Карга күзен карга чукымый

Карга күзен карга чукымый

Инде «Безнең гәҗит» дөнья күрә башлаганнан ук аны даими укып барам. Бу гәҗит чын мәгънәсендә безнеке, халыкчан гәҗит дисәм дә ялгышмам. Ул, кем тарафыннан гына кыерсытылган кешеләр булмасын, курыкмыйча, дөреслекне яклап, үз фикерен киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. Шуның белән көченнән килгәнчә гади халыкка булыша. Гәҗиттә басылып чыкканнан соң күп кенә язмышлар уңай хәл ителгәнен әледән-әле укып торабыз. Мондый язмалар «Безнең гәҗит»тә басылып тормаса, эреле-ваклы түрәләр үзләрен тагын кайларга күтәрерләр иде. Гади халыкны сарык көтүе дип кенә карый башларлар иде. Соңгы вакытта «Безнең гәҗит»тә генә түгел, түрәләрнең кырын эшләрен башка гәҗитләрдә, радиода, телевизорда да чагылдыра башладылар. Бәлки аз гына булса да үзләрен тыйнаграк тота башларлар дип ышаныйк.

«Актаныш депутатына карата суд дәвам итә» ( «БГ» № 41, 20 октябрь, 2021ел) дигән язмага килсәк, беркемнең дә үзенә охшамаган сүз әйткәнгә йә берәр гаебе булган кешене кыйнарга хакы юк. Рамил Харисов ул депутатка кул күтәрмәгән бит, мин үземне яклап сугыштым, дип әйтә алмый. Шулай булгач, депутатмы ул, башка түрәме – закон нигезендә каралган җәзасын алырга тиеш.

Белмим шул, Русиядә халкыбызның борынгыдан килгән мәкале буенча «Карга күзен карга чукымый». Андый вакыйгаларны телевизордан күрсәтеп торалар. Әле гади халык арасында күпме кешегә ялган яла ягып, эшләмәгән эшләре, югарыдагыларга дөреслекне күрсәтергә тырышканы өчен хаксызга утыручылар да юк түгел.

Сезнең саваплы эшегездә армый-талмый, исән-имин эшләвегезне теләп калам.

Вакыйф КЫЯМОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии