Гулаг – яралы язмышлар

XX гасыр кешелек тарихында үзенең күп төрле сугышлары, революцияләре, ачлыклары, мәкер-явызлыклары белән истә калыр, мөгаен. Әмма тарихта бик аз бәя бирелгән, “кешелеккә каршы тиңе булмаган геноцид” дип аталырга хаклы булган бер чор бар, ул – сталинизм чоры.

60 миллионга якын кеше СССРда Сталин һәм аның тарафдарлары алып барган явыз сәясәтнең корбаны була. Дөньяның әле моңа кадәр дә, моннан соң да бу кадәр вәхшилекне күргәне булмый, чөнки бер сәбәпсезгә, «халык дошманы» дигән шик белән илдә төрле милләтләрнең иң көчле шәхесләре, акыл ияләре, зыялылары, үз фикерле кешеләре юк ителә, гади халык та шушы канлы тегермәнгә салып тартыла. Гитлер башка ил, башка милләтләрне юк иткәндә, Сталин үз халкын кырып сала. Һәм Европа Берлегенең парламент ассамблеясе бу ике шәхесне, ике явызлыкны янәшә куя.

Безгә калса, Сталин һәм аның тарафдарларының явызлыклары, мәкере барысыннан да зуррак һәм куркынычрак. Моның нигезендә большевизмның, чекистлар диктатурасының аерым шәхескә, милләтләргә һәм диннәргә карата күрәлмаучылыгы, шушы куркыту юлы белән дөнья революциясе ясыйбыз, җир шарын басып алабыз, дигән котырган хыяллары ята. Иң куркынычы – үзен СССРның варисы дип игълан иткән Русиядә ярты гасырдан соң тагын шул ук идеяләр, шул ук максатлар күтәрелеп чыкты, тагын дошманнар эзләү, аларны юк итү башланды. Бу “дошманнар” арасында дөнья белән элемтәгә керергә теләгән рус галимнәре дә, халкын саклап калу өчен көрәшкән милләтчеләре дә, Аллаһы кушканча яшәргә тырышкан мөселманнар да, хакимият кубызына биемәгән эшмәкәрләр дә бар. Аларга каршы җинаять эшләре ачыла, елларга сузылган судлар бара, алар төрмәләргә утыртыла, шунда юк ителә.

Илгә яңадан сталинизм чорының әйләнеп кайтуында берничә сәбәп бар:

Ил сталинизм чоры өчен тәүбә итмәде, шушы канлы вакханалияне оештыручылар хөкем ителмәде, Сталин гестапосының чекистларына Нюрнберг процессы уздырылмады.

Тәртип урнаштыру сылтавы белән илгә яңадан тирания диктатурасы кертелде. Сталин дәвамчылары үсеп чыкты һәм чекистларга тулы ирек бирелде.

Халыкка Сталин чоры турында тулы мәгълүмат бирелмәде, бу фаҗига тулысынча ачылмады, тарихта җибәрелгән канлы ялгышлар төзәтелмәде һәм яңадан кабатлана башлады.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА.

“Гулаг – яралы язмышлар” китабыннан.

РЕДАКЦИЯДӘН: Фәүзия ханым Бәйрәмова рөхсәте белән шушы китап ярдәмендә газетабызда яңа сәхифә ачарга булдык. Сталинизм золымнарын үз җилкәсендә кичергәннәрнең аянычлы язмышлары сурәтләнә анда. Китапта Фәүзия апага шундый язмышлы кешеләр язган хатлар тупланган. Әлеге вәхшилекләрне без онытырга тиеш түгел. Тарих кабатланмасын өчен. Югыйсә бүген дә бәхәсләшәбез. Сталин кем ул? Тиранмы әллә героймы? Имеш, Бөек Ватан сугышында ул җиңеп чыккан. Берничә ай эчендә фашистларның Мәскәүгә килеп җитүен, солдатларга гап-гади винтовкалар да җитмәвен, канлы сугыш вакытында да булдыклы командирларның юк ителүен, мәгънәсез приказлар аркасында миллионлаган халыкның ачтан кырылуын, совет режимының төрмә-концлагерьлар иленә әйләнүен онытабыз…

Сөйләшүгә Сез дә кушылырсыз дип уйлыйбыз. Нахакка хөкем ителгәннәр булмаган бер генә авыл да юк. Барлыйк үзебезнең каһарманнарны. Сүзләребез дога булып ирешсен үзләренә. Бу, әйткәнемчә, вәхшилекләр кабат торгызылмасын өчен кирәк. Юкса бүген дә илебез качаклар, сәяси сыену урыны сораучылар саны буенча дөньяда Гыйрак һәм Сомалидан кала 3нче урында икән. БМОның качаклар эше буенча Югары комиссары идарәсе докладында шулай диелә.

Бүген “Гулаг – яралы язмышлар” китабыннан һәм редакциябезгә килгән Сталин белән бәйле берничә хат тәкъдим итәбез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Абыем – шпион

Безнең абыебыз Хәмидулла Хәбибулла улы Абдюшев Буа районы Бикмураз авылында 1903 елны туган һәм балачагы шунда үткән. Егет булып, армия сафларына китә. Шунда үзенә кирәкле һөнәрне өйрәнеп, Казанга кайта һәм редакциядә эшли башлый. Шуннан Әлки районы Базарлы Матакка эшкә җибәрелә, кайсы елларда – анысын хәтерләмибез. Шунысы истә: бик күп кешегә килгән кара болыт безнең түбәдә дә тукталды һәм бик күп борчу китерде.

1937 еллар иде. Шунда, Базарлы Матак төрмәсендә, 2 ел да 7 ай, 11 көн гомерен уздырды абыебыз. Япония белән элемтә тота, дигән гаеп тактылар. Бу эш кара акыл белән уйлаганда да мөмкин булырлык хәл түгел бит! Шул чорларда баласы белән хатыны эшли алмыйча, бик кыен хәлдә калды. Абыебыз үзе дә төрмәдән кайткач, эшкә керә алмыйча интекте. Киров районында авырлык белән эш тапты. Юлына акчасы булмыйча, Ленин урамыннан анда җәяү йөри иде.

Сугыш башлангач, фронтка китеп, соңгы айларына хәтле шунда булды. Әмма Җиңү көнен күрә алмады. Гаиләсе дә таркалды. Чөнки ике баласы да ул яу кырында булганда бакыйлыкка күчте. Ә хатны сезгә бик борчылып, Казанда яшәүче бертуган сеңлесе яза. Абыебыз турында күбрәк беләсе килә. Бәлки, аның белән бергә эшләгән, төрмәдә утырган, сугышта катнашкан дуслары исәндер. Мөмкин булса безгә барысын да дөресен ачыкласагыз иде.

Хәерле һәм уңышлы юллар сезгә, Фәүзия сеңлем! Эшегез уң булсын!

Гафурова ШӘМСЕКАМӘР, шәһәре.

Кайтаваз

Сталин – бөек полководец!

“БГ”да Замир Дәлүтовның “Кем син иптәш, Сталин?” (14 июль, 2010) http://www.beznen.ru/news/?id=1773 дигән сәяси язмасын укыдым. Ул аңлаешлы, гади булуы белән бик ошады. Мин Сталин чорында 18 ел яшәп калдым. Ул безнең гаиләгә дошман булып калса да, Сталинны мәсхәрәләп язарга вөҗданым җитми. Әтине кулга алып, “халык дошманы” дип, көн күрсәтмәделәр. Ә андыйлар гаять күп иде. Ул елларда миллионлаган совет гражданнары язмышы белән уйнадылар. Миллионнар совет җитәкчеләренә ләгънәт укыды.

Сталин рәхимсез һәм кансыз кеше булгандыр. Әрнү аша булса да аның талантына да борылып карыйм. Октябрь революциясе илдәге бөтен төзек әйберләрне ватты, җимерде. Чабаталы Русиянең нәрсәсе калды? Сталин илне электрлаштыру бурычын куйды. Фабрикаларны, заводларны күтәрү, яңаларын төзү, тиз арада хәрби комплексны булдыру игътибар үзәгендә була. Сугыш еллары алдыннан илдә төзелеш масштабы киң колач ала.

Дөрес, без сугышка әзер түгел идек. Бәлки, Сталин булмаса, фашизмга каршы тора да алмас идек. Зур көчләр югалту бәрабәренә җиңүгә ирештек. Бу сугышта ул үзен сәләтле полководец итеп күрсәтте. Җитәкче буларак аның ялгышларын кабатлап язасым килми. Фашизмны җиңүгә керткән казанышларын яклыйм. Ул теләсә нинди авыр хәлдән чыгу юлын табуда тиңдәшсез оста булган. Дөрес, Сталинның начар эшләре күп. Аның турында ни генә сөйләмәделәр, язмадылар. Тарих чүплегенә дә күмеп тордылар. Шуны онытмаска кирәк: без Бөек Ватан сугышында оттык. Монда Сталинның ролен күрә белергә кирәк. Шуны кистереп әйтергә һаман куркабыз. Ничек кенә булмасын, Сталин Бөек Ватан сугышы бөек полководецларының берсе. “Кем син, иптәш Сталин?” – дип куелган сорауга мин шулай дип җавап бирер идем.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Кайтаваз

Демократия ипи кебек кирәк

БГ”да Замир Дәүләтовның “Кем син, иптәш Сталин” (14 июль, 27 сан, 2010 ел. http://www.beznen.ru/news/?id=1773 ) дигән язмасын укып хәйран калдым. Әле дә миллионлаган кешенең эзәрлекләвенә, юк ителүенә, лагерьларга ябылуына битараф булып, аны акларга тырышучылар бар. Тоталитар режимлы илләрдәге дәүләт башлыкларының кайберләре үзләренә “халыклар атасы” дигән исемне алган. Гомумән алганда, ата кеше балаларына бертигез карарга тиеш. Ләкин халыклар атасында болай була алмый: кемдер аның яхшылыгын күргән, кемдер яманлыгын. Яхшылыгын күргәннәр аны яклый һәм мактый. Ә яманлыгын күргәннәр гомерлек кайгыда. “Халык аталарының” берсе Сталин иде. Сталинны яхшы дип уйлаучылар, аны яклаучылар йөзләр булса, аның заманында эзәрлекләнүчеләр миллионнар. Төрмәләргә, лагерьларга ябылмый, үтерелми калган халык исә һаман да хакимият басымы астында һәм репрессияләр тәэсирендә курку белән яши иде.

Әлбәттә, кем ничек теләсә, шулай уйларга хокуклы. Ләкин мәкалә авторы “БГ” укучыларын наданга санап, алар өстенә бер өем уйдырма яудырган. Шулай да Сталинны яклаучылар шактый куллана торган бер уйдырманы төшереп калдырган. Ул да булса Сталинның сугыштан соң бәяләрне төшерүе. Бу беркатлы кешеләрне ышандыру өчен әйтелә торган әкиятләрнең берсе. Сугыш беткән вакыттагы социаль-экономик хәлне дә белергә кирәк. Хезмәт хаклары һәм акылга сыймый торган иде. Мин 1946 елда МТСда механик булып, айлык – 600, бер кирпеч ипи базарда 100 сум иде. Сугыштан соңгы бу коточкыч бәяләрне төшерүне Сталинның игелеге итеп түгел, ә аның беренче нәүбәттә кичектергесез вазифасы итеп төшенергә кирәк.

Инде Сталинның бөеклеге турында. Ленин үләр алдыннан коммунистик лидерлар арасында Сталин абруе ул хәтле югары булмаган. Ул тирәсенә Ворошилов, Калинин, Молотов, Каганович кебекләрне җыеп, үзенә юл ача башлаган. Берәм-берәм конкурентларын юк иткән. Хакимлеге ныгыгач, кешеләрне унлап, йөзләп, меңләп һәлак иткән. Мәсәлән, “Солтангалиевчеләр” эшен күпләр беләдер. Анда 50ләп кеше милләтче дип хөкем ителә. 1990 елда алар барысы да акланды, димәк, гаепсез булган.

Мәкаләдә Солженицын телгә алынган. Ул язганнарны шикле дип яки “ул куерткан” дип әйтү – үзе үк зур хата һәм моны тарихны бозып күрсәтү, кешеләрнең башын чуалтып маташу дип әйтергә була. Аның язганнары чын хакыйкать булуын бөтен дөнья таныган. Аның кебек язар өчен, чын батырлык кирәк. Шуның өчен ул зур язучы һәм аңа Нобель бүләге бирелгән. Ә Черчилльнең әйткәннәренә килсәк, ул – сәясәтче. Ә алар исә халыкара хәлгә карап, бүген болай, иртәгә тегеләй, ди. Сугыш вакытында белән Англия союздаш иде. Сугыш авырлыгының күп өлеше СССРга төште. Шуның өчен Англия дә, АКШ та Сталин турында начар сүз әйтмәскә дә мөмкин. Моннан тыш, Черчилль соравы буенча Сталин совет гаскәрләрен Иранга кертә. Ул моны фашистлар анда кермәсен өчен дә эшли. Сталин турында бәя биргән Черчилль, бәлки, шуларны дә исәпкә алгандыр. Сугыштан башка елларда исә ул СССРның да, Сталинның да аяусыз дошманы була.

Мәкалә авторы Сталин чорында яшәмәгән, аның репрессияләрен күрмәгән. Халыкның ул чакта ни дәрәҗәдә авырлык күргәнен дә белми. Шуның өчен миллионлаган кеше гомере өзелү аны борчымый да кебек. Хәзер Сталинны кемнәр яклый? Беренчедән, аның командасында эшләгән һәм ул заманда яхшы яшәгән кешеләр һәм аларның токымы. Икенчедән, шул заманда төрле җитәкче урыннарда эшләгән, төрле дәрәҗәләргә ия булганнар һәм аларның балалары. Өченчедән, Сталинның репрессив хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашкан затлар. Бу өстә саналганнар Сталинны яманласа, үзләре эчкән коега төкергән булып чыга. Бу кешеләрдә нахакка һәлак ителгән һәм лагерьларда тотылганнарга карата бернинди кызгану, шәфкать хисе юк.

Цивилизациягә ирешкән илләрдә халыкның сәяси белеме, гомуми культурасы югары булган өчен, булып үткән тоталитар режимнарны сагынмыйлар һәм акларга да тырышмыйлар. Чөнки бу әхлаксызлык дип санала. Андагы халыклар кешегә бәхетле яшәр өчен ризык, материаль байлыклар ничек кирәк булса, демократия дә шул дәрәҗәдә кирәклеген төшенгән.

Касыйм Садретдин улы ХӘМЗИН

Комментарии