«Бай Дусаем – тормышым чәчкәсе!»

«Бай Дусаем – тормышым чәчкәсе!»

Мамадыш районы Дусай авылы турында китап бастырып чыгарырга уйлыйбыз. Анда Татарстан Милли архивында сакланган материаллардан башлап, бүгенге көнгәчә булган кызыклы вакыйгалар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм авылның атаклы кешеләре турында язмалар урын алачак.

«Бай Дусаем – тормышым чәчкәсе!»дип исемләнәсе җыентыкка, бәлкем, кемнәрдер кызыклы вакыйгалар яки күңелләрендә саклаган берәр очракны да өстәргә кирәк дип саныйлардыр? Аралашу өчен телефоным редакциядә.

Җыентыкка керәсе берничә язманы сезгә тәкъдим итәргә булдым.

ДУСАЙНЫҢ «0442»АГЕНТЫ ЭЛЕМТӘДӘН ЧЫГА

(Булган хәл)

Вилданов Хавил Вәкил улы Мамадыш районының гади генә бер авылында туып үсә. Беренче карашка, авылларында кичләрен гармун тартуын, иптәшләре арасында да көчле булуын исәпкә алмаганда, ул авылдашларыннан бер ягы белән дә аерылмас. Хәер, авыл тузанына батып, бергә су коенып үскән бер авыл егетләре, кордашлар бер-берсеннән кай яклары белән аерылырга тиеш соң? Аларны яшьтән үк балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәп еллары да, бер ана балалары кебек, үз канаты астына берләштергән бит. Әмма шул гади колхозчы малаена армия сафларында хезмәт итү чоры серле һәм кызыклы язмыш әзерләгән була.

Менә Татарстан һәм башка республикалардан чакырылган, өсләренә иске телогрейка, бияләй, бүрекләр кигән никрутларны поезд күз күрмәгән, колак ишетмәгән Кавказ буе Әзербәйҗан хәрби округына алып килә.

– Бүгенгедәй хәтеремдә, – ди Хавил ул чактагы күргәннәрен исенә төшереп сөйләгәндә, – 1963нче елның ямьле май иртәсе иде. Иң башта бергә хезмәт юлын үтәргә тиешле хәрбиләр, офицерлар белән таныштыра башладылар. Тезелешеп мунча кердек, аннан чыгышлый чәчне кыркыган башка яшел пилотка, өскә гимнастерка кидерә тордылар. Яшисе казарма, йокларга тиешле заллар һәм башкалар белән дә танышырга өлгердек. Тик барыбызга да, хәтта Мәскәү, Киев кебек зур калалардан хезмәткә алынган егетләргә дә, беренче көннән үк бер нәрсә гаҗәп тоела башлады: безнең ашау режимын туклыклы яки калорияле азыклар белән генә тәэмин итәләр иде. Гомумән, без хезмәт итә торган отрядлар туган авылга берничә ел элек армия хезмәтләрен үтәп кайткан хәрбиләр тормышына, алар сөйләгәннәргә охшамаган иде.

Катгый хәрби тәртипләр нигезендә, көнгә берничә тапкыр махсус келәм җәелгән спортзалга кереп физик көч кертә торган күнегүләр ясап, корал һәм ансыз саклану төрләрен дә өйрәтә башладылар. Шулай да иң беренче урында җир астында урнашкан «бәрмә ракеталар»ның төзелешен өйрәнеп, аларны хәтердә калдыру һәм аларга куркыныч янаганда шартлатып юк итү бурычы тора иде.

Шулай бер мәлне, барлык хәрби устав шартларын үти башлагач, үзебезне бөтен яктан да камилләшкән «ас»лар итеп сизә башладык, дисәм бер дә арттыру булмас. Билгеле, бу нәтиҗәләр барысы да табиблар күзәтүе астында эшләнде. Бар яктан да тикшеренү уздык.

Шулай хезмәт тә торгач, куен кесәләребездә йөри торган календарьлардан үткән көннәрне саный-саный 4 ел үтеп тә китте. Кем әйтмешли, җырдагы «әллә каян күренеп торган солдат»хәлендә ракеталар караучы техник һөнәрен алып, үзебезнең Дусай авылына кайтып та төштем.

Ул вакытларны, төгәлрәге, андый сөенеч мизгелләрне, бары туган ягыннан, ягъни өй бусагасыннан берничә ел өзелеп, аерылып торган кеше генә тоя, аңлый, кичерә ала. Әмма ата-анам, туганнарым, хат алышкан кызым Әнүзә янымда булса да, ул чагында йөрәк читендә тагын бер төер йөргәнен сизә идем. Чөнки һәрберебез демобилизацияләнгән соң, армия тормышында күргән-белгәннәрне онытырга, алга таба бөтенләй искә төшермәскә тиеш идек. Әгәр кул куеп калдырган килешүне боза калсак, хәрби судка, трибуналга тартулары ихтимал иде. Шулай итеп һәрберебез, солдат итеген салгач та, гомергә күренми һәм салынмый торган «содат каешы»на охшаш хисләр белән күңелләрне дә буып торырга тиеш идек.

Баштагы мәлне дуслар һәм авылдашлар янында аз сөйләшергә тырыштым. Тора-бара, адәм баласы барысына да күнегә дигән кебек, һәр сүземне җиде кат үлчәү аркылы чыгара торган булдым: ягъни тере «электрон системасына»әверелдем. Армия һәм анда хезмәт итү турында булган әңгәмәләрдән дә күп тапкырлар читләштем: анысын үзем генә беләм инде…

Шулай итеп көннәр, айлар, еллар уза торгач, 3 дистәләп гомер артта калды. Бер уйласаң, күпме гомер узган, күпме сулар аккан, йөрәктәге солдат стройларында кергән төерләргә дә төзәлергә вакыт җиткән. Улым Илмир да үсеп җитеп, ир-ат өлешенә тигән изге бурычны үтәргә җыена башлаган… Кистереп кенә әйткәндә, барысы да онытылган булыр иде, әгәр дә авызымдагы урт тешләрем бик каты сызламаган булса. (Хәер, аларның армия хезмәтеннән соң сыкраулары гел кабатланып тора иде). Шуннан соң аларны суыртырга уйладым. Һәм шулай эшләдем дә: «Менә алар, мине гомер буе җәзалаган тешләр», – дидем эчемнән. Әмма чиксез гаҗәпсенүемә каршы, чыннан да ул тешләр мине гомерем буе эзәрлекләргә, «тере робот»ка әверелдерергә булышкан булып чыктылар. Тешләрнең бер ягына тишек бораулап, зажигалкаларга куела торган чакма таш зурлыгындагы металл кисәге беркетелгән иде.

Менә шулай күптән түгел генә алар «көйләнгән режимнан»алындылар. Яки миндәге «0442»агенты элемтәдән чыкты. ( Ә ул санны хезмәт иткәндә үк биргәннәр иде ). Әмма шул ук вакыттан үз-үземә һәм бөтен совет системасына, элекке илемә тирәнтен нәфрәт белән карый башладым. Шик юк, бүген дә элеккеге андый-мондый яшерен системаларга караганда, әллә нинди «супер электроника»лары бардыр әле. Кемнәрдер безнең үткән язмышка дучардыр. Әмма мин үземнең улыма һәм аның дусларына да андый тозак куюларын, бөек империянең җисеме урынына «үзгәреш чоры роботлары»булуларын да теләмәс идем.

ШИҺАП АБЗЫЙ МАҖАРАЛАРЫ

ӘФИСӘР СҮЗЕ…

– Туктагыз инде, энем?.. – дип ым какты сөт ташучы машина йөртүче егеткә Мамадыш – Дусай арасында утырып кайтучы карт абзый, хәрби офицерларга гына хас булган тавышын эшкә җигәргә омтылып. – Машинагыз да бик килешле, чын космик кораб кебек очынып кайтты… Хәзер инде туктатырсыз. Күрәсезме, урам һәм ишек алды капкалары киң итеп ачып куелган иң кәттә, килешле йортны?.. Ярты минутка гына йөгертеп кереп чыгам да сезгә чучка баласы биреп җибәрермен, булмаса… Көзгә кергәндә Дусайның фронтовик бабае истәлеге итеп бер сыйланырсыз ичмасам, – диде дә як-ягына карап тормастан, бар ачык капкаларны үтеп бакча ягына үк чыгып китте.

Урам уртасында туктап калган машина шофёры кабинасыннан төшәргә кыймыйча, махсус ясап куелган курчак сыны кебек, сәгатькә якын утыргандыр. Ярый әле урамнан үтеп-сүтеп баручы бер ир заты хәленә керде. Әлеге йортта дуңгыз бәбиләре түгел, чучка тотучыларның бөтенләй булмавын, һәм машина йөртүче егет тасвирлап биргән затның яшәмәвен җиткерде. Ә Шиһап карт бу вакытта өйләренә бакча ягыннан күптән кайтып кереп, җиз самавырлары артында чәйләп утыра иде.

БӘХЕТЛЕ ИТӘРМЕН!

Алабугадан хатыным Мәүлидә белән авылга беренче кайтуым. Әрҗәле машина су башнясы янындагы борылышта туктады. Без җиргә басу белән Мидхәт, Кадыйр һәм Зиннәт абыйлар машина өстенә ашыктылар. Тәкәнешкә барулары иде боларның. Арткарак калган Шиһап абый шул мәлне хатынымның күзләренә текәлеп карады да: «Мин… сине… мин… бәхетле итәрмен!»– дип ярып салмасынмы. Ә хатыным исә, кызыл чөгендер кебек кызарган йөземә карап: «Кара, сезнең якта очраган бар карт-коры да юмор хисле, итагатьле икән?»– дип, шаяртып куйган иде.

Өч дистәләп ел үткәннән соң, авылдашымның үлгән хәбәре ишетелгәч, тагын күңелләребез әлеге яшьлегебез юл чатына әйләнеп кайтты. Бу вакытка ике кызыбыз да югары уку йортларын тәмамлап, ирләре белән үз фатирларында тормыш итеп, шау-гөр килеп балалар үстереп яталар иде. «Авылыгыз Страдамусы»тәки әйткән сүзендә торды бит, бар теләгебезне дә тормышка ашырырга өлгерде!»– дип, күз яшьләрен сөрткәләп куйды хәләл җефетем.

РӘХМӘТ ӘЙТСӘММЕ?

Авылга кайтканда Мамадыш-Тәкәнеш автобусына соңара Шиһап агай. Караңгы төшәргә дә күп калмый. Ярый әле ягулык ташучы машина туктап утырта сәфәрче картны. Кайтып җитеп, өйләренә тәпиләр алдыннан: «Утыртып кайткан өчен акча бирер идем – эчеп бетерерсең, рәхмәт әйтер идем – онытырсың… Шуның өчен, мә инде, ике ботым арасындагысын учлап кына тот!»– ди бу, чын күңеле белән.

ЙОЛДЫЗЛАР АРАСЫНДА

Асфальт юл түшәлгәнче көзен-язын тездән пычракка батып алган Әрәмәлек юлы белән бер вакыйга искә төште. 1969-70нче еллар язында, кар суы актарылган вакытта була бу. «Чулпан»колхозының Олыяз авылы «Мәдәният сарае»ның гөрләп чәчәк аткан, республикакүләм алга чыккан мизгелләре. Башкалабыз Казаннан бер төркем артистларны каршы алырга колхоз рәисе Галимҗан ага үзен йөртүче «Газ-69»машинасын юлга чыгарып җибәрә. «Җайлырак, уңайлы һәм тизрәк булыр, – дип уйлый ул. – Руль артында утыручысы да авылның сыналган ир-аты. Таныш сикәлткәләре, чокыр-чакырлы борылышлары безнең Вагыйз Мөхтәсимовка «не почем»!

Казанда сәхнә осталарын озак эзләргә туры килми, ике дистәгә якын стажы булган машина йөртүчегә. Кала урамнарын үзенең ун бармагы кебек белә бит ул. Төрле анекдотлар, мәзәк хәлләрне артист халкына гына сөйләргә куш икән: элдерткән юллары сизелми дә кала боларның. Тик, яман сазлыгы белән җанга тигән Әрәмә юлы гына ничек булыр икән? Сазлыгын чыгып җиттек дигәндә, көйсез бала кебек, Инеш аша салынган агач күпер төбендә сүнеп, туктап кала техникасы. Йөртүчесе «тимер аты»ның капотын эх дигәнче ачып, күз йөртеп ала. «Ягулыгы килә, очкыны да бар кебек», – ди Вагыйз абыйсының җитди карашы. Көне дә эңгер-меңгергә кереп бара. Болай булгач, сәнгать осталарын концертка өлгертеп булмый инде. Үзе дә сизмәстән, капотын ябар алдыннан алгы көпчәгенә ару гына тибеп: «Әйдә инде, үләтләнмә… клуб тулы халыкны көттермә?!»– дип сөйләнеп ала. Һәм кабат машинасын кабызып карый, ә тегесе, әйтерсең, яңа гына машина җыю конвейерыннан чыкканмыни, стартер ярты әйләнеш бирүдә кабына. Аптырашта калган казанлылар нәни генә буйлы Хәнифә карчыкның улы Вагыйзгә бар сихри карашларын биреп карарга уйласалар да, бу минутларда аларны бар Әрәмәлекне басып килүче су ташкынының секунд белән арта баруы һәм агач күпер өстеннән гөрелдәп язгы пычрак су ага башлавы шомга салган иде. Ә машина йөртүчесе исә, чак кына газ педаленә баскалап торганнан соң, спринт спортчысы хәрәкәтенә тиң ыргылу белән машинасын күпернең ар ягына ярым очыртып алып чыга. Арткы утыргычта баян чемоданын кысып утырган берәүнең: «Карагыз әле, безнең арттан ук теге күперне зур боз кисәге йөзеп килеп, дулаган үгез кебек «сөзеп»алып китте бит…»– дип чәбәләнүе барысын да айнытып җибәргәндәй итә. Барысы да, ни өчендер, күбрәк анекдотлар сиптергәнгә текәләләр. «Безнең җыр-моңны тегендә дә ошаталар, ахрысы, сүндермәскә теләп фатиха бирәләр!»– дип, имән бармагын йолдызлар җемелди башлаган күккә суза ул.

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

Алабуга шәһәре

Комментарии