Сират күперенә тиң…

Сират күперенә тиң…

Хатын-кызны исерек ир, елак бәби, чи утын картайта, диләр иде без яшь чакта. Хәзер инде исерек ир белән дә бик черәшеп яшисе итми хатын-кыз. Елак бәби белән төн йокыларын калдырудан куркып, бала алып кайтырга да бик ашкынып тормыйлар. Ә чи утын ягу тарихта гына калып бара. Газ, электр хатын-кызны җир өсте җәннәтенең беренче ишегеннән үткәрде.

Җир өсте җәннәте булгач, янәшәдә җәһәннәме дә юкмы? Бар икән. Йөрәк бәгырьләренә төшкән чокыр-чакырлы начар юлларны җәһәннәмнең үзедер дип уйлый шофер халкы. Андый юлдан үткәндә (әгәр үтә алса, билгеле), шофер гына түгел, янында утырып баручы да йөрәген уч төбенә ала, ягъни шоферны картайткан нәрсә – начар юллар икән.

Юллар, юллар…

Озын булса булсын,

Сәрдек-Олыяз юлы гына булмасын, – дип җырлыйлар әлеге араны узуны җәһәннәмгә тиңләүче шоферлар. Чөнки шушы өч чакрым араны язын, көзен, кышын үтмәс өчен әллә ниләр бирерсең. Җәй көне инде бик ипләп кенә, күзеңне ачыбрак барсаң, исән-имин үтүеңә ышана аласың. Машинаңны авызыңны ачыбрак йөрткәндә, читкә тәгәрәвең дә бик мөмкин. Бик кирәкле йомышың булса, әнә, төзек асфальт юлдан җилдерә аласың. Янсыбы юлы аша – 29 чакрым, Чура авылыннан төшкәндә 36 чакрым гына килеп чыга!!! Әйтеме дә бар бит: әйләнечтән юл туры. Бу юл хакында сөйләшә, зарлана башлаганнан бирле инде күпме сулар акты. Күпме җилләр исте, гомерләр үтте. Ныгытып эшкә алынучы гына юк. Кеше сөйләвенә ышансаң, әле ул федераль юл дип тә санала икән. Бер мисал гына да җитә: өченче ел Түбән Камадан кайткан кунагыбыз, туганнарның хәлен белергә дип, шушы юлдан Мәчкәрә авылына төшеп китте. Май ае иде, яңгыр, пычрак. Җәһәннәм юлы ул, аннан барма, дип, Янсыбыдан барырга күпме әйтсәм дә, юлны кыскарта, имеш. Шул юлда өч сәгать батып ятканнан соң, МЧСка шалтыратып, МЧС җирле органнар белән бәйләнешкә кереп, кунагыбыз көч-хәл белән әлеге җәһәннәмнән үтә алды. Менә шундый юл ул Олыяз белән Зур Сәрдек арасындагы өч чакрым ара.

Илләр белән илләр арасында диңгезләр аша биниһая зур күперләр салына, җир асты юлларының чакрымнары артканнан арта бара. Зур түрәләрне каршылаганда бер төн эчендә чокырлар тигезләнә, юлларына хәтфә паласлар җәелә, хәтта табигый аклыкны, сафлыкны көчәйтеп, агач кәүсәләренә кадәр агартыла. Ә гади кешенең шул өч чакрымны хәвеф-хәтәрсез үтәргә дә хакы юкмы?

Олыяз-Сәрдек юлыннан йөрүчеләр исеменнән

Рәсүлә ШАКИРОВА,

Кукмара районы

Комментарии