«Гомер иткән өйдән куып чыгардылар»

«Гомер иткән өйдән куып чыгардылар»

Газета үз укучылары өчен сердәш кебек. Борчулары булса да, күңелләренә шатлык тулса да, редакциягә шалтыратып бүлешәләр. Күптән түгел Лениногорск районы Сугышлы авылыннан 44 яшьлек Рәшидә Хастутдинова да эч серен сөйләде. Күп еллар җиңгәсе белән яшәп, аның балаларын тәрбияләшкән бу ханым үзен яшәгән йортыннан куып чыгаруларын әйтте. Бүгенге көндә «эт типкесендә» яшәүче III төркем инвалидның (баш чире буенча) ничек шушы хәлгә төшүен белештем.

«ӘНИЛӘРЕ ҮЛГӘЧ КУЫП ЧЫГАРДЫЛАР»

– Мин 24 ел җиңги (бертуган абыйның хатыны) белән яшәдем, – дип сөйләде Рәшидә. – Шушы еллар дәвамында ул йорт-җиргә хезмәт иттем, күпләп маллар асрадык. Җәмилә апа белән дус-тату булдык, әйбәт тордык. Бертуганыма кияүгә чыкканда ике кыз баласы бар иде инде, Фәнис абыйдан ике бала тапты. Әмма сабыйлар кечкенә чакта ук аерылыштылар. Җиңгәй балалар белән шушы йортта яшәп калды, абый чыгып китте, ул күрше авылда яши. Аннары Җәмилә апа ирсез генә тагын бер бала тапты. Олыраклары инде зурлар иде, ә 3 кечесен бергә үстердек. Җиңгәйдә яман шеш авыруы таптылар, өч ай урын өстендә ятты. Олы кызы Регина да шушы авылда үз гаиләсе белән яши, аның белән бергә тәрбияләдек. Узган елның февралендә җиңги 59 яшендә дөнья куйды. Үләр алдыннан балаларын җыеп: «Рәшидәнең бу йортка хезмәте күп керде, ярдәме тиде, аны куып чыгарасы булмагыз, үлгәнче шушында яшәсен», – дип васыять әйтеп калдырды. Әмма аның вафатыннан соң озак яши алмадым. Кызы Регина йортны Ана капиталы алу өчен үзенә сатып алган һәм хуҗа булган иде. Ә мин пропискада да түгел, документлар буенча ул йорт-җирдә дәхелем юк. Мыскыллауларга түзә алмыйча, аннан чыгып китәргә мәҗбүр булдым, кысрыкладылар. Башта күрше авылда яшәүче бер апамда тордым, аннары Сугышлыдагы төп йортыбызда яшәүче апама кайттым. Пропискам шунда. Тик бу апам белән тыныша алмадык, аннан да чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Хәзерге вакытта Юлтимер дигән авылда бер фермер биргән иске генә йортта гомер кичерәм. Аның фермасында эшлим дә. Әмма йортның газы өзелгән, әҗәтләре күп икән. Көннәр салкынайтты, кышны ничек чыгасы булыр, дип кайгырам. Себердә яшәүче бертуган абыем бар, ул кайтып өй алып бирмәкче дә, әмма хәзер генә кайта алмый. Кыш чыгарга берәр юньлерәк йорт булмасмы, дим. Үземнең йорт алырлык акчам юк, мин бит 8 мең сум пенсиягә яшим.

Менә шулай ничә еллар кешегә хезмәт итеп, 16 ел колхозда эшләп, бүген урамда калдым. Әниләренә булышканда, эшен эшләшкәндә яраттылар, ә ул үлгәч артык кешегә әйләндем. Болай буласын кем белгән бит, мин балалар әниләренең васыятен үтәр дип чын күңелдән ышанган идем. Әмма бу заманда әни васыяте дә берни түгел икән...

«КУМАДЫК, ҮЗЕ ЧЫГЫП КИТТЕ»

Рәшидә Хастутдинова җиңгәсенең кызын әнисенең васыятен үтәмәүдә гаепләсә дә, Регина Вәлиеваның бу уңайдан үз фикере бар. Шушы йорт мәсьәләсендә сорашкач, ул менә ниләр диде:

– Йорт хәзер минеке санала, мин аның законлы хуҗасы, – диде ул. – Беренчедән, Рәшидә безнең өчен бөтенләй чит кеше, ул безгә беркем түгел! Икенчедән, аны беркем дә ул өйдән куып чыгармады. Әниебез үлеменнән соң авыл җирлегенә чакырып алдылар. Рәшидә шул йортта яши, әмма коммуналь хезмәтләр өчен үзе түли дип сөйләштек. Газга-утка бәяне мин исәпли идем. Ә ул миңа ышанмый: «Кит инде, газның кубы 5 сум түгел, 1 генә сум бит ул», – дип, талаша башлый. Башы эшләп бетмәгәнгә инвалид санала да. Узган елның көзендә ул җыенды да чыгып китте. Әйберләрен җыеп чыгып барганда аның видеога да төшердек. «Үз теләгем белән китәм, мине беркем кумады», – дип әйтә. Мин бу видеоязманы авыл җирлегендә дә күрсәттем. Рәшидә шуннан соң бер апаларына барып яшәп, алар белән сугышып кайтып китте, аннары Сугышлыдагы апасы белән дә дус яши алмады. Ул гади характерлы кеше түгел, аның белән бер йортта яшәү бик кыен. Быелның март аенда «мине кире өемә кертегез», дип безгә килде, әмма аның кем икәнен белә торып, яңадан кертмәдек. Чөнки мин аның өчен шактый сүз ишеттем, ул мине яманлап бөтен авылга сөйләп йөрде һәм шуннан соң авырдым да. Бу кеше, акча тотмыйча, башкалар исәбенә генә яшәргә тели, аны бушлай яшәтергә тиешләр дип белә. Әнинең йорты буш тора, ул әле иске түгел, нык. Рәшидәнең әтисе вафатыннан соң әни аны опекага алган иде. Рәшидәне җитәкләп йөртеп пенсия рәсмиләштерде, бергә яшәделәр. Әни махсус аңа дип йортны зурайтып, бүлмә дә эшләтте. Бергә тату яшәделәр дип әйтсәм дөрес булмас, чөнки Рәшидә бик үзсүзле кеше, әнинең нервысын шактый ашады. Аның кемлеген бөтен авыл белә. Шуңа да беркем буш торган йортына да кертми.

Район хакимиятенә дә барган, үзенә өй бирүләрен сораган. Аңа бөтен әйберне авыл җирлеге бирергә, тормышын кайгыртырга тиеш дип саный. «Миңа йорт бирегез», – дип даулый. Әмма авыл җирлекләренең балансында запас йортлар юк бит. «Әнә фәлән йорт буш бит, керт мине шунда», – дип, ансат кына әйтә. Әмма һәр йортның хуҗасы бар! Рәшидәнең кем икәнен белә торып берәү дә аны кертмәячәк, чөнки ул тиз арада йорт-җирнең рәтен бетерәчәк. Хәтта аңа йортларын сатарга да куркалар, төп нигезләрен туздыртасылары килми. Аннары, ул кеше сүзен дә тыңламый. Язын авыл халкын җыеп, Рәшидәне дә чакырдым. Ул чакта апасында тора иде. «Ал авыл көтүен, көндез көтүдә булырсың, йокларга гына кайтырсың, апаң белән талашырга вакытың калмас», – дидем. Юк, ризалашмады! Хәзер: «Аласы булган икән, йорт алырга акча җыйган булыр идем», – ди. Менә нишләтәсең шундый кешене?! Әгәр Регина белән тату булсалар, шул җиңгәсе йортында гына яшәр иде дә бит. Әйе, ул анда беркем түгел, әмма ул бит гомер буе шушы йортка хезмәт иткән. Закон буенча булмаса, кешелеклелек ягыннан караганда Рәшидә шул йортта яшәвен дәвам итәргә тиеш иде.

«ХАРАКТЕРЫ АВЫР»

Хастутдиновларның төп йортында яшәүче Рәмзия апа белән элемтәгә чыга алмадым. Аның телефон номерларының берсе дә челтәргә тоташмаган иде. Ә менә Рәшидәнең Тимәш авылында яшәүче сеңлесе Рәзинә белән сөйләшә алдык.

– Мин хәзер бу мәсьәләгә кысылмыйм инде, – диде төпчек кыз. – Рәшидә узган кышны бездә чыкты, әмма аның белән яшәрлек булмады. Характер беребезнеке дә алтын түгел, әмма аныкы әкәмәт авыр. Рәмзиясе дә нәкъ шундый, икесе бертөрле булгач, мин алар бергә килешеп торыр дигән идем. Ул бит безнең төп йорт, Рәшидәнең пропискасы да шунда. Ә Рәмзия дә, ире дә ул йортта теркәлмәгән. Рәшидә шул йортта торырга тиеш дип саныйм, әмма килешмиләр бит, нишләтәсең. Мин хәзер берсе белән дә аралашмыйм. Бергә торганда да, хәзер дә без – туганнарның теңкәсенә тиеп беттеләр. Себердә яшәүче абыйны да интектерәләр. Аның да үз тормышы бит, Рәшидәгә ярдәм итәргә тиеш түгел. Аларның да үз гаиләсе, үз балалары бар.

Без сигез бертуган үстек, хәзер алтыбыз исән-сау. Рәшидәнең яшәр урынсыз калуына борчылабыз инде, әмма бу хәлгә төшүенә үзе дә гаепле. Авылда да буш йортлар бетмәгән, үзе әйбәт булса, кеше белән ипләп сөйләшсә, кыш чыгарга гына урын табар иде. Ул бит бер тиен чыгармыйча гына аны бушка яшәтергә тиешләр дип уйлый. Хәзер тора торган өйдәге түләүләрне дә капламый, диләр. Алай булмый бит инде! Яшисең икән, утына, газына түләргә кирәк. Без Рәшидәне сыендырып карадык, әмма бик күп кыен ашадык. 3 балабыз бар, аның көен көйли алмыйбыз.

Гаилә, туганнар мөнәсәбәтләренә кысылып, кем гаепле икәнен ачыкларга маташу – файдасыз, кирәксез эш. Рәшидәнең туганнары, мөгаен, аны соңгы көненәчә җиңгәсе белән яшәгән йортта гомер итәр дип уйлагандыр. Ул өйне заманында бертуганнары Фәнис алган, аерылышкач ул хатыны Җәмиләгә, балаларына калган. Бәлки шуны да уйлап, җиңгәсе исән чакта балаларына «Рәшидәне кумагыз» дип әйтеп калдыргандыр. Документлар буенча ул йортта инвалид хатынның өлеше булмаса да, уйлап карасак, аның анда дәхеле бар, чөнки хезмәте кергән!

Рәзилә РӘСИМ,

Лениногорск районы

Комментарии