ДОШМАН БУЛУ «РӘХӘТ»

Элек тә, хәзер дә ил күләмендә эчке дошманнарны эзләү дәвам итә. Бу араларда ул бөтенләй көчәеп китте. Бигрәк тә рус булмаган милләтләргә кагылалар. Элек тә гел кушаматлы халык булдык. Дошман, басмач, джаһид, чаплашка дип тә атадылар. Кылган җинаятьләрдә дә мөселман эзләре табалар. Шул ук мөселманнар гел тәртипкә өндәп йөрүгә карамастан, аларга белер-белмәс яла ягыла. Бернинди явызлык эшләмәүче шәхесләргә карата төрле уйдырмалар уйлап табып, төрмәгә ябалар, үтерәләр.

Кирәк бит! Әле моңарчы: “Русия руслар өчен генә”, – дип, аерым төркемнәр генә үзләренә охшамаганнарны кыйнап-үтереп йөри иде. Хәзер бу хәрәкәтне дәүләт күләмендә үсендерәләр, зур көчкә әверелдерәләр.

Ә соң безнең бөтен ил буйлап таралган милләттәшләребезгә нишләргә? Әле ярый без үзебезнең Идел буйларында яшибез, бер-беребезгә терәк була алабыз. Читтәгеләр дә үз теләкләре белән туган илен ташлап китмәде. Сөрелеп, кол кебек зур төзелешләрдә, авыр хезмәттә эшләп, Русиянең икътисадын күтәрделәр һәм шул җирләрдә төпләнеп калып яшиләр.

Сугыш чорында абый, ата-бабаларыбыз куркусыз кыю батырлыклар күрсәтеп, шул ил өчен үз гомерләрен бирде. Ә хәзер аларның нәсел дәвамчылары ил өчен артык кашык булган икән. Янәсе, алар үз телләрендә белем алмасын, сөйләшмәсен, әби-бабаларының гореф-гадәтен сакламасын. “Рәхмәт” инде аларга! Хәмер эчәргә һәм тәртипсезлеккә өйрәткәннәре өчен, без аларга чәй эчәргә һәм мунча керергә генә өйрәтә алдык. Дөнья әле бүген генә бетми. Илгә авырлык килгәндә, кемгә таянырлар икән соң? Хәзер дә кара һәм авыр эшләрне башка вәкилләре эшли. Тыныч кына яши алмый инде бу кара рухчылар, Тукай чорында Төркиягә куганнар, хәзер Монголиягә куучы сәясәтчеләр бар. Соң без үз туган җиребездә яшибез бит. Русиягә дә үз теләгебез белән кермәдек.

Безгә хәзерге вәзгыятьтә татар, мөселман кешесе булып калу өчен, үзебезгә генә тырышырга, көрәшергә кирәк. Югарыдагыларга өмет юк. Моңарчы да тыюлардан башканы күрмәдек алардан. Кыласы эш-гамәлләребезне уйлап, милләттәшләребезгә хыянәт итәрлек булмаячагына инанып кына тормышка ашырсак иде. Вөҗдан газабы булуы турында да онытмыйк. Кеше кушканны гына үтибез дип котылып булмый. Халык, кеше каргышы да бар.

Безнең милләт – хөрмәткә лаеклы халык. Горур булып, бер-беребезгә булышып, үзара ярдәмләшеп яшик.

Илгизәр АКЪЕГЕТ.

шәһәре, Усаклык бистәсе.

Комментарии