Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

АВТОБУС КӨТӘРГӘ ЫШЫК УРЫН ЮК

Үтенечем үземнеке генә түгел, ә райондагы бөтен халык исеменнән мөрәҗәгать итәм. Алабуга шәһәрендә автовокзал дигән нәрсәне бетерделәр. Без инде – авылларда яшәүчеләр, күбебез картлар, пенсионерлар, Алабугага хастаханәгә еш барабыз. Кайвакыт бүтән эшләребез дә чыга. Кире кайтканда, автобуска утырып киткәнче, кайда бәрелергә белмичә йөрибез. Автобусны көтеп утырырга бер урыныбыз юк. Элеккеге автовакзалларны сатып бетерделәр. АТПда (автотранспорт предприятиесе) бер станция сыман урын бар иде. Бәләкәй генә буфеты да эшли иде әле. Хәзер алары да бикле. Тиздән кыш җитә. Көзге яңгырлардан, кышкы бураннардан ышыкланып торырга тукталышларда да стенасыз, кечкенә түбәле корылмалар гына. Халык бик җафа чигә. Безгә шул АТПдагы станцияне кире ачсалар да, җитәр иде.

Исемем редакция өчен генә,

Алабуга районы, Морты авылы

– Бу мәсьәлә безне дә борчый, – дип җавап бирде Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең структура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов. – Автотранспорт предприятиесе дә, маршрутларда йөрүче автобуслар да шәхси эшмәкәрләрнеке. Автовокзалмы, автостанцияме, шуның сыман урын булдыру турында хәзерге вакытта бер эшмәкәр белән сөйләшүләр алып барабыз. Шушы атнада җавабын әйтергә тиеш. Әгәр инде ул андый урын булдырырга ризалык бирмәсә, башка эшмәкәрләр белән килешергә тырышачакбыз. Әлеге мәсьәләне ничек тә уңай хәл итәрбез дип өметләнәм.

НУРЛАТТА ӨЛКӘННӘРГӘ ИГЪТИБАР НАЧАР

Мин гомер буе Буа районында эшләп пенсиягә чыктым. Ә 4 ел элек туган ягыма – Нурлат шәһәренә күчеп кайттым. Нурлат районында өлкәннәргә игътибар, хөрмәт бик начар икән. Менә дүрт ел узды инде, ник бер тапкыр картлар көне белән котлап, берәр бүләк бирсеннәр? Буада бирә иделәр. Сез бит Нурлатта эшләмәгәнсез, Буа районында эшләгәнсез, диделәр былтыр. Шулай булса ни, мин бит шушы Татарстанда, Русиядә эшләгәнмен!..

Хәер, ул гына түгел, хәтта сугыш ветераны булган әниемә дә ахыргы 4-5 елында берни бирмәделәр. Ике ел элек мәрхүм булды инде ул. Әниемнең сеңлесе – Минҗамал Мөхәммәтова, гомер буе Нурлат районында эшләгән кеше. Ул хәзер Югары Норлат авылында яши. Аңа да берни бирмиләр. Өлкәннәр көне уңаеннан искә алучы да юк безне.

Фәния ТАҖИЕВА,

Нурлат шәһәре, Кызыл Армия урамы, 79нчы йорт, 8нче фатир

Укучыбызның гозерен Нурлат муниципаль районы хакимиятенә юлладык. Алардан түбәндәге җавап алынды:

Фәния Таҗиева 2017нче елдан аз керемлелек буенча субсидия һәм юл йөрү өчен айлык акчалата түләү ала. 2019нчы елда курорт-санаторий юлламасын алуга чиратка басу өчен Нурлат бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итте, хәзер дә чиратта тора.

Яше буенча пенсиягә чыккан вакытта Фәния Таҗиева рәсми рәвештә эшләмәгән, оешмага беркетелмәгән. Ә өлкәннәр көне уңаеннан һәр оешма үзләрендә эшләп пенсиягә чыкканнарны котлый.

ПРИВИВКА ЯСАТМАГАЧ, УКОЛ БИЛГЕЛӘМИМ, ДИ...

Аягым бик каты сызлагач, Казан шәһәренең Фрунзе тукталышындагы 2нче хастаханә поликлиникасы бүлегенә бардым. Анда 6 сәгать чират торып, көч-хәл белән табибка эләктем. Аягымны карады да, коронавирустан прививка ясатмагансыз, шуңа күрә мин сезгә укол язмыйм, таблетка гына билгелим, ди. Бик рәнҗеп кайтып киттем. Шул чаклы чират торып табибка кер, ә ул привикасы юк дип, тулысынча дәвалауны да билгеләмәсен инде. Ничек алар кеше рәнҗешеннән дә курыкмыйлар, шаккатмалы!

Рәмзия САФИНА,

Казан шәһәре

ТАТАР БАСМАЛАРЫНА ЯЗЫЛЫЙК!

Кеше олыгайган саен, күңеле нечкәрә бара. Үткән хатирәләр ешрак искә төшә.

Моннан 30 еллар элек, Кукмара районының Олыяз авылында яшәүче Нургали Тимергали улы Мөхәммәдиев белән шифаханәдә ял иткәндә танышкан идем. Хәзерге көндә дә аралашып торабыз. Күп фикерләребезне матбугат аша, башлыча «Безнең гәҗит» битләрендә уртаклашабыз. Нургали туган әлеге гәҗитнең иң якын, тугры дусты. Ул аны үзе генә укымый, башкаларга да бирә. Кайбер мәкаләләрне мәчеттә укып, фикер алышалар. Шул рәвешле милләттәшләребез күзаллауларын, эчке дөньяларын баеталар. Ә татар, гомумән, укымышлы халык бит ул. Хәзер исә, газета-журналларга чираттагы язылу бара. Акча җитмәүне, бәяләр артуны сылтау итеп татар матбугатына, «Безнең гәҗит»кә язылмый калсак, үзебезне рухи азыктан мәхрүм итәбез, дип саныйм.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЭЛЕКТРОН ТЕРМОМЕТРЛАРНЫҢ ДӨРЕС ЭШЛӘВЕН ТИКШЕРӘЛӘРМЕ?

Хәзер кая керә башласак та, маңгайга терәп, пистолет формасындагы электрон термометр белән температураны үлчиләр. Узган атнада улым иртән торгач, температурасы 38 градус иде. Шул килеш эшкә китәргә мәҗбүр булды. Эшенә кергәндә «пистолет» белән тикшергәннәр, 35не күрсәткән. Берничә сәгатьтән соң хастаханәгә баргач, шундый ук «пистолет» терәгәннәр, 37не күрсәткән. Улым аптыраган инде, чөнки хәле начар. Өйгә кайткач, тагын гадәти градусник белән тикшерсәк, температурасы 39. Менә шундый зур аерма. Бу «пистолет» термометрлар кешенең тән температурасын бер дә дөрес үлчәми икән.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

АКЦИЯЛӘР БЕЛӘН НИ ЭШЛӘП БУЛА?

Әнием исемендә булган «Алтын Башак» («Золотой Колос») акцияләре саклана миндә. Тагын «Национальный инвестиционный фонд приватизации РТ» дигәне дә бар. Аларны хәзер нишләтеп була икән?

Равил КӘРИМОВ,

Мамадыш шәһәре

Русия Федерациясенең финанс базарын саклау һәм камильләштерү, Милли түләү системасының тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү максатында эш алып баручы Русия Банкының бүлеге – Татарстан Республикасы буенча Милли банкның матбугат хезмәте җавап бирүенчә, югарыда аталган акцияләрне чыгаручы оешмалар Милли банк күзәтчелегенә кермәгән булган. Шунлыктан аларның акцияләре дә банк системасында теркәлмәгән, бер исемлектә дә юк икән. Банкның матбугат хезмәте әлеге акцияләрнең хуҗасына тулырак мәгълүмат белү өчен Татарстан Республикасы хөкүмәтенә рәсми хат белән мөрәҗәгат итеп карарга киңәш бирә.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии