- 25.09.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Аллаһы Тәгалә кешене балчыктан бар иткән һәм вафатыбыздан соң да без янә шул җир куенына кереп ятабыз. Мөгаен, кешенең җиргә тартылуының сәбәбе дә шундадыр – җир бит кешенең тормыш чыганагы да, соңгы түшәге дә… Бу тартылу яшь чакта бик сизелми әле, ә менә олыгая төшкәч, «беләбез без балчык эшен», дип йөрүчеләребезне дә туган җир үзенә тарта башлый. 40 яшемә җитеп килгәндә, мин дә сизә башладым аны. Югыйсә, әле 16 яшьтә генә комбайнда актарынып майга каткан кулларны кер сабыны белән юып, тизәкле сәнәкне тирес өеменә кадап калдырып авылдан чыгып киткән һәм «бүтән беркайчан да бәрәңге-кишер утыртмам» дип антлар иткән идем кебек. Ә бер авылдашым җир эше белән шөгыльләнергә тәкъдим итүгә, артык табышлы эш түгеллеген белсәм дә, ризалык бирдем. Мөгаен, кешегә картлык җир-су хисе белән бергә киләдер… Әнә, Илфат Фәйзрахманов та, 50 яшьлек юбилеен уздырды да, туган авылына кайтып, ата-бабасы нигезен төзекләндереп ята. Хәзер атна саен җомга кич кайтып китә дә, якшәмбе кич кенә килә – картая…
***
Менә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да, 43 ел буе бөтен таралган СССРны, аның калдыгы СНГны, Русия Федерациясен аркылыга-буйга иңләп гастрольләрдә йөргәннән соң, бәрәңге-кишернең ничек үсүен дә тәмам онытып бетергәч, бакча алырга була. Казаннан Чаллы ягына чыгып киткәндә, Константиновка авылы янындагы «Овощник-2» бакчачылык җәмгыятендә 5 сутый җир һәм кечкенә генә йорт сатып ала ул.
– 2005нче елдан 2008нче елга кадәр барысы да әйбәт кенә барды. Йортны тәртипкә китердем, мунча салып куйдым, газон чәчтем, чәчәкләр утырттым. Шәһәр фатирында яшәп, гастрольләрдә кунакханә бүлмәләрендә кунып йөреп инде авылда яшәүнең нинди рәхәт икәнен онытып та бетергәнмен икән. Хәзер җәен Казан фатирында торасы да килми, эссе, гел бакчага чыгып китәм. Ләкин хәзер тынычлык кына бетеп китте әле. 2008нче ел өчен бөтен түләүләрем түләнгән булса да, бакчачылык рәисе Татьяна Нечаева тагын акча сорады. Күзгә карап «син түләмәдең» дип тора. Ярый әле түләгәндә шаһитым бар, бергә барган идек, ул раслады. Безнең бакчада бит түләгән өчен квитанция-фәләннәр бирү юк, акчаңны бухгалтериягә кертәсең дә, бетте-китте! Аны ничек кулланалар, кая тоталар – беркем белми. Шул ук вакытта юллар эшләнми, койма әле дә тотылмаган, ә бакчага инде 20 ел. Ел саен чама белән һәр йорттан 5-6 мең сум җыеп алалар, 500ләп бакча бар. 2,5-3 миллион сум чамасы акча кая китә? Мин бу сорауларны бакчачылык җитәкчесенә бирдем – ошамады. Икенче юлы җыен җыеп каравылчыны куып маташалар. Әтнә ягыннан гаиләсе белән килеп яшәүче бер кеше иде, ул килгәч, бакчаларыбызны таламый башладылар, эте белән гел территорияне әйләнеп йөри иде. Мин тагын җыелышта аны яклап сүз әйттем – ошамады. Акча җыя башладылар, узган юлгыны истә тотып, тиешенчә квитанция сорадым – бирмәде. Шуннан былтыр утны өздереп киткән – җәй буе утсыз яшәдем. Гастрольләрдә йөреп торгач, әллә ни сизелми дә, җәен ут кирәк тә түгел, әмма гарьләндерә. Инде беркөнне 10-15 кеше җыен җыеп үткәргәннәр дә, мине бакчачылык ширкәте әгъзалыгыннан чыгарып куйганнар. Моңа да дәшмәдем. Инде болай да ачуымны кабарта алмагач, тагын да котырына башлады. 15нче сентябрь көнне өем янына килеп тавыш чыгарды. Әйтмәгән, кычкырмаган сүзе калмады. Мин «алкашка вонючая», «артистка конченная», «грязная җенщина» һәм тагын әллә кемнәр икәнмен. Күп сүзләрен әдәби тел күтәрә дә алмас. Монысын да дәшми генә тыңладым. Ул көнне хатыны һәм балалары белән Илһам Шәриф мунчага килгәннәр иде, ул йөгереп чыккан, суга күрмәсен дип көчкә тотып калдым. Аннан бер утырып уйладым да журналистларга мөрәҗәгать итәргә булдым, – ди Хәмдүнә апа.
***
Мин Хәмдүнә Тимергалиеваны беренче тапкыр 1987нче елда, үзебезнең Ташлы Ковал авылы клубында күрдем. Кичен аның концерты иде һәм шул көнне аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирделәр. Моны Казаннан бик зур букет тотып килгән кеше игълан итте дип хәтерлим. Соңрак, Казан Театр училищесында укып, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә диктор булып эшләп йөргән елларымда бергә сәхнәдә чыгышлар ясарга да туры килгәләде. Ул чакта Хәмдүнә апагыз хәзерге кебек сабыр түгел иде әле…
Әгәр яшьрәк чаклары булса, ул матбугаттан ярдәм сорап та тормый, һәр проблеманы үзе хәл итә торган иде. Киресенчә, кыерсытылган, җәберләнгән артистлар аңа килеп сыенды, ярдәм сорады. Сәхнәдән «төшеп калу» дәрәҗәсенә җиткән күпләрне кирәкмәсә дә, үз бригадасына алып, эшле-ашлы итеп, байтак асрады ул…
Инде менә ул да ярдәмгә, киңәшкә мохтаҗ. Ничек инде без ниндидер бер бакчачылык рәисенә Хәмдүнәбезне рәнҗеттереп торыйк ди! Шунда ук Казанның Совет районы прокуроры исеменә ике гариза яздык. Берсе «нахак яла ягу» буенча, икенчесе – «Овощник-2» бакчачылык җәмгыятенең финанс эшчәнлеген тикшерүне үтенү. Бу эшкә бәяне хокук саклау органнары һәм суд бирергә тиеш дип уйлыйм.
Миңа калса, Хәмдүнәбезне без бөтен матбугат белән яклап чыгарга тиеш. Инде «KZN», «Эфир» телеканаллары ярдәм кулын сузды, башка каләмдәшләребез дә битараф калмас, дип өметләнәм. Күрсеннәр, үзебезнең халык артистын теләсә кемгә җәберләтә торган милләт түгел без!
Искәндәр СИРАҖИ.
Хәмдүнәгә кем тия?! ,

Комментарии