Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» ОЧРАШТЫРА!

Кухняда ваклап кабак турап утырам – өй телефоны шалтырады. Алдым. Ягымлы гына хатын-кыз тавышы. Мин сезгә таныш булмаган кеше, ди. Минәйтәм, шулай да сөйләшүегез таныш кебек, Әтнә районы кешеләречә сөйләшәсез, дим. Әйе, мин Әтнә районы, Яңа Шашы авылыннан, сез искә алган Вахит дигән кешенең хатыны булам, дип таныштырды. Чыннан да, «Безнең гәҗит»нең 2023нче елның иң беренче санында басылган «Яшьлек бит ул бер генә» дигән язмамда 1960нчы елны Төмән өлкәсе, Боровой бистәсендә бергә эшләгән Вахитны телгә алган идем шул. Аның белән кирпеч заводында эшләдек, бергә вагоннар бушаттык. 63 ел вакыт узып китсә дә онытылмый. Тәскирә исемле хатыны белән озак кына сөйләштек. Уртак танышларыбыз да күп икән. Аллаһ боерса, җәйнең матур айларында очрашырга сүз куештык. Барыбыз да таза-сау булыйк! «Безнең гәҗит» таныштыра, очраштыра.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Казан шәһәре

АКЧА ТҮЛӘМИЛӘР ИКӘН...

Бабаем белән тора башлаганга быел февральдә 50 ел була. Элек бит шул зур дата уңаеннан күпмедер акча бирелә иде. ЗАГСтан барып белештек, 2023нче елның 1нче гыйнварыннан башлап, Казан пропискасы булган һәм Казанда язылышкан парларга гына бирәбез, диләр. Дөресме икән бу? Без Аксубайда язылышкан идек. Алай аеру ник кирәк икән, бер Татарстан кешеләре бит инде барыбыз да...

НАИЛӘ апагыз,

Казан шәһәре

Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсендә аңлатуларынча, чынлап та, 2023нче елның 1нче гыйнварыннан юбилярларны бүләкләү буенча яңа кагыйдәләр язылган карар үз көченә кергән. Моңарчы озак еллар бергә яшәгән парларга бүләк бирү өчен Казан пропискасы булу да җитә иде. Ә хәзер прописка да, нәкъ менә Казанда язылышкан булу да кирәк, ди.

Берочтан Аксубай районы ЗАГС бүлегенә дә шалтыраттык. Аларда үз районнарында яшәүче юбилярларга да бернинди акчалата түләү, бүләк бирү каралмаган. «Без – субсидиягә яши торган район. Кызганычка, юбилярларга бүләк бирергә акчабыз юк. Авыл җирлеге башлыклары, әйтик, озак еллар бергә яшәгән шундый-шундый пар бар, алар шундый-шундый эшләр эшләгән, уңышлары булган, дип ходатайство белән мөрәҗәгать итсә, рәхмәт хаты гына язып бирәбез», – дип аңлатты бүлек җитәкчесе Светлана Крайнова.

ТАГЫН БЕР КҮЛ ЮККА ЧЫГУ АЛДЫНДА

Газетаның узган санында «Татарстанда сулыклар кимегән» дигән кыска гына хәбәр чыкты. Безнең Түбән Наратбаш белән Бикмораз авылы янында 36 гектарлы зур күл бар иде. Бар иде дип әйтәм, чөнки хәзерге вакытта инде ул саекты, сазлыкка әйләнеп бара. Тәтеш-Буа яки Буа-Казан юлында Карлы елгасыннан безнең күлгә элек су керә иде. Анда агач күпер бар иде. Юл ясаганда шул күперне бетерделәр дә күлгә яз көне ташу сулары керми башлады. Юл төзүчеләр аның нәрсәгә кирәген дә белми бит. Әгәр дә Карлы суы керә торган итеп бораулап боҗралар куйсалар, хәзер дә күлне коткарып булыр иде. Шул хәтле матур, буйга сузылган, дага рәвешендәге күл ул...

Хәйдәр ШӘЙХЕТДИНОВ,

Буа районы, Түбән Наратбаш авылы

ЛАЕКЛЫ ПЕНСИЯ ТҮЛӘСЕННӘР!

«Безнең гәҗит»тә «Җан авазы» дигән сәхифә бар иде. Минем дә бер җан авазым бар. Пенсионерларга льготалар, ташламалар дип бик күп язалар, сөйлиләр, телевизордан күрсәтәләр бит инде. Минем шуларны тыңлаганнан соң: «Мин пенсионер түгел, мин хезмәт ветераны!» – дип кычкырасым килә. Бүген «пенсионер» сүзе мескенлек, хәерчелек символы булып тора бит. Аяныч хәл. Кибеткә керәсең – сәгать 1гә кадәр пенсионерларга «скидка». Кирәк түгел миңа синең андый «скидкаң»! Бирсеннәр лаеклы пенсия, шулай мыскыл итмәсеннәр иде кешеләрне. Хәтерлим әле, 80нче елларда завод кешеләре: «Менә киләсе елдан пенсиягә китәм, 132 сум пенсия чыга, ул миңа рәхәтләнеп яшәргә җитә», – дип сөйләшәләр иде. Дөрестән дә, кеше пенсиядән канәгать иде бит. Иртәгәге көнгә ышанычы бар иде, яшәдек бит шундый заманнарда да. Ә хәзер бигрәк түбән төште пенсионерларның хәле...

Илдус,

Казан шәһәре

МӘЧЕТКӘ ҺӨҖҮМ ИТҮЧЕЛӘРГӘ КАТЫ ҖӘЗА КИРӘК!

«Безнең гәҗит»нең 51нче санында (28 декабрь, 2022) Рәшит Фәйзрахманның «Мәчеткә һөҗүм» дигән язмасын кат-кат укыдым. Азан әйтеп кайтып баручы мулланы кулларын богаулап, башына пакет кидереп мыскыл иткәннәр. Ушым-акылым китте. Авыл мәчетендә урларлык акча буламы соң инде?! Анда бит болай да бик авыр баралар, утка-газга да түләргә кирәк. Кем аңа акча бирә? Азан әйтү ул бит авылга үзе бер ямь тарата. Күп авылларда ул юк та әле. Һөҗүм итүчеләр арасында икесе намазда булган. Алар дин юлында йөрмәгәннәр, акча артыннан гына йөргәннәр. Бездә болай да дин әһелләренә караш әйбәт түгел. Сөләйман хәзрәт юкка чыкты, аны да үзләре арасында юк иткәннәрдер инде, таба алмадылар бит. Хәлләр бик куанырлык түгел. Мин үзем бик олы кеше буларак бу затларны каты җәзага тартыр идем: берәр бармакларын кисәргә, исем-фамилияләрен күрсәтеп, газетага язып чыгарга кирәк. Икенчеләренә сабак булыр иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии