Мамадышта янә бал кортлары агуланып үлә

Мамадышта янә бал кортлары агуланып үлә

Галимнәр раславынча, безнең табыннардагы сый-нигъмәтләрнең 70 проценты тирәсе – бал кортлары эшчәнлеге нәтиҗәсе. Алар серкәләндермәсә, ул чаклы уңышны көтәргә калмый, диләр бит. Ни кызганыч, файдадан тыш кешелек өчен зыяны булмаган бал кортларын вәхшиләрчә агулау очраклары дәвам итә. Ул турыда соңгы хәбәр Мамадыш районыннан килеп иреште. Әлеге районның күпчелек авыл хуҗалыгы җирләреннән «Продпрограмма агросәнәгать комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять файдалана. Август башында җәмгыять 1419 гектарлы рапс басуын химик препаратлар белән эшкәрткән. Шуннан соң ул кыр тирәсендәге Пойкино, Сарбаш, Алгай, Өске, Келәүш, Тугыз, Шәндер, Шүләнгер, Шәдче, Ташлыяр, Көмеш Күл, Лесхоз, Ямаш, Юкәче һәм Кукмара районының Түбән Өскебаш авылларындагы умарталыкларда бал кортлары үлә башлый. Умартачылар сүзләренә караганда, рапс кыры янәшәсендә 20 чакырым радиустагы мәйданда урнашкан авылларның барысында да, 3 дистәләп умарталыклар зыян күргән.

– Беренче билгеләре атна-ун көн элек, 13нче август кичендә күренә башлады, – дип сөйли Шәдче авылында яшәүче умартачы Айдар Садыйков. – Алдан оя эчендә сорыкортлар үлеме күзәтелде. Соңрак, оя алдында үлгән эшче кортлар да арта башлады. Кортларның үлеме көчәя генә баргач, агуланудан шигебез бар дип, 15нче август көнне полициягә шалтыратып хәбәр иттек. Алар икенче көнне килеп карадылар, кортлар үлеме турында беркетмә төзеп киттеләр.

Айдар Садыйковның умарталыгында бал кортлары 120 ояда асрала икән. 2019нчы елда кортлары агулану фаҗигасен бер тапкыр башыннан кичергән булган инде. Ул вакытта 110 оядан торган икенче умарталыгында кортлар бөтенләй үлеп беткән. Быел да шундый хәл кабатланудан курка умартачы.

– Менә бүген, кортлар үлә башлаганга бер атна узды. Минем умарталыктагы эшче кортларның 70 проценты тирәсе үлде инде. Ә әтинең умарталыгында очучы кортлар бөтенләй күренми, – дип ачына ул. Айдарның әтисе Мидхәд Садыйков та тәҗрибәле умартачы икән. Аның умарталыгында быел кортлар 110 ояда. Айдар аңлатуынча, ике умарталыктагы үлем турындагы хәл дә полициягә, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә хәбәр ителгән. Беркетмә төзелгән. Районнан комиссия дә килгән.

– Комиссия дигәннәре: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы, ветеринария идарәсеннән вәкил һәм рапс кырын чәчкән хуҗалыкның агрономы килделәр инде, – ди ул. – Килеп ни эшләргә, кайдан һәм ничек итеп пробалар алырга кирәклеген дә төгәл белмиләр. Хәтта алган пробаларны салып, пломбалап кую өчен номерлы, махсус сейф-пакетлары да җитәрлек түгел. «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый җәмгыяте белгечләре белән киңәшләшеп, алардан сорашып, ничек булса, шулай пробаларны алып чыктылар инде. Кайсын сейф-пакетларга, кайсын гадәти целлофан пакетларга салып, суыткычларга тутырып куйдык.

Умартачылык тармагы үсеше буенча Мамадыш районы электән алдынгылардан санала бит. Биредә дә бал кортларына карата шундый миһербансыз караш, умартачыларны санга сукмау хөкем сөрә микәнни? Гаҗәпләнү катыш әлеге сорау белән Мамадыш районының аквакультура һәм умартачылык буенча төп белгече Радик Гимазовка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, кортлар үлеме турында ике умартачыдан хәбәр килде. Айдар Садыйков һәм аның әтисе – Мидхәд абый умарталыкларында күзәтелә үлем. Анализ өчен пробаларны алдык. Башка кортчылардан үлем турында мөрәҗәгатьләр булмады, – дип, коры гына җавап бирде районның умартачылык буенча төп белгече.

– Ә аграр оешмалар умартачылар белән аралашып, килешеп яшиме, кырларны агулау алдыннан тиешенчә игъланнар биреләме?

– Әйе, «Продпрограмма агросәнәгать комплексы» игълан җибәрде. Умартачыларның ватсап төркемендә ул урнаштырылган.

Радик Гимазов сүзен раслап, зыян күргән умартачы Айдар Садыйков әлеге уңайдан болай дип тә өстәде:

– Язын райондагы умартачыларның гомуми җыелышы булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Наил Кыямович: «Рапс басуларын эшкәрткәндә 3нче класслы препаратлар гына кулланылачак. Былтыр да шулай эшләдек, кортларга зыян килмәде. Шуңа, әлеге тәҗрибәне дәвам итәчәкбез», – диде. Әйе, былтыр алай зыян күрүче умартачылар булмады районда. Ә кырларны эшкәртү турында игъланнар ватсап төркемендә урнаштырып барылачак, диделәр.

Дөрестән дә, рапс басуын соңгы эшкәртү турындагы игълан да урнаштырылган ул төркемдә. Әгәр аны игълан дип әйтеп булса инде, билгеле. Чөнки бал кортларын агулауга каршы профилактика чаралары Инструкциясе һәм СанПиН таләпләре буенча, шулай ук быел көченә кергән 490нчы Федераль законның 16нчы матдәсе нигезендә, игълан бирү буенча түбәндәге шартлар үтәлү мөһим: үсемлекләрне эшкәртү башланганчы, аны оештыруда җаваплы булган зат тарафыннан кимендә өч көн алдан (СанПиН таләпләре буенча исә, 5 көн алдан, дип күрсәтелә – ред.), эшкәртеләсе кырлар чигеннән 7 чакырым ераклыктагы барлык торак пунктларда яшәүчеләргә массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр җиткерелергә тиеш; әлеге хәбәрдә пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртеләсе кырның төгәл чикләре, агулау үткәрүнең төгәл вакытлары, агулау ысулының юллары, кулланылачак пестицидлар, агрохимикатларның исемнәре һәм кешеләр, бал кортлары өчен куркынычлылык дәрәҗәсе, кортларны умарталыкларда ябып тору өчен киңәш ителгән вакытлар күрсәтелгән булу мәҗбүри. «Продпрограмма агросәнәгать комплексы» биргән игъланда исә, әлеге таләпләр үтәлмәгән. Ягъни, анда агулау ысулының юллары, агулау үткәрүнең төгәл вакытлары күрсәтелмәгән. Бал кортлары өчен 3нче класс куркынычлы булган «Газель» һәм «Биская» агрохимикатлары белән рапс кырларын 5-15нче август көннәрендә эшкәртергә җыенулары турында гына мәгълүмат бирелгән. Аның нигезендә кортларны 10 көн дәвамында ояларында ябып тотарга кирәк була, дигән сүз. Бу, әлбәттә, мөмкин эш түгел һәм бал кортларын агулауга каршы профилактика чаралары кануннарына кискен каршы килә.

Районда умартачылык өчен җаваплы рәсми зат буларак, аквакультура һәм умартачылык буенча төп белгеч Радик Гимазовның шундый законсыз игъланнар бирелүенә юл куюы, әлбәттә, аңлашылмый.

– «Продпрограмма агросәнәгать комплексы» җитәкчелеге бүтән төрле мәгълүмат бирми. Монысын да көч-хәл белән, тырмашып кына алам әле, – дип акланды ул. Ә үзе җәмгыять тарафыннан умартачыларга карата законлы таләпләр үтәлми дип, бер тапкыр да тиешле органнарга мөрәҗәгать итмәгән. Һичьюгы әлеге мәсьәләдә тәртип урнашса, умартачылар алдан кырлар эшкәртеләсе вакытны төгәл белеп торып, кортларның агулану очракларын киметә алырлар иде. Икенче яктан, ул игъланны дөрес итеп бирү бер хәл, аның аграр оешмалар тарафыннан төгәл үтәлүе дә мөһим бит. Мисал өчен, игъланда күрсәтелгән кырны эшкәртү вакыты белән чынбарлыкта эш башкарылу сәгатьләре туры килмәскә мөмкин. Тагын да куркынычрагы – агу-препаратларның исемнәрен махсус алдап күрсәтү. Мамадыш умартачылары шуннан шикләнәләр дә.

– Өченче класс куркыныч тудыручы агрохимикат тәэсире алай озак дәвам итә алмый, – ди умартачы Айдар Садыйков. – Инде ун көннән артты, кортлар үлеме һаман дәвам итә бит. Шуңа күрә, җәмгыять игъланда күрсәтелгәнчә 3нче класслы белән түгел, ә зәһәррәк, куркынычрак агрохимикат белән эшкәртмәдеме икән кырларны, дип шикләнәбез.

Бал кортлары үлеме масштабына караганда, шикләнү урынлы да кебек. Чөнки кортлар үлеменнән зарланучы умартачылар арта бара. Узган атна азагында сөйләшкәндә, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Габдерәхимов: «Әлегә үлем әтиле-уллы шул ике генә кортчының умарталыгында күзәтелә. Сәбәбе – берәр төрле чир түгелме икән? Шуңа тагын өстәмә пробалар алып, Казандагы ветеринария лабораториясенә тикшертергә җибәрәбез. Төгәл сәбәпне соңыннан әйтә алырбыз», – дигән иде. Ә бу атна башында шалтыратып белешкәч, инде рапс кыры әйләнәсендәге дистәләгән авыллардагы һәвәскәр кортчылар үлем булуын таныдылар.

– Кортлар үлә инде, үлә. Ләкин безнең умарталык рәсми теркәлмәгән. Ояларның паспортлары да юк. Шунлыктан гына тавыш чыгарып йөрисебез килми, – дип борчуларын җиткерде алар.

Әйе, ул яктан дәүләт органнары умартачыларның авызларын ябу җаен табып кына тора. Янәсе, умарталыгыгыз теркәлмәгән, паспортлары юк... Шулай итеп, кортлары агулану аркасында зыян күргән умартачыларга ярдәм итмәскә сәбәп туа. Ә бит Мамадыш районында әле бәян ителгән очракта иң зур зыян күргән әтиле-уллы Мидхәд һәм Айдар Сабировларның умарталыклары рәсми теркәлгән, паспортлары да бар икән. Һәм нәрсә, йөгереп килеп ярдәм итәләр, килгән чыгымнарны кайтару турында «баш ваталар» дисезме? Юк шул. Үзләре чакырып, артыннан йөри торгач, әйткәнебезчә, белер-белмәс комиссия килеп, пробаларны целлофан пакетларга тутырып биргән. Ә ул пакетлар хәзер Айдар Садыйковның суыткычында ята. Ни өченме? Чөнки ул пробаларны тикшереп, суд өчен «үтемле» нәтиҗә ясый ала торган, аккредитацияләнгән махсус лабораторияләр Татарстанда гына түгел, ә бөтен Русиядә юк икән. Һәрхәлдә, умартачылар әлегәчә таба алмыйлар. Ә шундый лаборатория нәтиҗәсеннән башка эшне судка биреп, нидер таләп итү, кортларның агуланудан үлүен исбатларга тырышу мәгънәсезгә әйләнә.

ЧАРАСЫЗЛЫКТАН, ПРЕЗИДЕНТКА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТКӘН

Агымдагы елның июнь аенда Арча районындагы Шекә авылында Нурулла Закиров умартасы да агуланудан зур зыян күрүе турында хәбәр таралган иде. 35 оядагы кортларның 90 проценты үлеп беткән. Умартачы үзе икенче группа инвалид, өйдән еш чыгып йөри алмаганлыктан, аның хокукларын яклап, кызы Ләлә Шакирова хаклык өчен көрәш башлый.

– Алдан әти кырларны агулаган оешмага – «Северный» җәмгыяте җитәкчелегенә барды, аны кабул итмәделәр, – дип искә ала Ләлә. – Шуннан соң, мин кортлар үлеме турындагы видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырдым. Шул кичне үк районнан комиссия килеп, үлем сәбәбен тикшерәсе урынга, сезнең коймаларыгыз дөрес тотылмаган, умарталык паспорты юк, хәзер үзегезгә штраф салабыз, дип, янап, видеоны интернетка куйганга аңлатма таләп иттеләр. Аңлатманы яздым. Кортлар үлеме сәбәбен ачыклау өчен комиссия, ниһаять, өченче тапкыр килүендә якынча дөрес итеп умарталыктан, кырдан тиешле пробаларны алып, сейф-пакетларга тутырып бирде. Ә аларны лабораториядә тикшертү умартачы эше икән. Аның өчен аккредитацияле лаборатория кирәк. Бүтәннекен суд кабул итми. Эзли башладык, илдә андый лаборатория таба алмадык. Ни булса да, булыр, дип, Курск шәһәрендәгесенә җибәрдек. Күз алдына китерегез, урамда 30 градус эсселек, ә безнең суыткычта туңдырылган пробалар җебемичә барып җитәргә тиеш. Коры бозлар белән бер савытка тутырып озаттым инде. Айдан артык вакыт үтте. «Северный» җәмгыяте агрономы люцернаны «Фаскорд» белән эшкәрттек дигән иде. Ә Курск лабораториясе нәтиҗәсе үле кортларда һәм кәрәздә дә, үләндә дә ул препарат юк, дип килде. Аптыраганнан, пробаларны Белгородка җибәрдек. Кыенлык тагын шунда: лабораториядә нинди пестицидларга тикшертәсез, дип сорыйлар. Ә авыл хуҗалыгында кулланылучы ул химикатлар мең төрле. Хуҗалык агрономы безгә дөресен әйтмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә нинди химикат икәнен каян төгәл беләсең инде. Аның һәр төренә тикшертү өстәмә акча бит әле. Белгородта да «Фаскорд»ка һәм тагын унлап төр киң кулланылышта булган химикатларга тикшерделәр. Анда да берни таба алмадылар. Шулар өчен 27 мең сум чыгым гына булды. Лаборатория белгечләре әйтүенчә, еш кына төрле химикатларны бергә кушып, коктейль ясыйлар икән. Андый очракта берни ачыклап булмый, ди.

Нәтиҗәдә, Ләлә Шакирова хаклык эзләп ничаклы гына йөгермәсен, кортларны агулау эшен судка чаклы алып барып җиткерә алмый. Чөнки, агулау очрагының махсус лаборатория тарафыннан исбатланган дәлилләре юк. Бу очракта умартачыларның никадәрле хокуксызлык шартларда булулары ачык аңлашыла инде.

Чарасызлыктан, ләкин һич кенә дә бирелергә теләмәгән Ләлә Шакирова исә, хәзер ярдәм сорап «Дәүләт хезмәте» аша Татарстан Президентына хат белән мөрәҗәгать иткән.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии