Кемнең кулында, шуның авызында

Авыл халкы, аптырагач, хаклык эзләп, үзара җыеннар уздыра башлады. Уртага салып сөйләшү, булган хәлләргә ачыклык кертү уе белән оеша әлеге җыеннар. Шуларның берсендә миңа да катнашырга туры килде.

Иске Чәчкаб (Кайбыч районы) халкы авылның таркала баруына борчыла. Хуҗалыкны уртача хәлле итеп тә өстери алмаган җитәкчеләрне сүгә. Халык таланып, урлап, төрле якка чәчелгән акчасын таптыра. Шул уй белән Тәүфыйк Саттаров район җитәкчелеге белән генә чикләнмичә, шәһәренә үк юл тота. Югары инстанцияләрдә булып, халык исеменнән язылган гаризалар калдыра. Иске Чәчкаб авылы халкы тиздән тикшерү башланыр, дип көтә.

Халык кемнедер явыз ният белән төрмәгә илтеп тыгу өчен йөрми. Бары хаклык табасылары килә. Шуның өчен зур “көрәш”кә чыккан алар. Җыеп алынган игеннең кайда пешүе, терлек санының зур тизлек белән кимүе, гомумән, хуҗалыкның тотрыксыз финанс хәле борчый аны. Миллионнарны кайдадыр шудырган “Закиров” исемендәге хуҗалыкның элекке рәисе Җәүдәт Гыйлаҗевне эттән алып эткә сала. Идарә әгъзалары белән дә киңәшмичә кирәкмәгәнгә тотылган акчаны саный китсәң, кулдагы бармаклар да җитмәс иде.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тарафыннан югары уңыш өчен бүләк ителгән трактордан да җилләр искән. Ревизия комиссиясенең эшләмәвенә дә борчыла халык. Таркалган хуҗалыкны бер унлап кеше өчен генә тотып яту нигә кирәк? Белә торып та, вакытында чаң сукмаганнары өчен, үз-үзләрен битәрлиләр. Халык ышанычын югалткан рәисне халык хөкеменә тарту нияте белән яналар.

Аягыннан җәй көне резина итек төшмәгән, заманында район күләмендә генә түгел, республика буенча да алдынгы урыннарда барган ферма мөдире, югары эрудицияле оештыручы Фирдәүсә Газимҗанованың чыгышын кул чабулар белән кабул итте халык:

– Кемнең кулында, шуның авызында, дигән халык мәкале бик урынлы бу очракта. Фермада гына түгел, авыл көтүендә дә сыер башы кимеде. Элек көтүгә 125 сыер чыкса, бүген ул 64кә калды. Юк заманнарда да терлек асрар өчен икмәген дә, печәнен дә биргәннәр. Биш елдан бирле үләбез-тилмерәбез бит. Терлек азыгы юк, 2-3 тюк прессланган люцерна китереп аттылар, анысы да черек булып чыкты. Салам бөтенләй бирмиләр. Хәзер кеше кадере юк. Элек 2-3 баш сыер асраучылар байтак иде авылда. Халык эшли бит. Эшләгән кешенең тиярен алырга хакы бардыр.

Фирдәүсә Газимҗанова бүгенге көндә группада, хезмәткә яраксыз хәлдә. Ул бит шушы хуҗалыкны күтәрү, авылны мул итү юлында имгәнгән кеше.

Моннан берничә ел элек авылны инвесторлар кулына тапшырмаганнары өчен дә үкенү хисе кичерә алар. Кайбыч муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның сүзләрен кабат-кабат исләренә төшерәләр:

“Ярар, кермәгез, ләкин үкенерсез. Ул вакытта инде соң булыр”, – дигән ул халык җыенында.

– Дөрес әйткән, соңга калдык шул, инде беткән хуҗалыкны кем алсын? – ди элеккеге мөдир өзгәләнеп.

Җәүдәт Гыйлаҗевка кадәр эшләп киткән рәис Илһамия Нигъмәтҗанова да үз вакытында чаң сукмаганы өчен үзен битәрли: “Җәүдәт бетерә хуҗалыкны, алыштырыгыз, дидем – тыңламадыгыз. Мин алып бара идем аны. Дөресен генә әйткәндә, хуҗалыкны ташлап китмәдем. Сәламәтлегем какшау сәбәпле киттем. Кайсыгыз куйды Җәүдәтне, талатырга тиеш түгел идегез, күз йомдыгыз шул, аның бөтен шөгыленә бармак аша гына карадыгыз”.

Кабалага төшкән хуҗалыкның хәзерге рәисе Айрат Хәсәнов та бик аптыраган бу хәлгә. Миңа калса, ник кергәненә үкенә дә бугай ул. Сорауларга төпләп җавап бирә алмый, кулларын гына җәеп җибәрә…

Җир салымнары белән тинтерәгән халыкка файдасына караганда, зыянны күбрәк татырга туры килә. Акча сорап юлланган хатлар халык исеменә адресланган бит. Гәрчә хуҗалык исеменә тиеш булса да. Имеш, хуҗалыкның хәле юк, халык исә соңгы тиеннәрне салым инспекциясенә юлларга мәҗбүр. Ә бит аларның күбесе яшендәгеләр, өлкән буын вәкилләре. Таякка таянган авыл агайлары башта Кайбыч районы үзәгенә, салым инспекциясенә барып, түләү тәртибен белешә. Аннан кайтып, шул сумманы (артык яткан пенялары белән бергә) банкка тапшыра. Авыртмаган башка тимер тарак, диярсең.

Халыкны әрле-бирле аптыратып йөрүләргә дә чик куяр вакыт җиткәндер инде. Заманында ачлык-ялангачлыкны күргән өлкән буын вәкилләрен авыл кырлары белән, ягъни җир салымнары белән дә тинтерәтмәскә иде. Аларның бит аты да, сукасы да юк. Ул җирне берничек тә эшкәртеп файдалана алмый алар. Гариза нигезендә, шартнамә төзеп, аңлату юлы белән раслап куярга кирәк,

Район җитәкчеләренә дә үз зарларын сөйләп карады халык. Алар исә хуҗаның якасына ябышырга кушкан. Бөтен авыл барып, хуҗаның якасыннан алгач, нәрсә була инде ул?! Кыскасы, кәмит уйнап туктыйк, эшнең асылына төшәргә ярдәм кулы сузыйк.

Мескен халык: “Минем җир юк, нишлим ми н аның белән, зинһар, алыгыз аны бездән”, – дип ялвара… Ә хатлар туктамый.

“Кошман” хуҗалыгында да шул ук хәл. Халык ул җирдән гарык. Кирәкмәгән җир пайларына киткән акчасын кызгана. Кешегә өч аршын җир җитә югыйсә…

Зөһрә ФӘИЗОВА,

Кайбыч районы.

Алла биектә, Мәскәү – еракта

Узган гасырның 90нчы елларында булды бу хәл. Татарстанның Дәүләт Советы турында декларация кабул итте. Республикада референдум үткәрелеп, халык бу декларацияне яклап чыкты. үз Конституциясен булдырды. Безнең , азатлык дип канатланып йөргән чак.

Гыйнвар аеның салкынча, ләкин кояшлы бер көнендә ат җигелгән чанага утырып, күрше авылдан кайтып киләм. Җиккән атым киң адымнар белән өйгә таба атлый. Анда аны зур бер кочак хуш исле печән көтә. Шуңа күрә ашыга ул.

Кыш айларында сирәк була торган матур көн иде бу. Җил дә исми, буран да уйнамый. Үтә салкын һава битне дә чеметми. Барган җиремдә эшем катлаулы булса да, бер кеше белән дә талашмадым, начарлык эшләмәдем. Миңа да авыр сүз әйтүче булмады. Җаным тыныч, тәнем сәламәт. Иксез-чиксез уйларыма чумып йоклап китүемне сизми дә калганмын.

Кинәт кенә шартлатып мылтыктан аткан тавышларга сискәнеп уянып киттем. Дулкынланып, як-ягыма карый башладым. Әһә, менә икән алар. Елга буендагы зур гына куаклыкны әйләндереп алганнар да, көлешә-көлешә, мылтыкларыннан дөпелдәтепме дөпелдәтәләр. Шулай куяннарны куркытып ачык җиргә чыгаралар да атып үтерәләр.

– И куяннар, куяннар, хөрти икән хәлегез, – дим үз-үземә. Күбегезне хәзер атып үтерәчәкләр дә билләренә асып кайтып китәчәкләр. Сезне берәү дә якламас, берәү дә коткармас. Алла биектә, Мәскәү – еракта.

Шулчак башыма бер фикер килеп, чанадан торып утырырга мәҗбүр итте.

Мәскәүгә ышанып утырган чаклар узды түгелме соң? Декларация кабул иттек. Суверенитет дип күпме сөйләшәбез. Татарстан конституциясендә кыскача болай язылган түгелме соң? Җир, җир асты байлыклары, су, урман, хайваннар дөньясы һәм башкалар Татарстанның дәүләт милке булып санала. Ә мин шул дәүләтнең гражданы. Димәк, бу куяннар минеке дә.

Мин, кызып китеп, алда нәрсә буласын да уйламыйча, атымны теге мылтык атучыларга таба бордым. Шулвакыт көтелмәгән хәл килеп чыкты. Миңа якынрак куак астыннан бер куян атылып килеп чыкты да туп-туры безгә таба килә башлады. Бу тамашадан куркып атым туктап калды. Мин авызымны ачып карап торган арада, куян ат аяклары арасыннан кереп, чана астына посты.

Куянның бу тәвәккәллеге миңа батырлык өстәде. Чана башында эленеп торган сумкамны алдым да киттем теге мылтык атучылар янына.

– Исәнмесез, – мин әйтәм. Сезнең аучылар билетыгыз бардыр, дип өметләнәм. Мылтыкларыгыз да үткәндер?

Озак кына сүзсез торганнан соң боларның берсе телгә килде:

– Ә Сез кем буласыз инде?

– Кем булсын. Күп белүче. Куян-төлкеләрне яклаучы. Әбисенең яраткан оныгы.

Һәм болар өчесе дә бөгелә-сыгыла көләргә тотынды.

– Ярар, фамилиягезне язып алам да соңыннан кемнең кем икәнлеге ачыкланыр. Шулай дип әйттем дә кәгазь-карандаш алам дип сумкамны ачтым. Бу ветеринар сумкасында ни генә юк. Бинтлар, дару шешәләре, градусник, шприцлар, энәләр, тагын әллә нәрсәләр. Ә сумканы ачкач, иң өстә энәсез иньектор БИ-7 ята. Мин бу БИ-7 иньекторының нәрсә өчен кирәклеген язып тормыйм. Ә менә аның бик матур рукояткасы ялтырап торган көпшәсе белән “боевой” пистолетка бик охшаган. Мин шул иньекторны, карандаш эзләргә комачауламасын өчен, сумкадан алып, куеныма тыктым.

Егетләр мин “пистолет”ны куеныма кыстырганны карап тордылар һәм шунда ук көлүдән туктадылар.

– Ярар, дус, язып торма. Без монда азрак шаярып алдык. Беркемне дә үтермәдек. Хәзер кайтып китәбез.

– Яхшы, яхшы, барыгыз, кайтыгыз. Теге чана астындагы куян туңып беткәндер.

Барысы да көлгән булды. Ләкин бу көлү инде мескеннәр көлүе, ялагайларча көлү. Берничә минут нишләргә белмичә таптанып торганнан соң, болар ашык-пошык минем яннан китеп барды. Мин дә атым янына килдем. Чана астында куян юк булып чыкты. Чанага утырып кузгалып киткәндә, минем күңел иләс-миләс күтәренке булганга, җырлап җибәрмичә булдыра алмадым.

Без, без микән, без кем икән?!

Безгә тиңнәр бар микән?!

Безгә дигән матур кызлар

Кайларда үсә икән?!

Әйдә, малкай, җитезрәк атла. Безне кайнар коймагы белән көтеп торган йортның морҗасы күренә түгелме?!

Бу вакыйгалардан соң инде озак вакыт узды, күп су акты. Мә скәүнең һәм үзебезнең зур түрәләр безнең суверенитетны с “реальным содержанием” тутырдылар. Анда инде миңа һәм Татарстан куяннарына урын калмады.

Хәзер инде мин җырымны да башкача суздым.

Без, без микән, без кем икән?!

Без бик мескен икән.

Безгә дигән матур кызлар

Күптән кияүдә икән.

Фазыл ЙОСЫПОВ.

Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы.

Бәя арта, яшәү кыенлаша

Газеталардан укып белдек: газга – 22%, утка 13% арта диелгән анда. Азык-төлекне әйткән дә юк инде. Кешечә ашыйм, яшим дисәң, ул пенсия акчасын газга-утка, телефонга түләгәч, күпме калыр икән?! Депутатларыбыз, Президентыбыз белә микән тормыш ничек авыр икәнне?! Шәһәр халкына да бик авыр. Ай саен акчаны киметеп түлиләр, диләр. Киметәләр дә премия итеп бирәләр. Бу нинди хәл инде?!

Авылга инвестор килгәч, хезмәт хакын 2 ел түләгән иде. Хәзер бетте. Өч ай түләгәннәре юк. Түләгән очракта да 2 мең сум гына түләргә кушкан. Минем газетага язылырга акча җиткерә алмый. Бик язылырлар иде дә бит.

Галия әбиегез.

Азнакай.

Үгез елы

Җиргә килде Яңа ел,

Яңа ел – Үгез елы.

“Үзебезнең хайван”, – диеп,

Шатлана Алла колы.

Үгезкәйнең, Мөгезбайның

Төкле булсын аягы.

Аңа калды кризисның

Эстафета таягы.

Дуңгыз-күселәр ашаган

Фуражны аңа дигән.

Эт елыннан калган аңа

Печән бары бер кибән.

Маймыл белән әтәчтән

Калган эшләпә – тишек.

Кыргыйланган базар Атын

Эшкә җигәргә ничек!

Депутатлар – көтүчеләр

Йөртмәсә сине куып,

Сөздереп халыкны алар

Тапмаса әгәр кызык.

Әйбәт булыр Сабантуйлар

Карлы яңгыр яумаса.

“Инфляция” – чая апаң

Көнгә 3-4 саумаса.

“Кризис” дигән кире бабаң

Яңа мөгез куймаса,

“Ипле хуҗа” – инвесторлар

Әгәр тотып суймаса…

…Ипләп кенә бу елны син,

Бәлки, тартып барырсың,

Ат урынына җигелсәң,

Бәлки, мактау алырсың…

Хуш киләсең, батыр Үгез,

Синең көннәр алда әле,

“Әйбәт булыр бар да”, – дип,

Без мәхлукны алда әле.

Ә шулай да оптимист без,

Өметләр әле олы.

Бу гасырда 1-2 ел

Булыр әле Кеше елы.

Габбас ҖӘМИЛЕВ.

Тукай районы, Сәмәкәй авылы.

Комментарии