Кызыл террор эзеннән

Кызыл террор эзеннән

2018нче елның җәй уртасында кызыксынып Казан шәһәре Идел буе районы сәяси репрессия корбаннары делегациясе белән Йошкар-Ола шәһәренә ГУЛАГ музеена бардым. Бу музейда булганчы ГУЛАГ һәм аның лагерьлары каядыр еракта, Себер урманнары артында гына булган диеп уйлана идем. Үз күзләрем белән күреп, музей җитәкчесе сүзләрен ишеткәч, андагы комендатура эшләре белән, тарихи документлар, Мари урманнарындагы репрессия корбаннары күмелгән чокырларны да күргәч, үткән гасырның террор сәясәте әле һаман да янәшәбездә икәненә инандым. Ул сәясәт дулкынының исе инде борын белән гына түгел физик тән белән дә сизелә…

Йошкар-Ола шәһәре уртасында урнашкан Музей йорт – тышкы яктагы күренеше, «ГУЛАГ» атамасы, һәм тәрәзә араларына шыплап тутырылган төрмә, лагерь тоткыннары кулланган савыт-саба, кием-салым, эш кораллары белән миллионлаган халыкны көчләп, җәберләп, ГУЛАГ лагерьларындагы үлем кочагына озаткан вакыйгаларны хәзерге заман кешеләренә сөйләүче бер кечкенә генә, әмма искиткеч тарихи урын. Музей җитәкчесе Аракчеев Николай Александрович тырышлыгы белән музейда 5 меңнән артык документ, фотография, тоткыннарның һәм НКВД хезмәткәрләренең өс-баш киемнәре, сорау алу, җәзалау урыннары, инструментлары һәм башка бик күп тарихи әйберләр саклана. Музейның экспонатлары гына түгел, тышкы һәм эчке стеналары, подвалы да үткән гасырда халык хәтерендә «кызыл террор» булып тирән эз калдырган коточкыч вакыйгаларның шаһиты.

Музей бинасы 1835нче елда табышлы йорт (доходный дом) булып, эшмәкәр М.М.Талантцев тарафыннан 3 катлы итеп төзелгән. Беренче катта – ресторан, икенчесендә – кунакханә, эшлекле сөйләшүләр өчен аерым бүлмәләр, өченче катта хәзергечә әйтсәк люкс номерлары булган. Берничә елдан соң бу йортны Булыгин дигән крепостной крестьян улы – булдыклы, тәвәккәл эшмәкәр сатып алган. Подвалында чиста йөзем шәрабе, тозланган кыяр, кәбестә һәм башка азык-төлек сакланган. Ресторанда самогон, аракы кебек каты исерткеч эчемлекләр кулланылмаган, Булыгинның шәхси шәрап заводларында эшләнгән эчемлекләре генә булган. Аның 5 шәрап заводы булган, йөземне Урта Азия якларыннан кайтарткан. Югары сортлы шәрапләр 2000 литр сыйдырышлы имән мичкәләрдә сакланган. Ул мичкәләр тимер кыршаулар белән ныгытылган булганнар. Мичкәләре сакланмаса да, тимер кыршаулары музей экспонаты булып саклана. Йортта җыйнак кына оркестр музыка уйнап, төрле җырлар-көйләр белән килгән кунакларны каршылаган, шәһәр урамына ямь өстәгән. Булыгин пианиноны Алман иленнән кадәр алып кайткан. Ресторан тәүлек әйләнәсе эшләп торган, анда теләгән кеше кереп, ашап-эчеп, музыка тыңлап ял итеп чыга алган. Бигрәк тә юлаучылар һәм эшмәкәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылган. Шунда ук өс киемнәрен элеп куяр өчен иркен урын һәм үзеңне тәртипкә китерер өчен бәдрәф, матур бизәкле зур көзге булган. Бу бигрәк тә кышын озын юлларда йөрүче юлаучылар өчен уңайлы. Икенче каттагы бүлмәләрдә шәһәргә эш белән килүче сәүдәгәрләр, хөкүмәт эшчеләре, юлаучылар урнашып ял иткәннәр, эшлекле сөйләшүләр, килешүләр теркәлгән. Е.Пугачев восстаниесе турында китап язганда, материаллар туплау өчен, А.С.Пушкин Марий Иле республикасы аша 2 тапкыр үтә, Йошкар-Ола шәһәрендә кунакханәдә кунып чыга. Казан шәһәре тирәсендәге сугышларда җиңелгәннән соң, Е.Пугачев Сарытау якларына мари урманнары аша кача. Йортның беренче катында көн саен оркестр уйный, күңелле музыка яңгырый. Уйларга була, атаклы язучыга уңайлы шартлар тудырылган, тыныч шәһәр тормышы, уңайлы кунакханә күңеленә хуш килгәндер. Икенче һәм өченче каттагы аерым бүлмәләрдә сәүдәгәрләр үз эшләре белән мәшгуль булганда, коридорда пөхтә киемле эшчеләр килгән кешеләргә итагатьле итеп җитез генә хезмәт күрсәтә…

Табышлы йортның дәрәҗәсен тагын да арттыру өчен Булыгин 1914нче елда янәшәдә җыйнак кына чиркәү дә салдыра. Хәзер анда төрмә, ике яруслы сәкеләр, тимер ишекләрендә күзәтү тишекләре, чиркәүнең алтаре артында бәдрәф.

…1917нче елның 24нче ноябрендә В.И.Ленин җитәкчелегендәге Совет хөкүмәте Декреты белән «Рабочие и крестьянские революционные трибуналы» оештырыла. Ленин үзенең фикердәшләренә: «Расстреливать беспощадно, повсеместно и как можно больше», – дигән. Ә укучысы Дзерженскийга: «Для расстрела нам не нужно ни законодательств, ни допросов, ни подозрений», – дип өйрәткән. Һәм 1918нче елның 5нче сентябрендә Ленин күрсәтмәсе нигезендә Курский, Петровский һәм Бонч-Бруевич «О красном терроре и создании концентрационных лагерей» дигән Постановление имзалыйлар. 1919-1922нче елларда Ленин күрсәтмәсе нигезендә Русиядә 40 мең төрле дини оешма җитәкчеләре атып үтерелә.

1921нче елда РСФСРның 40 процент территориясендә ачлык башлана. А.М.Горький Идел буендагы ачлыкка дучар булганнарга ярдәм итү нияте белән Ленин янына керә. «Унас нет денег на помощь голодающим. В наследство от буржуазии мы получили разорение, нужду, обнищание!» – диеп гади генә алдый аны Ленин. Ул ачлыктан интегүче халыкка ярдәм итү турында уйлап та карамаган. Якын киләчәктә социализм, аннан коммунизм төзергә вәгъдә биргән большевиклар, революция җиңелгән очракка дип, Швейцария банкына Ленин – 75 миллион Швейцария франкы, Урицкий – 85 миллион, Дзержинский – 85 миллион, Зиновьев – 80 миллион, Ганецкий – 60 миллион франк һәм 10 миллион Америка доллары, Троцкий – 90 миллион франк һәм 11 миллион доллар салып куя.

1921-1923нче елгы ачлыктан Идел буенда һәм Украинада 8 миллион кеше үлә. Америка, Төркия, Дания кебек илләр ярдәме булмаса, корбаннар саны тагын берничә тапкыр күбрәк булыр иде. 1923нче елның февралендә Ленин революциягә кадәрле булган барлык сәяси партия һәм оешма кешеләрен юк итү турында яшерен Циркуляр имзалый. Менә шуның буенча юк ителергә тиешлеләрнең тулы исемлеге:

  1. Революциягә кадәрле булган барлык сәяси партия әгъзалары;
  2. Барлык монархия союзы һәм оешма әгъзалары;

3.Барлык бәйсез җир эшкәртү һәм икмәк җитештерү Союзы әгъзалары;

  1. Барлык аристократ һәм дворяннар;
  2. Барлык элеккеге яшьләр оешмалары әгъзалары;
  3. Барлык милли оешмалар вәкилләре;
  4. Барлык патша хөкүмәте хезмәткәрләре;
  5. Барлык өлкә суд, прокуратура вәкилләре, тикшерүчеләр;
  6. Барлык ак армиядә булган офицерлар, унтер-офицерлар;
  7. Барлык чит ил кешеләре;
  8. Барлык сәүдәгәрләр һәм дин әһелләре;
  9. Барлык кибет һәм лавка хуҗалары;
  10. Барлык элегрәк шикле булганнар.

Менә кайда 1930-1950нче еллардагы Сталин террорына нигез! Һәм ул бер адым читкә тайпылмыйча Ленин юлыннан барган. 1929нчы елның 22нче мартында ВЦИК һәм РСФСРның Совнаркомы массакүләм репрессияләр турында Постановление кабул итә. Бу инде Сталинга чикләнмәгән рәвештә хакимлек итәргә, РСФСР халкы өстеннән репрессия оештырырга нигез бирә!

Лагерьлардагы тоткыннарның беренче зур күләмдәге үлеме «Белбалтлаг»та була. Анда ачлыктан, салкыннан, төрле авырулардан 200 мең тоткын үлә!

…1918нче ел башында тыныч кына эшләп торган, бу җирлекнең горурлыгы булган Йошкар-Ола шәһәре уртасындагы йортка баштан-аяк коралланган большевик-активистлар төркеме килеп керә. Кара төндәге юлбасарлар кебек шаулашып-кычкырып, тыныч кына ашап-эчеп һәм сөйләшеп утырган кешеләрне төртә-суга урамга куып чыгаралар. Үзләре берничә тәүлек эчендә подвалдагы бар шәрапне эчеп бетерәләр, азыкларны ашап, ашап бетерә алмаганнарын әрәм-шәрәм итәләр. Кыйммәтле савыт-саба, музыка кораллары талана, ватыла, юк ителә. Кассада җыелган акчалар талап алына. Большевик-активистлар төркеменең бу кыланмышларыннан соң йортның эшчәнлеге туктый. Берничә көннән йорт хуҗасы Булыгинга бу йортта Реввоенсовет урнашуы игълан ителә, барлык хезмәткәрләр куып таратыла. Йорт хуҗасы гаиләсе белән үзе яшәгән йорттан да урамга куыла. 83 ел дәртле музыка яңгырап торган, юлаучыларны шатландырып, кунак итеп хезмәт иткән йорт тынып кала, вәхшиләр йортына әверелә. Шәһәр халкы ОГПУ урнашкан бинаны күрше урамнар аша әйләнеп үтә башлыйлар. Бу мәхшәрләрдән соң, Булыгинның гаиләсе төрле мәсхәрәләргә дучар ителә, гаиләсе белән Казанга качарга мәҗбүр була. Ахыр чиктә 1919нчы елда ачлыктан интегеп үлә.

1923нче елдан Реввоенсовет ОГПУ оешмасы диеп атала. Булыгин йортында ОГПУ оешмасы эшли башлый. Йортны биек койма белән әйләндереп алалар. Анда усал этләр белән сакчылар куела. 1922нче елда Мари Иле өлкәсе әле губерна дип атала. Губернатор итеп Н.И. Ежов билгеләнә. Репрессия елларында Мари Иле республикасы башка өлкәләр белән чагыштырганда, репрессия корбаннары саны буенча беренче урында. Чөнки Мәскәү кремле күрсәткән репрессия саннары арттырып үтәлә. Шуның өчендер инде, 1936нчы елның сентябрендә Н.И.Ежов СССР дәүләтенең НКВД халык комиссары итеп билгеләнә. Мәскәүдән килгән үтә яшерен «О мерах наказания репрессированным и количестве подлежащих репрессий» диеп аталган документта Мари АССРга 300 кешене атарга дигән норма күрсәтелсә. Мари ВКП (б) ОБКОМы секретаре Врублевскийның 1937нче елның 5нче декабрендә Н.И.Ежовка җибәргән шифровкасында атылучылар санын 724 кешегә үзгәртү сорала. Һәм бу үтенеч өстенә «халыклар атасы» Сталин «утверждаю» дип үз рөхсәтен бирә. Аңа кушылып, документны В.Молотов, Каганович, Ворошилов, Микоян имзалыйлар. Документтан күренгәнчә, меңләгән кешеләрнең тормышын, язмышларын «тройка» – 3 кеше хәл итә. Менә аларның исемнәре: ОБКОМ секретаре Врублевский, УНКВД начальнигы Карачаров, республика прокуроры Быстряков. Мондый «тройка» судлары 5-10 минут эчендә кешенең алдагы тормышын хәл итеп, эшләрен төгәлләгәннәр.

Бу урында Буа районында булган бер мисалны китерергә була: 1941нче елның 10нчы июлендә печән чабучы колхозчыларга учак ягып зур казанда аш пешереп йөргән 54 яшьлек колхозчы Габитова Бибигайшә апаны, алъяпкычын да салырга рөхсәт итмичә, кулларын артка бәйләп, ат арбасына утыртып Буа төрмәсенә алып китәләр. Шул ук елның 17нче сентябрендә Буа шәһәрендә суд була. Анда колхозчыларны да чакыралар. «Без кереп утырышып та бетмәдек, прокурор агитация, Гитлер, Совет Власте дигән сүзләр белән без аңлап та кала алмаган берничә җөмлә әйтте. Шуннан соң судья торып басып, 10 ел лагерьга хөкем ителде, дигән карарын игълан итте. Инде судья папкаларын җыеп, өстәл артыннан чыгып барганда Бибигайшә апа сорап куйды, монда ниндидер Һитлер, Һитлер дигән сүзләр ишеттем, нәрсә соң ул, мин бит аны алганым юк, диде. Шунда судья кеше, алданрак уйларга кирәк иде, хәзер соң инде, диеп ашыгып чыгып китте. Шулай итеп 54 яшьлек 3 бала анасын 5 минут эчендә 10 елга хөкем иттеләр. Ә ул мескенем, бу көнгә чаклы Гитлерның кем икәнен дә белмәгән. Шуңа да сорап куйган, Һитлер нәрсә соң ул, диеп. Бар колхозчылар, бу тамаша хәзер бетәр дә, Бибигайшә апа өенә кайтып китәр, диеп көттек. Ул 4 айдан Зөя утравындагы лагерьда вафат булган. Хәзер ул җирләр христианнарның изге җирләре дип игълан ителде. Меңнәрчә кешеләрне җәзалап үтергән җирләр ничек изге була алсын, анысы аңлашылмый», – дип сөйләде әнием Сания Иматдин кызы.

Мондый мисаллар миллионлаган, аларны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.

ОГПУ-НКВДның җәзалау ысуллары

«Шифрограмма от 10 января 1939 г. Совершенно секретно.

Секретарям Обкомов, Крайкомов, ЦК нацкомпартий, Наркомам внутренних дел, начальникам УНКВД.

…ЦК ВКП считает, что метод физического воздействия должен обязательно применяться и впредь, в виде исключения, в отношении явных и неразоружающихся врагов народа, как совершенно правильный и целесоображный метод…

Секретарь ЦК ВКП (б) И.Сталин»

Йошкар-Ола шәһәрендәге ОГПУ тикшерү комендатурасында җәзалап үтерелүчеләрнең саны 15 меңнән 20 меңгә кадәр диеп исәпләнә, төгәл саннарны исәпләү мөмкин түгел. Тарих фәннәре докторы Сидркин Александр Иванович, Ксенофонд Сапунов һәм Мари Иле республикасының дистәләгән галимнәре 28 ел буена ГУЛАГ музеен оештыру, аны экспонатлар, документлар белән тәэмин итү буенча армый-талмый эшләгәннәр. Мөмкин булган барлык архив документларын эзләп табып, копияләрен булдырганнар. Бу комендатурадагы җәзалаулар аша 50 мөселман мулласы, йөздән артык христиан дине әһелләре, элеккеге 5 губернатор, өч дистә Мари Иле галимнәре, артистлар, талантлы рәссамнар, музыкантлар, язучылар, эшмәкәрләр, фидакарь дәүләт хезмәткәрләре җәфа чигеп үткән. Алар арасында 12-14 яшьлек ир һәм кыз балалар да булган. Музей директоры Аракчеев Николай Александрович барлык җыелган экспонатларны һәм документларны кадерләп саклап тора. Музей йорт-бинасы аның шәхси инициативасы белән хәзерге көнгә чаклы сакланган. Ул директор буларак шәһәр хакимиятендә штатта тормый, димәк, эш хакы да алмый. Комендатура, ягъни, «ГУЛАГ музее» шәһәрнең хәзерге Совет һәм Кремль урамнары чатында урнашкан. Меңләгән кешеләрне кылмаган җинаятьләрдә гаепләү өчен ОГПУ тикшерүчеләре һәм аларның ярдәмче имансыз җәзалаучылар төркеме көне-төне эшләгәннәр. Һәр сменада 10 кеше, тикшерүче һәм аның ярдәмче җәзалау төркеме. Аларның эш сменасы 8 сәгатьлек булган. Смена һәр 8 сәгать саен алышынып торган. Һәр тикшерүче бер айга 20 тоткынны кылмаган гаебен «танытып», күрсәтелгән актны имзалатырга тиеш булган. Билгеле, кем үз иреге белән бер дә булмаган, тикшерүче тәкъдим иткән коточкыч җинаятьләрне эшләүдә үзен гаепле дип танысын, һәм якты дөньядан китәргә теләсен? Аннан соң ялган күрсәтмә буенча тагын күпме иптәшләрен, гаилә әгъзаларын нахакка хөкем иттерергә…Шуннан газаплаулар башлана. Моны истә тотып, «халыклар атасы» И.В.Сталин тоткыннардан сорау алганда көч кулланырга рөхсәт биргән. Бер гаепсез, тырышып эшләп яшәүче кешеләрне, дәүләт хезмәткәрләрен, Кызыл Армия командирларын газаплаулар халыкка билгеле була башлагач, бу хәлләрдән ризасызлык «халыклар атасына» да барып җиткәндер. Шуңа күрә 1939нчы елның 10нчы гыйнварында «Совершенно секретно» грифы белән И.Сталин урындагы партия җитәкчеләренә шәхси үзе генә имзалаган Шифрограмма җиткерә.

…Тоткынны иң әүвәл тикшерүче бүлмәсенә алып керәләр. Караңгы бүлмәдәге өстәл артында тикшерүче утыра. Тоткын йөзенә якты электр лампасы уты – «вороний глаз» юнәлтелә. Тоткын тикшерүчене күрә алмый, аның тупас сорауларын гына ишетә. Беренче сорау, һичшиксез: «Фамилия!» – дип акыру. Якты ут күзне камаштырып, сорау бирүчене һәм әле аның кайдан яңгыравын да абайламаган, куллары артка каерылып богаулаган һәркемдә курку, билгесезлек тойгылары уята. Билгеле булганча, кешеләрне төнлә белән кулга алганнар. Аңа алдан ук кәгазьгә язылган гаепләү эчтәлеге җиткерелә һәм имзаларга тәкъдим ителә. Тоткын, үзенә күрсәтелгән гаептән баш тартса, күп тапкырлар сыналган тәртип белән җәзалау башлана. Сорауларга җавап бирәсеңме, юкмы – тоткын һәрвакыт басып тора, артында җәзалаучы конвоир, өстәл артында кәнәфидә кызыл йолдызлы фуражкадан тикшерүче җәелеп утыра. Менә шул җәзалау ысулларының берничәсе:

  1. Караңгыдан тоткын күзенә көчле ут яктыртып тору үзе беренче җәзалау ысулы. Бертуктаусыз күзгә яктыртып торганнан кешенең күз аллары томалана башлый, уйлау, фикерләү сәләте югала. Тоткын башын кырыйга бора башласа «Смотри прямо!» дигән кычкыру ишетә һәм берүк вакытта артта торган җәзалаучы конвоир аркасына яисә колак төбенә суга. Күзләрне куллар белән томалап булмый – богауда, башны борсаң, колак төбенә сугалар. Шулчак инде тоткын үзенең кая килеп эләгүен аңлый башлый.
  2. Бер сменадагы тикшерүчеләр бригадасының эш сәгате беткәч, алар урынына башка смена килә. Тоткын шул бүлмәдә кызу ягылган мич һәм сейф чатында басып кала. Аны кулын баш өстенә күтәргән хәлдә хәрәкәтсез торырга мәҗбүр итәләр. Аякларны, башны, кулларны хәрәкәтләндерә башласаң – җилкәңә таяк төшә! Тарихтан билгеле булганча, бу җәзалау ысулы борынгы Кытайдан килеп ирешкән. Йошкар-Ола комендатурасында хатын-кызлар арасында иң күп – 58 сәгать басып тора алган кеше – ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретаре, СССР Югары Советы депутаты, МАССР дәүләт эшлеклесе Валентина Пикина. Аңа ул вакытта 33 яшь була. Ир-атлардан 64 сәгать түзеп торган кеше – православ дине атакае. Озак вакыт басып торганда аяклар шешә. Аякта күн итек булса, шешкән аяктан аны балтырын кисеп кенә салдырып була. Бу җәзалау ысулы вакытында тоткынны ашатмаганнар, бәдрәфкә –параша чиләгенә чыгу тәүлеккә бер тапкыр, кеше йөри торган коридорда. Узган-барган һәркем чиләктә утыручының башына төртеп-сугып, параша чиләгенә тибеп үтәргә тиеш булган.
  3. Эт белән һөҗүм итеп, тоткынны тешләтү, тәннәрен өзгәләү. Бу алым тоткын үзенә тиешле гаепне таныганчы, кан түгеп, аңын җуеп, шакшы идәндә ятып хәрәкәтләнә алмаганчы дәвам иткән. Өйрәтелгән ач эт тарафыннан кешенең тәнен талатып, кан агып чыкканны тыныч кына күзәтеп, һаман саен «имзалыйсыңмы?» дип тоткынга ачуланып, сүгенеп, кычкырып, этне куәтләп торганнар. Тоткынның кулларында богау.
  4. Тоткынның кул бармакларын берәм-берәм чүкеч белән сугып җәзалау.
  5. Кул бармакларын бер-бер артлы артка каерып сындыру. Бер бармагын сындыру белән «имзалыйсыңмы?» дигән фәрман яңгыраган. Уңай җавап булмаса, бармак сындыру дәвам итә… Бу ысулны гармунчыларга, рояльдә, гөсләдә уйнаучыларга каршы «уңышлы» кулланганнар. Аңлашыла, сынган бармак төзәлсә дә, уен коралында уйнарга яраксыз була.
  6. Колак пәрдәләрен оек бәйли торган энәләр, тимерчыбык кисәге белән тишү. Башта бер колагын, аннары икенчесен. Бу ысул күбесенчә музыка белән шөгыльләнүчеләргә, җырчыларга, артистларга каршы кулланылган. Колак ишетмәгәч, нинди җырчы яки музыкант булып калсын инде…
  7. Тикшерүче бүлмәсендә аерым тартмада ач күселәр сакланган (тартма кечкенә посылка тартмасы кадәр). Тоткын имзалаудан баш тарткач, тикшерүче күселе тартманы аның йөзенә якын китерә, күсе ачы тавыш белән чиный. Бу ысул ярдәм итмәсә, тимер кыстыргыч белән күсене тартмадан алып, тоткынның битенә, колакларына якын китерелә, баш тирәсендә әйләндереп күсене чинатканнар. Күсе, ычкынырга теләп, җан ачысы белән чинап, тоткынның котын алган. Болай да кирәкле гаепләнү имзаланмагач, чалбар-ыштанын салдырып, тоткынны күсе салынган тимер чиләккә. Күсе чыгып качарга омтылып, тоткынның тәннәрен тырнаган, тешләгән һәм бертуктаусыз ачы тавыш белән чинаган. Инде бу очракта да кирәкле җавап булмаса, чиләкнең төбен «паяльная лампа» белән кыздыра башлаганнар. Күсе тимер чиләктә аяклары кыза башлагач, галәмәт тавыш белән чинап, сикереп, тоткынның арт юлына тешләре белән ябышып, юан эчәген кимереп юл эзли башлый. Бу җәзалау вакытында берничә хезмәткәр тоткынны хәрәкәтләнмәслек итеп тотып тора. Бүлмәдә бер генә чиләк – ул параша чиләге дип атала.
  8. Противогаз кидертеп, һава килә торган трубкасын ябып интектерү. Тоткын сулый алмый интегә. Һәрвакыт аның колак төбенә бер сорау бирелә: «Гаебеңне таныйсыңмы?»
  9. Калын агач, таяк белән сугып, җилкә сөяген, кабыргаларны сындыру. Соңга таба агач таяк урынына калын резина, аннан соң эченә шарчык, тимер таяк тыккан каучук таяклар кулланыла башлый. Һәр тикшерүче җилкә сөяген бер сугуда сындыру өчен, бер-берсе белән ярышканнар.
  10. Тикшерүчегә галимнәр, укытучылар, интеллигент кешеләр килеп эләксә, паяльникны солидолга манып, электрга тоташтырганнар. Аннары кайнар башын кешенең нәзек җирләренә тидергәннәр. Элек эчке эшләрдә эшләп чыккан Н.А. Аракчеев бу ысулның хәзерге көннәрдә дә кулланылганын әйтте.
  11. Ир-атларның җенес әгъзаларын бүлмәнең ишегенә кыстырып җәзалау. Тоткынны анадан-тума чишендереп, ишек яңагы чатына бастыралар һәм бар көчкә ишекне ябып, җенси әгъзага бәрәләр. Әле бер кысканда түзә алса, янә кабатлыйлар.
  12. Чираттагы җәза урыны «карцер-пенал» дип атала. Ул стенага беркетелгән тимер шкаф. Шкаф коридорга урнаштырылган. Аның ишегендә – тоткынның йөзе каршысында түгәрәк күзәтү тишеге. Гәүдә уртасында тимер ишек. Тоткын йоклап китсә яисә ОГПУ хезмәткәренең кулы кычытса, шул ишекне ачып, винтовка приклады белән берничә тапкыр тоткынның эченә суга. Бу ысулны кулланганда кешенең аяклары шешенә, гәүдәсен тотып тора алмый, бөтен гәүдәсе чиксез җәфалана, әрни. «Карцер-пеналга» керткәндә тоткынның кулларына богау кидертеп, баш өстенә күтәртеп куела. «Карцер-пенал» янәшәсендә үк мич яна, аның кызуы тимер «пенал»ны да кыздыра. Тоткын хәрәкәтләнә алмавы өстенә чиксез эсселек өстәлә. Н.А.Аракчеев мәгълүматы буенча, бу ысулны хәзерге вакытта 4 сәгатьтән артык кулланмыйлар. Ә Сталин терроры вакытларында 2шәр тәүлек кулланганнары билгеле. Бу «Карцер-пеналлар» ике үлчәмдә, берсе урта, икенчесе озын буйлыларга исәпләнгән. Мин музейда булганда икенче «Карцер-пенал» урыны буш иде. Музей җитәкчесе Н.А.Аракчеев мондый «пеналларның» хәзер дә көч структураларында кулланышта булуларын, шуңадырмы, кирәге чыгып, МВД хезмәткәрләренең аны музейдан алып китүләрен әйтте.
  13. Нашатырь спирты белән җәзалау. Спиртны чүпрәккә чылатып, тоткынның авыз-борынын каплау. Сулыш алганда нашатырь спирты парлары сулыш юлларын яндыра. Бер-ике куллану белән кеше нормаль сулый алмый башлый, тавыш юллары гомер буена җәрәхәтләнеп кала. Ашый да, эчә дә алмый.
  14. Йорт бинасына янгын сүндерергә җайлаштырылган шланглар урнаштырыла. Әгәр дә тоткыннар камераларда тавыш күтәрсәләр, аларны салкын су белән коендырганнар. Шундый ук алым, йорт янәшәсенә китерелгән, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында тавышлана башлаганда кулланылган. Бигрәк тә салкын кыш көннәрендә, тимер юлдан китерелеп, бинага керә алмый, машина кузовында озак вакыт суыкта утыручыларның өсләренә салкын су сиптергәннәр. Берничә минуттан инде болай да туңып утырган, өсләренә салкын су сипкәч, боздай катып киткән тоткыннарның күбесе шунда туңып үлгән.
  15. ОГПУ палачларының тагын бер яраткан җәзалау ысулы булып дүрт аяклы урындыкны әйләндереп куеп, тоткынның ыштанын салдырып шунда утырту. Беркадәр вакыттан соң арт юл мускуллары йомшара һәм кешенең эчәге тышка чыга башлый. Чернова А.Ф дигән палач-тикшерүче күп уйлап тормыйча, эчәгегә без белән төртеп ала.

Шундый ысуллар белән җәзалануга дучар ителүчеләр тикмәгә генә тузга язмаган, кеше ышанмаслык гаепләрне дә танырга мәҗбүр булмаганнардыр. Мәсәлән, бер төркем тоткыннарны Йошкар-Ола янәшәсеннән Финляндия дәүләтенә чаклы тоннель казуда гаеплиләр. Имештер, аннан төрле листовкалар, корал ташырга ниятләгәннәр. Аннары Совет хөкүмәтенә каршы сугыш ачарга планлаштырганнар.

Тоткыннар күп очракта кулга алынгач ук сорау алырга китерелмәгәннәр. Кулга алынучылар хәтсез күп булгач, тиз генә нинди гаеп тагарга, аны уйлап чыгаргач, чират җитмичә – озак вакыт көтәргә кирәк булган. Бу вакытларда тоткыннарны өч яруслы сәкеләр урнаштырылган кысан бүлмәдә тотканнар. Анда сәкеләр санаулы гына булган. Урын җитми калган тоткыннар идәнгә утырырга мәҗбүр булган. Бәдрәф-фәлән юк, бер параша чиләге генә. Ул бик тиз тула, аны 2 тәүлеккә бер генә тапкыр чыгарып түгәргә рөхсәт ителә. Шуңа күрә тоткыннар табигый эшләрен ыштаннарына башкарганнар. Бу хәлдән соң кешедән начар ис килә башлый. Шулчак өченче ярустагы уголовник берәр галим яки укытучы, музыкант кешегә, яисә бала-чагага өске яктан кычкыра башлый: «Твое место у параши, вон отсюда!» Җәзалау бүлмәсендә тоткынны тикшерүчеләр җәберләсә, гомуми бүлмәдә уголовниклар мәсхәрәли. Мондагы мәсхәрәләү шулай ук тоткынны җәберләү ысулы булып тора. Кеше үзенең горурлыгын югалта, мескенлеген һәм бу алымнарга каршы тора алмаганлыгына инана… Тоткын бар җәберләүләрне үтеп тә гаебен танымаса, аны тагын шушы шакшылыкка кертеп ыргытканнар. Аннары тагын кайчан тикшерүче «ерткычларның» җәберләве башланыр диеп көтәргә калган. Инде тагылган гаеп «танылса», комендатура белән янәшәдә генә урнашкан төрмәгә озатканнар. Аның өчен ике арада җир асты юлы булган. Анда тоткын судны көткән. Суд хөкеме, атарга, ягъни 1нче категорияле тоткын, дигән карар чыгарса, атылучылар янә җир асты юлыннан комендатурага китерелгән. Лагерьларга хөкем ителүчеләр этап вакытын шул төрмәдә көтеп калганнар. Репрессия башланган вакытларда атылучыларны урманга илтеп атканнар. Урманда берничә тапкыр тоткыннарның атылу урыныннан качу очрагы булгач, шәһәрдә генә атарга тотынганнар. Комендатура белән төрмә арасында «Овощехранилище» дигән сарай булган. Гади тоткыннарны шул сарайда атканнар. Җир асты юлыннан өскә күтәрелү өчен җайланган урын әле хәзер дә бар. Аны хәзер канализация люгы белән томалап куйганнар. Ату тавышы урамдагы кешеләргә ишетелмәсен өчен, атар алдыннан бензин белән эшли торган электр движогы кабызганнар. Күршедәге йорттагылар движок эшләсә дә, ату тавышларын ишетеп торганнар. Мәетләрне «МОЛОКО», «ХЛЕБ» диеп язылган машиналарга төяп, урманга илтеп күмгәннәр. ОГПУ штатындагы машиналар мәетләрне ташып өлгерә алмый башлагач, ат арбаларына төяп ташый башлаганнар. Комендатурадан 16-18 чакрым тирәсе булган каберлеккә кадәр караңгы төндә мәетләрне ташып өлгерер өчен шактый тырышырга туры килгән. Әле урманга җиткәч тә бер чакрым җир эчкә үтәсе. 6-7 мәет салган арбада баручы олаучы ничек түзде икән… Мәетләрне «Мендурское кладбище»дигән җиргә илтеп күмгәннәр. Дөрес, бу инде зират түгел, бик зур бер чокыр, якынча 40х20 метр үлчәмдә булыр. Мәетләр катлам-катлам итеп, берсе өстенә берсе өелгәннәр. Без тап булган бер каберлектә 160 кеше исеме бар иде. Анда татар кешеләре дә бар: Мәхмүтов Таһир Мәхмүтович, Халитов Вафа, Каһарманов Сөләйман, Мөхәммәт Илһам, Ижмәт Гали. Иярчен (спутник) аша алынган мәгълүмат буенча, бу җирлектә 80гә якын шундый каберлек чокыры бар. Дәүләт бу җирләрне матур итеп, «полигон по утилизации человеческих останков» дип атый икән. Һәм дөрестән дә ул шулай. Чөнки бу каберлек урыннары 4х4 километр мәйданны били. Полигон оборона министрлыгында исәпләнә. Димәк, монда кабер казып тикшерү эшләре оештыра башласаң, тиз генә рөхсәт алам диеп уйлама. Хәрби полигонда казу эшләре тыела. Шул ук вакытта төрле хәрби күнегүләр үткәрелә. Без йөргән юлларыбызда да берничә урында хәрби машиналар куяр өчен яңа гына казылган окопларга тап булдык. Шулай ук монда үткән гасырларда җитештерелгән, саклану срогы чыккан снарядларны да шартлатып юк итү эшләре бара.

