«Кем арбасына утырсаң…»

«Кем арбасына утырсаң…»

Үзгәртеп корулар башлангач, татарлар арасында өчен янып-көеп йөрүче бик күп милләтчеләр пәйда булды. Барысы да: «Безгә Азатлык алырга кирәк!» – дип, радио-телевидение аша, урамнарда ташкын булып җыелган халык алдында нотык тоттылар. Халык, үз чиратында, шушы ялкынлы сүзләр сөйләүчеләрне ТАССРның Югары Советына итеп сайлады. Бөтен өмет – Татарстанның, халкының киләчәк язмышы шушы депутатларда.

Депутат кәнәфиенә кереп утыргач та халык язмышын кайгыртып, хакыйкатьне ярып салып аңлатучылар булды. Әмма алар 4 бөртек кенә: , , һәм Шәйхиев (исемен оныттым). Калган «милләтпәрвәр» депутатлар инде урамда халык алдында сөйләгән кебек, «ачылырга» ашыкмады, җилнең кайсы яктан искәнен чамалап кына, инде чәйнәлеп беткән гомуми сүзләр белән генә милләт язмышын кайгыртуларын аңлаттылар. Нәтиҗәдә, өстә исемнәре телгә алынган шәхесләрнең, Ф.Сафиуллиннан калганнары, икенче чакырылышта депутат булып уза алмады, ә гамәлгә куелмый торган гомуми сүз сөйләүчеләр инде 20 елдан артык депутат көрсиендә утыра, милләт язмышы өчен «көрәшә». Шулай «көрәшә» торгач, алар үзләренә Татарстанда нинди мактаулы исемнәр, нинди дәүләт бүләкләре булса – барысын да алып бетерделәр. Бары тик милләтебез генә «ярык тагарак» алдында утырып калды. Татар халкының язмышы көннән-көн артка тәгәри. Шушы 20 ел эчендә 70 ел эшләп килгән «» радиосын югалттык, «» телевидениесе бетерелде.

Алар урынына барлыкка китерелгән «ТНВ» исемле Яңа Гасыр каналларыннан карарлык һәм тыңларлык тапшырулар күрсәтелми һәм сөйләнми. Телләр турында кабул ителгән Законнар гамәлгә куелмады, латин графикасына күчү әкияткә тиң булды. Милли Университетның бинасы төзелеп беткәч, педогогика институтына бирелде. Топонимик атамалар дөресләп үзгәртелмәде; Күн авылы – Конь, Зирекле авылы – Ерыклы, Яңа Алан – Нов. Елань һәм бик күп башка авыл, шәһәрләрдәге урам исемнәре кеше көлкесе булып калды.

«Телебез, милләтебез, ана телебез», – дип лаф орырга яратучы депутатларыбыз хәтта балалар өчен татарча җырлый торган курчак чыгартуга да ирешә алмады, дөресрәге, теләмәде. Татар гаиләсендәге ата-ана үзләренең нарасыйларына русча һәм инглизчә җырлый торган курчаклар алып бирергә мәҗбүр. Ә бит Казанда менә дигән курчак фабрикасы бар иде. Әгәр нарасыйның кулындагы курчагы «Туган тел»не, «Бала белән Күбәләк»не җырласа, ул баланың теле, һичшиксез, татарча ачылып, балада ана теленә мәхәббәт уяныр иде. Ни үкенеч… депутатларга бу кирәк түгел.

Бүген җиң сызганып авылларда мәктәпләрне ябалар. Зур чыгымнар тотып балаларны надан һәм чирле итәләр, яшьләрне авыллардан качыралар. «Единоросс» арбасына утырган депутатларыбыз: «Татарга үз телендә 4 сыйныф белем алу җитә», – диләр.

Әйе, бабаларыбыз белми әйтмәгәннәр: «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың», – дип.

 

Комментарии