын сөйләгәндә: «Хатыным белән яшәгән фатирны балаларга калдырып, ике катлы йорт салып чыктым», – дигән иде. Миләүшә ханым әлеге уңайдан әтисе сөйләгәннәргә төзәтмә кертте. Заманында зур урыннарда эшләгән кеше буларак, әти-әнисенә башта җир участогы алган булган ул. «Үз бакчалары булсын, дип теләдем», – ди әңгәмәдәшем. Аннан соң бергәләшеп шул кишәрлектә йорт күтәргәннәр. Салынып бетергәч, Миләүшә ханым өйне әнисе исеменә яздырган, ләкин биредә әти-әнисе генә түгел, ире һәм ике баласы белән үзе дә яшәгән ул.

– Әни минем балаларны карады, ә мин зур гаиләбезне ризык белән тәэмин иттем. Пенсиядәге әти-әнием минем балаларны үз акчаларына карарга тиеш түгел бит, шуңа бервакытта да акчага проблемалары булмады – бөтенесен үзем хәл итә идем. Әти сезгә, бу йортны үзем салдым, дип сөйләгән. Ул заводта гади шофер иде, кайдан моның кадәр акчасы булсын гади эшченең шундый зур йорт җиткезергә? – дип сөйли Миләүшә ханым.

«КОРЪӘН БЕЛӘН СУКТЫ»

Вәкил абый белән булган хәлләр әңгәмәдәшем күңелендә, ни кызганыч, уңай хатирәләр калдырмаган шул, ә әнисе турында сокланып та, горурланып та сөйләде. Бик гадел, туры сүзле, көчле һәм сабыр кеше булган ул. Иренең сулга йөрүләрен дә тешен кысып уздырып җибәргән – урамга чыгып, кемгәдер зарланып йөрмәгән.

– Бәлки бөтен күргәннәрен кешегә сиздермичә, эченә җыеп баргангадыр, әнинең йөрәге авырта башлады. Үләр алдыннан да һәрвакыт: «Кызым, үтерә бит инде мине бу Вәкил!» – дип әйтә иде. Әни больницада ятканда да, әти хатын-кызлар белән шаяруын туктатмады. Хәлен белергә барса да, шунда дәваланучы башка хатыннар белән көлешеп, сөйләшеп, кайсы җирен ничек дәваларга кирәклеге турында сүз сөйләп кенә йөри иде. «Берәр нәрсә алып кил дисәң, тәгәрәткән бәрәңге йә беләк буе кыяр алып килә», – дип, әнинең зарланганы әле хәзер дә истә, бер груша да тотып бармады ул аның янына. «Әти, кирәкми, бер нәрсә дә алып барма, үзем барысын да эшлим», – дип, әни яткан палатадагы суыткычны һәрвакыт тутырып куя идем. Тик аны саклап калып булмады – үз кулымда үлде. Утырып торган җиреннән кинәт кенә теге дөньяга күчте.

Без әни белән якын дуслар, апа-сеңел кебек идек. Аны югалту бик авыр булды, канымда шикәр күләме кимеп, аңымны да югалткан идем. Шул вакытта мәңге онытмыйм, яңгырлы пычрак көн, бөтен әйберне юарга, аш уздыру өчен пешеренергә, кибеттән ризыклар алып кайтырга кирәк. Елый-елый әле берсен эшлим, әле икенчесен. Әти бүлмәсенә керде дә утырды. Ипи булса да алып кайтмады шунда. Бөтен эшне берүземә калдырды. Ә бит аны башка вакытта базардан кайтарып та алып булмый – яз җитсә, каен суы, җәй җитсә, мунча себеркесе сатып йөри. Акча кирәк булганга түгел, минем аның акчасын сораганым да, күргәнем дә юк – бәлки һаман да шул хатын-кызлар белән уйнаш итү өчен йөргәндер, анысын төгәл генә әйтә алмыйм… – ди әңгәмәдәшем, авыр сулап.

Миләүшә ханымнан, «Әниегез үлгәч, Вәкил абый бик борчылгандыр инде?» – дип сорыйм. Тик ул, моңа җавап итеп, чираттагы вакыйганы искә алды. Әнисенең 40ын уздырыр алдыннан, ул әти кешегә: «Әнинең каберенә чардуган корып, таш куйдырырга иде», – дип килеп әйткән булган. Янәсе, киңәш сорый. Тик Вәкил абый бу сүзләргә каршы: «Синең анаң бит – син куй!» – дип кенә җавап биргән.

– Бер сүз әйтмәдем, ачуымны эчкә йоттым да чардуган да кордым, таш та куйдырдым. Аңардан акча сорап килүем түгел, бары тик планнарым белән генә уртаклашуым иде. Әни вафатыннан соң мин намазга бастым. Сезгә әти: «Мин дә намазга басар идем, күкәй сатып йөргәч, басып булмый шул», – дип сөйләгән. Бу – ялган сүзләр. Әни үлгәч, аңа әллә ничә мәртәбә: «Әти, намазга бас!» – дип әйттем. Тик ул динне бар дип тә белми, муллалар турында да: «Мин ул шарлатаннарга ышанмыйм!» – гына ди. Ике ел элек Коръән китабы сатып алдым да, «Әти, мин намазда, менә сиңа Коръән китабы, әгәр дә мин синең алдыңда гаеплемен икән, әгәр дә мин шундый начар кеше икән, тезләнәм һәм синнән гафу үтенәм», – дидем. Ул шул Коръәнне тартып алды да мине сугып очырды. Изге китап белән шулай эшли ала торган кеше намазга басамы инде, ә?!

«БУ КЫЕРСЫТУ БУЛАМЫ?»

Миләүшә ханым белән күрешергә килгәндә, аларда күршеләре кунакта иде. Флера апа Садритова бу гаилә турында ишетеп кенә түгел, күреп тә белә. Заманында аның кызы Гүзәл белән бик дус булган Миләүшә. Бергә үскәннәр, серләре дә уртак булган… Флера апаның да әлеге уңайдан безгә җиткерәсе килгән сүзләре күп иде. Бер урамда яшәгәннәр, күршеләр булганнар, Вәкил абыйның хатыны өстеннән йөрүен дә күп күргән ул.

– Вәкил кызына ничек авыз күтәреп пычрак сүз әйтә аладыр, ничек ул аны өйдән куа дип гаеплидер – ул бит менә дигән шартларда яши. Сез аның бүлмәсен генә кереп карагыз!

Миләүшә ханымның рөхсәте белән, зур гына бүлмәгә кердем. Вәкил абый шушында яши, димәк. Тиз генә күз йөртеп, биредәге җиһазлар белән танышып чыктым. Ике зур диван, яхшы шкафлар, зур гына көзге… Бу бүлмәдә дә башкаларындагы кебек үк чисталык – тузан бөртеге дә юк. Уйларымны Флера апаның сүзләре бүлдерде:

– Әгәр Вәкилне кусалар, ул монда түгел, чүплектә яшәр иде! Кызы бик уңган. Бөтен нәрсәне пешерә, бер казаннан утырып ашыйлар, үзләренә аерым пешергәннәре юк. Вәкил ашаган ризыкларны бик күп өлкәннәр ашый алмый әле! Шулай булгач, бу кыерсыту буламы? Әгәр кызы әтисенә аерым савытта ашарга пешерсә, бөтенләй башка хәл булыр иде! Мондый кыз турында хыялланырга кирәк!

Әтисе сөйләгәннәрне газетадан укыгач, Миләүшә ханым үз эченә бикләнүе турында сөйли. «Чыда, түз!» – дип үз-үзен юаткан ул. Әтисенең яла ягуы зур гөнаһ икәнен аңлап та, эче пошкан аның. Туган көнен уздырыр алдыннан, бер төш кергән әңгәмәдәшемә. Имеш, гомер бәйрәмен уздырышырга дип, мәрхүмә әнисе дә килгән икән. «Кызым, кызым!» – дип эндәшкән үзе. Үлмәгән дә кебек – нәкъ тере кешеләрчә сөйләшкән ул. Шулвакыт Миләүшә ханым да эчендәге серләрен газиз кешесенә сөйләп калырга ашыккан. «Әни, мин әтигә бик үпкәләдем бит әле. Минем турында бик начар сүзләр сөйләгән. Мине хурлыкка калдырды. Менә укып кара», – дигән ул төшендә һәм «Безнең гәҗит»не әнисенә сузган.

– Әни, имеш, укый-укый да, туктап, әтигә ачулы гына борылып карап куя икән, димен. Шуннан соң кулына каләм алды да газета өстенә нидер яза башлады бу. «Әни, нәрсә язасың анда?» – дип сорыйм. «Вәкилнең начарлыкларын!» – ди бу, кырыс кына. Шуннан борылды да кулы белән әтинең башына сукты. Әти егылып китте. Бу төшне икенче көнне әтигә дә сөйләдем. Синең бу гамәлләреңә теге дөньяда әни дә ачуланып ята, дидем. Дөресен әйтим, әти минем үлемемне көтеп яши кебек. «Син миннән алданрак үләчәксең әле!» – дип сөйли ул гел. Ничек үз балаңа шундый яман теләк теләп була – башыма сыймый. Минем дә ике балам бар, алар авырып китсә дә, ут йоткан кебек борчылам, аларның сәламәтлекләре өчен дога укыйм. Ә әти миңа үлем тели… Ни өчен сезгә мине хурлап сөйләгәнен дә аңлата алам. Ул монда хатын-кыз алып кайтырга тели, тик мин аңа рөхсәт бирмим. Шуңа аның ачуы килә. Үзегез уйлап карагыз, чит хатын-кызны әни белән бергә яшәгән йортка ничек кертим ди мин?! «Миңа әниең кебек кеше кирәк», – ди ул. Әни сабыр кеше иде шул. Сабыр һәм зирәк. Тик кешенең кадерен үзе исән вакытта белергә кирәк…

Миләүшә ханымның сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, күңелдә авыр бушлык хасил булды. Вәкил абый кызы белән нәрсә бүлешә икән соң, безгә сөйләгәнчә, өй бүлешәме, әллә хатын-кыз алып кайту мөмкинлеген таләп итәме? Без сөйләшкәнне, кызганыч, ата кеше үзе тыңлый һәм ишетә алмады. Минем киләсемне белеп торса да, үз эшләре буенча йөрергә дип чыгып киткән иде ул. Бәлки аның инде бер мәртәбә сөйләгәннәренә өстәп әйтер сүзе калмагандыр, ә бәлки нахак сүз сөйләдем, дип, кызы алдында оялгандыр. Ничек кенә булмасын, киләчәктә мондый аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын иде дигән теләк белән чыктым мин кайтыр юлга. Югыйсә Вәкил абый үзе дә аңларлык бит, картлык – шатлык түгел, көннәрдән бер көнне урын өстенә егылса, кем карар аны? Үзе рәнҗеткән кызы тәрбиясенә калачагын уйларга вакыттыр, мөгаен…

Айгөл ЗАКИРОВА

РЕДАКЦИЯДӘН: менә шундый катлаулы язмыш. Аны кем катлауландыра? Беркем түгел, үзебез. Гап-гади аңлаша алмау, сабыр итмәү, аз гына булса да хөрмәт итә белмәү, горурлык һәм нәфес сәбәпче моңа. Без чатаклы әлеге язмышта ике якны да тыңладык. Ата белән балага Аллаһыдан сабырлык һәм аек акыл сорыйбыз. Әти-әнине сайлап алып булмый, шул ук вакытта баланы да. Бар да Аллаһ хозурында…

Комментарии