Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТУКАЙ ТУРЫНДА

Тукай турында бер кечкенә генә хатирә белән уртаклашасым килә. Безнең Югары Сәрдә авылы белән Кушлавыч арасы – бер километр чамасы гына. Әнием XIX гасыр азагында туган. Язучы Ибраһим Нуруллин Тукай тормышы буенча материаллар җыйганда безгә фатирга туктады. Мин ул вакытта каникулда. Әниемнең үзе килен булып төшкән елларда Тукайны Җаекка алып китәргә кайткан Бәдретдин абыйга чәй өстәле әзерләве, аның бабам, әбием белән Тукай турында сөйләшеп утырулары турында сөйләгәне истә калган. Әнием абыстайда укыган елларында Тукай шигырьләрен яратып укуы турында әйтте, берничә шигырен яттан да сөйләп күрсәтте. Шулай ук «Тәфтиләү» көен бик яратып җырлый иде, аны да җырлап күрсәтте.

«Чаллы чиновниклары Тукай иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышын эзләтә» (13 апрель, 2022, №14) дигән язманы укыгач, берничә сүз әйтәсем килә. Мәрхүм шагыйребездән, чор сәясәтенә карап, кем генә ясамадылар инде. Узган гасырның 60-70нче елларында аның иҗатыннан большевистик карашлар эзләделәр. Аны дәһри (атеист), имансыз итеп күрсәттеләр. Абитуриентлар белән әңгәмә вакытында аның колхозлар оештырып йөрүе турында да ишеткәнем булды. Аллам сакласын! Безнең көннәрдә Тукай әле беренче президентыбыз Шәймиев белән бергә Болгар хәрабәләрен торгызуда да катнашмагае. «Безнең гәҗит»тәге язмада берәү «Нигезләмәне язган кешеләрдән бердәм дәүләт имтиханы алырга кирәк» дигән фикерен әйткән. Ә мин киресенчә, нәкъ менә БДИ шушы хәлгә төшерде, дип уйлыйм. Рауль Мирхәйдәров БДИдан 100 балл җыеп укырга кергән балаларның ни дәрәҗәдә надан икәнлекләрен язып чыккан иде. Югары классларда бөтенләй әдәбият укытылмый, татар теле дәресләре ирекле булган укыту системасыннан нәрсә көтәргә була?! Сәиф Сараи, Утыз Имәни, Мөхәммәдъяр иҗатларын түгел, бүгенге әдипләр иҗатын өйрәнәләр. Имза куйган түрәләрдән сорыйсы иде: ничә данәдә вакытлы матбугатка язылганнар, бүген нинди әдәби әсәрләр укыйлар, балаларга нинди китаплар тәкъдим итәләр икән алар? Йа Раббым, халкымны наданлыктан сакласаң иде!

Флера ХАННАНОВА,

Казан шәһәре

ХӨКҮМӘТКӘ РӘХМӘТ!

1987нче елда Новороссийск шәһәрендәге ачык музейда булдым. Ул алай дип аталмый, әмма андагы Кара диңгез буенда Бөек Ватан сугышындагы батырларга бик яхшы итеп тынычлык аллеясы ясаганнар, ул музей кебек. Шунда килеп басып торасың, набат суга. Ул дәһшәтле, көчле, моңсу, йөрәккә бәрә торган чаң. Шундагы язуларны укыйсың: «Син онытма, иптәш, монда бер метр җир өчен урыс солдаты фашистлар белән сугышып башын салды». Икенчесе: «Син онытма, иптәш, монда синең күршең, әтиең, бабаңның, фашистны үткәрмәскә тырышып, кайнар яшь каны тамды. Һәм шулай дәвам итә. Моны тыныч кына карап, тыңлап торып булмый. Экскурсовод әйтә: килгән кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр шушында баш киемнәрен салып, укып торалар, ди. Бөек Ватан сугышы елларында безнең әткәй Петербургта калып, 9 ел торып кайта. Әнкәй 40нчы елда Сталинградка төзелешкә китә, аннары сугыш башлана, аларны шунда калдырып, Иделдә сал агызуда эшләтәләр. Ноябрь-декабрьгә хәтле билдән суда торып агызалар. Аннан соң кайтып, яшь гомерен инвалид булып урын өстендә үткәрде. Рәхмәт совет хөкүмәтенә һәм хәзерге түрәләргә. Алар алтыннан төзелгән йортларында яшәгәндә, онытмасыннар иде: безнең әткәй-әнкәйләрнең дә өлеше бар ул зиннәтле өйләрендә. Кызганыч, әткәй-әнкәйләребезне хөрмәтләүче, зурлаучы булмады.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ИНСУЛИНСЫЗ КАЛМАБЫЗМЫ?

Мин инде 20 ел шикәр чиреннән интегәм. Район больницасында инсулинны, энәләрен бушлай бирәләр. Ләкин хәзер чит илдә ясала торган даруларның юкка чыгу куркынычы туды. Дөнья хәлен белеп булмый, дип, балаларга әйтеп, берничә кап энә алдырып куйдырдым. Берсе-берсе мең сумнан артык тора, диделәр. Әле анысын да көч-хәлгә эзләп тапканнар, аптекаларда бик юк, ди. Үзебезнең поликлиникада сораган идем, борчылырга кирәкми, шулай да җаегыз булса энәсен алып куегыз, диделәр. Бу нәрсә дигән сүз соң? Инсулинсыз калу ихтималлыгы бармы икән?

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм,

Казан шәһәре

Редакциядән: «Дәүләттән социаль ярдәм турында»гы законда әйтелгәнчә, шикәр чиреннән интегүчеләр инсулинны бушлай алуны дәвам итәчәк. Диабет – рецептта язылган дарулар бушлай бирелә яисә 50 процент ташлама белән сатыла торган чирләр исемлегендә.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии