- 03.09.2021
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2021, №30 (4 август)
- Рубрика: Умартачы почмагы
Сатудагы балның якынча 80 процентын чын дип атап булмый икән! Altaimed.ucoz.ru сайты шулай дип яза. Күбесенчә алар бал продуктлары. Аны ясау өчен арзанлы балны, нигездә ул көнбагышныкы, 60 процентка чаклы фруктозалы кукуруз патокасы белән бутыйлар. Аңа куертучы, буяучы, ис һәм тәм көчәйтүче катнашмалар өстиләр. Менә шул крем-балга әйләнә инде. Аның кешегә зыяннан башка, бер файдасы юк. Мондый продукт аллергия яисә агулану чыганагы булырга мөмкин...
Ә «Пасека-онлайн» язганча, элек ялган бал продуктлары күпләп Кытайдан кертелгән булса, хәзер үзебезнең «кытайлыларыбыз» күп икән. Ялган бал ясаучы бер завод бөтен Алтай төбәге җитештергән балдан ике-өч тапкырга күбрәк татлы продукт чыгарырга мөмкин. Ә андый заводларның санын Русиядә беркем белми...
Интернет челтәрендә менә шундый эчтәлектәге мәгълүматлар бихисап. Дөрестән дә, түбән сыйфатлы яисә бөтенләй ялган бал белән халыкны алдау очраклары арта бара. Мәсәлән, Чирмешән районында яшәүче Рамил Гатауллин узган елда ялган бал сатып, халыкны алдап йөрүчеләр турында бәян итте:
– Район үзәгендә яшәүче таныш әбиебез бар. Аңа ишек шакып, көндез дә керә торган түгел. Куркадыр да инде, таныш булмаганнарга ишекне ачмый ул. Ә теге бал сатучылар ничектер өйгә хәтле керә алганнар. Анысы бер хәл, әбигә төрле банкадан каптырып карап, мактый-мактый сигез банка бал сатып калдырганнар. Арзанга бирәбез дип, банкасын меңәр тәңкәдән сатканнар. Әби алган инде, башын әйләндергәннәр, күрәмсең. Бераз вакыт узганнан соң, мин хәлен белергә кердем. Алган балларын татып карагач, шаккаттым! Ни бал түгел алар, ни повидло түгел. Нәрсәдер инде, әйтә дә алмыйм. Сигез банкасында да шул катнашма. Ә ул вакытта инде теге «бал сатучылар»дан җилләр искән иде. Каяндыр читтән килүчеләр булган.
«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый җәмгыяте әгъзасы, Әлмәт районыннан Венера Вәлиева да узган елда үзе юлыккан хәлне сөйләде:
– Әлмәт шәһәрендәге «Нефтьче» мәдәният йортында төрле ярминкәләр оештырыла. Бал сату буенча да уза. Кайлардан гына килмиләр анда!
Узган елгы ярминкәдә без – җәмгыять активистлары, районның умартачылык буенча баш белгече һәм ветеринария лабораториясе вәкилләре катнашында, шикле тоелган берничә бал сату ноктасында контроль сатып алулар үткәрдек. Иң эре ноктага «Аникеевлар умарталыгы» дип язылган иде. Документлар буенча, аларның умарталыкларында 20ләп кенә оя асрала. Ә сатуга куйган товарга карасаң, 20 төрдән артык бал алып килгәннәр. Юкәдән һәм төрле чәчәкләрдән җыелган балдан тыш, Камыр агачы, дәүләнә (боярышник) балы да, ана корт сөте кушылганы да, тагын әллә нинди төрләре бар иде. Кечкенә генә бер умарталыкта шул чаклы күптөрле бал җитештереп булмый ул. Без берничә төрле балын сатып алып, лабораториягә җибәрдек. Тикшерү нәтиҗәләре буенча дәүләнә балы дип сатылучысы көнбагышныкы булып чыкты. Ә ана корт сөте кушылган, дигәне бөтенләй бал түгел, ниндидер крем иде.
Без балларын тикшерү өчен алганны белгәч, ул сатучылар югалдылар, әлбәттә, бүтән килмәделәр. Ләкин алар бүтән җирләрдә сату итеп, халыкны алдауны дәвам итәләр, дип уйлыйм. Әле күптән түгел генә бер әби зарланып торды. Читтән килүчеләрдән өч банка бал сатып алган булган. Кабып та карадым, тәмле иде, ди. Ә хәзер ул «бал» дигән әйберенең өстенә су җыелып, төбенә нидер утырып, бөтенләй үзгәреп беткән. Менә шундый кыен хәлдә калмас өчен, балны фәкать үзең белгән, ышанган умартачылардан гына алырга киңәш итәр идем. Читтән, әллә кайлардан килеп сатып йөрүчеләрнекенә кызыкмаска кирәк.
Мамадыш районының Үсәли авылында яшәүче умартачы Рафаэль Әдһәмов, шулай ук, алданмас өчен балны таныш, белгән кешедән генә алырга кирәк, дигән фикерне куәтли. Күршедәге Баскан авылында яшәүче әбисе читтән килеп сатучыдан ун банка бал алган булган икән:
– Алдан кабып та караган. – дип сөйли Рафаэль әфәнде әбисе турында. – Дөрестән дә, юкә балы тәме килә, ди. Шактый күп аласы булгач, сатучы ташлама ясап, арзангарак биргән. Күрәмсең, әби шуңа да алданган.
Балын кабып карадым. Әйе, өсте юкә балы инде. Тәме яхшы. Ә бераз астанрак алсаң, бөтенләй икенче продукт. Ничек алдаганнар: банканы нәрсә белән тутырганнардыр, билгесез, бөтенләй балга охшамаган, ә өстенә генә чирек литр чамасы юкә балы салганнар.
Алданмас өчен балны бары тик таныш умартачылардан гына алырга тырышырга кирәк. Аннан, балның нинди чәчәктән икәнен сорау да артык булмас. Чөнки юкәдән җыелган бал тәмле һәм кыйммәтле санала. Чәчәк балы, шулай ук, югары сыйфатлы. Ә инде көнбагыш, карабодай балы бераз арзанрак йөри.
Мин сатып алучы урынында булсам, хәтта нинди токымлы кортлар җыйганын да сорар идем. Чөнки урта рус токымлыларның баллары сыйфатлырак була. Ә инде халык телендәге, балның сыйфатын тиз арада ачыклый торган экспресс методларга хәзер ышанып бетеп тә булмыйдыр. Әйтәләр бит әле, янәсе, бик нечкә булып, өзелмичә, сузылып акса, яхшы бал дип. Аннан, кашык батмаска тиеш, диләр. Хәзерге ялган катнашмалар бик яхшы сузыла да, утырмый да. Инде яхшы балның тәмен аера аласың икән, кабып карарга кирәк. Гадәттә бал башта тамак төбен бераз әчеттереп ала. Иң мөһиме, белгән умартачыдан алу, дип саныйм.
Актаныш районы умартачысы Гыйлмегали Ханнанов фикеренчә, балның сыйфаты кортчының намуслы эшләвенә дә нык бәйле.
– Гадәттә май азагында, июнь башында берара табышсыз чор булып ала, – ди ул. – Шул вакытта умартачылар шикәрдән сироп ясап, кортларга бирәләр. Соңрак, юкә чәчәк аткач, кортлар юкәдән алып кайтылган балны шул сироптан ясалганы белән куша. Әлбәттә, сироп балы ул сыеграк була. Ә менә тәме ягыннан аерылмый. Чөнки юкә балының тәме көчле һәм ул бөтен массаны «юкәнекенә» әйләндерә. Намуссыз умартачылар шул сироп балына бераз юкәнеке кушылганны «яхшы сыйфатлы бал» дип сатып йөриләр инде.
Шулай ук, кортлар кәрәзне тутырып, тишекләрен үзләре ябып бетергәнне көтмичә, бал аерта башлаучылар да бар. Анысы өлгермәгән бал була инде. Ул да сыйфатлы түгел. Чөнки кортлар балны кәрәзгә тутырып, томалап куяр алдыннан, анда үзләреннән төрле ферментлар, аминокислоталар кушып, аны тиешле сыйфатка җиткерәләр. Балның файдалы үзлеген шул катнашмалар бирә дә инде. Ә кәрәз тишекләре кортлар тарафыннан томаланганчы аертылган бал ферментлар, аминокислоталар белән баетылмаган, дигән сүз.
Бал тамак төбен бераз ачыттырырга тиеш, дигән белән мин килешеп бетмим. Чөнки, кайбер төр чәчәк балы алай итми. Мәсәлән, эспарцет балы. Тагын кайберәүләр әйтә, янәсе, банканы кояшта караганда, балда вак кына күзәнәкләр күренергә тиеш, дип. Чын балны алай гына да аерып булмый. Хәзер ялганында да бар ул күзәнәкләр. Хәтта чәчәк серкәләре дә кушалар бит.
– Минем инануымча, умартачылар үзләре махсус халыкны алдарга тырышып, начар сыйфатлы бал җитештермиләр, – ди Алабуга районы умартачысы Халит Кәримов. – Ул нигездә коммерсантлар эше. Алар начар балның өстенә яхшы сыйфатлы юкә йә чәчәк балы салып, ялганлап сатып йөриләр. Ә ул Кытай фабрикаларында җитештерелә торган ялган балны лабораторияләрдә дә чыныннан аера алмыйлар. Шуңа күрә, алданмас өчен бердәнбер ышанычлы юл кала. Ул да булса, балны белгән умартачылардан гына алу.
Халит Кәримов үзе сыйфат мәсьәләсенә гаять җаваплы карый.
– Бал ул – авторлык продукты. Анда умарталыкның урнашкан урыны, кортларның токымы, аларны асрау шартлары, умартачының пөхтәлеге, күңел җылысы, эчке энергетикасы – барысы да катнаша, – ди. Ул балны аерту, савытларга тутыру процессында, хәтта, аны ят өслеккә дә тидерү ягында түгел. Кортлар да бал тутырыр алдыннан, кәрәз тишеген алдан прополис белән эшкәртеп чыгалар икән. Халит Кәримов прополисны спиртта эретеп, шул эремә белән алдан бал тиясе бөтен өслекне буйый. Бераз вакыттан спирт очып бетә, ә прополис юка катлам булып өслектә кала. Бал фәкать шулай эшкәртелгән савытларга гына агызыла. Шуңа аның бал аерту җайланмасының да, башка савыт-сабаларының да – барысының эче саргылт, ягъни прополис белән эшкәртелгән.
– Кәрәзне ачканда, пычакны җылыту, кайнар суда тоту да бал сыйфатына зыян китерә, – ди тәҗрибәле умартачы. – Пычак яхшы киссен өчен, аның йөзен яхшылап шомартырга һәм бал аерту бүлмәсендә һава температурасын көйләргә кирәк. Гомумән, балны саклаганда да, бүлмә температурасы әһәмияткә ия. Тиз кристаллашмыйча, бал озаграк вакыт сыек хәлдә саклансын өчен, ул караңгы урында һәм 22-27 градус җылы булган бүлмәгә урнаштырылырга тиеш.
«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе, Чирмешән районы умартачысы Шәүкәт Хәйруллин: «Балны татып карап, тәменнән аерырга өйрәнергә кирәк», – ди. Аның фикеренчә дә, хәзер ялган бал ясаучылар шул чаклы остардылар, аларның продуктларын чыныннан күпчелек лабораторияләрдә дә аерып булмый.
– Алай ук дип әйтмәс идем, – дип каршы төшә Татарстан министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. – Бүген республикада 40 лаборатория эшләп тора. Иң эресе Казанда һәм калган 39ы районнарда. Бары тик Кайбыч, Менделеевск, Ютазы, Теләче районнарында гына юк безнең лабораторияләр. Аларда балның ялганмы-чынмы икәнен тәгаен ачыклау мөмкинлеге бар. Гадәттә, рәсми рөхсәт ителгән урыннарда сатыла торган балларның сыйфатын безнең ветеринария-санитария экспертизасы хезмәте даими контрольдә тота. Сатуга чыгарганчы, лабораторияләрдә тикшереп, экспертиза кәгазе бирәбез. Әгәр бал сыйфатсыз, аңа нидер кушылган булса, андыйларны сатуга чыгарырга рөхсәт ителми. Шуңа күрә, рөхсәт ителгән урыннарда бал сатучылардан экспертиза белешмәсен сорарга кирәк.
Әлеге лабораторияләрдә бал нинди күрсәткечләрдән чыгып тикшерелә соң? Дөрестән дә, умартачылар әйткәнчә, югары осталык белән ясалган Кытайның ялган балын аерып буламы аларда? Әлеге сорауларга төгәллек кертү максатыннан, Казан шәһәренең Даурия урамы, 34нче йортында урнашкан «Республика ветеринария лабораториясе»ндә булдык. Анда ветеринария-санитария экспертизасы бүлеге башлыгы Светлана Хәмитова аңлатуынча, балга 12 төрле күрсәткечтән чыгып тикшерү ясый алалар икән. Болар: балда су, шикәр, ферментлар микъдарын, чәчәк серкәләре булу-булмавын, ачылыгын, эретелгәнме-юкмы икәнлеген, крахмал, он, патока һәм башка чит катнашмалар барлыгын ачыклау.
– Әлеге күрсәткечләрдән чыгып, нигездә, балның чынмы-ялганмы икәнен әйтеп була, ди бүлек башлыгы. – Ә менә чын бал булганда да, аның составында нинди чәчәкнеке күбрәк икәнен билгеләве кыенрак. Ул сорауга җавап табу өчен, безнең лабораториягә тагын да көчлерәк микроскоп кирәк. Аның ярдәмендә бал составындагы чәчәк серкәләрен күреп, махсус каталог буенча билгеләргә һәм нинди чәчәк балы икәнен төгәл әйтергә мөмкин булачак.
– Хәзер лабораторияләрдә дә билгеләп булмый торган дәрәҗәдә ялган бал ясыйлар диләр, андый хәлнең булуы мөмкинме? – дип кызыксынабыз Светлана Хәмитовадан.
– Әйе, технологик алдынгы заводларда мөмкин, – ди ветеринария-санитария экспертизасы өлкәсендә озак еллар эшләгән тәҗрибәле белгеч. –Чөнки хәзер бал дигән катнашмага ферментларны, аминокислоталарны да, чәчәк серкәләрен дә сатып алып кушып була.
Аңлашылганча, андый продуктның ялган икәнлеген фаш итү өчен тагын да җитдирәк җиһазлы лабораторияләр кирәк. Алар Русиядә берничә генә икән.
Тагын бер бәла – ветеринария лабораторияләрендә сатуга чыгасы бал составындагы пестицидларның, агу-химикатларның булу-булмавы да тикшерелми ләбаса. Ә ел саен кырларны агулаганда фәлән меңәр ояда умарта кортлары үлә, дигән күңелсез хәбәрләрне гел ишетеп торабыз. Андый очракларда, оя эчендәге бал да зарарланырга мөмкин бит.
Агулы балның халыкка сатылмавы – бу очракта кортчының намусына бәйле, диләр без аралашкан умартачылар. Әгәр кортларның табыш алып кайтучылары гына түгел, ә оя эчендәге тәрбиячеләре, төзүчеләре, тагын да куркынычрагы – курчак хәлендәге балалары үлә икән, андый оядагы бал, һичшиксез, агулы һәм аны ашарга ярамый, дип аныклый алар. Бу турыда һәрбер умартачы исендә тотсын иде.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ
Комментарии