Китап – татар горурлыгы!

Китап – татар горурлыгы!

Мәчетебезгә революциягә кадәр бастырылган борынгы китапларны әледән-әле китереп торалар. Араларында төрлесе була: кайсы инде тузып беткән, кайсы әле укырлык, кайсының аерым битләре генә калган. Ул китапларның шулай еш килүенә гаҗәпләнәсе генә кала: мирасыбызны 70 ел эчендә, күпме тырышсалар да, юкка чыгарып бетерә алмаганнар бит. Миллионлаган нөсхәләрне бетерү, бәлки, авыр да булгандыр, ләкин китапларның шулай күп саклануының төп сәбәбе – халкыбызның аларга булган мөнәсәбәте. Китапны кадерләү халкының бер сыйфаты икәне һәрберебезгә мәгълүм. Кечкенә генә кәгазь кисәген дә ташламаганнар алар, кадерләп саклаганнар. Ул кечкенә генә кәгазьләрдә күпме мәгълүмат, күпме рухи байлык тупланган! Шулай бервакыт, фарсыча язылган калын гына кулъязма-китапны актарып утырганда, төрелгән бер бит килеп чыкты. Сүзләре китапныкыннан аермалы буларак, аңлаешлы, татарча язылган. Баксаң, Уфадагы мөфтият тарафыннан имамнарга юнәлтелгән мөрәҗәгать икән. 1936нчы елны Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин вафат булгач, аның урынына Габдрахман Расүлине сайлап куялар. Сүз уңаеннан, аның тууына да быел – 130 ел. Шул биттән берничә юл китерәсем килә: « Кадерле мөселман карендәшләр! Мөхтәсибләр, имамнар, мөәззиннәр, мөтәвәллиләр вә гомумән дин әһелләре! Ничә гасырлардан бирле үзенә ияргән мөселманнарның дини мәркәзе булган Мәркәз Диния Нәзарәтенең хөрмәтле рәисе вә мөфтие Ризаэтдин бин Фәхретдин хәзрәтләре ошбу 1936нчы ел, 12 апрельдә вафат булды. 15 апрельдә Уфа шәһәре имамнары, мөтәвәллиләр вә мөселманнар һәм төрле җөмһүрият вә областьлардан килгән мөхтәсибләр һәм имамнар катнашу илә мәрхүм хәзрәтнең шәрәфенә мөнәсиб рәвештә җеназа уку мәрасиме үткәрелде. Мөфти хәзрәт вафат булгачтын, Мәркәз Диния Нәзарәтенә караган мөселманнар эчендә төрле борчулар һәм һәртөрле аңлашмаулар булу ихтималына нигезләнеп, киңәш мәҗлесе чакырылганга кадәре Диния нәзарәтенә вакытлы мөфтилек вазыйфасын үтәүче билгеләнү тиеш тапты. Гомумән, мөселманнар эчендә яхшы юнәлеш казанган зат Троицкий шәйх Зәйнулла Расүли хәзрәт икәне мәгълүмегездер. Менә ошбу затның углы вә хәлифәсе һәм ислам җыены тарафыннан сайланган Голәмә Шурасы әгъзасы Габдрахман Расүли хәзрәт җәнапләре киңәш мәҗлесе җыелганга кадәре вакытлы мөфтилек вазыйфасын үтәүче итеп Диния нәзарәте әгъзаларының күпчелеге илә сайланды.

Мәркәз Диния Нәзарәте Аллаһ китабы, Расүлүллаһ сөннәте һидәяте илә, изге сәләф юлы илә үзенең хезмәтен дәвам итә, бу хакта мөселманнар һичбер борчуга калмасыннар. Ничә гасырларча ошбу дини мәркәзгә чын иман белән ярдәмләшеп килгән мөселманнар моннан соң да ярдәм кылырлар дип Нәзарәт ышанып кала. Җәнаб Раббүл-галәминнән тәүфикъ вә ярдәм сорап барчагызга карендәшлек сәламе: Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Мәркәз Диния Нәзарәтендә казыйлар: Зыяэтдин Камали, Мәһди Мәгкули Мәркәз Диния Нәзарәтендә вакытлы рәис вә мөфти Габдрахман Расули».

Ләкин бу хаттан соң берничә ай үтүгә, Совет хөкүмәте һәм Башкортстан республикаларыннан 700 гә якын имамны кулга ала да, кайсын ата, кайсын сөрә.

Хөрмәтле мөфтиебез вафат булганына инде 75 ел тулды. Өметсезлеккә бирешмәгән бөек рухлы хәзрәтебезнең ак өметләрен Аллаһ Тәгалә аклады – китаплары милләтенә ирешә башлады, тырышлыклары юкка чыкмады. Ризаэтдин Фәхретдин белән бәйле булган тагын бер кәгазь саклана архивыбызда. Ул шулай ук яулыкка төрелгән аерым-аерым битләр арасыннан табылган иде. Үз районыбызның Түбән авылы имамы тыныклыгы ул. Аны 1932нче елда Ризаэтдин хәзрәт Әһлиулла Хәсәновка имам вазыйфасын башкару өчен тапшыра. Интернеттан казына торгач аның язмышы да аянычлы бетүен белдем – 1937нче елның 4 ноябрендә аны Чистайда атып үтергәннәр. Аллаһ Раббыбыз һәммәсенә дә үз рәхмәтен насыйп итсен.

Быел дөнья җәмәгатьчелеге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтә. Кулымда – Тукай шигырьләре җыентыгы. Ләкин бу җыентык типографиядән чыкмаган, ә кулдан күчереп язылган. Ул авылы кызы Өммегөлсем Сираҗетдин кызы Шәмсетдинова тырышлыгы белән барлыкка килгән. Менә нәрсә яза ул: «Кечкенәдән бирле шигырьләр укырга, язарга ихласым ифрат дәрәҗә камил иде, нинди генә шигырь күрсәм дә, аны укырга-язарга хирыс итә идем. Күргән шигырьләрне күчерми калырга вөҗданым кабул итми иде – яза идем, күчерә идем. Менә бервакыт апам Мәтәскәдән мөхтәрәм шагыремез Габдулла әфәнде Тукаевның әсәрләр җыентыгын күчереп алып кайтты. Моны күрү белән минем гайрәт тамырларым кузгалды, барлык эшләремне ташлап күчерергә соң дәрәҗә гайрәт иттем. Чөнки без бу Габдулла әфәнде Тукаевның шигырьләре илә таныш идек, бик ярата идек, хәтта бер-ике юл гына шигырен күрсәк тә, җанымыздан газиз күреп җыентыкларыбыз арасына куя идек. Шул сәбәптән бу әсәрләр җыентыгын күчерүгә барлык иҗтиһадымны сарыф иттем һәм тырыштым, яздым. Әлхәмдүлилләһ, язып тәмам иттем сишәмбе сәгать 6нчы яртыда Өммегөлсем бин мулла Сираҗетдин бин мулла Шәмсетдинова Ядегәрия, 1916 сәнә 30 август».

Үзебезне әби-бабаларыбыз белән чагыштырсак, уңайсыз да булып китә, чөнки без шулкадәр зәгыйфь ки, хәтта гарәп хәрефләре белән җыелган үз телебездәге язмаларны да укый белмибез. Ә 100 ел элек чыккан китап-журналларда еш кына гарәп текстларын тәрҗемә итеп тә тормыйлар. Димәк, халкыбыз гарәп телен дә яхшы аңлаган. Үзләре дә гарәп, төрек журналларын яздырып алганнар, хәтта Мисырда нәшер ителгән «Манар» журналы редакторы Рәшид Риза татарларны иң әманәтле әбүнәчеләр дип мактый.

Борынгы матбугат безгә тагын бер нәрсә сөйли – 20нче гасыр башында татар шрифтлары гаять дәрәҗәдә матур булган. Шул чорда гарәп, һинд, төрек типографияләрендә басылган китапларны күрергә туры килде, ләкин бездәге кайбер шрифтларга якын килердәе аз. Гарәп-төрек илләрендә типографияләр хөкүмәтнеке булганда, бездә исә шәхси тырышлыкка гына нигезләнеп, югары технологияләр куллану да күпне аңлата. Шулай ук татар журналларының таралу географиясенә карагач та, узган гасырда глобализация дигән нәрсә көчлерәк булганмы әллә, дип сорап куярга мәҗбүр буласың. Кайсы гына шәһәрдә алдырмыйлар аларны, кайсы гына төбәктән хатлар килми! Хәер, алар хакында аерым язарга кирәк.

Язма мирас барлау күпне сөйли, күпне аңлата. Кызганыч ки, бүген милләттәшләребезнең күбесе гарәп имласын укый белми, шуңа ул чор вәзгыяте, милли тарих, дини тормыш белән таныша алмый. Аннан да кызганычрагы – милләтнең үткән чорлары, узган заманнары кайберләребезнең йөрәге өчен кадерле һәм якын да түгел шул инде. Бәлки борынгы китап-журналларыбызны кулына алса, патша хөкүмәте изүенә карамастан, милләтебезнең белемле, тырыш, иганәчел булганын аңлап, мөселман әби-бабалары белән горурлану хисе дә туар иде. Шәхсән үземнең күңелемә, саргаеп беткән берәр китап я журналны кулга алып ачкан саен, укымышлы бөек халкыбыз белән горурлану хисе тула.

Фатыйх ХӘБИБУЛЛИН «Рисалә» мәдрәсәсе мөгаллиме,

Түбән Кама шәһәре.Китап – татар горурлыгы!, 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии