Фронт блокнотлары

Фронт блокнотлары

Әтием Нәфикъ Яһудинның бу дөньядан китүенә берничә ел үткән иде инде. Туган йортыбызның морҗасын сыларга кирәк булды да, әнием изгән балчыкны күтәреп чарлакка мендем.

Монда миңа бар нәрсә дә таныш. Менә кергәч тә уң якта умарта рамнары. Арырак, зур гына тартмада, җиде бала берсеннән-берсенә бирә-бирә киеп туздырган аяк киемнәре. Әнә балачактан таныш капчык та шул үз урынында эленеп тора... Кызык, нәрсә икән ул капчыкта? Эш бетү белән капчыкны кадактан алдым да, өстенә кунган тузанын борхытып, чишеп җибәрдем...

Ниндидер иске газеталар: 1942, 1943, 1944нче еллар... Фронт газеталары ич бу! Менә кулдан тегеп эшләнгән, инде саргаеп беткән, урыны белән тычкан кимергән блокнотлар... Кулыма алып, актара башладым. Әтиемнең почеркы! Капчык тулы алтын булса да шул кадәр шаккатмас идем. Бу бит әтиемнең фронт язмалары!..

Төньяк-Көнбатыш фронт

9/V – 42. Сугышка керер алдыннан комиссар сүзләре: «Бөтен дөнья ут казанында кайнаганда, шул ноктадан чыгып фикер йөртергә кирәк... Җирне сөегез! Җирне казыгыз һәм үзегезгә яшеренү урыннары әзерләгез... Тагын бер мәртәбә әйтәм – җирне сөегез. Ул сезне үлемнән саклар, дошманга бирмәс».

8/VII – 42. Мирсәй Әмир, Сибгать Хәким, Идрис Туктаров иптәшләр!

Бүген, җирәнгеч немец фашистларына каршы көрәш вакытында күрсәткән хезмәтләрем өчен «За боевые заслуги» медале белән бүләкләнгән көнемдә, мин сезгә үземнең шушы хатымны язам.

Үзем сәламәт, миномет командиры булып хезмәт итәм. Дошман өстенә чуен һәм корыч ялкыннары яудырудан тыш, буш сәгатьләрдә занятиеләр үткәреп, үземнең расчетымда булган сугышчыларның барысының да наводчиклар була алуына ирештем. Берничәсен кирәк булганда үземнең урыныма миномет командиры була алырлык итеп әзерләдем.

Дошман кулы белән башкарыла торган чиксез ерткычлыкларны үз күзләрең белән күргән саен йөрәктә дошманга ачу, гүзәл туган илебезгә мәхәббәт ялкыны көннән-көн ныграк кабына бара. Сугышчыларда патриотик рух тәрбияләүгә нык игътибар бирәм...

Әдәбият өлкәсендә актив катнашып килүче иптәшләрне беләсем, Ватан сугышы чорындагы татар әдәбияты белән танышасым килә. Иренмичә хат язарсыз, «Совет әдәбияты» журналының 2-3 санын җибәрерсез, арага кыстырып беркадәр кәгазь дә салырсыз дип ышанып калам. Иптәшләрчә сәлам белән, Яһудин Н. Х.

Фронт газетасында эшләгән чагы

28/ III – 43. Кич. Тирә-әйләнә тын һәм дәһшәтле. Блиндаж янында кискен-кискен сүзләр сөйләнә. Монда кешеләр кискен карарга килгәннәр. Иртәгә аларның күбесе, бәлки, һәлак булырлар, моны алар яхшы белә. Аларның сөйләүләре кыска. Берничә генә сүз белән һөҗүмгә әзерлек турында рапорт бирәләр...

13/V – 43. Татар барда хәтәр бар, дип тә әйткәннәр борынгылар. Урынына карап, бик уңай килә торган, тирәнтен уйлап әйтелгән сүзләр болар. Әйе, татар бар урында бик хәтәр ул. Ләкин кайда һәм кем өчен? Сугыш кырында, немец өчен, дияр идем мин.

2/VIII – 43. Солдат: «Без барысына да күнектек инде: мина шартлауларына, пулялар сызгыруына... Шуның өчен дә ул сугыш. Безгә тик тәмәке теләгән кадәр булсын, аннан тоз ягын ипи белән ныгытып алырга булсын, аннан, мөмкин икән, йөзәр грамм булса... Ә анда ата бирсеннәр...»

20/Х – 43. Туганнары аны авыл очына кадәр озата бардылар. Алар хәзер дә авыл очында торалардыр, һаман да кулларын селкеп яулыкларын болгыйлардыр кебек тоела иде аңар.

19/VII – 44. «Фронт хакыйкате» газетасы редакциясе эшелоны.

Бүген Могилевтан чыктык. Шклов аша үттек. Оршага керү өчен шәһәрдән ун километрда көтеп торабыз. Аннан – Минскига һәм ары... Җиңүләр юлыннан барабыз. Юл тулы немецлардан калган трофей паровозлар, вагоннар, снаряд һәм башкалар. Могилев – Орша шоссе юлы буенда исә бик күп машиналарның, танкларның, үзйөрешле орудиеләрнең ватык-җимерекләре. Ә табигать! Бу якларда табигать искиткеч дәрәҗәдә матур. Кешеләр ягымлы һәм ачык күңеллеләр... Юл буенча арыш, бодай басулары...

Запас полкта, Польша урманы

19/IХ – 44. Запас полк тирәсендә кешеләр су урынына агып торалар – төркем-төркем булып госпитальләрдән киләләр, төркем-төркем фронтка китәләр. Гали бер көнне бик шат йөри. Ул Милли Советның Германияне һәм Берлинны өч оккупация зонасына бүлү турындагы карарын укый. Бу көнне солдатлар сугышның тиздән бетүе турында гына сөйлиләр. Икенче көнне Черчилль чыгышы була. Монда сугышның 1945 елны да булу ихтималы әйтелә. Күңел төшү туа. Гали дә күңелсезләнә: «Иртән приказ, кичен приказ...»

Солдатлар арасында йөргән сүзләр. Сугыш, имештер, үзенең башланган көне – 22нче число, якшәмбедә бетә. Шулай дип борынгылар язып калдырган. Бу көн – 22/Х – 44. Шуннан калса, имештер, 48нче елга кадәр дәвам итәчәк.

Сугыш, имештер, 42 ай дәвам итәргә тиеш. Шулай дип Библиядә язылган. Бу 22/ХI – 44. Моннан йөзләрчә ел элек бу сугышның башланасын белгәннәр, бетүе дә алар әйткәнчә булачак, диләр.

Бүген урман өстеннән күп кенә күгәрченнәр очып үтте. Күптәннән күргән юк иде. Үзләре безнең яктан киләләр...

9/Х – 44. Кояшлы матур көн. Урман ачыклыгы. Солдатлар чәч-сакалларын алалар, киемнәрен юалар, мунча керәләр... Маршка әзерләнүче төркемнәр, строй хезмәтенә яраксызлар...

Менә бер төркем үзбәк егетләре сөйләшеп утыра.

– Әссәламегаләйкем, егетләр! – дим, алар янына килеп.

– Ә-ә, нугаймысыз? Кайсы як? – дип сорый бер таза гына егет.

– Татармын, Казаннан.

– Татар булганда, татарның да бер уңганы икәнсез, сәлам биреп киләсез.

Кул биреп, егетләрнең һәркайсы белән күрешеп чыгам. Әңгәмә дәвам итә. Егетләр үзләренең сугышларда ничек катнашулары, ничек яраланулары турында сөйлиләр.

Урман кырыенда землянкалар. Һәр ротага керү алдыннан капкалар. Аларда лозунглар, чакырулар, гимннан өземтәләр, юлбашчыларның портретлары...

Әлеге таза гәүдәле чутыр кара үзбәк егете 1941нче елда Мәскәүдә була, 7нче ноябрьдә Сталин сүзләрен ишетеп парадтан уза. Сугышчылар парадтан туры сугышка керәләр. Аларда дәрт һәм ялкын. Рух күтәренкелеге...

Мин казах һәм үзбәкләр белән күп булдым, күп аралаштым. Алар яхшы күңелле, инсафлы һәм тугрылыклы халык. Иске гадәт һәм йолаларны изге саныйлар. Үзләрендә булганның һәммәсе белән дә уртаклашырга әзер торалар. Аларда мөселманчылык көчле. Үз милләт кешеләре өчен җаннарын бирергә дә әзерләр.

13/Х – 44. Польша җиренә килеп кергәнгә бүген нәкъ бер ай тулды. Күңелгә бер елдан бирле шушында кебек тоела. Башны авыр һәм моңсу кайгы баса. Кайчан, кайчан гына туган җиргә кайтылыр икән? Монда барысы да ят бит: җире дә, агачлары да, үләннәре дә. Сулары тәмсез – ниндидер төче саз суы.

20/Х – 44. Бүген төнлә: «Варшава янында безнекеләр дошман оборонасын өзгәннәр, Варшава урамнарына бәреп кергәннәр», – дигән сүзләр чыкты. Блоха моны постта торганда ишетеп кайтты. «Төнге сәгать икедә без мич алдында тәмәке тартып утыра идек, – диде ул. – Миңа моны бер зур портфельле кеше әйтте, офицер булса кирәк, караңгыда аера алмадым».

24/ХI – 44. Мин – полк экспедиторы. Залесе авылында поляк семьясында яшим. Бер айга якын кандаладан таландым. Кандала кермәсен өчен колакка мамык тыгып ята идем. Кичтән 2-3 сәгать йоклыйм да – тәмам арыган килеш – төн буенча кандала үтереп чыгам: капшап-капшап... Иртә белән тагын берәр сәгать йоклап алам. Минем тәэсир астында хуҗалар өйләрен кайнар су белән юдылар, яңадан акка буядылар. Узган төнне барыбыз да рәхәт йокладык.

38нче Атлар Депосында часть парторгы

25/V – 45. Өйгә кайту турында уйланалар. Мещеряков Александр Александрович:

– Мин өйгә кайткач бер ай ял итмичә һичбер эшкә тотынмыйм.

– Тотынырсың.

– Юк. Башымны кисеп алсалар да, бер ай ял итәм.

– Син комбайнчы ич. Урак вакытына кайтсаң, эшләмичә һич тә котыла алмассың.

– Юк. Райком секретарена ачыктан-ачык әйтәм: дускай, мин әйтәм, бер айсыз миңа эшләргә дип әйтмәгез.

– Сине берәү дә мәҗбүр итмәс, әлбәттә. Үгетләрләр. Аннан соң син үзең теләп барырсың...

– Бармыйм, минем ял итәргә хокукым бар.

– Ярый, ул ягы алай да булсын. Ә өйдә сине бер ай буенча кунак итәргә җайлары булса ярый ла.

– Анысына мин кайгырмыйм да. Язулары буенча, анда рәт яхшы...

24/VI – 45. Икенче эскадронга барып ял иттек. Монда барлык офицерлар, штаб писарьлары һәм хатын-кызлар җыелдылар. Эчү, күңел ачу, фотога төшүләр...

Берлинга командировка

1/VII – 45. Берлинга килеп җиттек. Беренче мәртәбә Берлинга килүчеләрдән берәү: «Гитлерга кунакка килдек, ә ул каядыр китеп барган», – дип куйды. Бүген якшәмбе. Бөтен йортларда диярлек флаглар җилферди, урамда радио аша безнең музыка, безнең җырлар яңгырый.

Без Бранденбург капкасына – Геббельс кирпечләр өеп саклаган капкага килеп җиттек. Кызылармеецлар, офицерлар, немкалар йөреп-үтеп торалар.

Ирек мәйданына киттек. Рейхстаг. Бөтен стеналар, барлык урыннар акбур яки корым белән язып тутырылган: «Кавказ. Борисов», «Ульяновск. Абдуллин», «Казан. Мөхаметов»...

Менә мин Рейхстагның нәкъ башына менеп утырдым. Бөтен шәһәр күренә. Кайсы якка гына карама, күз җиткесез ераклык: ватык йортлар, завод морҗалары... Шпрей агып ята... Бранденбург капкасы менә монда гына, аяк астында кебек... Рейхстагта, аның түбәсендә, барлык урыннарда безнең халык кайный... Фото, фото һәм фото... Рейхстаг түбәсендә язу:

«Кайтыр идем илләремә, Илләрем калды ерак.

Кайтыр идем, илем ерак, Кайтмасам яна йөрәк.

Чкалов шәһәре. Батталов.»

5/VII – 45. Берлиннан кайтып килешли, вагонда сөйләшүләр:

– Мин ул сестраны мәңге онытачак түгелмен. Мин аның каршында гомергә бурычлы. Ах, мин, ахмак, операция вакытында, авыртуга түзә алмыйча, әйләнеп килеп берне кундырдым... Ә ул, мескен, миңа соңыннан да ачуланып карамады. Көлә генә торган иде...

– Бу минем солдат. Без аның белән үзебезнең походны Балтыйк буенда төгәлләдек. Бер снаряд килеп-килеп – бох-х!. . Шулай икебез дә сакау булып калдык...

Әзерләде Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

 

Комментарии