Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЮЛ АКЧАСЫН БИРМИЛӘР

Узган елның мартыннан, салым бурычың бар дип, юл акчасын туктатканнар иде. Салым инспекциясенә барып белештем: бурычың юк, диделәр. Декабрьдә Социаль яклау бүлегенә дә кердем, ачып карады да, октябрьгә кадәр эленеп тора иде, хәзер каядыр киткән, диделәр. Булмаган салым бурычы каян килеп чыккандыр. Белмим. Пенсия алуга барын да түләп барабыз бит.

Пенсиягә 2003нче елда чыктым. Юл акчасын моңарчы түләделәр. Башта салым бурычы, диделәр, аннан пенсияң 20 меңнән артык, диләр. 

Клара ШӘРӘФИЕВА, 

Бөгелмә районы, Восточный бистәсе

Чынлап та федераль канун нигезендә салым бурычы һәм матди керемнәр артык булганда юл акчасы түләнми. Салым буенча аңлашылмаучылык килеп чыга икән, аны салым инспекциясендә аныкларга мөмкин. Клара апа ул белешмәне сораткан, әмма барып кына алмаган. 

Иң җайлы юлы – «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталында шәхси кабинет ачу. Моны үзе булдыра алмаганнар өчен балалары ачып, күзәтү оештыра ала. Барлык сорауларны да анда юлларга, белешмәләрне дә аннан соратырга мөмкин. 

Мин Бөгелмәдәге Социаль яклау бүлегенә шалтыратып белештем. Клара апаның үзенә дә шалтыратып аңлатырга вәгъдә бирделәр. Сезнең пенсиягез 20 мең сумнан артып китә. Хезмәт ветераны исемегез юк, диделәр. Ветеран өчен юл акчасы да түләнергә мөмкин. Ләкин, кызганыч, сез канун шартларына туры килмисез. Сорауларыгыз булса, Бөгелмәдәге 6-50-44 телефонына шалтыратып белешә аласыз. 

КЕШЕ КАДЕРЕ БАРМЫ УЛ?

Мин пенсиягә чыккач та, 79га яшемә кадәр бик яратып эшләдем. Аннан инфаркт бәрде. Мөсфирә апам карап, тәрбияләде. Әле дә урамга чыгарга куркам. «Безнең гәҗит» кеше гозеренә колак сала иде дип, сезгә шалтыратырга булдым. 

Мин апамны 22нче гыйнварда реанимациягә салдым. 12нче больницага эләкте. Анда кертмиләр дә, сөйләшеп тә булмады. Көндез сәгать 11дән 12гә кадәр генә килегез, диләр. Бер баргач, егылдым, берничә көн бара да алмадым. Дөрес, ни кирәк, барысын да илтеп тордык. Шул 11 белән 12 арасында Булат исемле егет безнең янга чыгып, кемнең хәле ничек икәнен әйтеп тора иде. Ул, апа, көн дә килмәгез, телефоныгыз бар миндә, диде. Шуннан соң туганнан туган сеңлем белән 16сында гына бара алдык. Ашатырга, тагын ни кирәк икән, дип барсак, ул 14ендә үк үлгән булган инде. 13 сәгать 30 минутта җан биргән. Әле бу хакта да өченче кеше аркылы гына белдек. Апамны 17сендә – 85 яше тулган көнне җирләп куйдык. Ул Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлады. Хаҗда булды. 5 вакыт намазлы кеше иде, шуны ярганнар... 

Телефоннарын да бирмиләр, баш табибны таба торган түгел. Минем телефоным бар иде бит аларда, Булат та белә иде. Хәбәр итәргә мөмкин иде бит. Мин аның бердәнбер туганы идем. 

Фәүзия Бәйрәмова да, ире үлгәч, ике көннән соң гына белгән, диделәр. Нигә шундый икән соң бу медицина. Мин рәнҗедем. Язма да, карга күзен карга чукымас, диделәр. Ник кешенең үлгәнлеген туганнарына әйтмәскә... Телефонны да тикшерттек, шалтыратучы булмаган. 12нче больница шулай эшли икән. Ни телефонын бирмиләр, кеше дә кертмиләр, әгәр үзебез белмәсәк, шулай күмеп куярлар иде микәнни, бомж түгел бит ул... 

Гөлфирә ДӘҮЛӘТШИНА,

Казан шәһәре 

Кайгыгызны уртаклашабыз. Әлбәттә, реанимациягә эләккән авырулар белән туганнарының аралаша алмавын дөрес хәл дип бәяләп булмый. Авыруның соңгы сүзе булырга мөмкин. Фани дөньяга күчкәндә янәшәдә якының булу мөһим бит. Бу кагыйдә турында бер аралашуда Президент Путин да сүз катты, аны гаепләгән иде. Әмма үзгәреш булмады. 

Гомумән, бүген тиешле медицина ярдәмен алу җиңел эш түгел. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итәргә, дигән киңәшләрне гел ишетеп торабыз. Әмма мөрәҗәгать итә башласаң, синең авыруың тагын да көчәеп кенә китә шул. Көне сәгате мөһим булган авырулар да чират көтә, инде шул чиратта тора-тора үлеп тә китә. Бушлай тиешле медицина ярдәменә тиенә алмаган кеше, юк акчасын бар итеп түләүле клиникаларга мөрәҗәгать итә. 

Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында тәҗрибәле, өлкән, олпат табибларны эштән читләштерү тенденциясе булуы турында да ишетелә. Мин мәсәлән, егәре ташып торган студентка түгел, шул өлкән табибка күбрәк ышанам, юкса. Чөнки тәҗрибә дә мөһим бит кешене савыктыруда. 

Гомумән, Совет чорында гына иде ул игътибар. Катлаулы җиһазлары булмаса да, табиблары игътибарлы, белемле иде. Ул чакта табибка ришвәт бирү дигән нәрсә булмады. Һәм тәртип тә иде. 

2017нче елда «Безнең гәҗит»тә «Зәй больницасында «БГ» тапшырган чәйдән бәвел анализы ясадылар» дип исемләнгән журналист тикшерүе чыкты («БГ» 28 июнь 2017 ел). Татарстанның Аксар авылыннан 70 яшьлек Тәзкирә апа Шәвәлиеваның бот сөяген сындырып Зәй район больницасына эләгүе, һәм тереләм дигәндә, табибларның тиешле ярдәм күрсәтмәве аркасында шикәр чиреннән үлеп китүе турында күп тикшерүләр үткәрдек без ул елда. Журналистыбыз Айгөл Закирова, аптырагач, чираттагы тикшерүдә эксперимент ясап карарга булды: сидек урынына гап-гади чәй тапшырып, шуны видеога төшереп тә күрсәтте. Ни булды дисезме? Булды, чып-чын сидек анализын язып биргәннәр иде анда. Менә шундый медицина хезмәткәрләренә ышанырга буламы? Юк, билгеле. Судлар булды, Тәзкирә ханымны яңадан казып алып тикшерделәр. Хәтта паталогоанатомнарның да ялган күрсәтмәләр биргәнлеге аныкланды. Әмма өстә укучыбыз әйткән сүз – «Карга күзен карга чукымый» – дөрес ахрысы. 

Шулай да бу укучыбызга бернигә дә карамый министрлыкка шикаять итәргә киңәш итәм. Без дә юллыйбыз бу мәгълүматны. Чөнки монда ваемсызлык күз алдында. Әлбәттә, тиешле ярдәм күрсәтелгәнме, анысын шәрехли алмыйбыз. Әмма кеше үлгән, ә бу хакта аның якыннары ничә көн берни белми. Моннан да зур ваемсызлык була аламы?! Мин аны хезмәт вазыйфаларын тиешенчә башкармау, үз бурычыңа төкереп карау, хәтта җинаять җаваплылыгы, дип саныйм. 

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»НЕ АЛЫШТЫРГАННАР

Мин «Безнең гәҗит»кә февральдән язылган идем. Өченче номерны китерделәр. Ә менә февральнекен юк. «Сиражи сүзе»н дә алам. Миңа февраль өчен «Безнең гәҗит» урынына яңадан шул «Сиражи сүзе»н китергәннәр. Ул миндә бар иде бит инде. Аның башына «Безнең гәҗит» дип язып куйганнар. Биектау почтасы эше бу. Почта тартмаларын ватып бетергәч, язылмый башлаган идем дә, әмма миңа бу гәҗитләр бик кирәк, мин аларны гына укыйм. 

Мансура ЗЫЯЕВА,

Биектау районы, Инеш бистәсе, Муса Җәлил урамы

«Безнең гәҗит»нең 2нче саны килмәде. Инде югала дип, почтага барып алабыз. Күрше авыл Кодашта ул. Гәҗит югалуны бик гади итеп аңлаталар: килми, диләр. Бүтән гәҗитләр дә югала. 

Лилия ФӘСХЕТДИНОВА,

Бөгелмә районы, Кызыл Чишмә авылы

Мондый шикаятьләр бик күп. Без аларның барысын да туплап «Татарстан почтасы»на юллыйбыз. Кызганыч, укучыларыбыз белән гәҗитләрне эзләп үтә гомер. Югалган гәҗитне почта үзәктән соратып алырга тиеш тә бит, килмәде, редакция җибәрмәде, чыкмады, дип безнең өстебезгә яла ягып утырырга тиеш түгел. Әле монысына түзәрбез, почта эшләсә. Кызганыч, алар да ябыла бара. 

АКЧАНЫ КАЯН АЛАЛАР, КАЯ КИТӘ?

«Безнең гәҗит»нең икенче санында чыккан «Эшләп баеп булмый» дигән язмада бик күп депутатларның хезмәт хаклары турында язылган. Бөтен Татарстанны кулга төшергән һәм оятка калдырган сөт короле Вагыйзь Минхаҗев турында кызыксынып укыдым. Вамин ничә еллар халыкка хезмәт хакы түли алмады. Безнең Мөслим районы Исәнсеф авылында да машина белән эремчек, катык, колбаса өләшеп йөрделәр. Аны югары түрәләр белде бит. Балалары, туганнары миллионнар эшләп алган. Үзенең берние дә юк. Ул акча каян килә, кая китә? Хатыным белән 30 ел терлекчелектә эшләдек, үзем дуңгызлар карадым, хатыным үгезләр симертте. Кассада акчабыз юк. Балаларга кирәк булыр, дип аз гына җыя алган идек, файдасын күрмәдек, юкка чыкты. СССР вакытында алай түгел иде бит. Колхоз председательләрен даими тикшереп тордылар. ОБХСС, исполком, райком бар иде. Хәзер контроль юк. 

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Газетабыз кайчандыр «Мөхәррир сүзе» сәхифәсендә дөнья күргән язмаларны сайлап, кабат тәкъдим итә башлады. Ни үзгәрде? Ерак китмәгән тарихны барлау өчен кирәк, дип таптык бу сәхифәне. 

Укучыбыз искә алган бу язма да «Безнең гәҗит»тә 2012нче елның 18нче апрелендә чыккан иде. Ул елларда мәҗбүриләп ашатты инде ул Вамин этләр дә ашамаган сыйфатсыз сырларын, колбасаларын, майларын. Кешеләрнең капкаларын ачып ташлап калдыралар иде аларны. 

ДӨНЬЯНЫҢ КЕМЕ ЮК...

Әйе, дөньяның кеме юк. Кайчагында шул «кемнәр» «Безнең гәҗит»не генә үз итәме дип тә куям. 

Сарман районыннан (авыл исемен аңлый алмадым, ниндидер Тамак, аңларга тырышып сораша башлагач, авылны хурлаучы булдым) Мансур Мәгъсумович, дип таныштырган кеше (фамилиясен сорый торгач кына Хәсәншин, диде), мине орышып атты. Берни белмәгән башым белән, ничек утырамдыр мин гәҗиттә. Баксаң, Мансур Мәгъсумович Президент әфәнденең, юлны кемнәр төзи – аны шул төзәтергә дә тиеш, дигән сүзләрен ишеткән. Ә бу закон аларда үтәлми. Авылларында юл ватылып беткән. Кая да булса шалтыратып белешмәдегезме, планга кермәдеме икән, дип һәм мәсьәләне тәгаенләргә теләбрәк сораулар бирә башлагач, яратмадылар телефонның теге башында. Сорауларың беттеме, дип мине бүлдерделәр. Мин инвалид, бер аягым юк, дигәнен аңладым. Әмма ни сорарга теләвен аңлап җиткермәдем.

Русиядә ике проблема бар: җүләрләр һәм юллар, дип әйткән иде Михаил Задорнов. Хәзер ул канатлы сүзләр булып йөри. Юлларны «Безнең гәҗит» төземи. Ул, нинди статуста булуына карап, районның төзелеш планына кертелә. Ә моны район җитәкчелегеннән белешергә мөмкин. Планга кертмиләр икән, аларга мөрәҗәгать итәргә, даими исләренә төшереп торырга. 

Әлбәттә, президентлар ничек эшләргә икәнен гел әйтеп тора. Татарстан Рәисе дә дөрес әйтә: юлларны кем төзи, шул төзәтергә дә тиеш. Әле аңа тиз ватылганга җаваплылык та өстәлсә, тагын да әйбәтрәк булыр иде. 

Кыскасы, президентлар бик матур сөйли. Әгәр аларның сүзләре барысы да чынга ашса, без инде әллә кайчан коммунизмда дөньяның артына тибеп яшәр идек. 

Аннан соң – мин журналист, юрист та, сәясәтче дә түгел. Шуңа бар нәрсәдән хәбәрдар булып бетә алмыйм. Шуңа күрә сезнең сорауларыгызны без шул өлкәдә эшләүче белгечләргә юллыйбыз. 

Кыскасы, редакциягә шалтыратканда, сорауларыгызны аныклап, әзерләсәгез иде. Сез үзегезне кызыксындырган тармак белгече белән сөйләшмисез, редакциядә алар юк. Ә журналистлар сезнең гозерләрегезне тиешле тармакларга, тиешле белгечләргә юллый. 

Аннан соң редакциягә документлар җибәрмәсәгез иде. Редакциянең юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү, документлар белән эшләү, хөкүмәт, ведомстволарда сезнең шәхси мәнфәгатьләрегезне юллап йөрү мөмкинлеге юк. Без законнарны санга сукмау очракларында, тиешле игътибар булмаганда, тиешле ярдәм күрсәтелмәгәндә, үз вазыйфаларына бармак аша караган түрәләргә юлыкканда, җәмәгатьчелек фикерен кузгалтып, җавап бирергә тиешле ведомстволарны эшләргә мәҗбүр итәбез. Бары шул гына. 

***

Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Һәм һәр айның өченче сишәмбе көнендә иртәнге уннан 13 сәгатькә чаклы бар гозерләр дә язып алыначак. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да кабул итәргә әзербез. Редакциябезнең телефоны: 8927-039-03-53. Ватсапка да язарга мөмкин. 

Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии