Тукталсын бу башбаштаклык

Татарстан республикасы

Дәүләт Советы рәисе

Ф.Х. МӨХӘММӘТШИНГА

Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы!

2000-2015нче елларда Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе фәннәрне бары тик урысча гына укытып, «татарча укытабыз», дип елдан-ел ялган отчетлар биреп барды. 2015нче елда Сезнең һәм элеккеге мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттаховның тырышлыгы белән гимназиядә барлык фәннәрдән татар телендә белем бирүче 1нче «Б», «В» һәм «Д» сыйныфлары ачылды. Татар гимназиясе бары тик татарча укытачак дигән нигездә шундый сыйныфлар һәр уку елында оештырылып килде.

2015нче елда гимназиягә кергән укучылар быел 4нче сыйныфны тәмамлый. Шул уңайдан гимназия директоры Ф.Ф. Әюпова ата-аналарга анкета тутыртты. «Балагызны 2019-2020нче уку елында 5нче сыйныфта нинди укыту планы буенча укытырга телисез?» янәсе.

Анкетада математика фәнен татарча яки урысча укуны сайлап алу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Моның асылында – дүрт ел буе татар телендә укып килгән сыйныфларны таратып юкка чыгару максаты ярылып ята! Бердәнбер гимназиядә туган телдә белем алып килгән укучыларны төрле сылтау белән урысча укытуга күчерү – татар мәгарифенең тамырын корыту ул!

Шунысы гаҗәп, быелның 20нче мартында 2нче татар гимназиясендә депутат Р.И. Вәлиев җитәкчелегендәге ТР Дәүләт Советы комиссиясе узганнан соң, икенче көнне үк татарча белем алучы сыйныфларга каршы көрәш башланды.

Сездән гимназия җитәкчелеге оештырып җибәргән әлеге башбаштаклыкны туктаттыруны сорыйм.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

 Чаллы шәһәре

Комментарии