Умартачыларның олы җиңүе

Умартачыларның олы җиңүе

(Омск өлкәсе суды кырларны агулаучыны гаепле дип таныды!)

Түзем, бик сабыр, табигать белән гармониядә, эчке дөньясы, күңеле тулы гел позитив кына... Мондый кеше кем булырга мөмкин, диярсез. Әлбәттә, умартачы! Әгәр югарыда санап кителгән сыйфатларга ия булмасаң, бал кортлары белән килешеп эшләү мөмкин түгел, диләр бит умартачылар үзләре дә. Инде әлеге һөнәрне үзләштерә башлаган дәвердә, аның нечкәлекләрен аңлап, эченәрәк үтеп кергән саен, үзеңне, шул ук бал кортлары сыман, табигатьнең бер аерылгысыз өлеше икәнен ачыктан-ачык тоясың, диләр. Умартачы һөнәре кешене түзем, сабыр булырга да, җир йөзенә, тереклеккә гел ярату һәм хөрмәт белән генә карарга да өйрәтә ул...

Аңлашылганча, күңеле әйләнә-тирәгә карата шундый мәхәббәт белән тулган «табигать баласы»ның кем беләндер талашырга, судлашырга башына да килмидер инде. Шулай булгач, судта нинди җиңү булырга мөмкин? Әмма, кырыс чынбарлык умартачыларны да хаклык эзләп суд юлына басарга мәҗбүр итә шул. Дөрес, әле дә үзләренә зыян салынган күпчелек очракта умартачылар судка чаклы ук барып җитәргә уңайсызланалар. Бер яктан, күңелләрен «яхшы түгел» дигән хис биләп алса, икенче яктан «дәүләт, закон безне барыбер якламый» дигән кимсенүле хакыйкать чагылышы тоткарлык ясый. Ләкин, гел болай «артык түземлек» саклап, умартачыларга, җир йөзендә иң изгеләрдән саналучы бал кортларына карата кылынган вәхшилеккә каршы көрәшмичә дә булмый шул. Бу очракта, башлыча, кырларны химикатлар белән эшкәрткәндә, тиешле таләпләрне сакламыйча, бал кортларын да агулау мисаллары күздә тотыла.

БАЛ КОРТЛАРЫН АГУЛАУ ОЧРАКЛАРЫ КИМЕМИ

Узган ел Русиядә бал кортларының күпләп үлүе буенча «кара ел» булган. Фаҗиганың төп сәбәбе – аграрчылар тарафыннан басу-кырларның төрле корткычларга каршы химикатлар белән эшкәртелүе. Нәтиҗәдә, «пестицидка манчылган» кырларда корткычлар белән бер рәттән, бал кортлары да агулана. Русия умартачыларының милли берлеге мәгълүматларына караганда, узган елда илдәге 5 миллион тирәсе исәпләнгән ояларның 25 процентында кортлар үлгән. Ә умартачыларның милли ассоциациясе фикеренчә, кортлары үлгән оялар саны тагын да күбрәк – 56 процентка чаклы, дип күрсәтәләр.

Кыскасы, иң тыйнак исәпләүләр буенча гына да, узган елда 38 төбәктә 80 мең ояда кортлар үлеме теркәлгән. Агымдагы елны да бал кортлары өчен «үлемсез» дип атап булмавы бик аянычлы. Башкортстанда, Алтай һәм Ульяновск төбәкләрендә, Удмуртиядә, Рязаньда аларның күпләп үлеме теркәлде. Һәм, кызганычка каршы, андый очраклар Татартсанда да шактый булып тора.

Кортларның агуланып үлү очраклары пестицидлар кулланылышы өлкәсендә ныклы контроль һәм җир эшкәртүче аграрчылар белән умартачылар арасында аралашу, аңлашу булмауга бәйле. Бер яктан, әлеге мөнәсәбәтләрне көйләргә тиешле норматив документлар да бар сыман. Бал кортларын агулауга каршы профилактика чаралары Инсрукциясе һәм СанПиН таләпләре буенча, шулай ук быел көченә кергән 490нчы Федераль законның 16нчы матдәсе нигезендә, кырларда үсемлекләрне химик препаратлар белән эшкәртү булачагы турында аграрчы алдан игълан бирергә тиеш. Ул игъланда түбәндәге шартлар үтәлү мөһим: үсемлекләрне эшкәртү башланганчы, аны оештыруда җаваплы булган зат тарафыннан кимендә өч көн алдан (СанПиН таләпләре буенча исә, 5 көн алдан, дип күрсәтелә – ред.), эшкәртеләсе кырлар чигеннән 7 чакырым ераклыктагы барлык торак пунктларда яшәүчеләргә массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр җиткерелергә тиеш; әлеге хәбәрдә пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртеләсе кырның төгәл чикләре, агулау үткәрүнең төгәл вакытлары, агулау ысулының юллары, кулланылачак пестицидлар, агрохимикатларның исемнәре һәм кешеләр, бал кортлары өчен куркынычлылык дәрәҗәсе, кортларны умарталыкларда ябып тору өчен киңәш ителгән вакытлар күрсәтелгән булу мәҗбүри.

Ләкин, аграр оешма хуҗалары еш кына ул таләпләрне үтәми.

КЫРЛАРНЫ АГУЛАУ – БӨТЕН ТЕРЕКЛЕК ӨЧЕН ФАҖИГА!

Таләпләр үтәлмәүнең сәбәбе гади: чамасыз, контрольсез төрле химикатлар кулланып, мул уңышка өмет итәләр аграр оешма хуҗалары. Ә менә аларның кырларындагы үсемлекләрне бал кортлары серкәләндерү нәтиҗәсендә, өстәмә ашламасыз уңыш 30 процентка артырга мөмкин икәнлекне белмиләрме, әллә белергә дә теләмиләр...

Нәтиҗәдә, мисал өчен, 2019нчы елда Татарстанда гына да 20 меңләп оя бал кортлары үлгән. Узган һәм агымдагы елда да шактый булды андый хәлләр.

– Бал кортларын агулау – умартачылар өчен иң зур проблемага әйләнде! – ди «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин. – Ә тамырдан уйлап караганда, ул бер умартачылар өчен генә куркыныч, зыянлы түгел. Ул бөтен тереклек өчен фаҗига. Кырларны агулау очраклары булганда, әлбәттә, иң беренче булып умартачылар чаң суга башлый. Чөнки аларның кортлары үлә бит. Умартачы агулау очракларын иң беренчеләрдән сизә, күрә. Тик умартачының кортлары үлүе турында сөрән салуына киң җәмәгатьчелек тиешенчә игътибар бирми кала. Монысы бик кызганыч. Ә бит тирәнрәк уйлап караганда, кырларны агулау нәтиҗәсендә бал кортлары үлү – проблеманың өслеге генә. Ул агу кортларны үтерә икән, димәк, шул кырларда булган башка тереклеккә дә зыян сала дигән сүз бит. Агуланган кырлар янәшәсендә умартачылар тарафыннан үлгән керпеләр, кошлар табуның ничәмә очраклары булды инде! Андый җирдә үле тынлык урнаша, җәен кошлар да сайрамый башлый, хәтта чебен-черки дә очмый. Әнә, интернет челтәрендә АКШның статистикасы бар. Алар язганча, шундый агулаулар нәтиҗәсендә Америкада ел саен 75 миллион кош үлә икән.

Ул агулар яңгыр сулары белән туфракка сеңә, соңыннан без эчә торган сулыкларга кушыла. Шул кырдан җыеп алган ашлык аша, безнең ризыкларга күчә. Нәтиҗәдә, без барыбыз да акрынлап агулана барабыз. Төрле катлаулы авыруларның килеп чыгу сәбәбен дә, иң элек шуннан эзләргә кирәк.

РУСИЯДӘ УМАРТАЧЫ ХОКУКЫ САНГА СУГЫЛМЫЙ

Йомгаклап әйткәндә, авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә торган басу-кырларны химик препаратлар белән эшкәртү нәтиҗәсендә, җирне, суны, әйләнә-тирә мохитны агулау дәвам итә. Аның тискәре йогынтысын иң беренчеләрдән күрүче, сизүче умартачылар ничек кенә чаң сугарга тырышмасыннар, әлегә аларның җан авазларына игътибар итүче дәүләт контроле органнары юк. Чынбарлыктагы хәлне башкача аңлатып булмый. Чөнки кырларны пестицидлар белән эшкәрткәндә, аграрчылар законда, норматив документларда каралган таләпләрне үтәмәү аркасында, ел саен ил күләмендә бал кортларының күпләп үлгән бихисап очраклары теркәлә тора. Ә агулаучы аграр оешма җитәкчеләрен – закон бозучыларны суд гаепле дип табып, реаль җаваплылыкка тарткан очраклар бармак белән генә санарлык. Русия умартачыларының милли берлеге белдергәнчә, умартачылар тарафыннан судларга быел да йөзәрләгән шундый шикаять тапшырылган. Ни кызганыч, карары умартачы файдасына кабул ителгәннәре генә юк диярлек. Ә агулау очраклары буенча дәгъваларның судка барып та җитә алмаганнары ничаклы әле? Аларны да кушып санасаң, дөрестән дә, Русиядә умартачы хокукы бөтенләй санга сугылмый, дип нәтиҗә ясарга гына кала.

Гадәти акыл белән фикерләүчегә дә сәбәбе күз алдында яткан «бәхәсле» хәлләрнең чишелеше умартачы файдасына булмауның сылтаулары күп төрле. Янәсе, комиссия вакытында килмәгән; тикшерү өчен үле кортларның, алар җыйган балның, кырдагы үсемлекнең үрнәкләре дөрес алынмаган; ул үрнәкләр тиешле лабораторияләргә вакытында илтеп тапшырылмаган; ахыр чиктә, балны, үле кортны, үсемлекне тикшерә ала торган яки аңа хокукы булган лабораторияләрнең илдә бик аз булуы һәм башкалар... Нәтиҗәдә, хокук саклау һәм суд органнары тарафыннан умартачыларның гаризалары кире кагылып, агулаучы хуҗалык җитәкчесенә карата эш кузгатылмый кала. Әгәр агулаучы – эре җирбиләүче икән, кагыйдә буларак, ул очракта аны җавапка тарту бөтенләй кыенлаша. Анысы – космостан килә торган билгесез «көч» тәэсире нәтиҗәседер инде. Мисал өчен, быел җәен Балык Бистәсе районындагы эреле-ваклы 6 авылда 15ләп умартачының кортлары агуланып үлгән очрак теркәлгән иде. Ул турыда «Безнең гәҗит» 26нчы санында (7нче июль, 2021нче ел) язды. Зыян күргән умартачылар аныклавынча, Мәшләк җирлегендәге фаҗиганың сәбәпчесе – «Логос» җәмгыяте. Аның рапс кырларын агулавы нәтиҗәсендә кортлар күпләп үлә башлаган. Умартачылар кортлар үлеме сәбәбен исбатлап, агулаучыны җавапка тарту артыннан йөри башлаганнар иде. Тикшереп, кирәкле үрнәкләрне алу өчен комиссия килүне дә 5-6 көн көтәргә туры килде аларга. Соңыннан ул үрнәкләрне кая, нинди лабораториягә бирергә белмичә аптырадылар. Шулай итеп, дәлилләр туплау эше тоткарланды, умартачыларның күбесе төшенкелеккә бирелде, дәгъва судка барып җитмәде.

Гомумән, хәзергәчә Татарстанда булган кортлар агулану очраклары буенча бер генә карарны да суд умартачы файдасына чыгармаган.

ОМСК УМАРТАЧЫЛАРЫНЫҢ ҖИҢҮЕ

Әмма, бик сирәк булса да, хаклык бар икән әле! Быел Омск өлкәсенең Түбән Омск районындагы 6 умартачы судта отып, кырларны агулаган җир хуҗасыннан матди һәм әхалый зыяннарны кайтарту турында карар алуга ирештеләр. Дөрес, аның өчен бер ел буена төрле инстанцияләр һәм суд юлын таптарга туры килгән аларга. Бал кортларының агуланып үлү очрагы узган елның июль башында була. Зыян күргән умартачылар җыелышып җир хуҗасына баралар. Ул рапс кырын химикат белән корткычларга каршы эшкәртүен таный, ләкин китергән матди зыянны кайтарудан баш тарта. Умартачылар авыл җирлеге идарәсе вәкиле һәм Омск өлкәсенең «Хайваннар чиренә каршы көрәш буенча Калачинск районара станциясе» хезмәткәре катнашында умарталыклардан һәм рапс кырыннан үрнәкләр алып, акт төзиләр. Соңыннан әлеге үрнәкләр Омск өлкә ветеринария һәм Белгород төбәкара ветеринария лабораторияләренә җибәрелә. Омск лабораториясе үлгән кортларда чирләр булмавын раслый. Ә Белгородныкы кортларда һәм кырдан алган рапс үрнәгендә охшаш агулы матдәләр булуын исбатлый. Шуны да ассызыклап үтү мөһим, зыян күрүчеләрнең умарталыклары тиешенчә рәсмиләштерелеп теркәлгән була. Алар ел саен ветеринария табибы тарафыннан тикшерелгән, умарталыкларның ветеринария-санитария паспорты да бар. Әлеге хәл бал кортларының күпләп үлү очрагына чаклы умарталыкларның сәламәт булуын дәлилләүдә ярдәм итә, билгеле.

Югарыда аталган лабораторияләрнең тикшерү нәтиҗәләрен алу белән, умартачылар полициягә, прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Алар исә, Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә, тикшерү оештыра. Нәтиҗәдә җир хуҗасының кырны химик препарат белән эшкәрткәндә санитария нормаларын бозуы ачыклана. Ул алдан кырны эшкәртергә җыенуы турында игълан итмәгән өчен административ җаваплылыкка тартыла. Ә умартачылар, тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, салынган матди һәм мораль зыянны кайтарту максатыннан, җир хуҗасына карата эшне судка бирәләр.

Әлеге вакыйгада дәлилләр җыю, эшне судка чаклы китереп җиткерү һәм судның соңгы карарын ишетү шактый озакка сузылса да, чишелеш умартачылар файдасына була. Нәтиҗәдә, 90га якын ояда бал кортлары үлү сәбәпле, рапс кырын химикат белән санитария нормаларын бозып эшкәрткән җир хуҗасы 6 умартачыга китерелгән 2 миллион 382 мең сум күләмендә матди зыянны, шулай ук лаборатория тикшерүләре өчен тотылган 88 мең сум күләмендәге чыгымнарны һәм 40 меңлек пошлиналарны түләргә тиеш була.

Әлбәттә, Омск өлкәсендәге әлеге хәл Татарстан умартачылары өчен дә гыйбрәт һәм үрнәк алырлык мисал булып торадыр. Бердәм һәм максатчан булганда, агулаучыларны җавапка тартып, хаклык урнаштырып була икән бит.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии