Рухым елавы һәм тормыш

Рухым елавы һәм тормыш

Ни эшлибез без? Ни кыланабыз? Эчтә җаныбыз елаган чакта бәйрәмнәр ясап шатланышкан булып, төрле бәйрәм чаралары оештырып, болай да миңгерәгән халыкны зомбилаштырабыз. Хәзер гаделлек өчен көрәшүче иҗтимагый оешмалар юк шул, экстремистлар, дип, ябып бетерделәр. Алдынгы карашлы милли зыялылар, аңлырак кешеләр илдән китәргә мәҗбүр булды, ә китәргә мөмкинлеге булмаганнар, яраклашырга әзерләр, шул исәптән, антитатарлар да калды. Зыялыларның киңәшләренә элек үк колак салырга кирәк иде шул. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Ул вакыттагы Конституциябез нигезендә яшәргә, шундагы мөмкинлекләрне кулланырга, бәйсезлекне сакларга һәм читләр кулына бирмичә, үзгәртмичә сакларга кирәк иде. Шул Конституция безгә милләтләр дуслыгын саклап, тагын да үстерергә мөмкинлек бирә иде. Ә хәзер «дәүләт төзүдә катнашмаган» халыклар шул дәүләттә чит-ят кеше хәлендә ничек яшәп ята икән? Җаннары ни хәлдә икән? Аларның киләчәге алга таба ничек булыр, аны кем күзаллар?

Исемендә генә татар мәктәбе дип аталган белем бирү оешмаларында, алмашка килүче яшь буынны үз ана телендә укытмыйча, нинди орлык чәчеп формалаштыралар икән? «Мөһим әйберләр турында сөйләшү» дәресләрендә нинди мөһим әйберләр сеңдерелә икән? Үзара аралашу, мохит тә үз ана телебездә булмагач, дошманга үчле, милләт тарихына битараф манкортлар тәрбияләнмиме икән, дигән шигем бар. «Телне өйдә өйрәтегез», диючеләр күкрәгенә ялтыравык «төсле тимер-томыр»лар тагылды тагылуын, әмма эштән кайткан ата-ананың өйдә тагын бер мәктәп ясарлык вакыты каламы? Алар милли мәдәниятне, сәнгатьне, тарихны, гореф-гадәтләрне беләме? Үзе дә үткән гасырның 80нче елларында укыган ата-ана бит алар. Мин ул түрәләрне дә аңлыйм, аларның да эче янадыр. Тик гел Мәскәү күз уңында булгач, алар да урындыгыннан югары сикерә алмый. Ә кайчандыр татар мәктәбе булган мәктәпләрнең директорлары үзләре яна-көя урыс теле өчен җан ата, иң урыслашкан программаны сайлый. Аларга шулай эшләү җиңелрәк.

Мәктәпләр бүген халыктан ябык. Аларга катлы-катлы коймалар, рентген нурлы махсус тикшерү җайланмалары куеп бетерделәр. Хәтта дәрес расписаниесен дә кереп карарга рөхсәт ителми. Элек ата-аналар, әби-бабайлар, укытучылар һәм укучылар катнашында төрле чаралар оештырыла иде. Алар тарихта калды, күрәсең. Монысы да мәктәпнең үзеннән тора, чөнки бу бар җирдә дә алай түгел. Казанның «Солнце» мәктәбе директоры урыс телле Анатолий Шмаков укучыларның ата-аналары өчен оештырылган бәйрәм чараларына мине дә чакыра. Анда укучыларның сәләтләре нигезендә төрле концерт номерлары, тамашалар күрсәтелә. Былтыр, аларның соравы буенча, үзем белән баянчы һәм җырчы алып бардым. Барысына да бик күңелле булган иде, ошаттылар. Шактый ук милли бәйрәм ясадык. 

Соңгы өч елда Олимпия училищесы резервы коллективы, элек эшләп киткән ветераннарны котлап, Олылар көненә дә бәйрәм ясый һәм алар белән бергә мине дә чакыра. Рәхмәт яусын аларга! Югыйсә, мин аларга пенсиядә килеш килеп, ул училищеда 12 ел элек үк эшләп киткән кеше бит. Аларның хөрмәтле җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров быелгы очрашуда үзләренең уңышлары вә планнары хакында тәфсилләп сөйләде. Укучыларының, коллективының уңышлары хакында да мактанырга онытмады. Мактау дигәндә, үз хезмәткәрләре хакында да бик җылы мактау сүзләрен жәлләмәде. Безгә төп корпуста һәм базада укучылар яшәгән ике-өч кешелек бүлмәләрне, төрле фән кабинетларын, тренеровка залларын күрсәттеләр, ике ашханәдә сыйладылар, бүләкләрен биреп, үз автобусларында озатып та куйдылар. 

Мактауга киткән икән, берочтан, «Майский» совхозы хакында да мактанып алам. Мин үзем пенсиягә шул совхозда эшләп чыктым. Алар әлегә кадәр атна саен үз пенсионерларына кыяр-помидорны бушлай бирә, туган көнгә һәм бәйрәмнәргә дә акчалата өлеш чыгаралар. Аларга да зур рәхмәтләр яусын! 

Хөрмәтле фикердәшләр! Тормыш безнең теләкләргә карап тормый, дәвам итә. Тирә-якта яхшылыктан бигрәк, явызлыклар бик күп кылына. Шушы шартларда үзебез кеше булып калырга тырышыйк. Яхшымы-начармы, без бит Аллаһ тарафыннан бу тормышны үтәргә килгәнбез һәм динебез дә безгә барлык сынауларны сабыр кичәргә әманәт итә. Тик безгә бүген дөньяви проблемалар астында калмыйча, иң зур бурычыбызны игътибардан читкә җибәрергә ярамый. Бу безнең ана телебезне саклап калу бурычы. 

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, 

Усаклык бистәсе

Комментарии