«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БАЛАЛАРГА АКЧА АЗ БИРЕЛӘ

Биектау районының Кече Битаман авылында туганнарыбыз яши. Энем, хатыны һәм биш балалары. Балалар әле бәләкәй – иң кечесе быел июньдә туды, аннан олырагына яшь ярым. Ничә айлар инде ире больницада ята, гаиләгә акча алып кайтучы юк. Ә балалар акчасына килгәндә, анысы биш балага 8 мең сум гына. Әле бу айныкын бирмәгәннәр дә, гыйнварда бирәбез, дип кайтарганнар. Биш баланы шул акчаларга ничек яшәтергә мөмкин соң? Закон нигезендә күп балалы гаиләләргә ай саен һәр балага 4 мең ярым сум акча бирелергә тиеш икән. Күп балалы гаиләләргә ун мең сум тирәсе тагын акча булырга тиеш, ди. Шуларның берсе дә юк.

Рәмзия САФИНА

Казан шәһәре

Редакциядән: Әлеге уңайдан Биектау районының матди ярдәм үзәге җитәкчесе Филсинә Шамил кызы Вәлиәхмәтовага шалтыраттык.

– Бу балаларның әнисе Фәнисә ханым ноябрь аенда булган иде минем янда. Аңа нинди субсидияләр, пособиеләр тиеш – барысы да хисабына күчте. 8 мең сум гына түгел ул. 4 баласына 321 сум пособие гыйнварда күчәчәк, 3 айныкы бергә. Ни өчен өч айныкы – мәгълүматлары Росреестрдан вакытында килеп җитмәгән иде. 3 балага 131 шәр сум даруларга субсидия ала. Мәктәптә укучы балаларына 295 сум юл субсидиясе… 1,5 яшькә кадәр булган баласына 6 мең сум ала. Хәзерге көндә күп балалы гаиләләргә булган пособиеләр шундый. Әлегә бер мәртәбә күрсәтелә торган матди ярдәм буенча мөрәҗәгать иткәне булмады, гыйнвар аенда социаль яклау үзәгенә килеп, анысын алу өчен гариза калдыра ала. Ә шалтыратучыгыз санап үткән башка субсидияләргә килгәндә – башка төбәкләрдә бар алар, бездә юк. Нишләтик? – диде ул.

ЧҮПКӘ ТҮЛӘРГӘ ТИЕШМЕНМЕ?

«Безнең гәҗит»не укып күп сорауларымны хәл иттем. Бу юлы да ярдәм итә алмассызмы? Үзем Сарман районының Җәлил бистәсендә пропискада, монда яшим. Җәй көннәрендә авылда – Минзәлә районының Бикбау авылында яшибез. Минем анда милкем юк, җирем генә бар. Тик барыбер чүп өчен түләү квитанциясе килә. Пропискасы да булмаган кешегә ник килергә тиеш икән ул?

Мәснәви ЗАРИПОВ

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Редакциядән: Сезнең мәсьәлә буенча Минзәлә районының Бикбау җирлек башлыгы Мәрдамшина Люзия Нәҗип кызына шалтыраттык:

– Бикбауда яшәгән кешеләрнең чүпләрен атнага бер мәртәбә «Гринта» оешмасы җыеп алып китә. Авыл халкы айга 78 сум 5 тиен түли. Мәснәви абый төп йортка әтисенең өенә кайтып, апрельдән октябрьгә кадәр яши, шул аралыкта дачник кебек түли, яшәмәгән көннәргә түләми. Бөтен республика буенча шулай бу, бер миндә генә түгел. Аның законы шундый, – дип аңлатты ул.

СУБСИДИЯ КИЛМӘДЕ

Безнең авылда яшәүчеләргә быел кош-кортлар асраганнары өчен субсидияләр бирелмәде. Сыерларга гына түләделәр. Ни сәбәпле икән?

Исемем редакция өчен генә

Арча районы, Сөрде авылы

Редакциядән: Бу мәсьәлә буенча Арча районының Яңа Кенәр җирлеге башлыгы урынбасары Наил Мөхәммәдбәки улы Нәҗметдиновка шалтыраттык:

– Бу субсидияләр бөтен республика буенча шулай соңга калды. 16нчы декабрьдән алып, ай ахырына кадәр акчалар күчә башлаячак, дип әйттеләр. Әлегә күчмәде. Ел ахырына кадәр авыл халкы белән исәп-хисапны ясап бетерәчәкбез, – диде ул.

БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

Шушындый буранлы кышларда эшләгән чакларны искә төшереп, Энергетиклар көнен һәм Яңа елны котлап, без – пенсионер энергетикларга «Сетевая компания» оешмасыннан күчтәнәч җибәргәннәр. Күчтәнәче бик тәмле – «Чаллы-бройлер» колбасаларыннан гына тора диярлек. Кыздырылган, ысланган тавыклар, пешкән колбаса, тәмле чәй, чәй шикәре, чәкчәк тә салынган. Эшләвен дә каты эшләдек инде. Көн-төн каравылда торып, суыкта да, яңгырда да… Әмма пенсионерларны безне бүләкләгән кебек, элек эшләгән оешмаларыннан Яңа ел алдыннан искә алып бүләкләүчеләр юк бит әле. Бик күңелебез булды. Авырлык белән эшләсәк тә, эшләгән чаклар инде онытылып бара, әмма безне онытмадылар. Рәхмәт.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

УРЫНЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН!

5нче декабрьдә Чүпрәле район үзәгендә яшәп, шунда иҗат белән шөгыльләнгән Рафаэль Сираҗи дигән шагыйрь-тарихчы вафат булды. Ул «Безнең гәҗит»кә дә шигырьләрен җибәреп тора иде. «Безнең гәҗит» белән мине ул таныштырды, мондый гәҗит барлыгын белми идем. Инде биш елдан бирле алдырам, яратып укыйм сезне. Рафаэльнең урыны җәннәттә булсын!

Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ

Ульян шәһәре

БЕР ДӘ ГАҖӘПЛӘНМӘДЕМ…

Газетабызның 11нче декабрьдә чыккан 49нчы санында Айгөл Закированың «Авыруларны карарга түгел, кәгазь тутырырга килделәр» дигән язмасы басылды. Анда Чаллы табибларының Әгерҗе районы халкын тикшерергә килүе турында язылган. Бер дә гаҗәпләнмәдем халыкның канәгатьсезлегенә. Сезгә үзем белән булган хәлне сөйлисем килде. Мин хәзер олы яшьтә – 80дә. Моннан бер өч ел элек диспансеризация үтәргә кирәк булды да, 4нче поликлиникага бардым. Зур гына кәгазь бирделәр, анда сәламәтлеккә кагылышлы бик күп сораулар язылган. «Утырыгыз да, шуларга җавап бирегез», – диделәр. Нинди борчуларым бар, шуларны язып чыктым. Табиб миңа кан тапшырырга юллама бирде. Шикәрне һәм холестеринны карадылар. Аннан соң сидек тапшырдым да, берничә көннән участок табибына кердем. «Бар да әйбәт, холестериның гына югары, өч ай шушы даруны эч», – дип, чыгарып җибәрде. Флюорография уздыру да, йөрәкне карау да – берсе дә булмады. Шушы диспансеризация дип атала. Шушыннан соң мин кабат үтәмме бу диспансеризация дигәннәрен? Без хәзер такси белән генә йөри алабыз, аяклар авырта. Акча әрәм итеп ник барыйм, барыбер карамыйлар бит!

Рәмзия апагыз

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә.

Бу быелгы соңгы элемтә иде. Аның чираттагысы Яңа ел каникулларыннан соң 15нче гыйнварда 10нан 13:00 сәгатькә кадәр була. Аннан соң һәр атнаның чәршәмбесендә турыдан туры элемтәдә аралашырга мөмкин булачак.

Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии