«Төсенә карап кына балның сыйфатын ачыклап булмый»

«Төсенә карап кына балның сыйфатын ачыклап булмый»

Әлмәт районының Чупай авылында яшәүче 27 яшьлек Рамил Гыйбадуллинны районнарында яшь умартачы буларак беләләр. Ләкин тәҗрибә ягын күз уңында тотып әйтү түгел бу – егетнең умарта кортлары үрчетү белән шөгыльләнә башлавына ун ел инде.

Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, Рамилнең бабасы да, әтисе дә умартачы булган. Әлмәтнең данлыклы Фәхри умарталыгы турында әле дә хәтерлиләр. Совет чорларында гөрләтеп эшләгән умарталык була ул. Аны Рамилнең бабасы – кайчандыр колхоз рәисе булып торган Фәхри Гыйбадуллин җитәкли. Умарталык бик көчле санала ул елларда. Күп еллар буе шунда корт үрчетеп, намуслы хезмәт куя карт. Намус белән эшләгән диюем һич арттыру түгел – ни кадәр бал алса, тамчысына да кагылмыйча бөтенесен хөкүмәткә тапшырып барган. Бу турыда кызыклы бер сүз дә бар: бал аертыр вакытлар җиткәч, көн-төн колхоз умарталыгында яткан Фәхри карт янына хатыны булышырга килгән. Бераз тәмләп карыйсы, урман балы белән чәй эчәсе дә килә ди үзенең. «Колхоз балы бу, моңа тияргә ярамый», – дип кырт кисә ире. Балга кагылдырмый. Хатын-кыз теләгәнен эшләмәсә тынычланмый – югалып калмый, ире күрмәгәндә яшереп кенә бер кечкенәрәк савытка бал ала да, өенә кайтып китә. Балаларына авыз иттерү өчен дип кенә анысы да.

Данлыклы Фәхри картның оныгы Рамил бүген үзе дә кырык баш умарта хуҗасы. Бу эш белән шөгыльләнүен, әле унҗиде яшьлек вакытында ук, әтисенең үзләре өчен генә җитәрлек бал биргән берничә баш умартасын арттырудан башлый. Кырык умарта тоту да җиңел түгел, әмма егет моның белән генә тукталырга уйламый.

– Сиксәнне куган бабайлар да алтмышар умарта тота хәзер. Минеке ул кадәр түгел әле. Алар белән чагыштырганда үземне ялкаурак дип саныйм. Кырык умарта әз ул. Аннан кергән акчага гаиләңне берничә ай гына туйдырып була. 200 баш тотсам – табышы бөтен елга җитәр иде дип уйлыйм. Хәзерге вакытта умарталарымнан елына уртача бер тонна бал алам. 3 литрлы банкага якынча 4,2 кг бал керә, шулай булгач, ничә банка булуын исәпләп чамалый аласыз. (Кеше керемен исәпләп утыру матур күренеш булмаса да, Рамил үзе рөхсәт биргәч, исәпләдек әле, 3 литрлы 238 банка килеп чыга икән. Бер литры артык та кала – А.З.) Аларны узган елгы бәяләрдән сатам – бер литры 500 сум. Базарда кыйммәтрәк – 3 литрын 1800 сумга саталар. Кешедән арзанракка сатуымның сәбәбе шул – балны кеше сыек вакытында гына яратып ала, утыра башлагач аны сатуы да авыррак, аннан соң бик арзанга китә башлый ул. Шуңа күрә, утырганын көтеп тормаска, сыек вакытында сатарга дигән максат белән эш йөртәм.

Бал уңышы быел әйбәт булдымы?

– Булган кадәре җитәрлек, ләкин әллә ни мактанырлык түгел. Яз матур килде, бөтен җир чәчкәдә булган чакта бал җыеп өлгерә алдылар, ләкин июнь башында салкын булды да, кортлар үрчеми башлады. Әнкә корт йомырка салмый, чөнки кортларга бал җыярга мөмкинлек юк, димәк, ояга нектар кайтмый дигән сүз. Ана корт йомыркасын ризыкка карап сала. Ашарга бар икән – арттыра, юк икән – киметә. Йомырка салмагач, умартада кортларның саны артмый, димәк балны да азрак җыячаклар дигән сүз. Умарта көчлелеге андагы кортлар күләменә карап билгеләнә бит.

Мондый вакытларда әнкә кортны хәйләләп булмыймы соң?

– Ысуллары бар үзе. Гадәттә, умартачылар әз-әзләп сироп бирә. Бу бик файдалы алым, аны биргәч, ана корт табигатьтә нектар җитәрлек дип уйлый һәм йомырка салуын туктатмый. Бу нектарны 1гә 1 күләмендә су белән шикәрдән ясыйлар. Ләкин аны күп бирергә ярамый, беткәннән-беткәнгә генә булса – җитә. Күп ашатсаң, шул шикәрле суыңны бал урынына пичәтләп куя да балың сыйфатлы булмый. Ә бу сиропны бирүнең умартачылар соңгы вакытларда бик җиңел бер ысулын тапты. Целлофан пакет эченә тутырып куясың, кортлар үзләре кирәк җиреннән генә тишеп, ашап бетерәләр. Бик җайлы – соңыннан пакетын чүпкә генә атасың.

Быел кортларның бал җыюына нәрсәләр комачау итте?

– Районыбыз умартачылары белән элемтәдә торам. Үзара сөйләшкән проблемаларны бергә туплап әйткәндә, беренче һәм иң зур каршылык – җәй башы салкын килде, әллә ни үрчи алмадылар. Салкында үлде кайберләре. Июнь урталарында көчле җил булды – кортлары табыш эзләп чыгып киткән җирләреннән кайта алмыйча югалып калган умартачылар да шактый. Өченчедән быел күп юкәләрне көя ашап бетерде. Үземнең умарталарым урманда, умарта карарга барганда да игътибар итәм, урыны-урыны белән юкәләр шәп-шәрә утыра. Яфрагы да булмады, чәчәге дә. Димәк, быел аеруча да юкә балы аз булды дип нәтиҗә ясарга мөмкин.

Рамил, умартачыларның бүгенге көндә нинди проблемалары бар?

– Беренчедән, бал кортлары үрчетим, умарта санын арттырыйм дигән кешегә җир алу җиңел түгел. Ишек алдында кырык баш умарта тотуың күршеләреңә дә, авыл халкына да ошамаячак. Ә шул ук вакытта җирне үзеңә рәсмиләштерү дә мөмкин түгел диярлек. Еллар буе дәүләт оешмаларыннан кайтып керми йөргәннәр бар. Безгә субсидияләр дә каралмаган. Әлмәт районында күптән түгел умартачылар белән җыелыш узган иде. Сорашалар: «Ничә умартаң бар?» – диләр. Берәүнең дә әйтәсе килми, куркалар. Киметеп сөйлиләр. Субсидиясе булмаса да, салымы-мазары булса… Җитәкчеләргә әйттем: «Әзрәк субсидия бирә башласагыз, бөтен кеше дә ничә умартасы барлыгын әйтер иде, әле арттырып та күрсәтерләр иде», – дим, шаярып. Хакимият булышачакбыз диде- диюен, ни булыр. Әлмәттә умартачылар кооперативы төзергә дә планлаштыралар.

Бал белән беренче ел гына шөгыльләнмисең, киңәш буларак шуны да әйт әле – бал сатып алганда, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Кеше бал сатып алганда беренче чиратта аның төсенә игътибар итә. Гарәбә төсендә булса – чәчәк балы, аграк булса – юкәнеке – сары булса – көнбагаш, карарак икән – карабодайныкы, моны күпләр белә. Билгеле булганча, ачыграк төстәге балларның сыйфаты яхшырак, чөнки озак вакыт сакланган бал куерак төс ала. Ләкин шул ук вакытта төсенә генә карап, балның сыйфатлымы-юкмы икәнен белеп булмый. Чөнки көнбагыш балы әйтик кайдадыр сап-сары була, кайдадыр бераз ачыграк төстә. Ачыграк төстәгесе сыйфатлырактыр, дип өздереп әйтү мөмкин түгел. Иң мөһиме балның яртысы гына утырып, яртысы утырмаган булмасын. Бу аның өлгермәгәнлеген күрсәтә. Өлгереп җитмәгәч, суы өскә чыга. Дөрес, балның һәр төрлесе дә кайчан да булса бер утырырга тиеш. Әгәр бал утырмый икән – димәк ул сироп. Бал утыруның өч сәбәбе бар. Беренчедән, кайсы үсемлектән җыелган булуына карый. Чәчәк балы соңрак утыра, көнбагышныкы – тиз, рапс балы тагын да тизрәк. Аннан соң, чәчәк балы да үзара аерыла. Беренче мәртәбә аерткан чәчәк балы озак вакытлар утырмый әле. Сыек килеш тора. Ә менә икенче аертылган чәчәк балы тизрәк утыручан, чөнки ул чорда чәчәк атып утырган үсемлекләр бик калмый, кортлар күбрәк нәрсә бар – шуннан җыя, шайтан таякларын да урап үтмиләр, ә бу үсемлекнең нектары балны тиз утырту үзлегенә ия. Икенче чиратта саклау урынына игътибар итәргә кирәк. Салкынга куйсаң, бал тизрәк утыра. Аны бүлмә температурасында гына саклау отышлырак. Өченчедән, балны җыйганда умартачы узган елгы бал калган савытка тутырган икән, бу да балны тизрәк утыртачак. Шуңа күрә яңа бал тутыралачак савытларны яхшылап юып куярга кушалар.

Кайбер кешеләр утырган балын сыеклату өчен җиңелчә генә җылытып – эретеп ала. Болай эшләү аның файдалы үзлекләрен бетермиме?

– Ишеткәнем бар: 36-40 градуста җылыту балның витаминнарына йогынты ясамый, ләкин шул ук вакытта тәменә тискәре йогынтысы бар. Эретелгән балның тәме башка, ул хуш исле булып тормый. Ә тәме үзгәргәч, аның файдалы үзлекләре дә кимидер дип уйлыйм.

Бал җыю сезоны бетте, хәзер умартачылар кышка әзерләнәдер. Кышлатканда умартачы нәрсәләргә аеруча да игътибарлы булырга тиеш?

– Беренче чиратта умарталарны кышлатачак урыныңа игътибар итәсең. Дачамы ул, базмы, берәр сарай кебек җирме, карарга кирәк – караңгы, чиста, тычканнар, күселәр йөрми торган урын булсын. Иң мөһиме – умартага җитәрлек күләмдә ризык калдырырга. Кышның беренче яртысында бал корты гаиләсе көненә 20-25 грамм бал ашый. Февраль ахырларында үрчем барлыкка килә, бу сәбәпле балны ике тапкыр күбрәк ашыйлар. Гомуми исәпләүләрдән соң, шул билгеле – 3 кг кортка кышка 20-25 кило ризык калдырырга кирәк. Кышлый торган урыннарындагы температурага игътибар итеп торырга. 0 градустан +3, +4 градуска кадәр температура даими рәвештә сакланса, алар ризыкны да азрак тота, тынычрак та кышлыйлар. Температура уйнакламасын – чөнки бу кортларга гына түгел, умартада калдырылган балга да начар – балның кристаллашуын тизәйтә, димәк кортлар аны ашый алмаячак дигән сүз. Икенчедән, умартада дымлылык барлыкка килә. Температураның артып китүе дә начар – кортлар тынгысызлана, организмы таушала, бу кортлар тизрәк үләчәк, умартаң көчле булмаячак дигән сүз. Дымлылык 75-85 процент күрсәткечендә сакланса яхшы. Әгәр дымлылык түбәнәйсә, кортлар сусаудан интегәчәк, сусавын басар өчен кәрәзләрдәге балны артык күп ашаячаклар, бу аларның эчәклекләренә зарарлы. Сусаудан интеккән умарталар гөжләп тора, очып чыгалар һәм үләләр. Шуңа, тиешле дымлылык саклансын өчен, кышлау урынындагы һава 10 көнгә бер алыштырылып торырга тиеш. Кышка керү турында сөйләгәндә бераз ямансу да булып китә. Гадәттә, кышның яртысы узуга сагына башлыйсың – тизрәк бал кортларын күрәсе, бал аертасы килә – төшләргә кадәр керә шушылар. Үз эшен яраткан умартачылар мине аңлар. Быелгы уңыш күп булмаса да, алган балларыбызның бәрәкәтен күрергә язсын!

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Бу – кызык

Балның була төрлесе…

– Юкә балы – салкын тиюдән, карабодайныкы – йөрәк авыруларыннан файдалы.

– Бал иммунитетны ныгыта. Организм өчен аны аеруча чикләвекләр, эремчек һәм киптерелгән җиләк-җимеш белән ашау файдалы.

– Балны күп ашасаң – аллергия китереп чыгара. Тәүлеккә 3 аш кашыгыннан артык бал ашарга киңәш итмиләр.

– Балның теләсә кайсы төрдәгесе кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларын ныгыта.

– Бал агулы булырга да мөмкин. Әгәр дә кортлар нектарны сазанак, болиголов, тилебәрән кебек үсемлекләрдән җыйган булса, ахырда килеп чыккан балдан агулану ихтимал. Баш әйләнү, косу, күңел болгану – моның беренче билгеләре.

Кирәге чыгар

Онкология авыруларын кисәтүче бал эликсиры

Рецепты шактый катлаулы булса да, нәтиҗәсе бар. Аны рак авыруларын кисәтү өчен генә түгел, иммунитетны ныгыту өчен дә кулланалар. Операцияләрдән соң аякка басарга булыша.

Кирәк булачак:

8-12 ел торган 300 мл коньяк

300 мл чәчәк балы

300 мл алоэ суы

300 грамм кипкән гөлҗимеш

300 грамм кипкән нарат бөреләре

300 грамм чага (каен кәүсәсендә үскән гөмбә)

60 грамм кипкән меңъяфрак (ак мәтрүшкә)

15 грамм кипкән әрем

3 литр кайнар су

Үсемлекләрне ваклыйбыз, эмаль савытка салабыз, өстенә кайнар су коябыз. Бераз ут өстендә тотабыз, кайнап чыгар алдыннан гына алабыз. Савытны төреп, алып куябыз, үләннәр төнәсен. Төнәтмәне сөзеп, бал, алоэ суы һәм коньяк кушып, яхшылап болгатырга, шешәгә салып, бөкеләп куярга һәм бүлмә температурасында 4 көн тотарга. Эликсир әзер. Даруны суыткычта сакларга, ярты ел буе даими рәвештә көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 30 мл эчеп куярга.

Комментарии