Маллар тотылгач

Күпләп мал асраган еллар. Колхозда да ат, сыер, сарык, дуңгыз, хәтта куян фермалары да бар. Тавыклар да асрыйлар. Йортында ир-аты булганы – сыер, ирсез тормышлылары кәҗә, сарык, каз-үрдәк, тавык асрарга тырышты. Кәҗәне сөт өчен тоттылар. Елына 2-3 бәрән китерә торган кәҗәләр ярлы колхозчыга еллык ит дигән сүз. Куян фермасында күбрәк без – укучылар чиләнде. Һәр югары класс укучылары завферма кул астында чираттан асларын чистартырга, ашарларына бирергә, суын куярга тиеш иде. Алмашка өс-баш киеме дә юк. Шул мәктәпкә кигән киемнәр белән эшли идек.

Көз көне өзлексез яңгырлар башлангач, авыл көтүе чыгудан туктый. Халык капканы ачып, малларны басуга куалап чыгара. Күрше Әхмәт авылы басулары Сарманныкы белән янәшә. Түбән очта яшәүчеләрнең маллары шул Әхмәт басуына керә. Әгәр ныклап туңдырмаган булса, уҗымны таптый бит инде болар. Кичкә маллар кайтмаса, эзли чыгабыз. Колхоз ул малларны тоту өчен махсус кешеләр сайлап куя. Гадәттә ул салырга ярата торган ялкау ир-ат була. Колхозның киртә белән генә уратылган утарына тотылган малларны куып китерәләр. Кич маллары кайтмаган кешеләр берәмләп тә, икешәр-өчәр хуҗалык булып та шул утар тирәсенә юнәлә. Утар бүрек чаклы йозакка бикләнгән. Тоткынлыкта сыер белән сарыклар. Кәҗәләр ушлы, утарга кермичә качалар. Күбесе чарасын алдан күреп, берәр чөл аракы кыстырып бара. Каравылчылар ике кеше. Тотылган мал хуҗаларына штраф яный. Исем-фамилияңне язып, ничә баш мал тотылганга карап, хезмәт хакыңнан (колхозчыларга хезмәт көне языла иде) тотып калачаклар.

Безнең дә малларның тотылганы булды. Берсендә шулай мин һәм ике малай умарталар асрый торган малайның ишек алдына кайттык. Боларның мунча ялдында һәрчак фляга тора иде. Умартаны чистартканда калган кәрәз кисәкләрен җылымса суга салып куеп, әчетәләр. Җиденчедә укый торган зуррак малай җае чыкканда яшьтәшләрен әче бал белән сыйлый торган булган. Әче балны күпме агызып алса, шуның кадәр мунчада калган суны өсти икән. Мин үзебезнең келәттән бер литрлы банка чәлдердем. Банкага әче бал агызып, су өстәгәч, киттек теге утар янына. Каравылчының берсе инде мәлҗерәгән – капка баганасына сөялеп, инде йоклап ук киткән. План кордык. Әче бал хуҗасы булган малай каравылчыга күчтәнәчне биреп, үз малларын чыгару өчен капканы ачтыра да, без киртә буенда посып торып, калган малларны да куалап чыгарабыз. Абзый әүвәл күчтәнәчтән авыз итеп карады, ошатты булса кирәк, малайга үз сыер-сарыгын табып алып килергә кушты. Ул капканы ачуга, без, һау-һаулап малларны кудык. Тез буыннары йомшарган каравылчы капканы яба алмады. Шунда бер сарык бәрәне тора алмый, аны да күтәреп утар кырыена чыгарып куйдым. Әнкәсе бәтиен ялап, янында басып калды. Без бала-чаганы каравылчы танымый инде. Бик күп иде бит ул чакта балалар. Аннары анда бик караңгы, кешенең йөзен танырлык түгел иде. Мин үзем башка яулык бәйләп, өскә абыйның фуфайкасын киеп куйган идем. Өстә бишмәт, ул киндерә белән буылган. Яшемә күрә буем да шактый озын иде. Каравылчыларны икенче көнне колхоз җитәкчеләре идарәгә чакыртып әрләгәч: «Алар күбәү иде. Бер фуражкалы хатын да бар иде. Кулдан ачкычны каерып алдылар», – дип акланганнар. Шушы авылда бригадир булып Сарман кешесе эшли иде. Ул бу ишеткән хәлләрне өенә кайтып сөйләгән. Берсенең малае алтынчы класста безнең белән укый икән. Моны белгәч, теге малайны этәбез-төртәбез, олырак малайлар да безгә кушыла. «Әтиең төрмә сакчысы, мал төрмәсенеке, имансыз, кансыз», – дип каныктык теге малайга. Усалрак, ушлырак каравылчылар тотканда малларның утарда берәр тәүлек ябылуда булган вакытлар да булды. Ашамыйча, эчмичә, савылмыйча, сыерлар тәмам эштән чыга иде. Андый чакларда малларны без укудан кайткач кына чыгара башладылар. Рөхсәт ителгән урыннарда – аэропорт артында, тарлау ягында саклап көтә идек. Ите-мае үзебезгә эләкмәсә дә, шулай мал асрадык.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии