«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АКЧАБЫЗНЫ КАЙТАРА АЛМАДЫК…

2015нче елда суд шәхси эшмәкәр безгә 26400 сум акча түләргә тиеш дип карар чыгарды. Бу карарны суд приставларына тапшырдылар. Алар бернәрсә дә эшләмәде, ике ай саен алышынып тордылар. Соңыннан теге эшмәкәрнең безгә түләргә акчасы да, милке дә юк, дип, «отказ» бирделәр. Мин ул кешенең күршесе белән элемтәдә торам, ул теге эшмәкәр фатирын арендага биреп тора, акчасы бар, алачагыгызны сорагыз, ди. Шушы «Эш»не кабат торгызып була микән?

Роза ХӘЙРУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Сорауга адвокат Альберт САФИН җавап бирде: «Торгызып була. Моның өчен «исполнительный лист»ны кабат приставларга тапшырырга кирәк. Анда сезгә бурычы булган эшмәкәрнең арендага биреп тора торган фатиры адресын да күрсәтегез. Шуңа өстәп, әгәр белсәгез, бу кешенең нинди адреста нинди күчемсез милке булуын да яза аласыз. Бурычны шул күчемсез милек хисабына каплатуны сорагыз».

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ ТОРГАН КИБЕТЧЕЛӘРГӘ ЙӨРИК!

Хәзер күпчелек зур кибетләрдә сатучылар татарча сөйләшми. Аларны, урысча гына аралаш, дип кемдер кисәтеп куйган, ахыры. Андый очракларда безгә таләпчәнрәк булырга кирәк. Алдыбызда кем генә булса да, башта үзебезчә исәнләшик, сөйләшик. Яки үз телебездә аралаша торган сатучылар эшләүче кибетләргә йөрергә була. Базарда, кечерәк кибетләрдә татарча сөйләшүчеләр күп бит. Ә безнеңчә исәнләшергә дә теләмәгән сатучылардан әйбер алмаска кирәк.

Әйе, кемдер безнең үз телебездә аралашуны теләми, ләкин бу – вакытлыча гына күренеш, төшенкелеккә бирешергә ярамый. Телебезгә булган битарафлыктан арынып, ошбу затлы телебездә күбрәк аралашсак иде.

Рәис МОРТАЗИН,

Ютазы районы, Иске Урыссу авылы

НИГӘ УРЫС ТЕЛЕНДӘ?

«ШАЯН ТВ»да «Бергәләп өйрәник» дигән тапшыру бар. Нигә аны урыс телендә алып баралар икән? Туган җиребездә көн әйләнәсе урыс мохитендә яшибез. Инде татар теленә бирелгән санаулы минутларда да тулысынча телебезне кулланмыйбыз. Тагын шул да борчый: тапшыруны алып баручы ни өчен татар милли киеменнән түгел икән? Ул «мин – татар кешесе!» дип, әллә кайдан күренеп торырга, бөтен кешегә үрнәк булырга тиеш бит.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Сорауга «ШАЯН ТВ» каналының контент-редакторы Рүзәл Әхмәдиев җавап бирде: «Бергәләп өйрәник» тапшыруы татар телен начар белгән балаларны татар теленә өйрәтү өчен әзерләнә. Шуңа күрә ул урыс һәм татар телендә алып барыла. Икенче сорауга килгәндә, безнең каналда милли киемнән алып барыла торган тапшырулар да бар. Мәсәлән, тамашачы еллар дәвамында яратып караган «Күчтәнәч» тапшыруы, беренче чиратта Дәү әти белән Дәү әни образлары. «Шома бас» тапшыруында бию коллективлары еш кына татар биюләрен милли киемнәрдән башкаралар. Шулай ук «Кичке әкиятләр» тапшыруында Фәнис Җиһаншаның Хуҗа Насретдин образын да милли кием рәтенә кертергә буладыр. Нигездә, «алып баручылар милли киемнәрдән булырга тиеш» дигән таләп бер тапшыруга да куелмаган. Ләкин алып баручылар, редактор, режиссерлар аерым тапшыруларга милли кием кияргә хокуклы. Андый очраклар еш була. Күп очракта тапшыруларыбызның кунаклары яки катнашучылары милли киемнән киләләр. Каналыбыз тамашачысы милли киемнәрдән булган кешеләрне, милли бизәкләрне еш күрә ала».

ӘСХӘТ – ӘСХӘТ ИНДЕ УЛ!

«Әсхәт Хисмәт дусларын җыя» дигән концерт карадык. Менә бу концерт дисәң дә концерт! Шул хәтле затлы! Алып баручылары да үз урынында, бер артык сүз дә ычкындырмыйча, тыйнак кына, матур гына сөйлиләр. Ә Әсхәт – Әсхәт инде ул, аңарга бәя юк. Ноктасын – ноктага, өтерен өтер урынына куеп, безнең заман моңнарын, безнең заман көйләрен суза. Ә аның артында аның Булаты – алмасы. Көч-куәт биреп утыра. Кызы Илсөяр дә тиешле генә сүзен, тиешле генә моңын әйтеп күрсәтте. Үрнәк гаилә дияр идем! Үрнәк шул, чөнки Әсхәт Хисмәт, Мирсәет Сөнгатуллин, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина – безнең якташларыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз. Кадерлеләребез! Эшләрегез дәвамлы булсын, йолдызлар булып халык күңелендә мәңге яшәгез, эшләрегездә зурдан-зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз!

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Спас районы, Ямбакты авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии