- 26.07.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Утырып уйлар уйладым...
1972нче елның апреле кызу килде. Ике ай элек кенә әле мин Минзәлә совхоз-техникумының агрономия бүлегендә укучы соңгы курс студенты идем. Бүген туган авылым Шәриптә җилкәмә кырчылык бригадиры вазыйфалары өелгән. Әлегә вакытлыча, әлбәттә, бригадир Фәес ага күптән ял итмәгән икән инде, аны отпуск вакытында алмаштырам.
Эшкә Кукмара районына билгеләнгән идем мин. Казаннан поезд белән килеп, Кукмараның ару гына текә баскычларыннан күтәрелүемнең файдасы булмады. Авыл хуҗалыгы идарәсендә документларымны карадылар да, тагын бер айдан бу малай барыбер армиягә ычкына бит инде, дип уйлап күрәсең, агроном урыннарының буш булмавын белдерделәр. Мин үзем дә быел яз ничек булса да армиягә китеп, ил алдындагы бурычымны үтәп кайту ниятендә идем, артык бәхәсләшеп тормадым, юлламама билге куйдырып, кире Казанга сыпырдым. Икенче көнне республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында туган ягым Актанышка юллама рәсмиләштереп алдым да, грунт очу полосалары ныклап җилләгәнче, самолетлар очмый башлый торган чор алдыннан гына, аэропорттагы сулы карны ерып төшкән соңгы самолетка көч-хәл белән эләгеп, үзебезнең район җиренә аяк бастым. Ә туган авылда мине кайткан көнне үк күреп алдылар, ике көннән эшкә дә чыктым.
Без, 19 яшьлекләр, ул заманда хәрби комиссариат өчен «картлар» идек инде, шуңа күрә дә апрель урталары узуга, медицина тикшерүе үтәргә иң башлап безнең кебекләрне чакырттылар. Аскы Актаныштагы хәрби комиссариатның агач бинасы армиягә каралучылар белән шыплап тулды, трусиктан гына калып чишенеп, табибларга чират тора-тора керәбез, һәркемне, сәламәтлектә берәр кимчелек тапмасалар гына ярар иде, дигән уй борчый. Ни әйтсәң дә һәр авылда бүген хәрби комиссариатка каралырга китүчеләрнең нинди хәбәр белән кайтуын көтәләр. Армиягә яраксыз булып кайтудан да күңелсез хәбәр юк авыл җирендә. Андыйларны шундук авылдашларының шикле карашлары бораулый башлый, янәсе, кай җире сәламәт түгел икән моның? Кич клубта кызлар аннан читкәрәк баса, армиягә дә ярамаган егет белән йөрәкләрен якынайтасылары килми.
Шул армиягә барырга атлыгып торган егетләрне, үзләрен сау-сәламәт дип торуга карамастан, табиблар иләпме илиләр. Әнә берәүне ишетү сәләтен тикшереп җәфалапмы җәфалыйлар. Чыннан да, бүлмәнең бер почмагына баскан егет икенче почмактагы табиб ханымның пышылдап әйткән сүзләрен ишетми генә бит. Табиб ханымның да ачуы кабара башлый: «Мин әйткәннәрне кабатлап әйт, дип әйтәм мин сиңа».
– Мин әйткәннәрне кабатлап әйт, дип әйтәм мин сиңа, – дип кабатлый аның артыннан егет.
– Монысын түгел, пышылдап әйткәнен, дим.
– Монысын түгел, пышылдап әйткәнен, дим.
И-и, яшь чагында кеше хәлен аңлап бетермисең шул, ишек төбендә чиратын көтеп торучы каралучылар пырхылдап көлешеп алалар. Табиб ханым да, ниһаять, ялкып туктый, егетне үз янына чакырып ала. Баксаң, егет 8нче сыйныфны бетергәч үк тракторчы булып эшли башлаган да, гаражда тракторын гел пускач белән кабызу сәбәпле, колак пәрдәләренә зыян китергән икән. Хәрби комиссариат баскычына чыгып, әздән генә утырып еламады ул, «стройбатка» да ярамам микән инде, дип уфтанды.
Барлык табибларны үтеп бетергәч, кәгазьләреңне тотып, комиссия утырган хәрби комиссар бүлмәсенә керәсе. Әһә, тукта, ят җиреңне капшап караучы табиб калган икән ич әле, һәм ул, нишләптер, шушы кабинетта. Комиссия әгъзалары кәгазьләреңне караштырган арада, син трусигыңның алгы ягын бераз төшереп, урта җирдәге Ходай биргән байлыгыңны күрсәтәсең. Теге исә, перчаткалы куллары белән капшый-капшый, ак халатлы яшь шәфкать туташына ниндидер җөмләләр яздыра. Без, татар балалары, ят нәрсәбезне тегендә-монда күрсәтергә өйрәнмәгән, өстәл артындагы яшь кызлардан оялып читкә борылырга маташабыз. Табибка аңа нәрсә, без шулай кыланган саен чыгырыннан чыгып, трусигыбызны тартып диярлек төшерә.
Капшаласы капшалгач, бурлаттай кызарып, теге озын өстәл янына килеп басасың. Әмма: «Армиягә яраклы табылдың, фәлән төр гаскәрләргә язабыз, фәлән көнне повестка алырга кил», – дигән куанычлы хәбәр ишеткәч, барлык уңайсызлыклар онытылып, урамга атыласың.
Повестканы миңа 3нче майга бирделәр. Өч көн вакытым бар иде әле, колхоз идарәсенә төшеп эшемне тапшырдым. Беренче май инде ул безнең Актаныш ягында карга боткасы бәйрәме көне, урам малайлары, кызлары белән урманга ботка пешерергә киттек, олы юлга чыгар алдыннан ял да кирәк бит. Язгы табигать белән хозурланып, ботка ашап, уеннар уйнап ял итеп кайттык.
Актаныш безнең авылга ун гына чакрым, басуларны карый-карый, үзем генә җәяүләп төшәргә булдым армиягә китәргә. Җитмеш яшьне куып килүче әткәй, әнкәй, туганнар капка төбендә озатып калдылар. Күрше Миниҗиян апа да, яшьләрен сөртә-сөртә, юл хәере дип, учыма бер сум акча салды.
Авылның Актаныш капкасы ягындагы басуында авылдашлар чәчү чәчә. Чәчкечләрнең берсенә дустым Миргазиян баскан, аңарга кул болгадым.
Язгы көн хозурлыгына сокланып җәяүләп озак барырга туры килмәде, артымнан мотоцикл белән авылдашым Газизҗан агай килеп җитте. Мотоцикл өчен ун чакрым ара нәрсә ул, берничә минуттан Актанышка барып та җиттек.
Хәрби комиссариат яны мин төшкәндә гөжли башлаган иде инде. Язгы су быел бик нык күтәрелгән икән, әнә безне Агыйделнең теге як ярына алып чыгып китәсе үзйөрешле баржа да хәрби комиссариат янындагы күпергә үк терәлеп туктаган, һәр почмакта яңа гына борын төрткән яшел чирәмне таптап бииләр, күмәкләшеп җырлыйлар. Минзәләдә бергә укыган дүрт группадаш бергә китәбез икән бүген: Чалманараттан Мәгъдәнов Гөлүс, Шәбездән Исламов Ралиф, Аештан Хаҗиев Ринат һәм мин. Ямалыдан зоотехниклар группасында укып чыккан Әхтәм Сатыев та безнең белән. Без, техникум тәмамлаганнар, үзебезне олырак хис итәбез, шуңа да һәрберебез армиягә китәргә үзебез генә төшкәнбез, бары тик Ринатны гына тыңламаганнар икән авылдашлары, мәҗбүри җыелышып озата төшкәннәр. Әхтәмне озатырга исә энесе Кирам төшкән. Киләчәктә атаклы баянчы булачак Кирамның бармаклары неп-нечкә, озын, буй-сыны да шул бармаклары кебек үк нәзек. Үзе абыйсының бер алдына, бер артына төшеп әкрен генә сөйли:
– Эх, абый! Кичә син мунча керәсен, үзең җырлыйсың да җырлыйсың. Ә мин сине жәлләп елыйм да елыйм, – ди. Без читтән генә Кирамны тыңлап көләбез.
...Без утырган баржа әкрен генә кузгала башлады. Ирен армиягә озатучы авырлы яшь хатын күпер өстендә елап сыгылып төште, ә ире исә баржа борынында әрле-бирле бәргәләнде. Баржа артка чиккән саен, күпердә, яр буенда яулык, кул болгап калучылар кечерәйгәннән-кечерәя бардылар. Су иркенлегенә чыккач, баржа башкорт ягына борылды да, соңгы кат барыбыз исеменнән дә озатып калучыларга саубуллашу гудогы биреп, Иске Җәнҗегеткә таба юл алды.
Агыйдел елгасы тирә-якка бигрәк нык җәелгән бу язда. Чиста, тонык су астында яшь таллар тибрәлеп утыра. Кай якка карама, су да су. Барыбызның да карашлары Актаныш ягына төбәлгән. Ул кечерәеп ерагайган саен, безнең дә йөзләр ямансулана бара, кайсыбыз кая эләгер дә, ниләр күрербез инде бу ике ел эчендә.
Ниһаять, теге яктагы Иске Җәнҗегет авылына килеп җиттек, биредән Башкортстан башлана. Хәрби комиссариатта эшләмәсә дә, аның вәкиле буларак, безне Казанга озата баручы Камышев агайны армиягә китүчеләрнең туганнары яхшы гына сыйлаган булганнар, ахры, ярга төшәр рәте дә калмаган иде инде. Аны баржадан күтәреп төшердек. Үзебезнең документлар салынган чемоданны да үзебезгә күтәрергә туры килде. Тезелешеп авыл ягына таба киттек.
Нефтекамск шәһәренә баручы автобус резинадан эшләнгәнмени, кешесе тулы килеш тә тагын өч дистә булачак солдатларны сыйдырды. Нефтекамскиның автовокзалында Камышевны утыргычка йокларга салдык та үзебез автовокзал тирәсенә чәчелдек. Исәбебез ашханәдә ашап алу иде дә, башкортча вакыт ике сәгатькә алдан йөргәнлектән, кибетләр дә, ашханә дә инде ябылган булып чыктылар. Күбебезнең тамагы кибү сәбәпле, су эзли башладык, әмма вокзал тирәсендә анысын да табып булмый икән. Безне кизү торучы милиционер күзәтеп торган, күрәсең. Яныбызга килеп Камышевны күтәреп-күтәреп карап та рәт чыкмагач, бер бак су китертте, каяндыр автобус тапты. Шулай итеп Янаул станциясенә кузгалдык.
Янаулда төнге буфет эшли икән, ашардай әйберләр алып тамак ялгадык. Казан ягына баручы поезд иртәнгә таба гына булачак, шуңарчы кем аяк өсте, кем агач утыргычларга утырып йокымсырап алгандай иттек.
Поезд вагоннарына кереп урнашуга, ятар җир каты дип тормадык, барыбыз да йокыга эредек. Әмма озакка түгел, бераздан төркем-төркем җыелып гәп сата башладык. Әхтәм Сатыев җырлый, без кушылабыз.
Шулай шау-гөр килеп бара торгач, Казанга якынлашуыбызны да сизми калганбыз. Камышевка да җитди төс кергән, безне барлый башлады. Менә шунда инде безнең шәхси делолар салынган чемоданның юкка чыгуы ачыкланды. Барыбыз да, корт чаккан төсле, поезд буйлап йөгерешә башладык, документлар югалса эшләр хана, кире Актанышка озатуларын көт тә тор. Бер ярты сәгать йөгерешкәч, чемоданны күрше вагондагы бер купедан табып алдык. Егетләр башта шунда кергәннәр дә чемоданны онытып калдырганнар икән. Ап-ак көл төсенә кергән Камышевның чыраена шуннан соң гына бераз кызыллык йөгерде.
4нче трамвай шалтыр-шолтыр килеп тимер юл вокзалыннан безне Татвоенкоматка алып китте. Казанда туган-тумачасы, таныш-белешләре булган шома егетләр «Колхоз базары» тукталышында ук трамвайдан төшеп сыза башладылар.
Татвоенкомат казармасында кунганчы, бер кич булса да туганнар янында булу күңелле инде ул анысы.
Татвоенкоматка барып җиткәнче без бер унбиш-уналты гына кеше калдык. Капка төбенә җыелган халыкны аралап көч-хәл белән биек тимер капкага барып җиттек. Керүгә үк безне тезеп бастырып документларыбызны җыеп алдылар. Тик беребез артык икән бит, саныбыз хәрби билетлар санына туры килми. Тикшерә торгач дежур майор сафтан чәчләрен кепка эченә җыеп тутырган Казан малаен сөйрәп чыгарды. Кай ара безнең арага кереп кысылган диген, игътибар да итми торабыз. Алар шулай керергә җай тапсалар, ишегалдындагылардан акча кысыштырып чыгалар икән.
Хәрби билетларны җыеп алуларының хикмәте шул булды — безнең кулларга себерке тоттырдылар. Татвоенкомат ишек алдында чүп-чар, консерва банкалары мулдан, эш безгә караңгы төшә башлаганчыга җитте. Чүпне машиналарга төяп озатканнан соң гына хәрби билетларны кире бирделәр.
Караңгы төшкәндә казармага керергә команда булды. Без соңгарак калып кергән идек, агач сәндерәләрнең беренче-икенче катларына хуҗа булып та беткәннәр, өченче катка менәсе килми. Баш астына рюкзакларны салып стена буена урнаштык.
Аның да үзенә күрә уңайлылыгы бар икән, төн урталарына, ишекләр ябык тору сәбәпле, казармада һава бик нык кыза, өченче каттагылар, эсселәп, идәнгә коела башлый. Ә идәндә кызу да, салкын да түгел. Шунысы гына бар, кайчак кайсыдыр юләрләре баш очыннан буш шешәләр очыра, аларның сиңа килеп төшү ихтималы да юк түгел.
Иртә белән йокыдан торырга команда булды, барча егетләр сикерешеп торып ишеккә томырылды. Моның хикмәтен без яңалар да бик тиз аңлап алдык, азакка калганнарның хәрби билетларын алып калып, Татвоенкоматның кизү торучы солдатлары казарма идәнен юдырталар икән. Анысы әле бер хәл, бәдрәф җыештыру эшенә эләккәннәр җәфалана, андагы хлор исенә кереп кенә чыкканда да күзләрне ачып булмый. Шуңа күрә һәр көн иртән Татвоенкомат солдатлары белән никрутлар арасында куыш бара. Солдатлар кулына эләгәсең икән инде, кесәдәге хәрби билетың алар кулына күчә, алар кушкан эшне эшләп бетермичә алырмын димә. Уйлап-уйлап тордым да хәрби билетымны итек кунычы эченә тыгып куйдым. Хәзер инде миңа бернинди дә солдат куркыныч түгел иде, эләктереп алган очракта да алар кесәмне тентеп хәрби билетны тапмый, ә мин: «Миңа эш кушылган инде», – дип кенә җибәрәм.
Татвоенкоматта быел техникумны бергә бетергәннәр байтак җыелдык. Хәзер инде без үзебез бер группа булып оештык: ишегалдында көндезләрен бергә кояшта кызынабыз, гәп сатабыз, көнгә ике тапкыр безне бушлай ашата торган Татвоенкомат ашханәсенә барып киләбез. Ашханәдә яхшы ашаттылар безне: беренче блюдо, икенчесе, йомыркасы, мае – бары да бар. Социализмның көчле заманалары иде шул, бөтен байлыкның хөкүмәт кулында чагы. Әле кибет тә эшләп тора, телисең икән – очсыз гына бәягә колбаса, консерва, компот, печенье, вафли ише әйберләр алып ашый аласың. Шулай итеп ашыйбыз да колакны үрә катырып (алырга килүчеләрнең безнең фамилияне кычкырганнарын ишетми калмагаек дип), кояшта кызынып утырабыз. Мин Германиядәге совет гаскәрләренә китәргә тиеш булганмын икән дә, Актаныштан озак килү сәбәпле, соңарганмын. Әй үкендем дә инде соңга калганыбызга, чит илдә хезмәт итүнең дәрәҗәле чаклары бит, Европа илләрен күреп, дөнья гизеп кайтырга язмагандыр, күрәсең.
Вакыт-вакыт частьларына яшь солдатлар алырга килгән хәрбиләр ишегалды уртасына чыгып фамилияләр кычкыра башлыйлар. Андый вакытта аларны йөзләгән егетләр әйләндереп ала. Фамилиясе аталганнар тизрәк түгәрәк уртасына кереп тезеләләр, беркемнең дә биредә озаклап ятасы килми, һәркемнең тизрәк хезмәт урынына барып җитәсе, солдат киеме киясе килә. Шул ихтыяҗны исәпкә алыптыр инде, Татвоенкомат ишегалдында моряк формасы киеп фотога төшү мөмкинлеге бар. Бирегә эләккән берәү дә моряк формасы белән фотога төшми калмый, әлбәттә, мин дә беренче көнне үк бескозырканы башка кыңгыр гына чәпәп төшкән берничә фотомны кесәгә салып куйдым.
Минем фамилиямне Татвоенкомат казармасында бишенче төнемне кунарга әзерләнеп йөргәндә, 9 Май бәйрәме кичендә генә кычкырдылар. Яшь солдатлар алырга килгән сержант ун гына кешене чакырып тезде дә, документларны җыеп алып, безне тимер юл вокзалына алып китте. Гап-гади поездга утырып Сызрань шәһәренә юл алдык.
...10нчы май минем туган көнем. Иртә белән йокыдан уятып, сержант мине 19 яшем тулу белән тәбрик итте. Аннан соң, моны билгеләп үтми ярамас дип, һәрберебездән өчәр сум акча җыйды. Ниндидер станциядә поезд туктап торган арада күп итеп ашау әйберләре, бераз градуслы эчемлек алып керде.
– Сезгә әле күп ярамый, – дия-дия, кружкаларыбыз төбенә әз генә эчемлек салып чыкты. Шулай, матур гына итеп, унтугыз яшемне билгеләп үттек.
Сызрань шәһәрендә без бер хәрби эшелонлык кеше җыелдык. Явып торган яңгыр астында бөтенебезне тезеп биштәрләребезне, кесәләрне тикшереп, пәке ише әйберләрне җыеп алдылар. Уныбызның дүртесен башка төркемгә күчерделәр, Казаннан бергә чыкканнар алтау гына калдык. Хәрби эшелонда инде тәртип тә хәрбичә икән: көнгә, тиешенчә, өч тапкыр ашаталар, кизү торгызалар, вагоннарны җыештырталар, станцияләрдә чыгармыйлар. Урал тауларын уздык, Себер җирләре буйлап тәгәрибез, һәр станциядә эшелоннан күпмедер кеше перронда басып кала, шулай безне өләшә-өләшә Себер буйлап тараталар. Безнең Казан төркеме Томск шәһәренә билгеләнгән булса да, ераккарак алып киттеләр. Сержантыбыз да алышынды, барган уңайга безне яңа төркемгә куштылар.
Биш тәүлек барганнан соң, ниһаять, Красноярск шәһәренә килеп җиттек. Безнең төркемгә дә вагоннан чыгарга команда булды. Хәрби комендатурада төн үткәргән арада безне тагын бүлгәләделәр, Татарстанныкылар дүртәү генә калганбыз булып чыкты. Аларның да икесе генә татар – мин һәм Азнакай районыннан Рәфгать Вәлиев. Иртә белән безне тагын ниндидер гади поездның бер вагонына утыртып каядыр алып киттеләр. Алып баручы сержант кая баруыбыз турында бернинди мәгълүмат та бирми, баргач белерсез, дип кенә җибәрә.
Берничә сәгатьтән соң Заозерная станциясенә килеп җиттек. Бер утызлап яшь солдат җыелганбыз икән. Сержант кесәләребездә калган барлык акчаларны җыярга кушты. «Сезгә акча кирәкми инде», – диде ул. Дөнья хәлен белеп булмый, өч сумымны гына чыгарып бирдем дә, алай-болай кирәк булса дип, авылда ук авторучкага урап киткән изолентаны сүтеп алып, калган дүрт бишлекне бәләкәй генә итеп шуңа төрдем. Җыелган акчаларга сержант каяндыр шәраб, ашамлыклар алып килде. Хәрби киемсез кешеләр дә утырган ниндидер автобуска төялеп, ерактарак кап-кара булып күренеп торган тайга ягына таба киттек. Берничә чакрым үтүгә үк автобус контроль постына килеп җитеп туктап калды. Юлдагы шлагбаумны, кораллы сакчыларны, ике якка да сузылган чәнечкеле тимерчыбыкны күреп бераз шүрләдек тә, горурландык та. Димәк, без гадәти генә урында хезмәт итмәячәкбез. Шулайдыр, әнә бит пост аркылы һәр кешене берәмләп, документларын җентекләп карап үткәрәләр. Постны үткәч, без барасы полкка өч-дүрт чакрым гына ара кала икән, сержант җәяү генә барырга тәкъдим ясады. «Гражданка һавасын тагын бераз сулап калыгыз, – диде ул, – тагын ике елсыз тияме әле ул сезгә, юкмы, белмәссең». Барган уңайга һәркемгә әз-әзләп кенә шәраб салып бирде, кабымлык чыгарды. Шулай гөрләшә-гөрләшә бер бистә кебегрәк җиргә якынлаштык. Алда тимер-бетон койма, чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган хәрби полк биләмәсе күренде. «Өстегездәге курткаларыгызны салып ыргытыгыз, – дип команда бирде сержант, – сезгә хәзер алар да кирәкми инде». Ур-ра кычкырып, барыбыз да тышкы өс киемнәрен юл читенә томырдык.
Хәрби полк капкасы янында безне полк командиры полковник Мазлов үзе каршы алды. Сержантның яшь солдатлар алып килүе турында хәбәр итәргә хәрбиләрчә атлап барып, кулын чигәсенә күтәрүе булды, чемоданы ачылып китеп, берничә шешә шәрабы бетон мәйданчыкка килеп төшеп ватылмасынмы? Полковник бер сүз дә әйтмәде тагын, сержантка кычкырмады да, сүкмәде дә. Җыелышып торган офицерлар гына көлешеп куйдылар. Көләсебез килсә дә, авызларыбызны кысып тукталып калдык, ни әйтсәң дә без инде таш койманың бу ягында, «авыр югалтудан» кәефе киткән сержантның бүген безне ни кыландырасын беребез дә фараз итәлми ич.
Яңа гына булган күңелсезлектән соң йөзе бурлаттай кызарган сержант безне мунчага алып китте. Мунчага юл казармалар яныннан үтә, солдатлар йөгерешеп чыктылар. Тагын бер группа «молодойлар» килгәнен каян белеп өлгергәннәрдер. Кайберләре игътибар белән өс-башыбызга күз салды. Барган уңайга минем чалбар каешымны сорап алдылар. Аяктагы кирза итекләргә дә мунчага барып җитү насыйп булмады, соңгы 50-60 метр араны оекчан гына үтәргә туры килде.
Мунчада киемнәребезне салып, бер почмакка ыргытырга куштылар. Изолентага төрелгән акчаларымны учка кыстым да мунчага кереп киттем. Почмакта бер ярык бар икән, юынган арада акчаларны шунда яшердем. Монда авыл мунчасындагы кебек иркенләп сәгатьләр буе юына алмыйсың инде, тизрәк юыныгыз, дип кычкырып кына торалар.
Юынып чыгуга солдат киемнәре тоттырдылар. Билгеле, кием бирүче солдатлар үлчәмеңне сорап торсалар да, күбесенчә гәүдәңә карап, күз үлчәме белән генә эш итәләр. Кием бераз иркенрәк булу гадәти хәл буларак кабул ителә икән, сыймый торса гына икенчегә алмаштыралар. Солдат киемнәре киеп алгач бөтенебез бертөсле, якташлар бер-беребезне аерып алалмый җәфаланып беттек.
Сафка тезелеп, карантин өчен билгеләнгән казармага юнәлдек, һәрберебезгә урын билгеләнде. Алып килгән сержант сезгә анда акча кирәкми инде дисә дә, алай түгел икән, кибеткә барып итек чистартырга крем, щетка, теш пастасы, энә белән җеп, конверт ише әйберләр алырга куштылар. Якташларымның берсе – Алексеевск районы егете бер тиенен дә калдырмыйча биреп бетергән икән, минем яшереп калдырылган акчалар икебезгә дә бик ярап куйды. Әле кибеттә печенье, конфет, куертылган сөт ише тәмле әйберләр дә сатыла, безнең ашказаны аның ише әйберләрне дә сорый бит.
Беренче тапкыр төшке ашка алып киттеләр. Биредә бар да вакытка салынган икән, фәлән минут ашарга, вәссәлам. Кай арада татар икәнемне белеп алганнар диген, алдыма махсус рәвештә йодрык кадәрле бер сало кисәге салынган аш китереп куйдылар. Майлы чучка итен яратмасам да, сало күрмәгән малай түгел инде мин, Минзәлә ашханәләрендә ашаштырырга туры килде. Сизеп торам, барысының да карашы миңа төбәлгән, ашармы, янәсе, татар дуңгыз итен, юкмы?! Мул итеп тоз сиптем дә, ашыкмый гына, ипи белән чәйнәп ашап бетердем теге май кисәген.
– Кара, татарлар дуңгыз ите ашамый, дип әйтәләр тагын, – дип сөйләнеп кенә куйдылар. Шуннан соң башка көннәрне миңа алай зур кисәкләр эләкмәде инде, урыслар, украиннар үзләре дә бик яраталар шул салоны.
Төшке аштан соң киемнәребезгә ак яка аслары, погоннар тектек. Ике иңсәгә ике калын погон тегеп бетергәнче бармакларыбыз тишкәләнеп бетә язды. Энәне погоннарны аркылы чыгарып тегәбез шул, кырыйдан гына эләктереп тегәргә җиңел икәнен белеп бетермибез.
Кичен 45 секунд эчендә киенү-чишенү буенча күнегүләрне башлап җибәрделәр. Дистәләрчә тапкыр әле киенеп сафка тезеләбез, әле чишенеп караватка чумабыз. Берәү артка калып 45 секундка сыеша алмый икән, тагын киенәсең, тагын чишенәсең. Вакытка гына сыешу да җитеп бетми икән әле, киемнәреңнең пөхтә итеп, аерым бер тәртиптә караватың кырыендагы урындыкка куелуы да шарт. Хәтта аяк чолгауларын таралып төшмәслек итеп итек эченә тыгып өлгерергә кирәк икән. Итекләрнең урындык алдына төп-төз итеп утыртылганмы, юкмы икәненә хәтле күздән ычкындырмыйлар сержантлар. Иртән инде урын җыештыру буенча өйрәтүләр башланды. Караватларга хәтле җеп белән тигезләнә! Урын-җирне әйткән дә юк, бернинди җыерчыксыз, тартылып тормаса, сержантлар аны актарып ташлыйлар да кабат җыештырталар. Матрасыңа тартылган одеялыңның кырыен турыпочмаклы рәвешкә китереп чыгарга да онытмаска тиешсең. Урын җыештырырга да, юынырга да санаулы гына минутлар. Әле аңарчы йокыдан сикереп торып тезелүгә үк йөгерергә, физзарядка ясарга алып чыгып китәләр.
Бик мәшәкатьле икән бу армия тормышы. Иртәнге ашка алып киткәнче сафка тагын бер тезәләр. Эчке якка тегелгән ак яканы тикшереп чыгалар, эз генә керләнгән булса да эшең харап, чираттан тыш нәрәт чәпиләр, диләр. Анысы инде башкалар ял иткәндә һәм йоклаганда эшләнә икән: кайдадыр чистартасың, җыештырасың, йә ашханәдә олы-олы бачоклардагы бәрәңгене әрчисең, бетәмени ул армиядә тегенди-мондый эшләр. Тик әле хәрби ант кабул иткәнче безгә чираттан тыш нәрәтләр бирми торалар.
Чәчең үсебрәк китмәгәнме, муеның тигезләп кырылганмы, бил каешың бушамаганмы (бил каешында баш әйләнәсе озынлыгында гына калдырып билге ясаттылар, бил шуннан да юан булырга тиеш түгел, имеш), аелы ялтыратылганмы, итекләрең чистартылганмы – берсе дә сержантларның, старшинаның күзеннән читтә калмый.
Менә шулай бер йөздән артык яшь солдатны өч сержант, бер старшина армия тәртәләре арасына кертеп, җигелергә өйрәтеп яталар. Әллә хохоллар гел сержант булырга яраталар, диюләре дөрес микән, безгә беркетелгән сержантларның да икесе украиннар. Алар белә инде кул астындагыларны ни кыландырырга. Беркөн берсенең күзе минем яңактагы ике бөртек йон шытымына төште.
– Хәзер үк кырынырга һәм үтәлешен белдерергә, – диде ул, йөзенә бик тә тәкәббер кыяфәт чыгарып.
Бер кырынсаң, сакал-мыек тезелеп чыга тек чыга инде ул, артык мәшәкать миңа әлегә нигә кирәк. Мин кырынудан баш тарттым. Сержантлар җыйнаулашып мине бер унбиш минут чамасы бөктеләр: әле «Кругом марш, бриться!» әле «Отставить!» Мин честь биреп, «Есть!» димәгәнгә инде (әле хәрби ант бирелмәгән, честь бирмәскә дә мөмкин). «Ну, татарин, карантин беткәнче күрсәтәбез әле без сиңа күрмәгәнеңне», – дип калдылар болар минем арттан.
Уйлап алдым: бер караганда яшь солдат башың белән дулап әллә ни кыралмыйсың инде, аннан болай кайчан да булса барыбер кырына башлыйсы була. Теге ике йон кисәген кырдым да киттем сержантларга үтәлешен белдерергә: «Гафу итегез, – дим, – мин кызыбрак киткәнмен».
Әй күңелләре булды инде сержантларның, мактап алу өстенә, карантин беткәнче минем бернинди дә нәрәткә йөрмәячәгемне дә белдерделәр.
Бер кичне телефонга чакырдылар. Тайга эчендәге ноктада хезмәт итүче Казан егетенә якташлары бар икәнне хәбәр иткәннәр икән. Татарчасы әлле-мәлле генә булган Казан егете телефоннан берничә татар сүзе әйтте, мин татарча җавап кайтардым. Шунысы гаҗәп, безнең сөйләшүгә минем янымда торган «карт» солдатлар шатланды. Әллә Рәшиткә якташ табылганга, әллә чын татар сөйләме ишеткәнгә, белмәссең. Дусларча аркадан кактылар хәтта.
Ике атнадан карантин бетеп, хәрби ант кабул итү көне килеп җитте. Акцент белән сөйләшүемә карамастан, яшь солдатлар исеменнән миңа чыгыш ясарга куштылар. Хәер, уку йортларында укучылар аз замана иде, яшь солдатлар арасында техникум бетерүчеләр без икәү генә булып чыктык, шуңадыр, мөгаен.
Икенче көнне безне тайга эчендәге нокталарга тараттылар. Мин утырган машина 25 чакрымлы тайга юлына кузгалды...
Бары тик СССР таркалгач кына «Комсомольская прада» газетасында басылган бер язманы укып һәм ябык Красноярск-45 шәһәре турындагы телевизион тапшыруны карагач кына, СССРның атом-төш җайланмасы куелган баллистик ракеталар эшләүче заводларының берсен һава һөҗүменнән саклаганыбызны аңладым.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии