Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЗАКОНЫ БАРМЫ?

Безнең пай җирләре бар. Шул пай җирләре өчен башта бодай һәм арпа өләштеләр, хәзер акча бирәләр. Гектарына 700 сум тирәсе. Аның 100 сумын налогка тотып калалар. 10 еллап шулай түлиләр. Бөтен нәрсәнең хакы арткан заманда, ник ул пай җирләренең бәясе артмый икән? Аның берәр карары бармы? Пай җирләрен сатып та алалар. 70 мең бугай инде ул. Ә закон буенча аның берәр бәясе бармы икән?

Илдар ЗӘЙНУЛЛИН,

Сарман районы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019нчы елның 23нче августында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан расланган, авылда яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча узган өченче зона-семинарының беркетмәсен үтәү өчен, 2022нче елда пай җирләренә гектарына 800 сумнан да ким булмаган аренда түләве тәкъдим итә. Аренда килешүендә күрсәтелгән бәя район һәм республика буенча уртача мәгълүматларга һәрвакыт туры да килеп бетмәскә мөмкин, чөнки һәр җитештерүчедә продукциянең бәясе төрлечә. Әлеге вакытта районнарда аның уртача бәясе бер гектарга 700-750 сум тәшкил итә. Аренда өчен түләү суммасы килешүдә күрсәтелә. Моны җир милекчесе хәл итә. Ә арендага алучы аның белән килешергә яки килешмәскә мөмкин. Килешмәгән очракта, документка кул куймый.

Пай җирләрен сатуның бәясе теркәлгән махсус закон юк. Бу бәягә берничә фактор йогынты ясый: урын, җир күләме, пай кеременең якынча күләме, участокның уңдырышлылыгы һ.б.

ТАНЫКЛЫК ЮГАЛТСАҢ

Күршем пенсия таныклыгын югалткан. Тиз арада яңа таныклык эшләтү өчен нишләргә?

Әлфинур ГАНИЕВА,

Арча шәһәре

Арча районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карары белән, 2015нче елның 1нче гыйнварыннан пенсия таныклыгын алу тәртипләре гадиләштерелгән. Хәзер пенсионер икәнне күрсәтә торган белешмә бирелә. Ул белешмәне алу өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук шәхси кабинет аша да гариза тапшырырга була. Белешмәләр бер эш көнендә әзерләнә, белешмәне алу өчен шәхесне раслый торган документ күрсәтергә кирәк булачак.

КАЙДА СЕЗ, ТАТАР БАЙЛАРЫ?..

1917нче елгы түнтәрешкә кадәр татар байлары үз акчаларына мәчет-мәдрәсә салдырганнар, аларны алга таба асраган, чыгымнарын да каплаган. Патша хезмәте татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртмаган, халыкка газета-журналларга язылу өчен бер тиен акча да бирмәгән. Барысын да татар байлары өстерәгән. Алар әле яшь һәм сәләтле милләттәшләребезне чит илгә белем алырга да җибәргән. Хәзер дә кайбер татар байлары мәчетләр төзергә ярдәм итә. Шуннан гайре хәйрия гамәлләре күренми шул. Акчасын күбрәк затлы машиналарга тота, 3-4 катлы әллә ничә йорт салдыра. Милләттәшләребезнең киләчәге турында уйласалар, яхшырак булыр иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

АКЧА БИРЕЛӘМЕ?

Апамның икенче сабые бала тудыру йортында үлде. Бу очракта аңа ана капиталы тиешме?

Рәзилә Н.,

Казан шәһәре

Канун буенча, ана капиталы бала туу турындагы таныклык нигезендә бирелә. Әгәр дә ЗАГС органнары таныклык биргән икән, Пенсия фондына сертификат сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии