Минуслы каршылыклар

Мәдәният хезмәткәре буларак күп чаралар оештырырга туры килә. Кайда оештыру – шул тирәдә көтүләре белән табигый һәм табигый булмаган каршылыклар буталып йөри. Әлбәттә, алары да кирәк, бары да шома барса, кызык та булмас иде. Кемдер синең оештыруыңнан көнләшеп, аяк чалырга тырыша, чөнки ул мәгънәсез бер бәндә, аның яшәү рәвеше шундый. Синең кылган барлык гамәлләрне чиста күңелдән башкаруыңа ул ышанмый, чөнки көнчелек аның аңын биләп алып, явызлык белән сугарган. Болары һәрбер чара саен кабатлана торган табигый каршылык, мин аңа күнеккән һәм артык исем китми. Бүгенге язмамның асылында бик үк табигый булмаган каршылыклар ята.

Байлар Сабасында кызыклы чаралар еш булып тора. Кабатланмаган-тапталмаган, кешедә кызыксыну тудыручы шундыйларның тагы берсе узган көздә 18нче октябрь көнне, Саба мәдәният йортында үткәрелде. Инде күп еллар татар эстрадасын берсеннән-берсе матур җырлар белән тулыландырып торган үзешчән композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев иҗат иткән җырларга конкурс үткәрергә ниятләгәч, Татарстанның бик күп районнарында яратылып тыңланучы «Дулкын» теле-радио компаниясенә реклама бирелде. Рәхмәт компаниягә, реклама үз эшен шәп башкарды – тиз арада Татарстанның төрле төбәкләреннән шалтыратулар башланды.

Менә шушы этаптан башланды да инде әйтелгән каршылыклар. Айдарның җырларын башкарып, үзләрен сынарга теләүче 41 конкурсант җыелды. 41 конкурсант ул – 41 җыр, димәк, башкарыласы җырның халык телендә «минусовка» дип йөртелгән, эстрада жанрында эшкәртелгән 41 язмасы кирәк. Китте эзләнү…

Миңа бу жанр ят түгел. Чөнки 1991нче елда Саба районында иң беренче булып эстрада жанрында җырлаучы мин булдым. Бертуган энем Айдар Тимербаев язган «Гафу итмә», «Сине көтәм» җырлары шул елны Саба Сабантуенда кат-кат башкарылды. Алгарак китеп әйтеп үтәм: конкурста да мин «Сине көтәм» җыры белән катнаштым.

Ярар, хуш, миндә Айдарның 90нчы елларда язылган 14 җырына «минус» бар. Бирер әйберең булганда рәхәт бит ул, сөенеп куйдым, имештер, үземнән тыш 13 кешегә бирерлек репертуар бар. Калганнарын катнашучылар үзләре таба, йә булмаса үзем эзләп карыйм – интернет заманы бит.

Телефондагы «Алисә»не эшкә җиктем. «Минус»ы песен Айдара Тимербаева»– дип эзләтеп карыйм. «Сейчас поищу», – дип җавап биреп эзләп карый, үзе карусыз инде. Тик табалмый, чөнки интернетка куелмаган. Ничек инде, 25 ел дәверендә көн-төн яңгыраган 400-500 җырның егермесе-утызының булса да «минус»ы юк?

Бүгенге көндә Айдарның җырларын җитмешкә якын җырчы башкара. Мин аларның хәйраны белән таныш, телефон номерлары бар, кайберләре белән җылы мөнәсәбәттә. Чукынмас, шалтыратам да сорыйм, бер дә булмаса, ватсапларына язам, авызга сукмаслар әле… Эчтәге беренче «мин» әйтә: «Ай-Һай, 10-15 меңгә яздырткан язмаларын бирерләр микән, дуракмыни алар сиңа бушка язма өләшергә…»

Икенче «мин» тегене бүлдерә: «Яздырмагае, концерт куеп, теге сумманы йөзе белән кайтарды бит инде ул. Конкурста җыр сөючеләр катнаша, ә алар теге «минусовка» хуҗаларының тамашачылары. Димәк, теге шайтан уйлап тапкан «минус»ларны яздырырга киткән акчаны кире кайтарып бирүчеләр. Шулай булгач нигә жәлләргә, йә, әйт?»

Ике «мин» тарткалашкан арада аяк астында буталучы каршылыкларның тагын берсе пәйда булды. Катнашучылар мин тәкъдим иткән «минус» җырларны башкарырга теләми. 13 конкурсантым әзер, дип кенә йөргәндә генә…

Таныш аранжировщикларга шалтыратып карыйм, бәяләрен сорашам… Кайсы кыйммәт сорый, кайсының вакыты юк. Ә вакыт бара… Конкурсантлар күзгә күренеп кими…

Артистларга шалтыратам, язам. Рәхмәт төшкерләре – Рифат Зарипов кирәкле «минус»ны каян аласын әйтте, Резеда Шәрәфиева, Алинә Сафиуллиналар сораган җырларны җибәрде. Шунысы кызык: мин мөрәҗәгать иткән артистларның кайберләре «минус»ларын бирергә әзер, ләкин таба алмыйлар. Тавыш яздырылганын берсүзсез бирергә әзер булучылар да шактый булды, ләкин конкурста «минус» кына хуплана.

Минем мантыйк буенча болай: җыр язылган икән, ул башкарылырга тиеш. Җыр ул синеке-минеке түгел, ә халыкныкы. Артист гомер буе репертуарын үзгәртә, репертуардан төшеп калган җырларның «минус»ларын сандык төбенә салып куймыйча, интернетка урнаштырсыннар иде. Иске, ләкин әйбәт сакланган киемнәрне дә бит мохтаҗларга бирсәң саваплырак була.

Тагын шунысы килеп чыкты: артистларны «минус»ларын бирергә ризалатам, катнашучыларны ул җырларны башкарырга ризалатып булмый. Менә сиңа тагын бер көтелмәгән каршылык. Ә катнашучылар саны һаман сирәгәя. Инде 22 конкурсант кына калды.

Эзләнә торгач, «кара базарга»да качырып кына «минусовка»лар сатучыларны табып, 500-1500 сумнарга кирәкле «минусовка»ларны юлладык.

Ничек итсәк иттек, «Сихри көйләр илендә» дип аталган кичәбез матур гына килеп чыкты. Жюрига да исемле, халык арасында популяр булган шәхесләрне чакырасым килә иде. Ходай рәхмәте, концертлары арасында, вакыт табып, популяр җырчылар Рифат Зарипов, Вадим Захаров, автор-башкаручы Айдар Тимербаевлар кайтты. Кичәне Илһамия Нәҗметдинова белән икәү алып бардык, аңа да рәхмәтем чиксез. Җиңүчеләргә Саба мәдәният бүлеге тарафыннан махсус дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә: хөрмәтле артистлар, репертуарыгыздан төшеп калган, үзегез җырлап туйган «минусовка»ларыгызны интернетка урнаштырсагыз иде. Авыл мәдәният йортларында эшләүчеләр, үзешчәннәр сезгә чиксез рәхмәтле булырлар иде. Беренче башкаручыны барыбер уздырып булмый, халык күңеленә ул җырлар нәкъ сезнең башкаруда кереп калган.

Хәниф ТИМЕРБАЕВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии