Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАТАРДА СЫЕНУ ТАБАЛАР

Татар милләтенең йөзек кашы, атаклы композитор якташым Сара Садыйковага әлегә кадәр һәйкәл куелганы юк. Ә менә Алабуга шәһәрендә урыс милләте шагыйрәсе Марина Цветаевага һәйкәл куюны мин берничек тә аңлый алмыйм. Ул Татарстан җирендә сыену урыны тапкан, әмма үзенең шигырьләрендә татар халкын «зурлап», эткә тиңләп язган иде бит. Алабуга шәһәрендә Әби патшага да һәйкәл куйдылар. Югыйсә ул татар халкына бер генә дә яхшылык эшләмәгән. Татарстанда башка милләт вәкилләренә һәйкәлләр куелып тора. Ә быел тууына 115 ел тулган мәшһүр милләттәшебезгә чират кайчан җитәр икән?..

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

СУГЫШЛАР БУЛМАСЫН...

Әгәр дә узган гасырның 70-80нче елларында миңа «НАТО гаскәрләре – Балтыйк буенда, Украинада, ә корабльләре Кара диңгездә йөзә» дисәләр, акылдан шаштыгызмы әллә, дияр идем. Әйе, СССР аларны куркытып тора иде. Кариб диңгезе кризисы вакытында да, гәрчә Куба Америка Кушма Штатлары янында ук урнашкан булса да, берни эшли алмадылар. Алар СССРдан шүрлиләр иде. Чөнки безнең ил көчле иде. Ул вакытта Варшава килешүе бар иде, СССРның дуслары күп иде. Ә хәзер ул вакыттагы союздаш республикалар дошманга әйләнде. Һәм НАТО көнчыгышка таба җәелә бара. Менә боларның барысына да Горбачевтан башлап, Ельцин, Чубайс, Гайдар кебек Америкага сатылган сатлыкҗаннар гаепле. Әле шундыйлар курыкмыйча Думада да утыралар. Мәсәлән, Жириновский. Ул ачыктан-ачык, Русиядә бер генә милләт булырга тиеш, ди. Бу бит милләтара низагны пропагандалау дип атала. Андыйларга Думада урын булырга тиеш түгел. Ә инде Украина мәсьәләсенә килгәндә, үз күзлекләреннән караганда, алар да хаклы. Русия бит үзе дә яралганнан бирле басып алу сәясәте алып барды. Аның күп җирләре басып алынган җирләр. Аллаһка тапшырдык, тагын нәрсәләр булып бетәр. Сөйләшүләр өстәл артында утырып алып барылсын, бөтен низаглар тыныч юл белән хәл ителсен, сугыш афәтләре булмасын иде.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

БЕР ПРЕЗИДЕНТ ТА ҖИТӘ

Тиз генә тагын бер ел үтеп китте. Тыштан ялтыр-йолтыр булсак та, шушы 20 ел эчендә яраткан колхозларыбыз бетте, басулар, абзарлар бушап калды. Сөт-май юк – барысы да ясалма. Тиздән бөтен икмәк тә, ит тә, йомырка да соядан булачак. Тегендә-монда фермерлар эш башлаган була, әмма аларга көн юк. Президент быел бигрәк «яхшы» эшләде. Шәхси секторлардагы тавыкларны берәм-берәм чүпләтеп юк итте (Тукай районы авылларында, кош гриппы бар дип, тавыкларны бетерергә кушулары күздә тотыла. – ред.иск.). Авыл кешеләрен беркем дә яратмый, президент та яратмый. Аның яраткан өлкәсе бар – нефть. Әлмәткә барса, нефть өлкәсендә эшләүче Шиһабетдинов кебек балкып утыра башлый. Әйе шул, нефтьтә табыш күп, әмма безгә ул табыштан өлеш юк. Республикада бер дөреслек тә булмагач, нигә кирәк безгә президент атамасы? Безгә бер Русия Президенты да җитә – В.В.Путин. Чөнки без хәзер Русиядән ашыйбыз. Тавыкларга азык алсак – «Сибкорм» алабыз, ипинең Русиядән килгәне – 15-16 тәңкә, ә бездә пешкәне – 45-47 сум. Юк кына нәрсәне дә халык файдасына хәл итмәгәч, безгә президент атамасы кирәк түгел.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ДҮРТ СУМ УРЫНЫНА ДҮРТ МЕҢ ТОТЫП КАЛГАННАР

Юл акчасын ел дәвамында «Сбербанк»ка күчереп бара идем дә, Яңа ел алдыннан үзенә күрә бер күктән төшкән акча кебек була иде. Бу юлы алырга дип банкка төшсәм, юл акчасы март аена хәтле генә килгән, шуннан соң туктатканнар. Социаль яклау бүлегенә кереп киттем. Анда аңлашылганча, минем салым органына ниндидер әҗәтем бар икән, юл акчасы түләүне шулар туктатырга кушкан. Хәзер болай гына барып та булмый бит әле анда, «куар-код» кирәк. Ә мин әле август аенда гына авырдым, өйдә генә дәваланып ятканлыктан, бернинди язуым да юк. Таныш-белешләр аша гына белештем: минем салым органына 3 сум 99 тиен бурычым бар икән. Ул каян килеп чыккан дисәгез, 2015нче елда мин авылдагы җир кишәрлеген бер эшмәкәргә саткан идем. Аның салымы 680 сум идеме шунда, аны түләдем. Аны фәлән-фәлән көнгә хәтле түләргә дип язылган була бит. Мин, ахрысы, берничә көн соңга калып түләгәнмендер. Шуңа күрә миңа 3 сум 99 тиен пени язылган икән. Шул бу елга хәтле өстерәлеп килгән. Аны кешечә әйтсәләр, бурычыгыз бар, дип кәгазь җибәрсәләр була бит инде! 680 сумын түләгәнне, мин аның 4 сумын түләмимме инде?! Әгәр хөкүмәтебез шул 3 сум 99 тиенгә калган булса, аны минем юл акчасыннан, пенсиядән тотып калырга да булыр иде. Ә минем 4000 сумга якын акчаны тотып калдылар, бирмиләр. Менә хәзер декабрьдән генә яңадан килә башлый юл акчасы. Шушындый хәлләрдән соң хөкүмәткә нинди хөрмәт, ышаныч калсын...

Рәмзия ГАЛИУЛЛИНА,

Биектау районы, Әлдермеш авылы

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

КИЛӘСЕ ТУРЫДАН-ТУРЫ ЭЛЕМТӘ БӘЙРӘМ ЯЛЛАРЫННАН СОҢ – 12нче ГЫЙНВАРДА.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии