Сугышны исән кайтканнар гына җиңде дисезме әллә?!

Бала чактагы авырлыкларны язып-сөйләп бетерә торган түгел. Онытылмый торган рәнҗетүләр күңелләрдә таш булып оешкан. Безнең бер савыт (аны касә диләр иде) бар иде, пластмассадан булгандыр инде: аксыл-яшел төстә, конфет-шикәр салып куярга уңайлы гына. Әни аны мичнең буй җитмәслек морҗа буена куйган. Миңа 10-11 яшь булгандыр. Касә эчендә конфет барлыгын беләм. Түм-түгәрәк, кытыршы тышлы, ә эчендә повидло – 18 карамель. Өйдә беркем дә булмаганда, мин аларның барысын да ялап чыктым, ялтырап калдылар. Билгеле инде, савытны урынына куйдым. Кичен әни, эштән кайтып чәй эчәргә утыргач, эшнең нәрсәдә икәнен төшенде һәм бөтен көченә савытны идәнгә тотып атты. Миңа инде «матур» сүзләр яуды, чыда гына. Каршы әйтү юк бездә, барысына да түзәсең, чөнки әнинең талканы коры.

Кемдер минем язганнарымны өнәп бетермәс, әни бит ул, дияр. Килешәм, тик нихәл итим, ничек бар шулай. Дөрес, әнине аңларга була, ләкин артык ярсып балаңны рәнҗетәсең икән, бу бит җиңеллек китерми, киресенчә, сиңа авыр, ә сабыйга тагын да авыррак.

Хәзер көз җитсә, Әниләр көнен үткәрәләр. Мин ул көннәрдә югалып калам, тамак төбемә төер утыра да, гаҗизләнеп елый башлыйм. Өстә язып киткән «тамашалар» бер генә булса икән. Алар көн саен, көн-аралаш кабатландылар, пычрак, ямьсез сүзләр. Әни, ник бер генә тапкыр булса да, «балам, кызым, сабыем…» дип әйтсен. Мин тилмереп көткән андый сүзләр яңгыраса, таулар күчергән булыр идем.

Тамак гел ач инде. Иртән бәрәңге (анысы булса шатлык), такта чәй, кичен дә шул. Өйгә сирәк кенә шикәр дә кайта иде. Шикәр – зур шакмаклар, таш кебек каты, аны чәй эчәргә утыргач, пәке белән ваталар. Шул кыйпылчыклардан сиңа бераз тәти инде. Менә шул бармак башы кадәр генә шикәр. Абый исә чәен шикәрсез генә эчә дә «Аллаһы әкбәр» дип кузгалып китә. Ник чәеңне шикәр белән эчмисең дисәң, «Болай тәмлерәк, озаккарак җитә», – дип әйтә иде.

Җиде яшем тулыр-тулмас, әни мине олы кызына бала карарга биреп җибәрде. Балаларның берсенә – 2,5 яшь, икенчесе яңа туган. Мине бишеккә тактылар. Апа – авыл кибетендә кибетче, ире – авыл советы рәисе. Авылның иң кирәкле кешеләре! Беренче елны мине мәктәпкә җибәрмәделәр, бала карыйсы бар, янәсе. Аларда ничек яшәгәнемне исемә дә төшерергә куркам. Теләсә нәрсә әйтү дисеңме, китереп тибүме, сугып җибәрүме – барысы да булды.

Беррәттән әти турында да языйм инде. Ул, бәгырькәем, бездән дә бәхетсез булгандыр. Ник дисәң, 19 яшендә 1914нче елгы сугышка алынып, ике-өч ай эчендә тәмам хәлдән таеп, ике колагы да дөм саңгырау булып кайтып кергән. Ә инде Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, саңгырау колхозчыны хәрби заводка җибәргәннәр. Ул анда 1944нче елның маенда станогы янында хәлсезләнеп егылып, аны Нократ елгасы буенча баржага салып җибәргәннәр. Елга буеннан алып кайтканнар, шул көнне ул үлде, шул ук көнне күмделәр дә.

Без өч бала үстек. Ике туганым юк инде, миңа да, шөкер, шактый яшь.

Безгә «сугыш чоры балалары» дигән тамга салдылар да, тынычландылар. Шул җиткән сезгә дигәннәрдер хөкүмәттәгеләр. Сугыш чоры баласының иң яшенә дә 71 тулды бит инде. Бу мыскыл итү түгелме? Сугышны исән кайтканнар гына түгел, ятып калганнар һәм яшьтән ирсез калып, яки өч-алты балалы яшь әниләрнең көн-төн колхоз басуларында изелүләре, балаларының ач-ялангач үсүләре бәрабәренә җиңделәр. Шуны да аңламагач, нинди ил ул?

ГАЛИЯ,

Зәй шәһәре

Комментарии