Кайчандыр кешеләр атып үтерелә торган «Овощехранилище» урынында хәзер яңа бина, анда республиканың МВД җитәкчелеге дәвалана, ял итә.

«Овощехранилище»дәге атулар белән берүк вакытта, беренче категорияле тоткыннарны комендатураның подвалында атканнар. Аның өчен подвал казылган, анда төрле бүлмәләр бар. Подвалга ике баскычтан төшәргә мөмкин: берсе югары дәүләт җитәкчеләре, дин әһелләре, атаклы галимнәр һәм республика күләм билгеле кешеләрне төшерү өчен. Комендатура җитәкчеләре күренекле кешеләрне җәзалау урынында калган тоткыннар күреп, тавыш чыгарудан шүрләп, шулай эшләгәннәр. Икенче баскыч барлык башка тоткыннар һәм анда эшләүче ОГПУ хезмәткәрләре өчен. Подвалның зур өлешендә – хөкем ителеп, чиратларын көтеп торучылар, аңа каршы бүлмәдә – хатын-кызлар, аның янәшәсендә атылучыларның чишенү бүлмәсе, аның янәшәсендә бүген атылырга тиешле ир-атлар, аның янәшәсендә ату бүлмәсе. Ул ике өлештән тора – ишекне ачкач тар коридор, аның сул ягында ишек, сулда атылучыны стенага терәп ябып куяр өчен калын тимер ишек. Тимер ишек белән стена арасы 35-40 см. Атылучы алды белән кертелә, артыннан тимер ишек белән ныклап терәтеп бикләп куела. Ишектә кеше башы каршысында тишек бар, шул тишектән наган белән атканнар. Атучы төгәл итеп, баш артына атсын өчен, кергәндә ир-ат тоткынның баш артына яшел буяу белән тамга салганнар. Хатын-кызларның буяу сөртү өчен чәчләре комачаулаганга, аларны башларына өстән атканнар. Аның өчен өске якта аерым тишек булган. Атып үтерер өчен норма белән ике генә патрон бирелгән. Атканнан соң кеше үлми калган булса, шунда ук балта торган, балта түтәсе белән сугып «эшне» тәмамлаганнар. (Аракчеев А.Н. атылу стенасында пуля белән эләгеп, стена тишекләренә кысылып калган чәчләр әлегә кадәр булганын сөйләде.) Инде бүген атылырга тиешлеләрне анадан-тума чишендергәннәр. Атылучылар төркемендә хатын-кызлар булса, һәр ОГПУ хезмәткәре теләгән хатын-кызны атар алдыннан чишенү бүлмәсенә алып кереп көчләгән. Бу аларга өстәмә приз рәвеше булган. Җәзаланучылар арасында 12-13 яшьтән дә узмаган үсмерләр булганын искә төшерсәк, бу комендатурада аларның ни кичергәннәрен аңлавы нормаль кешенең башына сыярлык түгел. ОГПУ хезмәткәре тоткынны аткач, тимер ишекне ача, мәет идәнгә ава, аннары аның аягына бау салып, түбәдәге лебедкага эләктерәләр һәм каршы яктагы стенадагы ишеккә китерәләр. Тышкы яктан мәетне алып, машинага яисә ат арбасына салалар. 1956нчы елда бу ишекне томалап, анда тәрәзә ясаганнар. Тышкы яктан ишек урыны беленми, тәрәзә булып маскировать ителгән, эчке якта ишек урыны хәзер дә бар. Подвалдагы ату тавышлары ишетелмәсен өчен, комендант М.Д.Цветков подвал түбәсенә тыгыз тукымадан әзерләнгән кашма элдерә. (Аның калдык кисәкләре хәзер дә бар). Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, кайбер республика күләм билгеле дәүләт эшлеклеләрен Казанда да хөкем иткәннәр. Мисал өчен: МАССР башкарма комитеты рәисе Андреев Петр Андреевич, 1900нчы елда Сернур районы, Андрюшенко авылында туган, Йошкар-Ола шәһәрендә яшәгән. 1937нче елның 2нче декабрендә кулга алынган. СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан Казанда хөкем ителгән. 1938нче елның 10нчы маенда Казанда атылган. Бу көнне югарыда телгә алынган Хәрби коллегия Татарстанда кулга алынган 171 кешенең һәм Мари Иле республикасыннан 21 кешенең, шул исәптән 3 хатын-кызның эшен карый. Аларның күпчелеге атарга хөкем ителә. Аларны шул ук көнне аталар. Чөнки инструкция 24 сәгать эчендә хөкем карарының үтәлүен таләп итә. Әле Мәскәүгә дә карарның үтәлүен җиткерергә кирәк. Аннары сарыф ителгән патроннар турында акт төзисе, аны имзалыйсы бар…

СТАХАНОВЧЫ ҺӘМ «БАТЫР» ТИКШЕРҮЧЕЛӘР

Иң танылган тикшерүче булып Мари Иле Республикасы НКВДсының ОГПУ оперуполномоченные, Дәүләт Куркынычсызлык кече лейтенанты Чернова Александра Федоровна исәпләнә. Бигрәк тә ир-атларны җәзаларга атлыгып торган ул. Анадан-тума чишендереп, җенес әгъзаларын ишек белән кысып җәзалау аның яраткан «эше» булган. Норма белән бер тикшерүчегә һәр айда 20 тоткыннан булмаган гаебен «таныту» булса, Чернова 100 тоткыннан уңай җавап алуга ирешкән. Һәм аның эшчәнлеген Халык Комиссары Н.И. Ежов югары бәяләгән. Аңа «Отличная стахановка» дигән мактаулы исем, медаль һәм башка дәүләт бүләкләре бирелгән.1938нче елда Н.И.Ежов кулга алынгач, Чернова да дөрес булмаган алымнар белән җәзалаган өчен гаепләнеп, 1940нчы елда кулга алына, 7 елга лагерьга озатыла. Ләкин, үрнәк тәртипле, дигән карар белән ярты срогын тутыргач, азат ителә. Уйларга кирәк, ул анда да гаепсез тоткыннарны гаепләп, әләкләп, лагерь җитәкчеләренә ярдәм итеп торган. Туган җиренә кайткач ул ике гариза яза: берсе партия сафларына, икенчесе яңадан эшкә алуларын үтенеп. Элеккеге «хезмәтләрен» искә алып, аны Совет районы үзәгенә мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Берничә елдан тагын да югарыга – урман кисүчеләр профсоюзының өлкә комитетын җитәкләргә куела. Олы яшькә җиткәч, акылы зәгыйфьләнә – урамдагы чүплекләрдән конфет кәгазьләре, ялтыравыклы әйберләр җыеп кайтып, өендәге суыткыч эченә тутыра башлый. Кызы җыелган чүпләрне суыткычтан алып, кире чүплеккә ташлый бара. Беркөнне элеккеге тикшерүче суыткыч торган бүлмәдә «засада» оештыра һәм төн уртасында «каракны» тота. «Ә-ә-ә, эләктеңме!» – диеп, аңа уклау белән ташлана. Элеккеге тикшерүче «хезмәте» аның канына сеңгән…

Вафатыннан соң билгесез булып калган кешеләр мәрхәмәтсез палач кабере өстенә кыйммәтле мәрмәр таш куялар.

Мари Иле республикасында тоткыннарны җәзалау, атып үтерү, урманга илтеп күмү һәм башка репрессия корбаннары эше белән М.Д.Цветков дигән кеше шөгыльләнгән. 4 класс белемле палачлар башлыгы – югары хәрби белеме булмаса да офицер, дәүләт куркынычсызлык подполковнигы. Фронтта сугышта катнашмаса да, «Кызыл Йолдыз» ордены һәм башка хәрби орден-медальләр иясе. Димәк, безнең илдә гаепсез тоткыннарны җәберләп, юк итеп тә герой-батыр булып була икән? М.Д.Цветковның хатыны театрда билет сатучы булып эшли. Кулларының 10 бармагында да бриллиантлар белән бизәлгән алтын-көмеш йөзекләр, муенында шулай ук төрле кыйммәтле ташлар белән бизәлгән берничә алтын чылбыр асылган була. Беренче хатыны вафат булгач, Цветков яңадан өйләнә. Шул ук театрда эшләүче буфетчицага. Ул бу хатыныннан 30 яшькә олырак. Ләкин буфетта сатучы аның бик күп яшерен байлыклары булуын белгән. СССРда М.С.Горбачевтан «гласность» дигән җилләр исә башлагач, 1988нче елда республика җитәкчеләре гаепсез атып үтерелгән кешеләрнең кайда җирләнгән булуларын белергә тели. Бервакыт партия җыелышында Цветковтан барлык каберлекләрнең төгәл урынын күрсәтүен таләп итәләр. Ләкин карт коммунист барлык таләпләргә бер генә сүз белән җавап бирә: бу дәүләт сере! Икенче көнне өендә аның асылынган гәүдәсе табыла. Күршеләре әйткәнчә, кичен аның фатирына төз гәүдәле җитез ике кеше килгән, аннан каты тавышлар ишетелгән. Ишеккә асылынып, үз-үзенә кул салуы хәбәр ителсә дә, яшерен урында запас патроннары белән пистолеты табылуы аның үз теләге белән бу дөньядан китүенә ышандырмый. Бу палачның үлеменнән соң фатирында бик күп алтын-көмеш әйберләр, инде төпләре тишелеп-ертылып беткән ике капчык шоколад һәм конфетлар табыла. Аларны яртылаш күселәр, тычканнар кимереп бетергән. Ул комендант булган чорда комендатурадагы һәм янәшәдәге төрмә тоткыннарына якыннары төрле азыклар белән посылкалар китергәннәр. Ләкин, алар барысы да комендант кулы аша үткән. Шулай ук кулга ал

Комментарии