«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

УТЛАРНЫ ЯНДЫРМЫЙЛАР

Бездә былтыр урам утларын карыйбыз дип, ике баганага бер лампочка куеп чыкканнар иде. Авыл халкы сөенде инде якты була дип. Бераз яндырдылар. Аннары экономия кирәк, дип, сүндерә башладылар. Ә хәзер бөтенләй яндырмыйлар – авыл бөтенләй караңгылыкка чумган, әйтерсең үлгән. Районнан экономия ясарга кушылды, диләр. Бу бит авыл белән шәһәрне аеру дип атала. Шәһәрнең бөтен җирендә ут яна. Анда экономия кирәкми микәнни?

Әхәт САБИРОВ

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

Әлеге уңайдан сезнең авыл да кергән Варварин җирлеге башлыгы Нотфуллин Рушан Тимербатыр улына шалтыратып, шәрехләмә алдык:

– Коронавирус чоры бит. Авыл буенча кешеләр йөрмәсен өчен утларны сүндердек. Өйләрендә утырсыннар! Варварин җирлегендә вирус буенча болай да проблема бар. Ә өлкән яшьтәгеләр колак салмыйча кичләрен капка төбенә чыгып гәпләшергә ярата. Шуңа кич белән халык чыгып йөрмәсен өчен утларны сүндерергә булдык, – дип аңлатты ул.

НИЧЕК ТАБЫЙМ ИКӘН?

Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалган бабамны эзли идем. Казан архивларына шалтыратып белештем дә, алар моны Подольск аша белешергә кирәк, диделәр. Подольскига ничек чыгарга була икән, интернеттан алынган телефон номеры белән шалтыратам, алмыйлар… Ничек табыйм икән бабамны?

Зөлфирә ГАББАЗОВА

Алабуга шәһәре

Подольскига мөрәҗәгать иткәнче, бабагыз турында тулысынча мәгълүмат туплавыгыз кирәк. Чөнки сездә тулы мәгълүмат булмый торып, аннан запросыгызга җавап килүе шикле. Бу мәгълүматны ничек табарга мөмкин? Әгәр дә бабагызның исемен, фамилиясен, әтисенең исемен һәм туган елын беләсез икән, «Память народа» порталына кереп, шунда аларны язып, мәгълүмат табарга була. Анда бабагызның нинди военкоматтан чакырылып алынганы чыгарга тиеш. Шул военкоматка гариза языгыз. Архивлар янмаган булса, бабагызның кая җибәрелүен алар әйтеп бирергә тиешләр. Моннан тыш, команда номерын, кайсы батальон частендә булуын белә алачаксыз. Бу мәгълүматларны алгач кына, Подольскига запрос җибәрергә киңәш итәбез. Ул гаризаны электрон юл белән Русия Федерациясенең Оборона Министрлыгы сайты аша да җибәреп була.

БЫЕЛ БҮЛӘК БИРЕЛМӘДЕ

Быел 9нчы май алдыннан Буа районындагы сугыш ветераннарына ел да бирелә торган бүләкләр бирелмәде. Минем әни Буа районы Иске Тинчәле авылында яши. Ул сугыш ветеранының тол хатыны. Башка елларны бирәләр иде бит аңа да, ә быел юк. Казанда менә ветераннарга биргәннәр. Тартма белән ун килограммлап ризык китергәннәр. Бүләк бирелмәгәч, Буаның социаль яклау үзәгенә шалтыраттым. «Бәлки Казандагыларга иганәчеләр биргәннәрдер, районга андый акча бирелмәде быел», – диделәр. Беләсем килә – ник бүләк булмады икән? Булырга тиеш идеме икән ул?

Гөлинә НАСЫЙРОВА

Яшел Үзән шәһәре

Соравыгызга җавап алу өчен Буа районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Садретдинова Лилия Назим кызына шалтыраттык:

– Азык-төлек тутырылган пакетларны без 70 еллык уңаеннан өләшкән идек һәм узган ел тапшырдык. Ә быел акчалата бирдек. 70 мең сум акча килде. Республикадан былтыр бөтен кешегә пакетлар кайткан иде, ә быел сугышта катнашканнарга гына бирелде. Безнең районда ул 22 кеше генә, – дип җавап бирде ул.

МӨСЕЛМАН БУЛМЫЙМЫ?

«Безнең гәҗит»кә Мамадыш районының Ишки авылыннан Рәшит хәзрәт Фәйзрахман күп яза. Язмалары яхшы, ошый. Тик бер сорау туды. «Аллаһ кушкан гамәлләребез күренсен иде» дигән мәкаләсендә ул мөселманча киенеп йөрергә кушкан. Әгәр киенмәсәгез, мөселман булмыйсыз дигән. «Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең дин кардәшләренә очрашкан чакта бер-берсен «әссәләмагәләйкем», дип һәрбер мөселманга сәлам бирергә өйрәткән. Бу сүзләр белән мөселман кешесе үзенең дин кардәшенә иминлек, Аллаһның рәхмәтен, бәрәкәт чакыра. Ләкин сәлам бирү өчен кешенең мөселманмы, юкмы икәнен белергә кирәк бит. Чөнки мөселман булмаган кешеләрне исламча сәламләргә ярамый. Бәлки шуңа күрәдер, Пәйгамбәребез с.г.в. кешеләрнең тышкы кыяфәтләренә аерым таләпләр куйган. Хатын кызларга, җиткән кызларга гаурәт җирләрен каплап, киенеп йөрергә кушкан», – дип язган. Сорарга исәбем бар – мөселманча киенеп йөрмәсә дә, намаз укыган, ураза тоткан кеше мөселман булмыймыни?

Рузалия ШӘМСЕТДИНОВА

Казан шәһәре

Әлеге уңайдан Рәшит хәзрәт Фәйзрахманга шалтыраттык:

– Кеше мөселман була, ләкин ул кимчелекле мөселман була. Пәйгамбәребез с.г.в. тарафыннан сөннәт гамәлләр бар бит. Кеше киенеп йөрергә, намазын укырга, ураза тотарга тиеш, һ.б. Әгәр кеше намаз укый, хаҗны кыла, ләкин мөселманча киенеп йөрми икән, (монда күбрәк хатын-кылар турында сүз бара) гөнаһлы мөселман була, чөнки бөтен таләпләрне дә үтәп бетерми, – дип җавап бирде ул.

СУНЫ АЕРДЫЛАР

Бездә кайнар суны ябып куйдылар. Гает көнне юынырга кирәк бит, нишләргә тиешбез икән, дим. Торак коммуналь хуҗалык рәисенә шалтыраткан идем, минәйтәм, 25нче майга – дүшәмбе көнгә калдырырга ярамый идеме әллә, Гает алдыннан өзми торсагыз, ни була иде, дим. «Мин бер нәрсә дә эшли алмыйм», – диде . Өлкән яшьтәгеләр Киров районындагы мунчага бара алмый, йөри алганнарын да коронавирус аркасында кертмиләр. Аптырап, «Татэнерго»га шалтыраттым, баш инженер ярдәмчесе белән сөйләштем. «Аның графиклары әллә кайчаннан бирле тәгаенләнеп куелган, без бернишли дә алмыйбыз», – ди. Беренчедән коронавирус, гел юынырга кирәк, икенчедән елына ике килгән бәйрәмнәрнең берсе иде бу, кайнар суны бигрәк вакытсыз яптылар. Җитәкчеләр план төзер алдыннан әзрәк уйламый микәнни соң?

Нурҗиһан ГАЛИЕВА

Казан шәһәре, Дәрвишләр бистәсе

АВЫЛ БАЗАРЫ КИРЕ КАЙТМАСМЫ?

Тормышлар катлауланып киткәч, яшәүнең икмәктә икәнен күңеле белән яңадан тоеп, кеше яңадан ныклап җиргә ябышырга тырыша. Безнең Хуҗәмәт авылында электән азык-төлек базары булган. Авыл халкының җире күп булган, бәрәңге, кәбестә, чөгендер утыртканнар, күрше рус авылларыннан да килеп, зур базар оештырганнар. Базарга ниләр генә китермәгәннәр – олау белән бәрәңге, печән, икмәк, көтүе белән каз, үрдәк, тавык… Приволье дигән урыс авылыннан Марфа түтиләр үзләре үстергән тәмәке, кәбестә, чөгендер, помидор сатарга килгән. Бакчасарайдан алма, миләш кагы, чикләвек алып килгәннәр. Торнаташ, Мерәс авылларыннан – бәрәңге, ак май. Усайдан – итекләр. Тәкермән чабаталары аеруча дәрәҗәле булган. Хуҗәмәт базарыннан кайткан һәр кешенең аллы-артлы асылган чабаталары булыр иде. Вьетнам, Кытай базарындагы ялтыравыклы әйберләр түгел бу – болар чын авыл әйберләре. Шунда гына очсызга материал сатканнар, тегүчеләр үлчәп, кисеп, заказ алып, киләсе базарга тегеп тә китергән. Нигәдер тормыш алга киткән саен Кытай базарлары арта хәзер. Аларның чутына чыгып булмый. Әмма болар безне куандырмый. Каз кәрҗиннәре, көянтәләр өелеп торган зур базар сагындыра. Балачакта матур төш булып калган шушы матур базар хәзер авылларга яңадан кайтмасмы?

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

КРЕДИТ БЕЛӘН АВЫЗ ПЕШТЕ

Мин үз йортым белән яшим. Бәдрәфкә урамга чыгып йөри алмагач, өйгә унитаз куярга кирәк иде. Күршеләр дә шундыйны ясатканнар, кызым алардан кереп бәясен сорашкач, «60 меңгә төште», – дигәннәр. Шуннан соң кызым узган ел барып, банктан кредит алды. 60мең сум гына сораса да, аңа аны күп итеп биргәннәр. Алып кайтты да, мин моны түләп бетерә алмыйм бит дип, ике көннән кире илтеп бирде. Дөрес, акчаны алып калганнар, ләкин әллә нинди безгә билгесез бурычлар җыеп, процентлар түләтә башладылар. 150 мең сум өстәмә илтеп түләдек. Кыш буе судлашып чыктык – биш мәртәбә суд булды. Ахыр чиктә, «60 мең түләгез дә, безгә бурычыгыз бетә, араларны өзәбез», – дип банк хат җибәрде. Үлемтеккә дип җыйган 80 мең сум акчам бар иде, шуны илтеп түләдек. Кредит белән авызыгыз пешмәсен, сак булыгыз. Банк бер кул белән бирә дә, ун куллап йолкып ала икән ул…

Зөфәрия СИБГАТУЛЛИНА

Казан шәһәре

ҮСМӘГӘЧ, НИК УТЫРТЫРГА?

Мин Декабристлар урамында яшәгәч, гел күреп торам: ел саен Казанның Ленин дамбасына агачлар утырталар. Алар каен-имән түгел, чит илдән кайтарылган, бездә үсми торган агачлар. Узган ел утыртканнар иде, аның берсе дә тернәкләнмәде, корыды, хәзер быел яңадан утырттылар. Үсми торган агачны алып кайтып утыртуның кемгә нинди файдасы бар икән ул? Күпме акча китә, чыгымланалар гына бит…

Ясир ЙОСЫПОВ

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии