- 22.06.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №6 (июнь)
- Рубрика: Утырып уйлар уйладым...
Безнең район китапханәсенә Камалетдинов фамилияле кешедән хикмәтле хат килүе турында «Сираҗи сүзе»ндә язган идем инде. Укып, берничә көн төрле чыганаклардан файдаланып фикер туплагач, йомыркасын кая салырга белми әсәренгән тавык кебек йөрдем-йөрдем дә, аңа ачык хат язарга утырдым. Әгәр исемемне телгә алмаган булса, тарихи шәхесләр исеменнән дистәләгән дәлилләр китерелгән, дүрт битле бу хат белән укучыларның таныш булмавын белә торып, бу эшкә, мөгаен алынмас та идем.
Хатның башында «Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Ни өчен сезгә язам? Чөнки бөтен өмет сездә – Әбрар абый Кәримуллин кебек бөек шәхесне биргән Саба халкында. Саба җире бүген милләтнең төп тамыры, терәк баганасы булып калды. Элек бу рольне Арча һәм Биектау җире үтәп килде. Кызганыч, бүген ул төбәкләр дә сыегайды, йомшарды. Бетеп баручы халкыбыздан яңа милләт оештырмыйча булмый, яңа исем белән, мөслим исеме белән («татар» булып калсак бетәчәкбез!). Сезгә үтенечем бар: үзегез укып чыккач, бу язманы Габит Фәрхетдиновка бирә алмассызмы? Бәлки, ул бу темага бер мәкалә бастырып чыгарыр. Тырышырга кирәк, хәлебез шундый. Бәхәсле фикерләр уйланырга мәҗбүр итә, аңны үстерә», диелгән.
Дөресен әйтим: кайбер җөмләләр астына сыза-сыза хатны кат-кат укыгач, шок хәлендә калган идем. Интернетка кереп, Дмитрий Белоусовның «Нашествие Батыя? Прекратите!» дип аталган лекциясен, аннары Александр Пыжиков язмасын тыңлагач бөтенләй югалып калдым. Кем кызыксына, табар аларны, ишеткәннәремне шәрехләп тору мөмкин дә түгел. Бик озын һәм үтә катлаулы, моңарчы урнашкан тарихи карашларны егып сала торган дәлилләр китерә алар. Сөйләгәннәре бүгенге сәясәткә туры килү сәбәпле, бу тарихчыларның якын арада өскә калкып чыгулары бик ихтимал. Шигем бар: Камалетдинов хаты да шул дулкында пәйда булган «пробный шар» түгелме икән?
Берничә көннән ушка килдем килүен, әмма элекке хәлемә кайту, мөгаен, инде мөмкин булмастыр. Тарихка яңа карашлар булуын белеп тору, шәт, зыянга булмас, рәхмәт сиңа, иптәш Камалетдинов. Нинди карашта булсалар да, ярый әле халкыбызның һәм Русиянең киләчәге өчен борчылып, гамь белән яшәүче синең кебек кыбырсык җаннар бар.
Күтәрә алуыбыз бик шикле, җаваплы йөк салгансың районыбыз иңенә. Миңнехановлар династиясен, Әбрар ага Кәримуллинны һәм Фәүзия ханым Бәйрәмованы исәпкә алмаганда, берниебез белән дә башкалардан аерылып тормыйбыз югыйсә. Күрше өлкәләрдәге эре татар авылларыннан кала, һәркайдагы кебек үк, татар язмышына битарафлык бездә дә чәчәк атып килә. Җимешләре бик ачы буласы инде бүген үк шәйләнә. Шуларны сизенеп, нәни генә файдасы булмасмы, бераз басылмасмы күңелем сызлаулары дип языла мәкаләләрем.
Милләтнең киләчәген кайгыртып, күп акчалар түгеп үткәрелгән шау-шулы чараларның, төрледән-төрле очрашуларның, ТНВ каналы тапшыруларының һәм газеталарда басылган язмаларның файдалы эш коэффициенты гафу ителмәслек түбән дәрәҗәдә. Татар халкының һәм телебезне кулланучыларның кимүендә, катнаш никахларның артуында бик ачык чагыла ул. Бу кайнашуларның барысы да халыкны юмалап тынычландыру, өстән җаваплылык төшереп, тарихта матур булып калу өчен эшләнә кебек тоела миңа. Шушы хатыгыздан күренгәнчә, бик күп мәгълүмат туплагансыз, Камалетдинов иптәш, бу хезмәтегезне тулыландырып китап итеп чыгаруыгызны теләп калам.
Ә хәзер әлеге хатның нечкәлекләрен кабатламыйча гына, кайбер өлешләренә карата булдыра алганча үз фикерләремне белдереп карыйм. Татар тарихына карата моңарчы формалашкан карашлар белән хатта исбатланганнар уртасына басып хөкемдарлык итмәкче булам үземчә. Кая тыкшына бит, диючеләр буласын белеп торсам да. Гыйльман кода әйтмешли, бу хатка тулы җавап язып та булмый, язмый да калып булмый. Менә нинди уңайсыз хәлгә куйдың мин дилетантны, ягъни тарихчы булмаган һәм булмаячак бәндәне, Камалетдинов иптәш.
ТНВдан, бетмибез әле, дип күкрәк киерсәләр дә, халкыбызның бетә баруы аңлы кешегә инде күптән мәгълүм. Моңсу парадокс бит бу, Татарстан чәчәк ата, ә татарның кояшы баеп бара. Үзең күреп тормасаң, ышанмаслык хәл. Хәтерләсәгез, Илшат Әминов «7 дней» тапшыруында татар класслары оештырылмау сәбәбен ата-аналарга аударды, ә «провал» ясаган район җитәкчеләрен гаепсезгә чыгарды. Әле мактап та алды үзләрен, башка эшләрен күздә тотыптыр. Халкыбызда пассионарлык сыйфаты югалуын сак кына бәян итеп, бу ямьсез вәзгыятьне Лев Гумилев теориясе белән бәйләп куйды. Казан үзәгендә бюсты куелган, «гомерем буе татарларны якладым», дигән бу мөхтәрәм галимебез, Анна Әхмәтованың улы, халыклар да кеше кебек туа, үсә һәм үлә дип раслый. Аңлашылгандыр, янәсе, җәмгыять канунына каршы килеп бәхәс кору файдасыз гамәл. Ә бәхәсләшәсе килә. Төп темабыз булмагач, әлегә калып торсын.
Шушы пессимистик фонда яңа исем кушып, яңа милләт төзү турында сүз уйнату кирәкме икән? Ни әйтергә дә белмим. Хатта тәнкыйтьләнгән «большевизм» исе аңкый бу тәкъдимнәрдән, булганны җимереп, яңаны кору омтылышы сизелә. Баш миендә татар халкын таркатуга юнәлтелгән «провокация» түгелме дигән уй бөтерелә бөтерелүен, әмма алай дип тә әйтәсе килми. Аксакалыбыз Индус ага Таһировның, дәүләтле булачагыбызга шигем юк, әмма милләтне саклап кала алырбызмы, дигәне искә төште. Булганны саклавы көннән-көн авырлаша барганда, һәр халык саны алу алдыннан төрле кавемнәргә бүлеп, безне таркатырга теләүчеләр тегермәненә су кою була бу, агай-эне. Ай-һай, инде каныбызга сеңгән татарлыктан Әстерхан, Себер, Кырым һәм керәшен туганнарыбыз ваз кичәр микән? Әнә Бөек Болгар дәүләте таркалып, халыкның Аспарухка ияргән өлеше Дунай буенда дәүләт төзеп, аңа Болгария исемен бирә алган, үзе андагы славяннарга йотылса да. Татарда да шулай булырга мөмкин бит.
Тарихчыларыбыз исеменә атылган тәнкыйди укларның гаделлегенә бәя бирә алмыйм, әлбәттә. Әмма татар-монгол яуларының гомумән булмавы турында ишеткәнем юк иде. Ә Алтын Урда тарафыннан «иго» булмавы, аның Рус кенәзлекләренең берләшеп, көчле дәүләт төзүенә уңай йогынты ясавы, Ауропа яуларыннан саклап торуы турындагы карашлардан хәбәрдар мин. Хатта да шулай диелгән. Яшереп булмый, Рус дәүләтенең Ауропага якыная алмавы, демократик үсеш юлына басарга сәләтсез булуы сәбәбен Алтын Урдадан күрүчеләр дә бар.
Ә татар дигән исемебезгә килсәк, безне берләштереп торучы флаг кебек инде ул. Аны руслар таккан, Ауропа кушкан, кытайлар эше дип бәхәсләшә тарихчылар. Әйдә бәхәсләшсеннәр, алар эше. Исем кушу халык арасында да гадәти хәл. Исеме җисеменә туры килә икән, ябыша да кала. Ике төрле исем йөртүче авыллар күп. Безнең Саба СХТсында Хаҗип исемле җор телле кеше андагы эшчеләрне, бигрәк тә җитәкчеләрне атаксыз йөртмәде. Тарихка шул исемнәре белән кереп тә калдылар.
Җир шарының бик зур өлешен яулап алып, империягә әверелгән Алтын Урдадан ник әле баш тартырга тиеш халкыбыз. Сорап карагыз шул мәмләкәт составына кергән башка халыклардан, барысы да диярлек үзенең тарихи дәүләте дип горурланып яши. Кабатлану булса да әйтим: хәтта кайбер рус тарихчылары да татар-монголлар әшәке булмаган, ди. Безнең белән бергә оешып, Ауропада тәре йөртүче рыцарьларга каршы сугышканнар диелә хатта да. Чыңгызханның тарихта булмавы әйтелә, ул чынлыкта Рим папасы Иннокентий 111 икән, Батый хан, Аксак Тимер, Мамай һәм Туктамыш хан да христиан булган, имеш Ватиканның идарәчеләре булганнар. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – бигайбә. Бәхәскә кермим, бәлки чыннан да шулайдыр.
Димәк, 500 елга сузылган татар белән урыс арасындагы каршылыкка нокта куелды, безнең халык Рус хакимияте өчен эчке көндәш булудан туктады дип, сөенечле нәтиҗә ясарга була. Ниһаять, мәктәпләрдә телебез гөрләп торыр, милләтебез үрчи башлар, чит кавемнәргә йотылу да туктар, бәлки. (Хатта Патша заманында Идел-Урал төбәгендә мөселманнар 20 миллион булып, хәзер 4-5 миллионга гына калган диелә.) Инде үпкә-дәгъваларны чүплеккә атып, берләшеп, Ауропа хәкимнәренә каршы җиң сызганып көрәшәсе генә кала. Вәт менә бу казаныш ичмаса. Нинди генә булса да ата-анасыннан баш тартмаган бала кебек, халыклар да узган дәвереннән ваз кичә алмый. Бүгенге яшәеше өчен файдалы булса, тарихи фактларны һәм борынгы каһарманнарын мифларга төреп, халыклар горурлана, аларга лаек булуларын теләп яшьләрне тәрбияли.
Кызык бит, шушы ук хатта тәре йөртүче рыцарьларның кабихлыгын сылтау өчен, Ватикан һәм немец тарихчылары, Кытай тарихына ышыкланып, Алтын Урданы уйлап чыгарган дигән урыны бар. Кытай чигеннән шулкадәр араны йөзләгән мең кеше миллион тирәсе ат белән килеп, шулкадәр җирне яулап алу мөмкин булмаган эш дип санаучы тарихчылар да бар икән. Вәт тамаша бу. Кемгә ышанырга белмичә, буталып, тарихтан гомумән ваз кичүең мөмкин.
Өстәп шуны да әйтим: никтер болгарчылар белән татарчылар арасындагы тарихи бәхәсләргә урын табылмаган хатта. Мирфатыйх ага Зәкиев фикеренә дә урын бирелмәгән. Болгар тарихы буенча чувашлар белән ике арадагы бәхәсләргә дә урын табылмаган. Камалетдинов әфәнденең язылачак китабында алар чагылыш тапмаса, китап тулы булмас. Хәсән Гата Габәшинең «Төрки халыкларның гомуми тарихы» дигән китабында тәгаенләнгән тарихыбызга кагылышлы фикерләр дә, шәт, игътибарсыз калмас.
Җыйнап әйткәндә: тарих кызыклы да, гыйбрәтле дә, сәясәтчеләр кулында килештерүче дә, кулына гөрзи тоткан сугыштыручы да булырга мөмкин. Чөнки үткән чорга төрле карашлар тупланмасын тәшкил итә. Аны берәүләр фән ди, икенчеләр әкиятләр һәм мифлар итеп карый. Аны җиңүчеләр яза, субъектив фикерләү нәтиҗәсе буларак, кешеләр тарафыннан язып калдырылган, ди. Шул чорның вәзгыятенә, өске катламның икътисади, сәяси һәм дини мәнфәгатьләренә бәйле рәвештә. Тарих чынбарлык яки уйлап чыгарылган фактлар тирәсендә пәри туена охшаган вәсвәсә тудырмасын иде диясе килә. Шунысы да мәгълүм булсын: тарихка нигезләнеп язылган әдәби әсәрләрдә әдип фаразлаган фактлар да, алар тирәсендә тасвирланган хәлләр һәм шәхесләр дә халык тарафыннан чынбарлык дип кабул ителүчән. Теләк шул: тарих халыкка туры юл күрсәтеп, уңай үсешкә ярдәм итсен һәм горурлану хисе уятып, милли аң тәрбияләсен кешедә. Террорчы атып үтергән реформатор Петр Столыпин да «Народ не имеющий национального сознания – есть навоз, на котором произрастают другие народы», дигән бит. Туфан ага Миңнуллинның да: «Халык үзен хөрмәт итмәсә, чүп-чар өеме була», – дигәне бар. Кем көчле – дөнья шуныкы, дию хакыйкатькә туры килсә дә, тарих фәне милләтара низаглар куркыныч икәнен һәрвакыт кисәтеп торсын иде. Тарихи шәхесләрнеке кебек үк, халыкларның үткәнендә яхшылык та, начарлык та җитәрлек. Яхшылыктан – үрнәк, начарлыктан гыйбрәт алып, милләткә хезмәт итү һәркем өчен изге гамәл саналсын иде.
Бүген тарихи борылыш чорында яшибез. Вакыт узып, имин заман килгәннән соң, кимендә бер буын алышынгач, дөреслеккә якын нәтиҗә ясалыр, әлбәттә. Әмма барыбер уртак фикергә килү булмас, тарихчылар һәм сәясәтчеләр кайнар бәхәстән туймас.79 ел узса да, Икенче Бөтендөнья сугышы турында һәм дәүләтнең элекке җитәкчеләре хакында бәхәсләрнең әле дә тынганы юк. Нихәл итәсең, кешелек җәмгыятенең корылышы шундый. Тик тарихчыларга һәм сәясәтчеләргә бер теләк: яңа сугышлар килеп чыгуга уңдырышлы җирлек тудырмасыннар иде.
Искәрмә: ниһаять, Камалетдиновның адресын табып, хаталар җибәрмәдемме икән дип шикләнеп, бу хатымны аңа электрон почта аша бер атна элек җибәрдем. Җавап булмагач, шәт, дәгъвасы да булмас дип, бисмилламны әйтеп газетага җибәрәм.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы
Комментарии