Кулларыма каләм алдым

Кулларыма каләм алдым

Татарстан авыллары буйлап бабаларыбыз каберләрен барлап кайттым әле. Бик күп авылларда зиратлар урманга әйләнгән. Анда җирләнүчеләрнең балалары, оныклары исән бит. Алар, ахрысы, бабаларының мәңгелек йортларын кайтып та карамый.

Туган авылым Чүте зираты да урманга әверелгән иде. Быел авылга җитәкче итеп яңа кеше куйгач, зиратны тимер рәшәткә белән әйләндереп алдылар, күп агачларны кисеп, зиратны чистарттылар. Мин авылга яз-көз кайтып торам. Ярты авыл – минем нәселем. Шуңа күрә үземә тиешлесен эшлим. Анда күп каберләр аяныч хәлдә, алар өчен йөрәгем бик әрни. 10-15 метрлы наратларны бернишләтеп булмый.

Безнең Чүте авылына хәзер 300 ел тула. Авыл үз тарихында бик күп авыл советы рәисләрен күрде. Тик аларның берсе дә авылны кирәксенмәде: сусыз, кибетсез, мәктәпсез калды авылым. Бу яңа җитәкчегә авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Ул – Әхмәтҗанова Раушания. Акчасын да тапкан, эшен дә эшләтә алган. Бу дөньяда бик күп нәрсә җитәкчедән тора бит.

Миңа Иске Шөгер зиратында да булырга туры килде. Анда буе белән муллалар җирләнгән аллея бар. Алар барысы да Риза Фәхретдиннең туганнары. Күбесенең әле оныклары исән. Кайларда сез, туганнарым? Мин – Мөслимә Галим, бик күпләрегез белән аралашып та торам. Шушы муллаларның бар мөлкәтен тартып алып, үзләрен кулак дип Себергә авыл советлары сөргән бит заманында. Хәзер аларның каберләрен дә алар карарга тиеш, минемчә. Ул муллаларның байлыкларыннан аз файдаланмадылар. Тик балалары белән оныкларына гына калмады.

Без Чүте авылыннан йөреп, Куакбаш авылында укыдык. Анда интернатта яши идек. Тәрбияче апабыз ураза аенда стакан белән су алып килеп, мине шуны эчәргә мәҗбүр итә иде. Эчмәсәң, авызга сала. Мин бит мулла, кулак оныгы. Шул апаның ире мәктәп директоры иде. Хәзер шул кешеләрнең кызы авылда Коръән укып йөри. Ул вакыттагы беренче коммунистлар башта колхоз җитәкчесе булдылар, аннан соң склад мөдире, ындыр табагы җитәкчесе булып эшләделәр, муллалардан талап алган өйләрне, әйберләрне бүлештеләр, колхоз икмәген уңга-сулга тараттылар, күп кешене динсез, имансыз калдырдылар. Хәзер шуларның балалары, оныклары бөтенесе мәчет янына җыелыша. Башларына яулык, түбәтәй кигәннәр. Җылы җилнең кайсы яктан искәнен тагын аңлыйлар. Заманга бигрәк тиз яраклашалар.

Әйе, дингә кайтырга бервакытта да соң түгел. Тик анда чиста күңел, намус белән кайтырга кирәк. Гомер буе аракы эчеп, зина кылып йөриләр дә, соңыннан мәчеткә җыелалар.

Депутатлар арасында да берәр гади кешене табарсызмы? Юк алар. Анда барысы да – колхоз җитәкчесе, горком, исполком җитәкчеләренең балалары, үзләренә үзләре закон чыгарып утыра. Элек ике аты, бер сыеры булса, муллаларны таладылар, хәзер пенсионерларны, гади халыкны талыйлар. Анда халык өчен эшли торган өч кенә депутат бар иде: Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллин.

1969нчы елда миңа ислам динен беренче булып кабул иткән Сальман Фарси дигән кешенең туруны белән аралашырга туры килгән иде. Бу бабайга ул вакытта 85 яшь иде. Аның белән бергә 8-10 яшьләрендәге бер кыз бала да бар иде. Ул бабай Чүте авылына туганнарын эзләп килгән, аңа Зәки мулла, Сарач (Әхмәтсираҗи) муллалар кирәк иде. Мин аңа Зәки мулланың бер ел элек мәңгелеккә күчкәнен, Сарач мулланы коммунистлар атып үтергәнен сөйләдем. Әлеге кеше бабайлар каберенә барып Коръән укыды, миңа исә бер косынка бүләк итте. Ул миңа үзенең бик ерактан килгәнен сөйләде:

– Алтын Урда дигән ил бар иде. Тагын Кырым иле. Минем бабаларым шунда яшәде, шунда җирләнде. Мин үзем дә шул яктан килдем.

Без аның белән бик озак кына сөйләшеп, чәй эчтек. Авырлык белән сөйләшсә дә, аңларга мөмкин иде. Аннары күрше абый аны Шөгергә илтә китте.

Безнең авылда зур хөрмәткә лаек кешеләр яшәп киткән. Минем әнием дә дүрт тел белә иде, Коръәнне яттан сөйләде.

Минем «Ачы язмышлы авылым Чүте һәм Әхмәт Зәки мулла» исемле китабымда болар бар да бәян ителгән.

Мөслимә ГАЛИМ,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии