Телегез урысча ачылсын!

Быел БДИ турында бик күп бәхәсләштеләр. Кайбер “акыллы башлар” аны үз ана телендә тапшырырга дип сүз куерта. Ә мин бу кешеләр тормыш нечкәлекләрен, рус телендә начар аралашканнар тормышта нинди авырлык кичергәнен белми дияр идем. Моны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый ала.

Үзем 1957 елда Лениногорск районы Зәй Каратай урта мәктәбен “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамладым. Әмма рус теленнән иншаны “3ле”гә яздым. Ул елларда да уку өчен, бик зур булмаса да, матди база кирәк иде. Чөнки 5 ел институтта уку дәверендә кияргә дә, ашарга да, юлга һәм уку кирәк-яракларына да акча кирәк. Ә колхозчы гаиләсендә аны каян алырга? Шулай итеп, көч-хәл белән Бөгелмә шәһәренә килеп, ярдәмче эшче булып урнаша алдым. Коллективта тел белмәгәннәргә бик авыр. Чөнки, ни дисәк тә, без Русиядә яшибез. Һәм илдә рус теле өстенлек итә.

Эштә рус кызлары миннән көлмәсеннәр дип, 15 минутлык ял вакытында да һаман эштә булдым. Чөнки алар белән сөйләшеп утыра алмыйм. Мине читкә типмәсеннәр, телемнән булмаса, эшемнән канәгать калсыннар дип, икеләтә тырышып хезмәт куярга туры килде.

Минемчә, БДИны һәр кеше рус телендә тапшырса, яхшырак булыр. Киләчәктә уку йортларына керү өчен дә, халык арасында аңлашып яшәү өчен дә бу бик кирәк.

Мин әле мәктәпләрендә дә физика, математика, химия, тарих фәннәрен русча алып барырга дигән тәкъдим белән чыгар идем, чөнки татарча укыган балаларга бу фәннәрне дөрес итеп русча сөйләү өчен тел җитми. Алар, белемнәре булса да, югалып кала. Мин бүген оныкларым белән тапкырлау таблицасын өйрәнгәндә, башта күңелемнән татарча җиде сигезең 56, дип уйлыйм, ә балага тәрҗемә итеп, русча җавап бирәм. Кеше яшьтән ничек өйрәнә, шулай җиңелрәк, дип таба.

БДИны һәркем үз телендә бирүне мин абсурд дип әйтер идем, аның киләчәге юк. Димәк, күпчелек татар яшьләре туган авылларыннан ерак китә алмаячак.

Рус телен яхшы белмичә, дөнья көтү бик авырга туры килә.

Читтән торып техникумда укыганда, математикадан өстәмә сорау биргәч, бераз югалып калдым (фәнне бик яхшы белсәм дә). Мин әйтәм: “Можно я на бумаге буду решать, ведь хорошо объяснить не могу”, – дигәч рөхсәт иттеләр. Һәм миңа: “За знание предмета, не за ваш язык”, – дип “5ле” куйдылар. Ул минем өчен ат бәясе кебек кыйммәтле билге булды.

Әгәр тормышка чыгып, балаларым булса, телләрен русча ачтырыр идем, дигән карарга килдем шунда. Шулай эшләдем дә. Ә гаиләдә татарча сөйләшәләр. Уку алар өчен җиңел булды. Минем кебек телсезлектән интекмәделәр.

Клара СӨЛӘЙМАНОВА.

Бөгелмә.

Шулай да була

Бер ишәккә ялгышлыктан,

Ат паспорты эләгә.

Ишәк атлар белән яши,

Чөнки паспорт кесәдә.

Яши торгач, бу ат-ишәк

Сылу тайга өйләнә.

Аның шулай гомерлеккә

Яшәү бик шәп көйләнә.

Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.

Баулы.

Комментарии