Гармунчы Минзакир

Чирмешән районының Кара Чишмә авылы егете Минзакир тумыштан ук бер күзе өстендә шеш белән туа. Әтисе Зәки абый аны ике тапкыр Мәскәү табибларына күрсәтергә алып бара. Берсендә әтисе табиблар белән сөйләшкән арада 5 яшьлек малай чыгып югала. Бик озак эзләп, көчкә генә табып алалар. Профессорлар операция ясатуның ике яклы булуын әйтә. Шуннан әтисе улын алып, борылып кайтып китә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Минзакир Казанда музыка белеме алып, авылына кайтып эшли. Ул чакта музыка белеме булган гармунчылар авылда гына түгел, районда да сирәк иде бит. 1968-70нче еллар бу. Туйларда, төрле кичәләрдә урыны түрдән булды аның. Гаилә кормады ул, әти-әнисе белән генә гомер итте. Алар вафат булгач, Себер якларыннан авырып кайткан энесе белән яшәде. Кайнар чәй урынына «салкыны» да еш кергәләгәндер инде, берзаман эшеннән кысрыклап чыгардылар аны. Ни районнан, ни авылдан аны яклап сүз әйтүче булмады. Энесе вафатыннан соң аны күрше Туймәт авылында яшәүче сеңлесе үзенә алып китте. Кияүләре Ваһап бик миһербанлык күрсәтте аңа. Исәнлеге какшый башлагач, больница юлында да күп йөртте. Бик авырлык белән генә 3нче дәрәҗәдәге инвалидлык ала алдылар. Ваһапның үзенең дә күзләре бик шәп күрми, инвалидлыгы да бар, ә сеңлесе Розалия югары кан басымыннан интекте. Инде тормыш көйләнде кебек дигәндә генә Ваһап та үлеп китте. Дөрес, Розалиянең өч кызы бар, Әлмәт шәһәрендә генә яшиләр, әниләренә бик булышалар.

Бераздан Минзакирның сәламәтлеге тәмам начарлана, инсульт кичерә. Туймәт авылында яшәгән 13 ел гомерендә шушы авылның мәдәният хезмәткәрләре аны ташламый, төрле чараларга чакырып торалар, 60 яшьлек юбилеен да үткәрәләр. Тик менә ничә еллар хезмәт иткән туган авылыннан да, районнан да аны искә алучы булмый. Күңел өчен булса да, 10 тиенлек открытка да бирмиләр.

Минзакир үзе дә гүр иясе инде. Авылдаш булгангамы, чордаш итепме, әллә нәсел җебе туганым булгангамы бик юксынам үзен. Әй аның моңлы итеп гармун тартулары! Атаклы гармунчы Рәфкать абый кебек сыздыра иде лә! Аның дәвамчысы буласы кеше иде ул, кирәк чакта ярдәм кулын сузучы гына булмады.

Минзакирны әти-әнисе, туганнары янына алып кайтып җирләделәр. Соңгы юлга озатышырга Кара Чишмәдән бик күп кеше килгән иде. Аны озаткач, ямансулап, шигырь дә яздым әле.

Рәнҗемә син безгә, яшәештә

Изгелекләр эшли алмадык.

Бу язмалар сиңа, чордаш дускай,

Догам булсын диеп каламын.

Әти-әниеңә терәк булыр өчен

Бу дөньяга син бит тугансың.

Сандугачтай моңлы бала булып,

Гармун тартып юллар узгансың.

Дәртле көең белән һәр кешенең

Йөрәгенә үтеп кердең син.

Карешмәнең* Рәфкать дәвамчысы

Икәнеңне үзең белдең син.

Син юк инде, моңлы көең белән

Безнең күңелләргә кем дәшәр?

Ә шулай да син уйнаган көйләр,

Искә төшеп, безгә эндәшер.

*Кара Чишмә авылын шулай дип тә йөртәләр.

Рәсимә ХӘЙРУЛЛИНА,

Чирмешән районы, Туймәт авылы

Комментарии