Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЧӘҮКӘ ТАВЫН КИСМӘКЧЕЛӘР!

Актаныш районының Чишмәбаш авылы халкы исеменнән шалтыратабыз Сезгә. Безнең авыл кырыенда Чәүкә тавы дип атала торган урын бар. Электән ул таулык халкыбыз өчен истәлекле, кадерле һәм тарихи булган. Анда, Пугачев гаскәрләре беләнме икән, ниндидер яулар да узган дип сөйлиләр. Үзе бик матур да урын ул. Хәзер дә таулыкны бөтен авыл халкы кадерләп саклый, шунда барып ял итәләр, борынгы йолалар буенча төрле чаралар үткәрелә. Ләкин менә шул изге урыныбызны – Чәүкә тавын кемнәрдер зур тракторлар белән килеп, кисәргә йөриләр икән. Кырыен казый башладылар инде. Бу хәлгә беребез дә риза түгел, бөтен авыл халкы белән каршы чыгарга җыенабыз. Сез дә ярдәм итсәгез иде.

Исемем редакция өчен генә,

Актаныш районы, Чишмәбаш авылы

Әлеге хәлне ачыклау максатыннан без составына Чишмәбаш авылы да кергән Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйровка шалтыраттык. Ул түбәндәгеләрне сөйләде:

– Дөрестән дә, Чәүкә тавы җирлек халкы өчен тарихи, кадерле, изге урын булып тора. Гәрчә ул рәсми төстә тарихи объектлар реестрына кермәгән. Аның кырыенда элек тә карьер булган. Хәзер шуннан «Татавтодор» оешмасының Актаныш филиалы юллар төзү өчен кызыл балчык ала башлаган иде. Аларның ул эшкә бөтен рөхсәт кәгазьләре бар. Шулай булса да, без кабат әлеге оешма җитәкчелеге белән сөйләштек, килештек. Алар Чәүкә тавына бөтенләй кагылмыйбыз, диделәр. Ә янәшәдәге карьердан кызыл балчык алган урыннарын соңыннан тигезләп, тәртипкә китереп калдырачаклар. Шуңа күрә, куркырлык урын юк, дип саныйм. Бу турыда соңыннан авыл халкына да җиткердек. Алар да аңлап кабул иттеләр...

Шулай була күрсен! Нинди генә эш алып барылса да, җирлекнең гүзәл мохитенә, табигый ядкарьләренә зыян салынырга тиеш түгел. Әлеге уңайдан үз чиратыбызда өстәп шуны әйтәбез: Чәүкә тавына зыян килү-килмәвен күзәтеп барыгыз. Әгәр юл төзүче оешма тарафыннан хилафлыклар җибәрелә башласа, редакциягә янәдән хәбәр итегез. Һичшиксез, тауны саклау максатында каләмебез белән Сезгә ярдәмгә киләчәкбез.

НИКАХ УКУ БӘЯСЕН БИЛГЕЛӘҮ ТУРЫНДА...

«Безнең гәҗит»нең узган атна санында (№28, 20 июль, 2022) әлеге сәхифәдә «Никах уку бәясен билгеләү дөресме?» дигән исем астында Казан шәһәрендә яшәүче укучыбыз соравы бастырылган иде. «Казан шәһәрендә кайбер хәзрәтләр балага исем кушу, никах уку кебек хезмәтләр өчен түләү хакын алдан билгеләнгән күләмдә ала башладылар бит. Чынлап әйткәндә, аларның күләме дә аз итеп билгеләнмәгән. Мәсәлән, никахны 7-8 мең сумга укучы хәзрәтләр бар. Кайдан чыккан тәртип икән бу һәм дин әһеле күрсәткән хезмәте өчен сәдака күләмен шулай билгеләп кую дөрес эшме? Ул турыда Татарстан Диния нәзарәтенең фикерен беләсе килә иде», – дип сорый анда укучыбыз. Әлеге сорауга тулырак һәм рәсми җавапны Диния нәзарәте соңрак бирергә вәгъдә итте, дип язган идек.

Һәм менә, Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте язмача түбәндәге җавапны юллады:

«Чынлыкта, балага исем кушу, мәрхүмнәр рухына Коръән укыту, җеназа уздыру, мәет юу, никах укыту кебек йолаларны уздыру өчен һөнәри белем таләп ителми, аларны һәр мөселман кешесе үзе уздырырга тиешле. Әтисе яки бабасы үз нарасыена исем куштырса, вафат булган әти-әниләрен балалары үз куллары белән юып кәфенлеккә төрсә, яшьләрне туган тиешле кешеләр никахлаштырса, билгеле, күпкә хәерлерәк була. Әмма, кызганычка каршы, бүгенге көндә халыкның дини гыйлеме түбән булу һәм йолаларны үти белмәү сәбәпле, дин кардәшләр бу үтенечләре белән мәчетләргә яки үзләре белгән һәм хөрмәт иткән хәзрәтләргә мөрәҗәгать итә.

Мәчетләр үз чиратында бары тик сәдака хисабына гына көн күрә. Төрле финанс мөмкинлекләр эзләп табып, дин һәм милләт файдасы өчен мәчетләрдә дин дәресләре алып барыла, яшьләргә һәм балаларга тәрбия чаралары оештырыла, киң җәелдерелгән хәйриячелек гамәлләре башкарыла, Рамазан айларында тәравихлар уздыру һәм Коръәнне хәтем кылу өчен тирән белемле хафизлар җәлеп ителә, хәтта татар телен укыту да бүгенге көндә мәчетләр җилкәсенә төште! Болар — эшчәнлекнең халыкка күренә торган ягы гына.

Дин кардәшләребезнең күзенә чалынмый торган яклары да бар. Мисал өчен, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, бинаны һәрдаим төзекләндереп тору, аны тәүлек буе сакта тоту, җылыту, тирә-юньдәге җирлеген тәртиптә тоту, эшчеләргә – имамнарга, мөгаллимнәргә, сакчыларга һәм башкаларга хезмәт хакы түләү… Ә кайбер тәҗрибәле имам-хатыйблар, мәчетнең һәм мәхәлләнең киләчәген кайгыртып, кадрлар әзерләү мәсьәләсен дә хәл итәргә тырыша: төпле һәм гыйлемле яшь имамнарны укыту өчен мөмкинлекләр эзли. Шул рәвешле, мәчет тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен матди чаралар таләп ителә. Инкыйлабка кадәр бу мәсьәләләр тулысы белән мәхәлләләр һәм меценатлар җилкәсендә була, шулай ук мәчет тирәсендә һәрчак кибет шикелле вакф милеге эшләп торган һәм мәчетнең үзен дә, хезмәткәрләрен дә матди яктан тәэмин итеп торган. Бүген исә имамнар мәчетнең коммуналь хезмәтләре өчен үз кесәсеннән түләргә мәҗбүр булу очраклары да бар. Шуңа күрә Диния Нәзарәте хәзрәтләрнең халык арасында аңлату эшләрен алып бару, спонсорларны җәлеп итү, район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торуларын, төрле хәләл юллар белән акча эшләүләрен хуплый».

ТУГАН ТЕЛЕМ ҺАМАН ҮГИ ХӘЛДӘ

Татар теле турында күп сөйлибез, шактый язабыз кебек. Ләкин аның бүгенге халәтенә караганда, ул хакта һәр көн, сәгать саен сөйләп торсаң да, артык булмас. Татар телендә чыга торган газета-журналлардагы мәкаләләрне, хатларны укыганнан соң, ана телебез – Дәүләт теле буларак, мәктәп-гимназияләрдә, институтларда үги телгә әйләнгәнлегенә инана барасың. Татарстанның мөстәкыйльлеген игълан иткәннән бирле туган телебезне гамәлгә ашыру турында һаман сөйлибез генә. Реаль эшләр белән алга китеш юк, хәзер киресенчә, артка чигенү күзәтелә. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен укыту турындагы мәгълүматларны чүпрә кебек кабартып бирүен дәвам итә. Мәктәп-гимназияләрдә татар телен укыту сыйфаты хакында борчылуы чынбарлыкта бөтенләй сизелми. Озакламый яңа уку елы башлана. Урта белем бирү учреждениеләрендә татар телен тирәнрәк һәм сыйфатлырак итеп укыту мәсьәләсе ныклы контрольгә алынсын иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии