ФӘРИТ МИФТАХОВ: «БЕЗНЕ БЕРДӘМЛЕК КОТКАРАЧАК»

ФӘРИТ МИФТАХОВ: «БЕЗНЕ БЕРДӘМЛЕК КОТКАРАЧАК»

Фәрит Мифтаховның иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеген күптән күзәтеп киләм. Мөгаен, яшь буын сәясәтчеләр арасында ул иң перспективалысы һәм шул ук вакытта, әлегә үзенең барча мөмкинлекләрен файдаланып та өлгермәгәне кебек. Ул беркайчан да тик кенә ятмый, һаман ниндидер иҗтимагый эшләр белән каядыр чаба, кем беләндер очраша. Кайчакта аңа карап уйлап куям: эшмәкәрлеген дә, иҗтимагый эшчәнлеген дә, сәясәтне дә берьюлы алып барырга кайдан вакыт таба?

Әле менә аның хакында тагын бер хәбәр ишетелде – Бөтендөнья конгрессының Башкарма комитеты рәислегенә кандидатурасын куярга тәкъдим итәләр икән. Миңа калса, бу нәкъ Фәрит Мифтахов урыны. Энергиясе ташып тора, республика җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре начар түгел, вәзгыятьне белә, инде биш ел конгрессының Казан бүлеген җитәкли… Иң мөһиме, бүгенге яшь буын чиновник һәм сәясәтчеләрнең күпчелегенә җитмәгән бер сыйфаты бар – милли җанлы.

Алтынчы декабрьдә бар дөньядан татар җәмгыятьләре лидерлары, делегатлары Казанга җыелачак. 9нчы декабрьгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессының 5нче корылтае узачак. Һәм шунда Конгрессның яңа рәисе дә сайланачак. Ә без аңа кадәр Фәрит әфәнде белән әңгәмә корып алдык. Нәрсә көтә икән ул бу корылтайдан һәм ни тәкъдим итә милләткә?

– Башта эшмәкәрлектә, инде сәясәттә үз урынын тапкан кеше буларак, сезне Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе кәнәфие нәрсәсе белән кызыксындыра?

– Гәрчә акча өчен түгел! Чөнки бу эштән мин финанс файда алырга җыенмыйм – үземнеке үземә җитә. Әле, бәлки, киресенчә үземә кайбер проектларны финансларга туры килер. Ягъни күрәләтә чыгымлы эш… Ләкин мин үземне министр яки берәр шәһәрнең мэры, республика күләмендәге зур чиновник итеп күз алдына китерә алмыйм, ә менә бу эштә милләткә дә, республикага да, Президентка да файдалы була алырмын кебек…

– Президентка файдалы булу мөһимме?

– Һәр милләт үзенең лидеры тирәсендә туплана. Әйтик, Минтимер Шәймиевны бөтен дөнья татарлары үз Президентлары дип саныйлар иде, Рөстәм Миңнеханов та шундый популяр булырга тиеш. Бу милләтнең берләшүе, Татарстанның бөтен дөнья татарлары өчен кыйбла һәм милли идеягә әверелүе өчен кирәк. Әгәр татар кешесенең кайда яшәвенә карамастан идеясе Татарстан Республикасы икән, димәк, безнең әле дәүләтчелегебез бар. Ә моны бары тик халыкта популяр, көчле лидер гына тәэмин итә ала. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма Комитетының төп бурычларының берсе милләтне туплауда Президентка ярдәм итүдә булырга тиеш дип саныйм.

– Татарстан һәм аның Президенты тирәсендә берләшү идеясен Мәскәү Кремле «сепаратизм» һәм Русияне таркатуга омтылу дип тә бәяләргә мөмкин бит…

– Юк, бу күрәләтә ялгыш фикер. Әгәр без Русия Федерациясе составындагы Республика буларак Татарстаныбызны, милләтебезне үстерәбез икән, моны Русияне үстерәбез дип бәяләргә кирәк. Безнең башка дәүләтебез юк һәм милли мәнфәгатьләребезне бары тик федерация эчендә генә таләп итә алабыз. Монда мин ниндидер «сепаратизм» күрмим. Алай диючеләр үзләре шовинистлар гына була аладыр…

Гомумән, татарның «милләтче» сүзе белән урысның «националист» сүзләре аваздаш түгел. Татар милләтчелеге ул беркайчан да башка милләтләрне кыерсытмады, бары тик үзен кысмауны гына таләп итте. «Национализм» исә бары бер милләтнең генә өстенлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Мәскәүгә татарның үз хокукларын яклавыннан куркырга түгел, көннән-көн киңрәк таралучы урыс фашизмыннан куркырга кирәк. Менә ул синең тынычлыгыңны алырга сәләтле.

– Татар Конгрессы ничек итеп татарның милли мәнфәгатен яклый ала? Безнең халык бит бөтен Русия буенча таралып яши…

– Әлбәттә, төбәктән төбәккә Сабантуйлары уздырып йөреп кенә милләтне яклап булмый. Моның өчен без һәм сәясәттә, һәм икътисадта, һәм сәнәгатьтә үз урыныбызны расларга тиешбез. Дөресен генә әйткәндә, без аны раслап киләбез дә. Кайсы гына төбәккә барып төшмә, бөтенесендә бу җирлекнең горурлыгы булырдай милләттәшләребез бар. Ләкин алар берләштерелмәгән, шатлыгын да, кайгысын да үзе генә күреп яшәп ята. Ә милләт кайчан бердәм була. Әгәр Пенза татарының кайгысын Уфа татары уртаклашса, Әчтерхан татарының кайгысын Тубылдагы милләттәше белсә, йөрәгенә якын алса… 20 ел буена без мондый бәйләнешләрне булдыра алмадык кебек.

– Ә сез җитәкчелек итсәгез булырмы?

– Соңгы биш елда, Конгрессның Казан бүлеген җитәкләү дәверендә, мин төбәкләр буйлап күп йөрдем, ниндидер уртак багланышлар булдырырга тырыштым. Ләкин моның өчен минем вәкаләтем юк. Әмма Башкарма Комитет рәисенең бу уңайдан куллары бәйле түгел. Тагын бер ассызыклыйм: милләтне бары тик бердәмлек кенә үстерә. Ә берләшердәй фалларыбыз күп. Беренче чиратта безне динебез Ислам берләштерә; әгәр керәшен икәнбез – телебез берләштерә; әгәр инде Ватаннан күп еллар читтә яшәп телебез җуелган, әмма үзаңыбыз сакланган икән – Казаныбыз, Татарстаныбыз, Президентыбыз берләштерә. Минем төп программамда бердәмлек булачактыр дип уйлыйм.

– Без бер чор кешеләре. Баштарак милләтнең үзаңы тәмам бетүенең, соңрак янәдән күтәрелеп китүенең шаһитләре…

– Әле алай гына түгел, мин үземнең «икенче сортлы»лыгымны мәктәптә укыганда 10 ел буе тоеп яшәдем. Чөнки Казанның 48нче мәктәбендә 1975нче елда җыелган соңгы татар сыйныфында укыдым. Без тугыз бала идек, бөтен мәктәпнең «күз көеге» булып яшәдек. Ләкин хәзер сабакташларымны барлап карыйм – беребез дә тормышта югалып калмаганбыз икән. Чөнки милли тамырларыбызны саклап калдык. Ә менә аны югалтучы сабакташларым арасында үз урынын тапмаучылар күбрәк. Миңа калса, бүген татар, чуаш, мари яки башка милләт вәкиле булу түгел, ә беркем дә булмау – тамырсыз космополитлык куркынычрак. Русиянең көче аның күпмилләтлелегендә, кемнәрдер шул көчтән баш тартырга тырыша. Бу сәясәтне ялгыш дип саныйм…

– Фәрит әфәнде, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкарма комитеты рәислегенә дәгъва кылучылар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин, Татарстан милли китапханәсе директоры Наил Камбиев та бар дигән сүзләр йөри…

– Икесе дә лаеклы кандидатлар, чын милләтпәрвәрләр. Әгәр 6нчы декабрьдә делегатлар аларның берсен сайлый икән, мин беренче булып котлаячакмын һәм хезмәттәшлек тәкъдим итәчәкмен. Ниндидер урынга узмавым өчен дә кемгәдер үпкәләп, болай да таркау милләтне тагын да таркатып йөрер хәлем юк. Мин бердәмлек яклы!

Әңгәмәдәш – Искәндәр СИРАҖИ.

ФӘРИТ МИФТАХОВ: «БЕЗНЕ БЕРДӘМЛЕК КОТКАРАЧАК» , 5.0 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии