Фәннәр академиясендәге низаг хөкүмәтне ике лагерьга бүлмәгәе

Фәннәр академиясендәге низаг хөкүмәтне ике лагерьга бүлмәгәе

Татарстан фәннәр академиясе тирәсендә шау-шу республика җитәкчелегенә кадәр күтәрелде. Республика вице-премьеры Равил Моратовның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге институтының юридик статусын саклап калуны сорап, хат юллаганы билгеле булды. Эш шунда, бер ел элек академиядә башланган оптимизация шаукымы аңа караган институтларны гади бүлек итеп калдырачак.

АҢЛАШЫЛМАУЧАНЛЫК 1 ЕЛ ЭЛЕК БАШЛАНДЫ

Татарстан фәннәр академиясе белән аңа караган тарих институты арасында тарткалаш күптәннән бара. Юридик статусын саклап калу максатыннан, узган ел Рафаэль Хәкимов институтны филиал итүгә каршы чыккан иде. Шуннан соң компромис буларакмы, яки күп сөйләшмәсен дип, авызын ябу өченме, галимне академиянең гумманитар фәннәр өчен җаваплы вице-президенты итеп билгелиләр. Әмма, директор Хәкимов ниятеннән бүгенгә кадәр кире кайтмый.

– Фәндә мөстәкыйльлек булырга тиеш, – дип башлады сүзен Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов (1991-2008нче елларда Татарстан Президенты М.Шәймиевнең сәясәт буенча киңәшчесе). – Фәндә боерык белән эшләп булмый. Йә миңа мондый ачыш яса, йә китап яз, ише приказлар барып чыга алмый. Моның өчен галим әзер, белемле булырга, аралашып торырга тиеш. Ә бездә армиядәге кебек фәндә дә вертикаль оештырмакчылар. Нинди гадәт китте инде? Чир бу.

Тарих институты өчен юридик мөстәкыйльлекне кулдан ычкындыру – гыйльми йортның асылын юкка чыгаруга тиң. Алар элек ничек булган, бүген дә шулай яшәргә тели. Ягъни, академиягә фәнни-методик яктан гына буйсыну яклы.

теләгән оптимизация барып чыкса, институт үзенең исәп-хисап счетын югалтачак. Димәк, нәрсә генә эшләргә теләсәң дә, теләнче кебек академиягә йөгерергә туры киләчәк. Галимнәр сүзләренчә, институт әлегә елына 6-7 китап чыгарырга, төрле экспедицияләргә йөрергә акча таба ала. Димәк, моның саны тагын да азаерга һәм төрле бюрократик аппарат аша озакка сузылуы ихтимал. Әмма биредә сүз исәп-хисап счеты турында гына бармый. Икенчедән, институт өчен иң мөһим эшчәнлек – кандидатлык һәм докторлык яклау советы юкка чыгачак. Моның татар тарихы буенча фәнни диссертация яклауда Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда бердәнбер совет булуын онытмаска кирәк. Һәм, өченчедән, институт аспирантларны да югалтачак. Моңа кадәр ул мәсьәлә тулысынча тарих институты карамагында булган. Әмма бу вазыйфа хәзер академиягә бәйле. Институт күпме тапкыр академиягә лицензия бетүе хакында хәбәр итсә дә, моңа җаваплы лицензияне эшли алмаган. Нәтиҗәдә, хәзер аспирантларны армиягә ала башлаганнар. Менә, Тарих институтының мөстәкыйльлеген югалта баруының беренче нәтиҗәләрен шуннан да күрергә мөмкин.

КЫСКАРТУ БУЛДЫ, ВӘГЪДӘ ИТЕЛГӘН ХЕЗМӘТ ХАКЫ ЮК

Татарстан фәннәр академиясендә башланган үзгәрешләр агымдагы елның июнь аенда кыскарту белән дәвам итте. Чехиядән чакырылган аудитор Томаш Навратил ул вакытта күсәкнең авыр башын тарих институтына төшерә. «65%ка кыскартырга кирәк», – дип белдерә ул. Ул вакытта урам җыеннарыннан алып төрле ризасызлыкларга кадәр дәвам иткән шау-шу мәсьәләне бераз йомшартты. Нәтиҗәдә, гыйльми йортта 40тан артык хезмәткәр белән саубуллашалар. Бу татар галимнәренең якынча 20%ы эшсез калган дигән сүз. Июнь ае ахырында академия президенты Әхмәт Мазһаров боларны хезмәт хакын арттыру бәрабәренә эшләү дип аңлаткан иде.

«1нче июльдән галимнәр хезмәт хакын 50%ка күбрәк ала башлаячаклар. 7-8 мең сум алып эшләгән кеше 12 мең алачак дигән сүз. Бу да аз әле. Әмма безнең теләк – киләсе елга хезмәт хакын 100%ка арттыру», – дип белдергән иде нәкъ 4 ай элек Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров.

Тарихчы Дамир Исхаков бу сүзләрне ялганга чыгарды. Аның мисалыннан күренгәнчә, әйтик, Тарих институтының этнология бүлегендә берничә хезмәткәр эштән китәргә мәҗбүр булган. Фән инде бу галимнәрне югалтты дияргә була. «Без аларны хәзер берничек тә кайтара алмаячакбыз. Шул ук вакытта вәгъдә ителгән хезмәт хакын арттыру сүзләре дә буш сүзләр булып кына калды. Минем әле моны сизгәнем юк, акчам артмый. Күпме алганымны әйтсәк – кеше көлкесенә калачакбыз», – дип аныклады Тарих институтының әйдәп баручы белгече, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

ИНСТИТУТНЫ ЯКЛАУЧЫЛАР ХӨКҮМӘТТӘ ДӘ БАР

Күптән түгел Татарстанның вице-премьеры Равил Моратовның Президент Рөстәм Миңнехановка хат юллавы билгеле булды. Безнең кулга килеп ирешкән әлеге мөрәҗәгатьтә Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Тарих институтын юридик статуста калдыруны сорый. Ялга киткән Президентның әлегә җавабы билгеле түгел.

– Минтимер Шәймиев миңа үзе шалтыратты да һәм минем фикерне хуплавын белдерде. Шулай ук мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та академиядә башланган оптимизацияне туктатуны сорады. Болар барысы да безне хуплый, – ди Рафаэль Хәкимов.

СӘЕР ХӘЛЛӘР ҺӘМ ҖАВАПСЫЗ АКАДЕМИЯ

Аның каравы, Татарстан Фәннәр академиясендә бу хәлләргә җавап бирергә теләк белдерүчеләр табылмады. Аның җитәкчесе әлегә чираттагы ялда. Урынбасарлары бер-берсенең кабинет ишекләренә төртеп күрсәтә. Шулар аңлатма бирсен, мин чиста калыйм, янәсе. Моннан тыш, шау-шуга Дәүләт Советының фән, мәгариф тармагын контрольдә тотучы комитет рәисе Разил Вәлиев та кушылды. Сүз уңаеннан, ул институтны тулаем академия канаты астында булырга тиеш, дип саный.

– Русиядә яңа кабул ителгән законнар буенча, республикалар фәннәр академиясендә үзләренең мөстәкыйль институтларын булдыра алмыйлар, – диде Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Әхмәт Мазһаров.

Әмма шул ук вакытта академия президенты Әхмәт Мазһаров җитәкләгән углеводород чималын өйрәнүче институт һәм Марат Сафиуллинның икътисадый тикшеренүләр үзәге юридик дәрәҗәләрен саклап кала. Димәк, Тарих институтына искәрмә ясау мөмкин эш.

– Әгәр дә син учреждениегә хуҗа булырга телисең икән, юридик статус кирәк. Акчаң булмаса берни эшли алмыйсың. Димәк, Академия президенты Әхмәт Мазһаров үз хуҗалыгына хуҗа булырга тели. Әмма үзе башка институтларга андый мөмкинлек бирергә теләми, – дип гаҗәпләнә тарихчы Дамир Исхаков.

САРЫКЛАР ДА ИСӘН, БҮРЕ ДӘ ТУК БУЛСЫН

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев килеп туган мәсьәләне әлеге татар мәкалендәгедәй чишәргә кирәк, ди. Ике якны да җыеп, хокукчыларны чакырып, сөйләшергә дигән тәкъдим белдерде ул. Шул ук вакытта матбугатта Разил Вәлиев әлеге низаг Фәннәр академиясен таркатмагае дип тә өстәде. Мөмкин булса, ул тарих институтын кискен адымнарга бармаска чакыра. «Безгә академияне таркатырга ярамый», – диде ул.

Мондый тәкъдимне Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов берникадәр мыскыл итү дип тә кабул итте. «Син хаклы түгел, Разил», – дип ачыктан-ачык белдерә Хәкимов Вәлиевка. Һәм үзенең Дәүләт Советы комитеты каршында тулысынча җавап тотарга әзер булуын әйтә.

– Әгәр кимчелек бар икән, тикшерсеннәр. Менә, Разил Вәлиев шикләнә бит. Безне гомер буе бертуктаусыз тикшерәләр. Русия академиясендә яратмасалар да, хөрмәт итәләр, исәпләшәләр безнең белән. Дөньяның төрле почмакларыннан килеп, институт белән хезмәттәшлек урнаштыралар. Ә үзебездә? Монда гына типкәлиләр. Бездә генә шундый әкәмәт, – ди Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов.

НИЗАГЪ ХӨКҮМӘТНЕ ДӘ ИКЕГӘ БҮЛӘРГӘ МӨМКИН

Республика җитәкчелегенә кадәр күтәрелгән галимнәр арасындагы ыгы-зыгы һаман да ачык кала. Гади тел белән әйткәндә, Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров белән Тарих институты директоры Рафэль Хәкимов арасындагы низаг алга таба хөкүмәтне дә ике лагерьга бүләргә мөмкин. Бер ел эчендә ике як та әлегә компромисс таба алмый бит. Хәзер Хәкимов ягына берничә түрәнең күчүе билгеле булды. Ә менә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайсы якны сайлар?

«Соңгы чишелеш, һәрвакыттагыча, Президент тарафыннан булыр дип уйлыйм мин. Әмма ул нәрсә дип әйтер? Минем бераз шөбһәләр бар. Бәлки ул Мазһаров әфәнденең фикеренә колак салыр? Минем үземә шундый тенденция бара кебек тоела. Әмма бу ялгыш фикер һәм аның нәтиҗәсе дә аяныч булачак», – дип фаразлый тарихчы Дамир Исхаков.

Шунысы гына гаҗәпләндерә: инде бер елдан артык, галимнәр фән белән шөгыльләнәсе урынга, күбрәк үзләренең гражданлык позициясен күрсәтү һәм милкен саклау белән мәшгуль. Әлеге хәлдән ничек чыгарга соң? Академия һәм аның институтлары язмышын, мөгаен, президент югарылыгында һәм бергә җыелып кына хәл итәргә мөмкиндер.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

P.S. Узган атнада Казан федераль университетында элеккеге журналистика факультетының юкка чыгу мөмкинлеге бар дигән хәбәр таралды. Хәзер ул массалы коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты дип йөртелә. Биредә журналистика өлешен филологларга, социологияне – фәлсәфә бүлегенә күчерергә телиләр. Шулай итеп факультет тулаем юкка чыгачак. Иң гаҗәбе, Татарстан фәннәр академиясендәге оптимизация кебек, монда да үзгәрешләр КФУ ректоры Илшат Гафуров белән журфак галимнәре арасындагы низагка бәйле.

 

Комментарии