Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

АТАРЧА СӨЙЛӘШМИЛӘР, МЫСКЫЛ ДА ИТӘЛӘР

Телевизордан һаман «татар теле, татар теле» дип сөйләшәләр. Ә чынлыкта... Безнең подъездда 3 атна инде ут юк. «Открытая Казань» хезмәтенә шалтыраттым. Көчкә эләктем, телефонны алган кыз русча дәшә. «Татарча беләсезме?» – дим. «По-русски говорите», – ди бу миңа. Нүжәли шунда җавап биреп утырырга ике телне дә белгән кешеләр табып булмый инде? Ярар, зарымны әйттем. Ничә көн инде ут юк, ничә мәртәбә шалтыраттык, зинһар ясасыннар инде, төнлә подъездда бигрәк тә караңгы, куркыныч, дидем. Кешеләр телефон фонаре белән йөриләр, минем телефоным да андый түгел шул. «Зачем ночью ходите?» – ди бу миңа. Башта русча сөйләш дип указ бирде, аннары шушылай мыскыл итә. Бик хурландым. Чыгарга туры килә шул кич белән дә, йә берәр күршегә кереп чыгарга кирәк була, кызым да янәшәдә генә яши, анда да керәм. Үзәккә үтте инде ул ут булмавы. Сезгә шул «Открытая Казань» белән сөйләшкәннән соң эчемне бушатырга дип шалтыратуым.

РЕЗЕДӘ,

Казан шәһәре

КОШЛАР КАЙТУГА, АУ СЕЗОНЫ БАШЛАНА...

Әбиләрнең эчен пошыра торган нәрсәләр күп инде ул. Менә кошлар, балалар үстерергә хыялланып, көньяктан очып кайталар, ә шул вакытта ау сезоны башланды дип игълан итәләр. Кошларны кирәксезгә үтерү, юкка чыгару була бит инде бу. Аның нәрсәсен тотып ашыйлардыр. Алар болай да азаеп баралар бит..

ТӘНЗИЛӘ әбиегез,

Казан шәһәре

Редакциядән: Әхлакый һәм фәлсәфи ягына кереп тормыйбыз, бары тик язгы ауның кайчан рөхсәт ителгәнен генә искә төшерәбез (бу хакта газетабызда элегрәк хәбәр иткән идек инде). Табигатькә язның кайчан килүенә карап, ул ел саен үзгәреп тора. Һәр төбәктә үзенең билгеле вакыты бар, Татарстанда язгы ау сезоны 1нче апрельдән 6нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә ата үрдәкләрне тере үрдәкне алдавыч рәвешендә кулланып аулау рөхсәт ителә. Калган төрләргә ау өчен 10 көн генә бирелә: суда йөзүче киек кошларга – 15-24нче апрель, киек кошларга – 22нче апрельдән 1нче майга кадәр.

ХАЛЫК АРТИСТЫ МЕНӘ ШУНДЫЙ БУЛА!

Мин Филүс Каһировның җырларын бик яратам. Бер концертын да калдырмыйм. Әле 18е көнне генә Филүс белән Илгиз Мөхетдинов 3 сәгать концерт куйдылар. Артта биеп торучылары да юк, боларга ярдәм итеп җырлап торучылары да юк. Үзләре җырладылар, елаттылар, көлдерделәр, биеттеләр. Тере тавышка бу! «Мирас» ансамбле дә бар иде. Концерт беткәннән соң да, Филүс: «Нинди җырлар ишетәсегез килә?» – диде. Халык артисты менә шундый булырга тиештер дип уйлыйм. Болар икесе дә җырчыларның эталоннары бит инде. Хәзер сәхнәне чүп басты, диләр. Балык баштан бозыла. Мәдәният министры урынында да әзрәк сәхнәне, мәдәниятне, моңны, мәгънәне белгән кеше утырса, сәхнәне чүп басмас иде. Укып чыккан кешеләр дипломнары белән бергә «атказанган» исемен алып чыгалар. Алар хәзер ничек итеп исем алырга икәнен белгән, бераздан халыкныкын да алырлар. «Көен дә үзем яздым, сүзен дә үзем яздым, үзем җырлыйм» төреннән. Аның көе дә юк, җыры да юк, ул җырчы да түгел, аны тыңлыйсы да килми. Бөтенесе бер көйгә, бөтенесенең мәгънәсе шул: кулыңны бир, кочакла мине, үп мине, әйдә барыйк, әйдә кайтыйк. Алар җырчылар түгел, алар – җырлаучылар. Һәрбер кеше кухняда алар шикелле генә җырлый-мырлый ала инде. Халык арасында да нинди җырчылар бар, берсе дә сәхнәгә чыкмый бит.

Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии