Әниләр һәрвакыт истә

«Җир йөзендә бәйрәмнәр бик күп, ә Әниләр көне бар кешелек өчен аеруча да кадерле. Ул – бәйрәмнәр арасында иң матуры, иң игътибарга лаеклысы», – дип яза Азнакай шәһәреннән Гөлчәчәк Садретдинова газетабызның узган санында басылып чыккан. «Мәңге яшәгезче, әниләр» дигән язмасында («БГ» №45, 16 ноябрь, 2022 ел).

Дөрес, адәм баласы ничә яшендә булуга карамастан, алар өчен әниләр – иң кадерле кешеләр. 95 яшьләрен тутырып бакыйлыкка күчкән әниләребезне хатыным Рәхилә белән бик еш искә алабыз. Аларның безгә күрсәткән хөрмәтләре онытылмый, якты хатирә булып һаман истә, күз алдында.

Рәхиләнең әнисе Рәбига әби – җиде бала әнисе. Өч улы үзе исән вакытта ук гүр ияләре булдылар. Дүрт баласы, Аллага шөкер, исән-саулар. Кайчан гына авылга кайтсак та безне якты йөз белән каршы алалар. Рабига әби мине дә үз баласы кебек кабул итте, Рәхилә белән безгә һәрвакыт көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Балаларыбыз җәйге каникулларда аның янында булдылар.

Безнең әниләргә бик күп сынаулар аша үтәргә туры килгән. Дәһшәтле сугыш чорының авырлыкларын, ачлыгын да үз җилкәләрендә татыганнар.

Рабига әбиләрнең каралты-куралары зур булган, аларга колхозның бик күп сарыкларын карарга китергәннәр. Кыш көннәрендә бәрәнлисе сарыкларның бәрәннәре туңып үлмәсеннәр диеп, төннәр буе йокламыйча карап йөргәннәр. Өй тулы сарык бәрәннәре булган. Җәен печәнен чапкан, көзен урагын урган. Таң ату белән җырлый-җырлый иген басуына барган. Аны иң җитез урак уручы, оста җырчы дип йөрткәннәр

Әнием Гәзизә дә алты бала әнисе, без әле, Алланың биргәненә шөкер, барыбыз да исән-саулар, Казан шәһәрендә яшибез. Гәзизә әниемне сугыш башлангач та тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Ул аннан укып кайткач, әле тәҗрибәсе булмаса да, сугышка алынган тракторчы урынына көпчәкле тракторга утырталар. Ул шул тракторы белән сука сукалый, игенен җыя. Сука сукалаганда тагылмалы суканы көйләп йөрү өчен, аңа яшүсмер егетләрне билгелиләр.

– Берсен өйрәтеп кенә бетерәм, аны сугышка алалар. Икенчесен билгелиләр, аны да сугышка алалар. Суканы ничек көйләргә дә белмәгән сукачылар белән эшләү җиңел булмаган. Әле бит бирелгән көнлек планны да үтәргә кирәк. Трактор ватылса, аны төннәр буена төзәтеп чыккан вакытлар булды, – дип сөйли иде. Соңыннан колхозга чылбырлы трактор кайткач, алдынгы тракторчы дип, аңа шул тракторны бирәләр. Ул тракторында мин туганчы – 1948нче елга кадәр эшләгән. Мин тугач, күпме генә кыстасалар да, тракторда эшләмим дигән. Хәтердә әле, инде шактый гына олы яшендә булса да, күрше малае тракторы белән кайтып туктагач, әни аңа:

– Энем, тракторыңның клапаннарын көйләт әле, шакылдыйлар, – дип әйткән иде. Күрәсең, ул техниканы яхшы үзләштергән булган.

Безнең әниләребез инде гүр ияләре. Бу язмам аларга һәм башка әрвахларга оҗмах ачкычы булып ирешсен.

Язмамны Мәхмүт Хөсәен сүзләре белән тәмамлыйм.

Син гел, әнкәй, исән күңелемдә,

Бүген дә син рухи терәгем.

Бакчалардан көзен карый сыман

Кызыл миләш булып йөрәгең.

Бакчалардан көзен карый сыман

Миләш булып карый йөрәгең...

Хөрмәтле Әниләр! Бәйрәмнәрегез мөбәрәк булсын. Балаларыгызны, оныкларыгызны шатландырып исән-сау гомер итегез, дип телим сезгә.

 Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии